Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы
Оценка 4.8

Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы

Оценка 4.8
Занимательные материалы +1
pdf
преподавание
01.04.2023
Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы
В практике рассказывается про создание благоприятных условий и возможностей для личностного развития предпосылок одаренности, творческих способностей и талантов детей на уроках татарского языка и литературы. Успешность проекта — это сотрудничество, команда, понимание целей и задач, выбор наиболее эффективных современных инновационных методов.
Лизунина Э.Х._Статья.pdf

Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы

 

                                                                            Лизунина Э. Х.

                                                    МБОУ «Затонская СОШ имени В. П. Муравьева»

Камско – Устьинского района РТ

Аннотация: в практике рассказывается про создание благоприятных условий и возможностей для личностного развития предпосылок одаренности, творческих способностей и талантов детей на уроках татарского языка и литературы. Успешность проекта — это сотрудничество, команда, понимание целей и задач, выбор наиболее эффективных современных инновационных методов.

Ключевые слова: личностное развитие, одаренность, творческие способности, проект, современные технологии.

Кереш

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Бу - заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз. 

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында әйтелгәнчә, мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан-яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Минемчә, иң беренче чиратта, балаларга белем алу өчен уңайлы тирәлек булдыру. Укытучы булып эшләү дәверендә, укучыларда очкын кабызу өчен, ниндидер гадәти булмаган һәм иҗади алымнар уйлап табарга туры килгән төрле хәлләр белән очрашасың. Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин проект эшчәнлегенен оештыруда үзем куллана торган заманча технологияләр турында сөйләп китәргә булдым.  

Проблема: электрон җайланмалар һәм Интернет челтәре үсеше чорында яшәүче укучылар белән проект эшләрен оештыруда отышлы, нәтиҗәле заманча технологияләр, ресурслар сайлау. 

Максат: балаларның иҗат һәм талант алшартларын үстерү өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшләрен алып бару өчен уңай шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру.  Бурычлар:

1.       «Проект» һәм «заманча технологияләр» төшенчәләрен ачыклау. 2.       Проект эшләрен оештыру юлы белән укучыларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыруда иң отышлы метод һәм алымнарны сайлау. 

3.       Эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашу.

Теманың апробациясе: Әлеге тема Кама Тамагы районы чикләрендә тормышка ашырыла.

Гипотеза: дәресләрдә заманча технологияләр кулланып проект эшләре оештыру балаларда метапредмет компетенцияләр формалашыр һәм татар теленә карата кызыксыну уятыр. Көтелгән нәтиҗәләр:

а) проект эшләрен файдаланып, укыту-тәрбия эшен алып бару;

ә) әлеге технологияләрне актив куллану нәтиҗәсендә, укучыларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру, аларны татар телендә гамәли рәвештә аралашырга өйрәтү;

б) төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу;

в) эш тәҗрибәсен хезмәттәшләр белән уртаклашу.

Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телеведение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? «Телевизион проект», «Җыр проекты», «Бию проектлары», «Ана теле проекты», «Интернет-проектлар» һ.б.  Проект сүзе нәрсәне аңлата соң? Проект – ул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. [[1] ] Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты; 3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Иң беренче чиратта,  укучыларны проект эшен кабул итәргә әзерләү мөһим. Бер системага салып, эшемнең структурасын билгеләдем.

1.   Интерактив уеннар аша хезмәттәшлеккә әзерлек.

 Мәсәлән, «Сөйли торган предметлар» тренингы. Укучыларга сораулар бирелә. Сез сөйли торган предметларны күз алдыгызга китерә аласызмы? Сезнең тирә-юньдәге предметлар сезгә нәрсәдер әйтергә теләгән кебек тоелганы бармы? Әйтик, сезнең дәфтәрегез сөйләшергә өйрәнгән. Ул сезнең турында нәрсә әйтер?  Аннан соң һәр предмет исеменнән бала үзе турында хикәя төзи. Тренинг проект эшен башларга уызыксыну уятуга, иҗади хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән.

2.   Проект белән танышу. 

Проект төрләре. [[2]]

Тикшеренү проекты:

-                    хәзерге заманда актуаль булган тема алына;

-                    проблемасы күрсәтелә;

-                    тикшерү объекты билгеләнә; - тикшеренү ысуллары күрсәтелә;      -    нәтиҗә чыгарыла.

Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр, сценарийлар язу керә. Microsoft Publisher программасы нигезендә, без укучылар белән татар телендә язучылар иҗаты буенча буклетлар, «Дуслык күпере»  журналын бастырып чыгарабыз. 

