Бәйрәм иртәсе "Яңа ел серләре" (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)
Оценка 4.8

Бәйрәм иртәсе "Яңа ел серләре" (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Оценка 4.8
Работа с родителями
docx
воспитательная работа
Детсад
16.03.2018
Бәйрәм иртәсе "Яңа ел серләре" (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)
Катнашалар: Кыш бабай-Хайдаров Динар Карсылу- Фахретдинова Миләүшә Убырлы- Хабирова Ләйсән Песи-Закирова Айсылу Яңа ел- Хуҗина Дилбәр Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кара песи белән Убырлы керә. Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек. Песи. (Чыршыга сокланып). Ой, ой, ой! Шундый матур чыршысы, Бизәк кенә ылысы, Беркем дә юк янында, Икәү генә без монда. Булмасын бәйрәмнәре, Бер бала да килмәсен. Убырлы. Ярар, матурым, күрсәтермен мин аларга бәйрәмне, гомер буе онытмаслар мине. Песи. Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде, Нәрсә булса да уйларга иде. Убырлы. Шып! Күп сөйләшмә. Убырлы. Фу, кеше исе килә. Әйдә, моннан ычкыныйк. Китәләр. Тылсымлы музыка яңгырый. Кулга – кул тотынышып балалар түгәрәк әйләнәләр. Сөмбел. Гаҗәп күркәм безнең чыршы Җем-җем килеп яна ул. Башлыйбыз чыршы бәйрәмен Котлы булсын Яңа ел! Котлы булсын Яңа ел!(бергә) Алинә. Без җыелдык бүген залга Яңа ел бәйрәменә. Яшел чыршы тирәсендә Җыр җырлап әйләнергә. Җыр “Чыршыкай - Купшыкай”. Ралина. Менә килде Яңа ел, Җитте күңелле чаклар. Яшел чыршы янына, Без чакырдык кунаклар. Л.Х Алып баручы. Балалар, ай нинди кызганыч Ашыга-ашыга без бизәндек. Бәйрәмгә диеп килдек. Юк икән бит чыршыбызның утлары Без юкка тырышканбыз. Тукта, тукта, ут сүнде, Кемнәрдер бире килде.“Яңа ел серләре” (мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу)
яна ел серләре 2017.docx

МБМББУ “Яңа Әлем балалар бакчасы”

 

 

                                                                                       

 

 

                                                                                        Раслыйм:

                                                                                        Бакча мөдире:

                                                                                    _________ Әгъләмова Р.Х.

 

 

 

 

 

                                     “Яңа ел серләре”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу)

 

 

 

 

 

 

 

http://bipbap.ru/wp-content/uploads/2017/09/Bez-nazvaniya-1-17.jpg

 

 

                                                                                                     

                                                                                                         Тәрбиячеләр:

Солтанова Л.Х.,

Әгъләмова Ф.Н.

                                           Декабрь, 2017 ел.

 

Катнашалар:

Кыш бабай-Хайдаров Динар

Карсылу- Фахретдинова Миләүшә

Убырлы- Хабирова Ләйсән

Песи-Закирова Айсылу

Яңа ел- Хуҗина Дилбәр

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Кара песи белән Убырлы керә.

 

Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Песи. (Чыршыга сокланып).

Ой, ой, ой!

Шундый матур чыршысы,

Бизәк кенә ылысы,

Беркем дә юк янында,

Икәү генә без монда.

Булмасын бәйрәмнәре,

Бер бала да килмәсен.

Убырлы. Ярар, матурым, күрсәтермен мин аларга бәйрәмне, гомер буе онытмаслар мине.

Песи. Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде,

Нәрсә булса да уйларга иде.

Убырлы. Шып! Күп сөйләшмә.

Убырлы. Фу, кеше исе килә. Әйдә, моннан ычкыныйк.

 

Китәләр. Тылсымлы музыка яңгырый.

Кулга – кул тотынышып балалар түгәрәк әйләнәләр.

 

Сөмбел. Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Котлы булсын Яңа ел!(бергә)

 

Алинә. Без җыелдык бүген залга

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

 

Җыр “Чыршыкай - Купшыкай”.

 

Ралина. Менә килде Яңа ел,

Җитте күңелле чаклар.

Яшел чыршы янына,

Без чакырдык кунаклар.

