I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек
Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Рәшит Ваһапов
1) Рәшит Ваһапов – бәхетле җырчы. 2) Ул 1908 нче елның 7 нче маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Актук авылында күп балалы гаиләдә туа. 3) Әтисе – мәшһүр Ваһап мулла. 4) 17 яше тулгач, Рәшит Түбән Новгород педагогика техникумына укырга керә. 5) Аннан соң күрше авылларда укытучы булып эшли. 6) Тик аны һәрвакыт “мулла малае” дип эзәрлекләп торалар. 7) Шуннан ул Мәскәүгә китә, “Метрострой”ның эшчеләр мәктәбендә укыта һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша башлый. 8) Рәшит Ваһаповның талантын күреп алалар һәм ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә кабул ителә. 9) Әмма 30 нчы елларда әтисе “халык дошманы” дип кулга алынгач, Рәшиткә дә кыенлыклар арта, тик таланты үзенекен итә: 1941 нче елда аны Казанга – Татар дәүләт филармониясенә эшкә алалар. 10) Монда Рәшит Ваһаповның бөек һәм зур таланты халыкка ачыла. 11) Кабатланмас тавыш иясе Р.Ваһапов 40-50 нче елларда иҗат итте. 12) Ул элеккеге СССРда яшәгән халыкларга татар җырларын, аның моңын җиткерүдә армый-талмый эшләде. 13) Ул гомере буе халык иҗатын өйрәнде, аннан яңа җәүһәрләр эзләп тапты. 14) “Урман”, “Яшьлек”, “Әлфия”, “Нурия”, “Фирдәвескәй” һәм башка бик күп көйләр халык күңеленә нәкъ менә Рәшит Ваһапов моңнары булып кереп калды. 15) Ул үзенең иҗаты белән халкыбызның гаҗәеп олы мәхәббәтен казанды. 16) Беркемне дә кимсетмичә, ышанып әйтергә мөмкин: Р.Ваһапов үз заманында татар халкының иң яраткан җырчысы, легендар шәхес иде.
(Рифат Фәттаховтан)
А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә түгәрәкләп алыгыз.
А1 Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:
1) бәхетле; 2) җырчы; 3) һәрвакыт; 4) эзәрлекләп.
А2 Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез: 1) тапты; 2) халык; 3) татар; 4) көйләр.
А3 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез: 1) иҗаты; 2) олы; 3) шәхес; 4) эзләп.
А4 Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1) Ишек ачыла.
2) Тәрәзә ачыла.
3) Капка ачыла.
4) Талант ачыла.
А5 Синонимнар рәтен билгеләгез. 1) мәшһүр, атаклы;; 2) мәшһүр, зур; 3) мәшһүр, олы; 4) мәшһүр, армый-талмый.
А6 Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.
Әмма 30 нчы елларда әтисе “халык дошманы” дип кулга алынгач, Рәшиткә дә кыенлыклар арта, тик таланты үзенекен итә: 1941 нче елда аны Казанга – Татар дәүләт филармониясенә эшкә алалар.
1) елларда;
2) дошманы;
3) кыенлыклар;
4) филармониясенә.
А7 Нисби сыйфат кергән җөмләне билгеләгез.
1) Рәшит Ваһапов – бәхетле җырчы.
2) Ул элеккеге СССРда яшәгән халыкларга татар җырларын, аның моңын җиткерүдә армый-талмый эшләде.
3) Ул гомере буе халык иҗатын өйрәнде, аннан яңа җәүһәрләр эзләп тапты.
4) Кабатланмас тавыш иясе Р.Ваһапов 40-50 нче елларда иҗат итте.
В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1 5-7 нче җөмләләрдән иялек килешендәге исемне табып языгыз.
Җавап: ________________ .
В2 Беренче кызыл юлда баш кисәкләре исем белән белдерелгән җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелган?
Җавап: _______________ .
В3 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 15 нче җөмләдәге кайсы сүзне зур синонимы белән алыштырып була?