Уен проектлары. Уен проекты дәрескә, махсус конкурска әзерләнергә һәм тулысынча тиешле тематикага туры килергә тиеш. Мондый проектларда структурага әз генә төгәллек кертелә, ләкин ул ахырга кадәр ачык кала. Катнашучылар проектның эчтәлеге таләп иткән билгеле бер характердагы рольләрне алалар. Болар әдәби персонажлар яки уйлар чыгарылган мифик геройлар булырга мөмкин. Бу эшчәнлектә көтелгән нәтиҗә бары тик азакта гына була. Балалар төрле язучылар иҗаты белән танышкач, https://learningapps.org  ресурсы нигезендә төрле проект эшләре әзерлиләр.  

Мәгълүмати проектлар. Нинди дә булса объект турында мәгълүмат җыю, анализлау. Мәсәлән, Татар 4.0 проектында катнашып, мәктәбебез турында мәгълүматны       татар телендә      wikipedia    битләрендә          урнаштырдык.                

   Т                                                  

Википедиядә Затон мәктәбе тарихы                   «Татарча сөйләшим, дисәң... » 

                                                                                 Мәктәп укучылары сайты 

3.     Уңайлы тирәлек булдыру һәм ялны оештыру.

«Музыкаль хәтер». Бу алым хәзерге заман балалары өчен бик кызыклы, заманча. Рифма - материалны саклауны тәэмин итүнең иң эффектив ысулларының берсе. Телевизордан күрсәтелгән реклама да, безнең теләгебезгә карамастан, үзеннән үзе хәтердә сакланып кала. Проект эшчәнлеге кысаларында укучылар белән районыбыз авыллары исемнәрен рифмага салдык һәм без аны ял иткәндә рэп итеп укыйбыз.

Бишалап, Бортас, Бәки,

Красновидово, Сөйки, 

Балчыклы, Бәрлегуҗа, 

Каратай, Мәрәтхуҗа,  Сатлыган, Затон, Чаллы

Һәм Кирельск һәм Уразлы. 

           Татарстан, Кама Тамагы              Бистәләре һәм авыллары.  Келәнче, Ишем, Даныш,

Кыртапа, Бәби, Барыш,

Тәмте, Салтык, Казиле, 

Осинники, Кариле,

Яңасала, Шәпкә, Тенеш, 

Абызавыл һәм Лабыш, 

Варварино, Каратал, 

Яшелчә һәм Карамал.

         Татарстан, Кама Тамагы

         Бистәләре һәм авыллары.

4.     Төркемдә эшләү тирәлеге. Бу этапта билгеле бер өйрәнелгән тема буенча укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итүнең психологик

аспектлары яктыртыла. Шуны күздә тотып, мин  «Акыллы боҗра юлы» өстәл уены проектын булдырдым. [[3]] 

1.      Уенның максаты - мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Моның өчен катнашучыларга биремнәр үтәргә һәм сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

2.      Бу уенда катнашучылар аралашалар, үзләрен креатив күрсәтәләр, эчке дөньяга чумалар. Биремнәрнең төрлелеге, катнашучылар аны беренче тапкыр уйнамасалар да, уенның кызыклы булын күрсәтә.

3.      Катнашучыларның бурычы - кыр буйлап хәрәкәт итеп һәм биремнәрне үтәп, мөмкин кадәр күбрәк балл туплау. Биремнәр карточкаларда язылган һәм 6 категориягә бүленгән, аларның һәрберсе үз күлмәк төсе белән билгеләнгән. Биремнәр категориясе буенча уен кырында уенчылар үз фишкаларын күчерәләр.

4.      Уен «танышу» категориясендә башлана, төрле раслауларны укып, укучылар «әйе» яки «юк» дип җавап бирә ала. Бу биремнәр катнашучылар тарафыннан катлаулы буларак кабул ителми, азрак каршылык тудыра һәм әкренләп уенга керергә булыша. 

5.      «Креативлык» - икенче категория, төрле иҗади биремнәрне үз эченә ала. Мондый уен эшчәнлеге уенчыларның борчылуларын киметә һәм төркем эчендә беренчел үзара бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирә.

6.      «Кыйммәтләр» һәм «шәхси» категорияләре уенчыларның тормыш кыйммәтләренә һәм шәхси тәҗрибәсенә багышланган сораулар керә. Укучылар сорауларга җавап бирә, кыенлык туса, укытучы булыша ала.

7.      «Үзара бәйләнеш» категориясе биремнәре коммуникатив күнекмәләр һәм креативлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

8.      «Рефлексия» категориясе сораулары катнашучыларга әйтелмәгән эмоцияләргә җавап бирергә һәм кире элемтәгә керергә мөмкинлек бирә.