Л.Х Алып баручы. Балалар, ай нинди кызганыч

Ашыга-ашыга без бизәндек.

Бәйрәмгә диеп килдек.

Юк икән бит чыршыбызның утлары

Без юкка тырышканбыз.

Тукта, тукта, ут сүнде,

Кемнәрдер бире килде.

 

Ф.Н. Алып баручы. Балалар, безгә булыша алмассыз микән? Без бәйрәмгә килдек, чыршыбызда утлар юк, тирә-юньдә бик караңгы. Карсылуны ярдәмгә чакырыйк бергә-бергә.

Балалар. Карсылу-у! Карсылу-у!

 

Кулына тылсымлы таяк тоткан Карсылу керә.

 

Карсылу. Исәнмесез, дусларым! Ник чакырдыгыз мине?

Ф.Н. Алып баручы. Балалар бәйрәмгә килгәннәр, ә чыршыбызның уты юк бит Карсылу.

(Тылсымлы таягы белән хәрәкәтләр ясый.)

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Утлар сибеп балкып тор син

Бәйрәм көнендә.

(Чыршының утлары яна.)

Килегез чыршы янына,

Түгәрәккә басыгыз.

Яңа елны уйнап-көлеп,

Җырлап каршы алыгыз.

 

Җыр : “В лесу родилась ёлочка”

Карсылу. Балалар сез уйнарга яратасызмы?

 

Уен: «Кем җитезрәк» (кар бөртекләре җыю)

 

Л.Х. Алып баручы.  Бераз ял итик,

Чыршыны читтән күзәтик.

Бәйрәм башланды гына,

Серле хәлләр булыр сыман.

(Әйдәгез, килегез балалар бергәләп күзәтик . Балалар чыршы артына качалар)

 

Ут сүнә. Убырлы карчык песие белән керә.

 

Убырлы. Бигрәк күңелле икән бер иптәшең дә булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде. Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез.

Песи. Ә син сихерлә.

Убырлы. Бер, ике, өч, миндә сихер, миндә көч.

Нәрсә күрәм алда?

Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтәләрдер алар.

Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи. Юк.

Убырлы. Хи-хи-хи! Менә эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)

Песи. Нинди эш, сөйләп бир әле.

Убырлы. Мине, чибәр апаларын, бәйрәмгә чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам.

Песи. Минем дә сиңа булышасым килә.

Убырлы. Песи, ханым, мин сиңа порошок бирәм, шуны Кыш бабайга сип. Ә мин Кыш бабай булып балаларны үземә каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да, монда кил.

 

Песи мыраулап чыгып китә.

Убырлы балалар янына килә.

 

Убырлы. Исәнмесез, балаларым, оныкларым!

Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Яңа елда телим сезгә кайгылар,

Зурдан-зур начарлыклар,

Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Ф.Н. Алып баручы. Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы. Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Ф.Н. Алып баручы. Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Убырлы. Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.

 

Балалар ярым түгәрәккә басалар.

 

Җыр “Что такое Новый год

 

Динара. Чын күңелдән котлыйм сезне,

Яңа ел белән, дуслар!

Бүген монда яңгырасын,

Шат авазлар,шат җырлар.

 

Камилә. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

 

Әлфис. Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың

Бүген синең яныңа

Җыелган дусларың.

Нәркиз. Көтә чыршы сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уеннар уйнаганны.

 

Ренат. Исәнме, чыршы, исә

Тагын да бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 

Нурсилә. Нинди генә уенчыклар,

Муенсалар юк анда.

Серле шарлар, алмалар

Бөреләр дә бар анда.

 

Убырлы. Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.

 

Л.Х. Алып баручы. Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.

 

Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.

 

Л.Х.Алып баручы. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елны да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.

 

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

 

Л.Х. Алып баручы. Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле.Бу эшкә синең катнашың юкмы? Әйт әле, кая Кыш бабай?

Убырлы (үчекләп). Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.

 

Л.Х. Алып баручы. Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр, әгәр дә юлына син аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.

 

Убырлы. Сез нәрсә? Мине куркытасызмы? Менә сынашып карыйк әле, минме, сезме?

(Әйдәгез әле, балалар Убырлы белән көч сынашыйк.)

 

“Игра на внимание” по ФГОС

 

Убырлы. Ярар, булдырдыгыз. Минем турында матур шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.

