Эссе "Я - учитель родного языка"
Оценка 4.8

Эссе "Я - учитель родного языка"

Оценка 4.8
doc
24.01.2024
Эссе "Я - учитель родного языка"
эссе укытучы Зиганшина .doc

Эссе

Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән көнем, күз карашларыннан нур балкып торган беренче укытучым, аның “Әйдәгез, балалар, рәхим итегез!”,- дигән ягымлы тавышын ишетеп киткәндәй булам. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала.

Укытучы һөнәре исә сабый балага тиң: гел эзләнү өстендә укытучы. Аның һаман нәрсәдер табасы, ниндидер үзе белмәгән нәрсәне беләсе, аңа ирешәсе килеп тора.Минем уемча,  мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга, ныклы белемле булырга кирәк. 

Соңгы вакытларда, җөмһүриятебездә телебезгә, әдәбиятыбызга халкыбыз
тарихына, гореф - гадәтләренә игътибар артканнан арта, туган телебезнең
дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара. Телебезне яхшы белү өстенә, балалар
халкыбызның үткәне, тарихы, туган төбәге, шул төбәкнең бөек шәхесләре
белән горурланырга тиеш.

    Мин  Яр Чаллы педагогия институтын бетереп, башта  балалар бакчасында 14 ел тәрбияче  булып эшләдем.  Укытучы булып эшли башлавыма  2 ел булды.

 Төп максатым - балаларда төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыма;
аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез
белән горурлану хисе уяту, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Шушы максатка ирешү өчен алдынгы тенденцияләрне, яңа
технологияләрне өйрәнү, дәрестә һәм дәрестән тыш эшләрдә милли-төбәк
компонентларын кулланып, үз алымымны булдыру юнәлешендә эш алып
барам.

Һәр көн балага яңалык алып килергә, аның иҗади сәләтен, фикерләвен үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын баетырга тиеш дип саныйм.   

Һәр укучыга үзен ачарга, дәресләрдә эчкерсез фикерләшү, аңлашуга
мөмкинлек бирәм, иҗади фикерләвен үстерерлек, үз сүзен әйтерлек проблемалы сораулар куям.                                                                                                                      

Белем бирү белән беррәттән балаларның гомуми үсешенә ирешү шулай ук
минем өчен мөһим. Шуны истә тотып, халкыбызның тарихын,  күңел бизәкләре булган мирасыбызны барлап, милли төсмерләр үрнәгендә укучыларда әдәплелек, тыйнаклылык, эш сөючәнлек сыйфатлары  тәрбияләү күздә тотыла.

Кешедәге матурлыкны күңеле белән тоярга өйрәнгән без, укытучылар,

табигый ки, алар белән чиксез горурлану хисе кичерәбез. Җае чыккан саен, һәр

очрактан файдаланып, белгәннәребезне балаларга җиткерергә тырышабыз.    

Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

  Зиганшина Лариса Наил кызы.


Эссе Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән көнем, күз карашларыннан нур балкып торган беренче укытучым, аның “Әйдәгез, балалар, рәхим…

Эссе Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән көнем, күз карашларыннан нур балкып торган беренче укытучым, аның “Әйдәгез, балалар, рәхим…

Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче,…

Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче,…
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.01.2024