Җавап: ________________ .
В4 15 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә сүз бар?
Җавап: ________________ .
В5 6-8 нче җөмләләрнең кайсысы теркәгечле тезмә кушма җөмлә?
Җавап: ________________ .
В6 2-4 нче җөмләләрнең кайсысы синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә?
Җавап: ________________ .
В7 15 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
Җавап: ________________ .
В8 Бирелгән җөмләдәге көттерү паузасы янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Беркемне дә кимсетмичә, (1) ышанып әйтергә мөмкин: (2) Рәшит Ваһапов үз заманында татар халкының иң яраткан җырчысы, (3) легендар шәхес иде. (4)
Җавап: ________________ .
В9 Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру өчен 11-13 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш тәмамлыклар файдаланылган?
Җавап: ________________ .
Сочинение №1
Әни
1) Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2) Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3) Кышын да шулай, көзен дә.
4) Әнинең кулында – озын ыргак. 5) Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6)Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.
7) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8) Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).
9) Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 10) Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 11) Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.
12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, — дигәч, күтәрелеп карады. 13) Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. 14) Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.
15) – Нишлим соң, улым? 16) Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 17) Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде, — диде.
18) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.
19) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. 20) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең дә синең өстә… – 21) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды. (Гомәр Бәширов)
11.1. “Инде мин
чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья
көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең
дә синең өстә… – Әни сүзен әйтеп бетермәстән
кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган
әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды”
юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында
языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.
Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки
тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2. Әни –
җирдә иң зур кеше, — диелә татар җырында. Бу
сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда
сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1
мисал, үзегезнең тормыш
тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Сочинение №2
Совет сугышчысы
(1) Карт сөйләргә кереште. (2) Ул русчаны начар белә иде. (3) Ләкин без әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясеннән, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтеннән дә аңлап алдык.
(4) Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр. (5) Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. (6) Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаган. (7) Егет егылган, канга баткан килеш пычракта озак аунап яткан. (8) Фашистлар, аны аңына китерергә теләп, өстенә салкын су сипкәннәр.
(9)
Егет аңына килгәч, немец офицерлары аңардан тагын сораган:
— Иптәшләрең кайда синең? (10)Кая киттеләр алар?
(11)Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. – дигән.
(12) Егет җавап бирмәгән.
(13) – Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. (14) Мин – совет сугышчысы! (15) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!.. (Гомәр Бәширов)
11.1 «– Юк, —
дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист
этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк
түгелмен!.. Мин – совет сугышчысы! Мин иптәшләремне,
Ватанымны сатмыйм!..» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек
аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган
тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган
җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата
китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2 “Батырлыкта
– матурлык” дигән әйтемнең мәгънәсен ничек
аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган
тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш
тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Сочинение №3
Үлемнән көчлерәк
(1) Немец тубы ата башлады. (2) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла. (3) Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде. (4) Менә гитлерчылар кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар. (5) Шул чакта Шамил ут ачты. (6) Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.
(7) Шул чакта дзот янәшәсендә бер-бер артлы ике снаряд ярылды. (8) Шамил пулемётны тупка каршы борды. (9) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды…
(10) Шамил һәлак булган. (11) Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.
(12) …Айлар, еллар үтәр. (13) Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. (14) Карт солдат Василий Веденин да, яшь солдат Ибраһим Төхфәтуллин да җиңүдән соң өйләренә тыныч хезмәткә кайтып китәрләр. (15) Ротага яңа сугышчылар килерләр. (16) Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. (17) Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагы сугышчы горур тавыш белән һәр көн саен:
— Сержант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды! – дип кычкырыр.