9.      Төркемдә үзләрен уңайлы хис итмәгән уенчыларның борчылуларын киметү өчен өстәмә чаралар - «тукта» карталары бар. Бу карточкалар уенчы өчен бик авыр булып күренгән сорауларга җавап бирмәскә һәм уенда калырга, калган уенчылардан калышмаска мөмкинлек бирә. 5. Уңышлы эшләр калейдоскобы. «Хис һәм тойгылыр гөле» Бу этапта проект эшләренә нәтиҗә ясала. Билгеле, һәр бала да үз фикерләрен телдән әйтеп бирә алмаска мөмкин. Бу баланың характер сыйфатларына бәйле, әлбәттә. Мин бу очракта онлайн - сораштыру алымын кулланам. 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан-яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү өчен проект эшләрен заманча технологияләр кулланып оештыру нәтиҗәле педагогик корал булып тора. Проект - махсус белем бирү фәлсәфәсе. Максат һәм эшчәнлек фәлсәфәсе. Әлбәттә, бу авыр һәм күп көч таләп итә торган эш, әмма ул үз нәтиҗәләрен бирә: эшчәнлек барышында фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыра, ул куелган бурычларны, проблемаларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сайлау иреге һәм соңгы нәтиҗә өчен җаваплылык гражданлык позициясен формалаштыруга, үз алдыңда, җәмгыять, дәүләт алдында социаль җаваплылык булдыруга китерә. Проект мәдәниятнең кыйммәтен аңлау нигезләре һәм эшчәнлек социализациясе процессын тоташтырырга мөмкинлек бирә. [[4]] Киләчәк мәктәбе - проектлар мәктәбе.

 

 

Кулланылган әдәбият

1.      Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.Казан, 2001.

2.      Сергеев И. С. Как организовать проектную деятельность учащихся. Практическое пособие для работников общеобразовательных учреждений / Сергеев Игорь Станиславович. - М.: АРКТИ, 2021.

3.      Янушевский, В. Н. Методика и организация проектной деятельности в школе. 5-9 классы / В.Н. Янушевский. - М.: Владос, 2020. 

4.      Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм / төз.: – Казан: ТРМҮИ, 2015. 

 

Интернет-чыганаклар: 1. Интернет-журнал «Эйдос» –2012.–№2. [Электронный ресурс]. Код доступа http://www.eidos.ru/journal/2012/0529-10.htm

2.     https://www.igrocity.ru/gift.php?kod_groop=psybooks&kod=172087

3.     https://mugallimplan.ru/yangalyklar/fdbbs-shartlarynda-ukuchylarny-jezl-n-mproekt-jeshch-nlege/  

 

 



[1] https://mugallimplan.ru/yangalyklar/fdbbs-shartlarynda-ukuchylarny-jezl-n-m-proekt-jeshchnlege/  

 

[2] Янушевский, В. Н. Методика и организация проектной деятельности в школе. 5-9 классы / В.Н. Янушевский. - М.: Владос, 2020 г.

[3] https://www.igrocity.ru/gift.php?kod_groop=psybooks&kod=172087  

[4] Сергеев И. С. Как организовать проектную деятельность учащихся. Практическое пособие для работников общеобразовательных учреждений / Сергеев Игорь Станиславович. - М.: АРКТИ, 2021 г.

Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы

Инновационные методы в организации проектной деятельности на уроках татарского языка и литературы

Проект» һәм «заманча технологияләр» төшенчәләрен ачыклау

Проект» һәм «заманча технологияләр» төшенчәләрен ачыклау

Проект төрләре. [ [1] ] Тикшеренү проекты: - хәзерге заманда актуаль булган тема алына; - проблемасы күрсәтелә; - тикшерү объекты билгеләнә; - тикшеренү ысуллары күрсәтелә;…

Проект төрләре. [ [1] ] Тикшеренү проекты: - хәзерге заманда актуаль булган тема алына; - проблемасы күрсәтелә; - тикшерү объекты билгеләнә; - тикшеренү ысуллары күрсәтелә;…

Бишалап, Бортас, Бәки, Красновидово,

Бишалап, Бортас, Бәки, Красновидово,

Кыйммәтләр» һәм «шәхси» категорияләре уенчыларның тормыш кыйммәтләренә һәм шәхси тәҗрибәсенә багышланган сораулар керә

Кыйммәтләр» һәм «шәхси» категорияләре уенчыларның тормыш кыйммәтләренә һәм шәхси тәҗрибәсенә багышланган сораулар керә

Сергеев И. С. Как организовать проектную деятельность учащихся

Сергеев И. С. Как организовать проектную деятельность учащихся
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.04.2023