 

Балалар.Убырлы убырлы

Бөтен бите пудырлы.

Әй, бизәнгән, ясанган.

Караучысы булырмы?

Аяклары кәкре,

 

Аркалары бөкере.

Үзе шундый кылтая,

Мин чибәр дип масая

 

Убырлы. Сез мине үпкәләтәсез!

Л.Х. Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дә шаярырга яратам. Сезгә Кыш бабай кирәкме, каршы алыгыз.

 

Себеркесе белән сихерли.

Музыка астында Кыш бабай керә.

 

Кыш бабай. Киләм, киләм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрәсең, суыктан курыккан. (Чыршыны әйләнә.) Суыкмы сезгә, балалар? Суыкмы сезгә, кунаклар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Кыш бабай. Ә хәзер суыкмы, балалар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Убырлы. Җылы-суык, җылы-суык. Җитәр инде сиңа чыршы тирәли йөрергә. Кунакка килгәч исәнләшергә кирәк, ә син йөгерәсең дә йөгерәсең.

Кыш бабай. Чынлап та, нәрсә булды соң минем белән? (Кинәт үзгәреп.)

Исәнмесез, балаларым!

Минем матур алмаларым,

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым!

Яңа ел белән сезне!

Балалар. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Туңдырма безне болай!

Кыш бабай. Юк, юк! Суык- салкыннарны,

Җилләрне , бураннарны.

Барысын да калдырып килдем,

Барлык йөрәк җылысын

Сезгә бүген китердем.

 

Гәдел. Рәхмәт сина Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне,

Матур бизәгән өчен.

Җыр: “Снег – снег, снег снежок”

Кыш бабай. Бигрәк матур бәйрәмегез,

Бигрәк матур чыршыгыз.

Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз.

Танышыйм әле башта

Сезнең белән мин.

Бер, ике, өч… диюгә

Һәркем әйтсен исемен.

(Һәр бала исемен әйтә).

Кыш бабай.Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән

Җырлап биеп алыгыз.

Асылъяр. Кыш бабай, кадерлем,

Озак көттек без сине.

Сагындырдың килмичә,

Китмисең биимичә.

Башта безне карап тор

Аннан үзең әзер бул.

 

 

Җыр «Мы тебя так долго ждали Дедушка».

Кыш бабай. Биим, биим шатланып,

Шатланып, канатланып.

Чыршы бәйрәменә килеп,

Булмас биеми калып.

Кыш бабайны биетү.( Җилкәсенә капчык асып)

 

Кыш бабай. Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм әле үзегезне.

 

Уен «Туңдыру». (Татар көе)

 

Кыш бабай. Берегезне дә туңдыра алмадым, җитмәсә бик арыдым, җылындым.

Кайда минем суыгым.

Яусыннар ап-ак карлар.

Минем дусларым алар. (Утыра).

 

Кар бөртекләре биюе.

 

Кыш бабай. Менә хәзер ял итим,

Шигырьләр тыңлап китим.

 

Алисә. Дуслар, бергә җыелдык,

Барыбыз бергә булдык.

Бергә шундый күңелле,

Әллә шулай түгелме?

Илсинә. Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып.

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

 

Мурат. Чыршыны без бизәдек,

Нәрсәнедер сизмәдек!

Чыршыбыз балкып торсын.

Утлары янып торсын!

 

Алия. Әйтерсең лә энҗе ява,

Энҗе ява, кар түгел.

Карлар оча ак мамыктай,

Шуңа шатлана күңел.

 

Эвелина. Гүзәл, матур, сылу кызга

Чыршы сине тиңлибез

Уенчыклар, шарлар белән

Үзебез дә бизибез.

 

Мансур. Бүген иртән әкрен генә,

Эре-эре кар ява.

Сулышлар иркенәяләр

Нинди саф, чиста һава.

 

Ислам. Безгә Кыш бабай килгән, 
Яңа ел алып килгән. 
Капчыгына күп итеп 
Бүләкләр салып килгән. 

Радмир.
Көттек сине сагынып, 
Исән-саумы,Кыш бабай! 
Өләш бүләкләреңне, 
Капчыгыңны чиш,бабай!

Җәнлекләр биюе.

Яңа ел керә.

Яңа ел. Мин Яңа ел, Яңа ел

Сезгә бүген килгән ел.