(18) Батырның исеме мәңге онытылмас. (19) Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр. (Габдрахман Әпсәләмов)
11.1. «Батырның
исеме мәңге онытылмас. Ул күктәге балкыш кебек
һәрвакыт нур чәчеп торыр” юлларында әйтелгән
фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау
өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган
җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата
китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2. Батыр яуда
сынала, диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең
мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал,
үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1
мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Сочинение №4
Иске йорт
(1) Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. (2) Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә берүзе? (3) Яңа өй бер дә начар түгел. (4) Анда бик рәхәт, бик җайлы. (5) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. (6) Тик анда бик буш шул. (7) Анда Гайшә карчык бик ялгыз шул…
(8) Гайшә әби, караңгы төшә башлагач кына, яңа йортка кереп йокларга ятты. (9) Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. (10) Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да уйланды Гайшә карчык. (11) Әйтерсең лә үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. (12) Әйтерсең лә ул гомере белән саубуллаша… (13) Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар… (14) Шулай ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.
(15) Иртән ул ишегалдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. (16) “Сүтә дә башлаганнар…” үпкә катыш уйлады ул. (17) Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! (18) Аяклары аны үзләреннән-үзләре иске йортка алып чыкты. (19) Тик иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис … йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. (20) Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, — дип әйтеп салды. (21) Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. (22) Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар…”, — дип пышылдадылар… (Физәлия Дәүләтгәрәева)
11.1. “Әнисенең
күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис
көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул?
Аңлап торам бит мин сине, әни”, — дип әйтеп салды.
Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп,
сиртмәле караватка утырды. Иреннәре, үзе генә ишетерлек
итеп: “Рәхмәт, балалар…”, — дип пышылдадылар…” юлларында
әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.
Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки
тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2. “Туган-үскән
йорт” мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шушы темага сочинение языгыз.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал,
үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1
мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә
ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Сочинение №5
Керпе
(1) Урмандагы алан буйлап Керпе бара. (2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. (3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдашларыннан явалар да явалар. (4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.
(5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы кызык та, рәхәт тә. (6) Көзнең шушындый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. (7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан качалар. (8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саекскан очып үтте, яфракларны сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.
(9) Керпе кышка әзерләнә. (10) Эше күп, өлгер генә! (11) Хәзер дә аркасына зур гына гөмбә салып, оясына кайтып бара. (12) Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. (13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый-чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.
— (14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.
— (15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. (16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?
— (17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. (18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый. — (19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. (20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкның исәбе юк. (21) Шул савытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. (22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.
— (23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
— (24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? (25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! (26) Тибеп кенә китәләр. (Факил Сафин)
_____
11.1. «Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? Шәһәрдә кая карама гөмбә! Тибеп кенә җибәрәләр» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.
11.2. «Җәй көне җырларсың, кыш көне сызларсың», диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? «Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең» дигән әйтем дә бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? «Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.
Сочинение №6
(1) Салкын озын төн. (2) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә. (3) Менә хәзер кайтып керерләр дә:
– Саумы, әнием, – дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа.
(4) Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята. (5) Тик күзләренә йокы керми. (6) Көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәрсе кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана, кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. (7) Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә.
(8) – Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң балакайларым, – дип, үзалдына сөйләнеп ала ул.
(9) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә. (10) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарылалар иде.
(11) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. (12) Үсеп җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә? (13) Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. (14) Тик җил, аны үчекләгәндәй, тәрәзә артында һаман шаяра бирде. (15) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы. (16) Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. (17) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. (18) Ана тәрәзә буенда, биш улының берсе кайтмасмы, дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды. (19) Бәлки, иртәгә кайтырлар…
(20) Туар көнгә өмет өзми әле ана. (21) Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! (22) Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине. (23) Бүген үк юлга кузгал, ялгыз әнкәң көтә сине!.. (Д.Гайнетдиновадан)
11.1. Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
11.2. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – диелә халык телендә. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Туган йортта балаларын ялгызы тилмереп көткән ана сездә нинди хисләр уятты? “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
*Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча.
Сочинение №7
Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2) Хатирәләр, хатирәләр… (3) Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4) Озаклап чишмәгә карап торабыз. (5) Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. (6) Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7) Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8) Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: «Чишмә агышлары юсын сагышларны…» – дип яза идем. (9) Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-беребезгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем.
