Аңлатма язуы
Педагогның профессиональлек дәрәҗәсен, аның иҗади «мин»енең уникальлеген нәрсә билгели? Бары тик даими үсештә булу, вакыт һәм һөнәри таләпләргә туры килү, укучыларны ярату, башкаларга үрнәк булу. Педагогның эшчәнлеге күбесенчә киләчәккә юнәлгән. Ул киләчәктә яшәргә сәләтле буын тәрбияләргә тиеш. Бу урында Риза Фәхреддиннең сүзләре урынлы: «Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр». Моның өчен алга карап эш итә белергә дә кирәк. Укучылары уңышка ирешсен өчен, укытучының гыйлемле мөгаллим генә түгел, бәлки сизгер психолог та, укучыга дус һәм таяныч та була белүе кирәк.
Яңартылган ФДББС нигезендә укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү юнәлешендә, туган телне өйрәнүгә һәм туган телләрне укытуда заманча чаралар һәм технологияләрне куллануга корылган мотивация белән бәйле булган проект эшен тәкъдим итәргә уйладым. Бу – УКА (“Уйна, күрсәт, аңлат” )өстәл уены проекты.
Ука сүзенең мәгънәсен ачыкласак, сүзлекләрдә көмеш яки алтын җеп, тәңкәле таҗ, йөзек кашы дип бирелә. Халык җырларында да “ука белән чигү” кебек сүзләр бар. Бу уен барышында татар телендә сөйләмне без шулай матур итеп “чигәргә” өйрәнәбез.
• Уенның максаты - мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Моның өчен катнашучыларга биремнәр үтәргә һәм сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
• Бу уенда катнашучылар аралашалар, үзләрен креатив күрсәтә алалар, эчке дөньяга чумалар. Биремнәрнең төрлелеге, катнашучылар аны беренче тапкыр уйнамасалар да, уенның кызыклы булын күрсәтә.
• Катнашучыларның бурычы - кыр буйлап хәрәкәт итеп һәм биремнәрне үтәп, мөмкин кадәр күбрәк балл туплау. Биремнәр карточкаларда язылган һәм 6 категориягә бүленгән, аларның һәрберсе үз төсе белән билгеләнгән. Биремнәр категориясе буенча уен кырында уенчылар үз “ука”сын(фишкасын) күчерә бара.
• Уен «танышу» категориясендә башлана, төрле раслауларны укып, укучылар «әйе» яки «юк» дип җавап бирә ала. (сары төс) Бу биремнәр катнашучылар тарафыннан катлаулы буларак кабул ителми, азрак каршылык тудыра һәм әкренләп уенга керергә булыша.
• «Креативлык» - икенче категория, төрле иҗади биремнәрне үз эченә ала. Мондый уен эшчәнлеге уенчыларның борчылуларын киметә һәм төркем эчендә беренчел үзара бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирә. Кызыл – сары төстәге карточкаларга язылган сүзләрне укучы мимика, хәрәкәт белән күрсәтә, ә уенда катнашучылар нинди сүз икәнен әйтергә тиеш була.
• «Кыйммәтләр» һәм «шәхси» категорияләре уенчыларның тормыш кыйммәтләренә һәм шәхси тәҗрибәсенә багышланган сораулар керә. Укучылар сорауларга җавап бирә, кыенлык туса, укытучы булыша ала. (кызыл, шәмәхәтөс)
• «Үзара бәйләнеш» категориясе биремнәре коммуникатив күнекмәләр һәм креативлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. (зәңгәртөс)
• «Рефлексия» категориясе сораулары катнашучыларга әйтелмәгән эмоцияләргә җавап бирергә һәм кире элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. - лы, - ле, -сыз, - сез кушымчаларын кулланып укучы яңа сүзләр ясый. (яшелтөс)
• Төркемдә үзләрен уңайлы хис итмәгән уенчыларның борчылуларын киметү өчен өстәмә чаралар - «тукта» карталары бар. Бу карточкалар уенчы өчен бик авыр булып күренгән сорауларга җавап бирмәскә һәм уенда калырга, калган уенчылардан калышмаска мөмкинлек бирә.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.