Нинди матур бүген безнең бәйрәм

Ничек матур утлар яналар

Тизрәк кайтсын балаларым диеп,

Тауны көтә безнең балалар.

Мин яратам киек җәнлекләрнең,

Кыш бабайны сырып алуын

Көләч йөзле, юмарт Кыш бабайның

Теләр идем мәңге калуын.

 

Дилия. Әй күңелле Яңа ел.

Нинди була Яңа ел?

Тәмлеме ул Яңа ел?

Тәмлесен бик тәмле дә,

Бик тик бетеп китә ул.

Ямьлесен бик ямьле дә

Бик тиз үтеп китә ул.

Убырлы. (чыршы артыннан чыга.) Кыш бабай, миңа бик оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем. Син мине гафу ит инде.

Кыш бабай. Убырлыны гафу итәбезме, балалар?

Балалар. Гафу итәбез!Гафу итәбез!

Убырлы. Рәхмәт Кыш бабай! Рәхмәт балалар.

Кыш бабай. Балалар, миңа бит китәргә вакыт. Мине башка балалар

бакчаларында да көтәләр.

 

Ф.Н.Алып баручы. Ә бүләкләр, Кыш бабай?

Убырлы. Әйе, әйе, бүләкләр.

Кыш бабай. Әй, онытып торам икән. Кая әле, чыршы төбендә генә иде бит капчыгым. (Эзләп китә) Менә икән. (Өстерәп алып килә. Ача. Песи чыга.) Син нәрсә эшлисең монда?

Песи. (киерелеп) Йоклап киткәнмен бит.

Кыш бабай. Бүләкләр кая соң?

Песи. Нинди бүләкләр?

Убырлы. (песигә). Син нишләдең?

Песи. Мин барысын да синеңчә эшләдем. Бүләкләр Кыш бабай өендә калды.

Кыш бабай. Бүләкләремне алып ташлап, капчык эченә син үзен кереп яттыңмыни әле? Әйдә, өйдән карап килик әле.

Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икәнен беләм. (Чыгып китә. Капчыкны күтәрә алмый. Ишектән кычкыра.) Килегез әле булышырга.

Кыш бабай, Убырлы капчыкны күтәреп керәләр.

Кыш бабай.

Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

Сезнең белән саубуллашып

Тагын бер елга китәм.

Исән-имин булыгыз,

Тагы да зур үсегез.

Киләсе елга бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Яңа ел котлы булсын,

Яңа ел нурлы булсын!

Сәламәтлек, шатлыклар,

Телим бары уңышлар!

 

Убырлы. Бик күңелле сезнең белән

Мине яратасыз, беләм.

Онытмагыз чакырырга

Киләсе елга да киләм.

 

Бүләкләр өләшәләр, китәләр. 

Җыр: “В этом зале все друзья”

Балалар. Яңа ел нурлы булсын! Яңа ел котлы булсын!

 

Хөрмәтле ата-аналар балаларга шушындый матур бәйрәм әзерләп аларның күңелләрен күргәнегез өчен үзебезнең төркем һәм балалар бакчасы исеменнән сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Рәхмәт сезгә.

Якынлашып килүче Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, сабырлык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен дигән теләктә калабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

МБ МББ У “Яңа Әлем балалар бакчасы”

МБ МББ У “Яңа Әлем балалар бакчасы”

Катнашалар: Кыш бабай- Хайдаров

Катнашалар: Кыш бабай- Хайдаров

Бәйрәмгә диеп килдек. Юк икән бит чыршыбызның утлары

Бәйрәмгә диеп килдек. Юк икән бит чыршыбызның утлары

Нәрсә күрәм алда? Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар

Нәрсә күрәм алда? Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар

Бүген синең яныңа Җыелган дусларың

Бүген синең яныңа Җыелган дусларың

Балалар. Убырлы убырлы Бөтен бите пудырлы

Балалар. Убырлы убырлы Бөтен бите пудырлы

Бигрәк матур чыршыгыз. Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз

Бигрәк матур чыршыгыз. Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз

Тәмле исләр аңкытып. Тора залның уртасында

Тәмле исләр аңкытып. Тора залның уртасында

Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул

Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул

Онытмагыз чакырырга Киләсе елга да киләм

Онытмагыз чакырырга Киләсе елга да киләм
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.03.2018