(10) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин <…> чишмәм! (11) Бары синең агышың гына мине юата. (12) Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.
(13) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. (14) Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. (15) Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. (16) Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.
(17) Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.
(18) Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага… (Д.Гайнетдиновадан)
11.1. «Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
*Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча.
Сочинение №8
Оста кадере
1) Безнең Ямады авылындагы өйне, сугыштан соң, балта остасы Малик абзый салды. 2) Өр-яңа өебезгә иң элек ир кеше – әткәй кереп китте дә ишеккә башы бәрелеп: “Ой!” дип кычкырып җибәрде. 3) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора. 4) Ул чагында без: “Әткәй озын буйлы булганга күрә бәрелгәндер”, – дип уйладык. 5) Соңыннан шул ук ишек башына авылның иң хөрмәтле кунаклары да бәрелеп, “ой!” авазлары ешайгач, уңайсызлана башладык.
6) Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды. 7) Без Казанда чакта, Ямадыга килеп, әти-әниләрнең хәлен белергә кергәч, Мостай ага Кәрим дә, Арслан ага Мөбәрәков та, Гайнан ага Әмири дә, Рәми Гарипов та, озын буйлы Әнгам Атнабаевны әйткән дә юк инде, бәрелүдән котыла алмаганнар. 8) Нишлисең, гафу үтенергә туры килгән. 9) Бәрелмәс өчен, үзебез башны гел иеп керергә өйрәндек, әмма башкаларны өйрәтә алмадык. 10) Кешеләр бәрелгән саен, әткәй-әнкәй: “Шул Малик эше бу!” – дип, гел мәрхүм останы искә төшерәләр иде.
11) Авылга сирәгрәк кайта башлагач, мин үзем дә, саклыкны онытып, күп тапкырлар ишекнең “кунакчыллыгын” татыдым.
12) Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый! 13) “Йорт салучыны бик тиз оныталар, мине хәтерләренә ешрак төшереп торсыннар әле,” – дип, ишек башын юри түбәнәйтеп эшләгән.
14) … Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем. 15) Инде беркем дә яшәми торган ташландык өебезгә кергәндә, баш бәрелеп, “ой!” дип кычкырып җибәргәч… 16) Малик оста: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның,” – дигәндәй, мыек астыннан көлеп, бер читтә басып тора кебек.
17) Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. 18) Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. 19) Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде. (И.Юзеев буенча)
_______
Илдар Юзеев (Илдар Гафур улы Юзеев) – Татарстанның халык шагыйре, драматург һәм тәнкыйтьче, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул – “Язылмаган поэма”, “Сез кабызган утлар” кебек лирик, драматик поэмалар, балладалар, шигырьләр, күп кенә драма һәм комедияләр, тәнкыйть мәкаләләре, балалар өчен тезмә әсәрләр авторы.
11.1. “Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.
Сочинение №9
Туган туфрак
1) Яз көне булды бу хәл. 2) Яланда йөргәндә бер кыр чәчәген йолкып алдым да, кайтып, тәрәзәм төбенә гөл итеп утыртып куйдым. 3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.
4) Юлда кайтканда инде шиңә башлаган гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп, яшелләнеп үк китте. 5) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…
6) Шатлыгымның иге-чиге булмады. 7) Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.
8) Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9) Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште…
11) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12) Үсемлеккә болар да файда итмәде.
13) Шунда әниемә дәштем.
13) — Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. 15) Туган туфракка ни җитә, – дип әйтеп куйды ул.
16) “Кеше – табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 17) Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит…
18) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым. (Г.Гыйльманов буенча )
______
Галимҗан Гыйльманов (Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов) – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме. Аның “Тозлы яңгыр”, “Өзелгән чәчәк”, “Иң бәхетле кеше”, “Хәниф карт васыяте” кебек әсәрләре укучыларга яхшы таныш.
11.1. «Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә…» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.
Сочинение №10
Бүре баласы
1) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты. 2) Күзләре яңа гына ачылган, йомгак кадәрле бу бүре баласы беренче көннәрдә иске бүрек эчендә генә яшәде.
3) Тора-бара ул көрәйде, үсеп китте, ишегалдына чыгып йөри башлады.
4) Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде. 5) Бер-ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады. 6) Борыннары калынаебрак китте, колаклары тырпайды, күзләре очкынланып янып тора. 7) Чын бүре инде!..
8) Бүре баласы үсә торды, кешеләр аңа үзенең бүре нәселеннән булуын искәртә тордылар. 9) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар. 10) Мескен бүре баласының тынычлап кына, җәрәхәтсез-сызланусыз гына үткәргән көне булмагандыр.
11) Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш атып үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады.
12) Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.
13) Бүре баласы башка көчек балалары белән уйнарга оясыннан бөтенләй дә чыкмый иде – шунда тик ыңгырашып-рәнҗеп ятуында булды.
14) Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты. 15) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән. 16) Олы кеше бер-ике сәгать буе казырлык бу чокырда әле бу якка, әле теге якка чыгып уйнап йөрүче ике эт малаена карап озак уйланып тордым…
17) Уйланырга урын бар. 18) “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. 19) Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?! (Г.Гыйльманов буенча)
11.1. “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.
**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.
Сочинение №11
Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык
1) Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. 2) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. 3) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 4) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер.
5) Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөньядагы тормыш итү сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәрберсеннән өлеш алырга мөмкин була. 6) Халыклар гомер кыскалыгыннан зарланалар һәм бертөрле эш эшли алмый калулары өчен ачыналар. 7) Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. 8) Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу вакытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсәләргә сарыф итәбез. 9) Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәң, вакытның иркен һәм озын икәнлеген, хәтта, күзебез белән күргән булыр идек. 10) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. 11) Ләкин, һәрхәлдә, ялкаулык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсезлектән туган хәсрәтләргә күрә җиңелрәк.
12) «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер. (Р.Фәхреддиннән)
11.1. «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
11.2. “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенемәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
Сочинение №12
Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел
1) Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрү кирәк. 2) Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда, бу эш мөмкин түгел. 3) Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.
4) Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны теләсә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. 5) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. 6) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була. 7) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.
8) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.
9) Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.
10) «Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?» – дигән сорауга хәкимнәрнең берсе: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлекләрен күрдем дә шулардан сакландым», – дип җавап биргән. (Р.Фәхреддиннән)
11.1. «Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
11.2. “Кешенекен күзәт, үзеңнекен төзәт”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенемәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
Сочинение №13
Китап вә уку
1) Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. 2) Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!
3) Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгънәсез нәрсәләр белән тулганнары да бардыр. 4) Боларны уку кыйммәтле гомерне әрәм итү булыр. 5) Шуның өчен фикерләрне нурланды¬рачак, холыкны пакьләргә ярдәм бирәчәк, гакылны арттырачак китапларны ихтыяр итеп, башкаларыннан ерак булыгыз! 6) Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер.
7) Китап уку кешеләрнең йөзенә — нур, күңелләренә шатлык китерер. 8) Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр һәрникадәр арык булсалар да, гакыллары симез вә йөзләре мәхәббәтле булырлар. (Р.Фәхреддиннән)
11.1. «Китап
уку кешеләрнең йөзенә – нур,
күңелләренә шатлык китерер. Шул сәбәпле
зиһен хезмәте белән
шөгыльләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле
булыр» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында
языгыз.
Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2
мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең
номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
11.2. “Китап – белем ачкычы”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
* Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Фазлыева әзерләгән материал буенча.
Сочинение №14
Үзең тапкан мал
Бер агайның бик тә ялкау улы булган. Берни эшләмичә, гомере буе әтисе җилкәсендә яшәгән, ди, бу. Әти кеше картайгач, хатыны чакырып , болай дигән:
— Бөтен җыйган мал-мөлкәтемне туганнарыма калдырам, әм енә, шушы яшенә җитеп, бер сум акча да эшләп тапмаган бу ялкауга бер мыскал да өлеш чыгармыйм.
Әни кеше шулчак яшереп кенә малайга бер сум акча биргән.
— Кич җиткәнче югалып торырсың да аннары, әтиең янына кереп, шушы акчаны күрсәтерсең, — дигән ул.
Кич җитүгә, малай әтисе янына кергән дә:
— Мә, әти, менә шушы бер сум өчен көне буе иза чиктем, — дип сөйләнергә тотынган.
Әти кеше акчаны алган да янып торган мичкә ыргыткан.
— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дип әйткән ул.
Әнисе малайга яшереп кенә тагын бер сум акча биргән дә кичен, ике-өч чакрым җир йөгереп, тирләп килергә кушкан. Нишләсен, теләсә-теләмәсә дә, йөгерергә туры килгән инде аңа. Тирләп-пешеп йөгереп килгән дә учына йомаргланган теге бер сумны әтисенә сузган бу.
Әти кеше акчаны алып иснәп караган да утлы мичкә ыргыткан. Малай нишләсен, башын иеп, әнисе янына чыгып киткән.
Әни кеше, башка чара юклыгын аңлап, малайга мондый киңәш биргән:
— Атаңны алдашып җидеп булмас. Син, бар, көненәун-унбиш тиен булса да эшләп тап, атна-ун көн шулай тырышсаң, бер сумга җыела ул.
Малай атна буе кайсына утын кисешкән, кайсына су ташыган, кайсына йорт салышкан. Шулай итеп бер сум туплаган да әтисе янына кергән.
Әти кеше моның акчасын иснәгән дә тагын утка томырган.
— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дигән ул аңа.
Малай шулчак мич янына йөгереп килгән дә, ялан куллары белән утлы күмерне актарып, теге бер сумны тартып чыгарган.
— Акылдан яздыңмы әллә син, әти?! — дип кычкырган ул. — Мин шушы бер сум өчен атна буе кешеләргә бил бөктем, ә син аны утка ыргытасың!
— Менә инде хәзер чыннан да бу акчаның үзең эшләп тапкан акча икәненә ышандым. Бары тик үзең тапкан мал гына шулай кадерле була ул! (Грузин халык әкияте)
11.1. «Бары тик үзең тапкан мал гына шулай кадерле була ул!» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
Сочинение №15
Дөньяда әле кешеләр юк чагында күк йөзе кап-караңгы бушлык булган дип сөйлиләр. Атабыз Адәм, җир йөзендә пәйда булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң, күктә беренче йолдыз кабынган. Адәмнәр дөньягакилә торганнар, яхшылык эшли торганнанр, күктә йолдызлар арта барган. Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр күп яхшылык кылган булыр. Кеше яманлык эшләгән саен, аның йолдызы тоныклана барыр. Әгәр дә кешенең эшләгән яманлыклары яхшылыкларын каплап китсә, билгеле, йолдыз бөтенләй сүнә икән.
Аяз кичләрне малайлар җыелганнар да күккү карап йолдызлар барлыйлар икән.
Думпас исемле бер малайның гына йолдызы булмаган. Думпасның дөньяга туганнан бирле бер генә кешегә дә, ярма бөртегедәй генә булса да, яхшылык эшләгәне юк икән.
«Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» — дип ант иткән Думпас.
Әмма, үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.
«Их, күрешеләрнең чатырлары яна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!» — дип хыяллана икән, ләкин чатырга ут капмаган. Шуннан Думпас, кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләрнең чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да тырышып-тырышып янгын сүндерергә тотынган. Чатырнгы уттан саклап калганнар. Думпасны мактаганнар, рәхмәт әйткәннәр.
Кич җиткәч, ул йолдызын эзләргә чыккан, ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән. (Р.Батулладан)
11.1. «Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.