Изложение №1
Җәйнең беренче
чәчәкләре күренде. Гөлҗимеш
чәчәкләре алсу утлар яндыра. Ул шомырт куаклары янында,
миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә
купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус
күрә. Кайда ышык — шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл
таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур
хуш исле чәчәкләр. Күпсанлы серкәчләр,
күпсанлы җимешләр белән туп-тулы.
Алар — гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның
ата-бабасы, чөнки бу мәшһүр чәчәкләр
шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кешенең
алтын кулы гөлҗимешнең алты мең төрен уйлап
чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар.
Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара
чәчкәләр- һәммәсе дә
күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип,
юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр… Таң калам,
аерыла алмыйм алардан. Әре һәм якты чыкка чылануларын яратам.
Гүя яшь аралаш елмаеп торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре.
Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин
һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке.
Кагылсаң
— үкенерсең дигән күк искәртеп торалар.
Димәк, ботакның ботарланасы килмәгән… Матур да булсын
ул, үз кадерен үзе белмәсен — алай булмый,
күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул
назлы чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга
уйлаган. Алар май уртасында күренә, июльгә тикле күзне
иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.
Әгәр шул үткен энәләре булмаса, һәм
үткән-барган өзә башласа? Әйе, табигать
моңа үзе ирек бирмәгән. (198 сүз) (Г.
Хәсәнов)
Изложение №2
Әнкәй куллары
Беркөнне әнием үзе белән
кибетләрдә йөрүемне үтенде. Аның ниндидер
кием аласы бар иде.
Без бик озак сайланып йөрдек. Ачуым чыга башласа да,
әнкәмә сиздермәдем, аны юатырга тырыштым.
Ниһаять, әнкәмнең игътибарын итәк, блузка
һәм жакеттан торучы матур гына зәңгәр костюм
җәлеп итте. Әниемне кием киеп карый торган
бүлмәгә кертеп җибәрдем. Берничә минуттан
соң әнкәй оялып кына миңа эндәште. Мин аның
янына кердем. Әнкәм блузканы кигән дә арттагы
берничә сәдәфен эләктерә алмый газаплана иде.
Артриттан кәкрәеп каткан бармаклар әнкәемне
тыңламыйлар, кечкенә сәдәфләрне эләктерү
аңа уңайсыз иде.
Күзем әнкәмнең кулларына төшү белән
сабырсызлыгым да, ачу килүем дә әллә кая эреп юкка
чыкты. Бөтен барлыгымны кызгану һәм ярату хисе биләп
алды…
Өйгә кайткач та сәдәфләрне
эләктерергә тырышучы әнкәм куллары күз алдымнан
китмәде. Әлеге куллар – дөньядагы иң кадерле, иң
җылы куллар. Алар мине ашаткан, юындырган, киендергән. Кулларын
күтәреп, әнкәм минем өчен дога кылган.
Раббыбыздан миңа исәнлек-саулык, иман-тәүфыйк сораган.
Yзеңне яратучы, кайгыртучы әнкәйнең кул җылысын
һичбер вакыт онытып булмый.
Изложение №3
Сабантуйда
Менә күптән көтелгән
көн килеп җитте.
Бүген Сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы –
бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы
көрәшчеләр килǝлǝр.
Алмачуар белǝн минем ɵчен дǝ бүгенге кɵн, бǝлки,
гомергǝ бер генǝ килеп китǝ торган зур кɵннǝрдǝндер.
Айгырым сыналмаган түгел. Авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп
булды. Əйтǝсе дǝ юк, һичкемнеӊ аты минем Алмачуарга
якын килмǝде – кузгалып китү белǝн, мин очам, башкалар
күз күреме җир артта калалар.
Күрше авылларныӊ атлары белǝн дǝ ярышкаладым. Болар
арасында күп Сабан туйларында беренче, икенче килгǝннǝр дǝ
бар иде. Алмачуар боларны да бик җиӊел, бик уйнап уза иде.
Əмма бу Сабан туе башкарак. Əллǝ кайдагы, тау эчендǝге
башкортлар дан тоткан чабышкылары белǝн килгǝннǝр, дилǝр.
Араларында бер күк бияне бик мактап сɵйлилǝр,үткǝн
ел Өфе каласында бɵтен атларны узган, дилǝр.
Башкаларын уйламыйм да. Менǝ шул күк бия мине куркыта. (Г.Ибраһимов)
Изложение №4
Матурлык
Юл
буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Аяз күктән
өстебезгә сихри бер моң өзлексез явып торды.
Беләсезме тургай сайравының сихере нәрсәдә?..
Тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә
тынлык җәелә. Барлык табигать, тын калып, бары аны гына
тыңлый һәм сөенечле, сагышлы, ләззәтле
рәхәткә чума… Икенче сихере шунда: тургай сайраганда,
дөнья искиткеч, киңәеп, яктырып киткәндәй була.
Югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе кебек,
җир йөзе дә тын, нурлы булып тоела башлый…
Бу вакытта бүтән кошлар сайрыйдырмы, белмим. Бөтен
дөнья тургайлар сайравыннан чыңлап торса да, бер кош тавышы
колагыбызга килеп керә. Бу — кәккүк! Табигать тарафыннан
яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Күксел
урман яныннан узганда, без аның кисәтүле тавышын ишеттек.
Шулай кайта торгач, без үзәнлектә сузылып утырган Ишле
авылына якынлаштык. Бәдретдин безне чәй эчәргә чакырган
иде. Без кыстатып тормадык. Иптәшеңә кереп, чәй эчеп
чыгу шәкертләр өчен табигый бер тәртип, кагыйдә
инде ул. (137 сүз) (Ә Еникидән)
Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)
Изложение №5
Бала үз язмышы белән туа, диләр.
Язмышның да бик мөһим өлеше —
әти-әниләрдән, бабай-әбиләрдән яшь
буынга биреп калдырылган генетик мирастыр. Югыйсә, әтисен бөтенләй
күрмәгән, өч яшендә әнисез дә,
туганнарсыз да калып, үз гомерендә җиде ят хатын-кызга
«әни» дип эндәшергә мәҗбүр булган Тукаебыз,
татар халкының өмете, сөекле улы булып танылыр өчен,
үзенә гаҗәеп зур яшәү энергиясе
өстәрлек көчне кайдан алыр иде?
Әлбәттә, һәр баланың яшәгән
мохите, уку, эшләү шартлары, аның тырышлыгы,
ниятләренең изгелеге, хыялларының матурлыгы,
омтылышларының бөеклеге, һичшиксез, язмышына да зур йогынты
ясыйдыр. Әйтик, Габдуллабыз Кырлайда, гомерендә беренче
мәртәбә гаилә җылысы күргән
Сәгъди абзыйларда калган булса?.. Бәхетебезгә,
янәшәсендәге шәфкатьле, кайгыртучан кешеләр,
Габдуллабызны Җаек (Уральск) шәһәренә алдырып,
язмышында бөтенләй башка мөмкинлекләр ачалар: танылган
«Мотыйгыя» мәдрәсәсе һәм аның киң
карашлы мөдире, урысча да укып алу, типографиядә эшләү,
редакцияләр белән хезмәттәшлек… Инде ул, «өметле»
шагыйрь булып танылып, Казаныбызга кайта һәм халкыбызның
бөек шагыйре Габдулла Тукайга әверелә. Ә Казанга
кайтмаган булса?..
Димәк, һәр кеше үз язмышын булдыруда үзе
төп рольне башкара. Аның сыйфаты тормыш юлында кемнәр
очраудан һәм аларның карашларыннан, ярдәм
күрсәтә алырлык теләк-гамәлләреннән
тора. Илдәге сәясәтнең дә шул ил кешеләре
язмышында үз тәэсирен калдырганын онытмаска кирәктер. (183
сүз) (А.Зыятдинов буенча)
Изложение №6
Быел яз көне алар, башка керпеләр шикелле,
наратлык белән болын тоташкан җирдә бурсыклардан бушаган бер
өнне үзләренә оя итеп сайладылар. Болын
тирәсендә ризык табу җиңелрәк — юллар такыр,
үләннәр коры һәм сирәк,
бөҗәкләр күбрәк, җиләкләр
тәмлерәк, ләкин бу тирәдә кешеләр
күбәя башлады. Әле кар сулары бетеп, җир ныгып та
өлгермәгән иде, кешеләр килеп, болында казыклар кагып
йөренә башладылар, өзлексез ызгыштылар, төзелеш
материаллары ташыдылар. Кайчакларда бу тирәдә кешеләр
шулкадәр күбәя — кичекмәстән ояны
күчерергә кирәк, ләкин ана керпе йөкле иде,
шуңа күрә җайлы ояны ташлап китәргә
һаман тәвәккәлли алмадылар.
Аларның биш баласы туды. Бәхеткә каршы, кешеләр урманны
бик борчымадылар, вакытлары бик тар иде бугай — һәркайсы, ашкынып,
дача төзи. Бу ояда, балаларның күзләре ачылганчы гына,
ике-өч атна яшәп булыр әле. Аннан соң
күченерләр — урман зур, биш балалы керпе гаиләсе генә
сыяр.
Алар, үч иткәндәй, ауга парлашып киткәннәр иде.
Төн шундый тыныч, җылы. Кыр тычканнарын куа-куа, шактый юл
үттеләр алар. Кинәт аларның оясы янында машина
үкергән тавыш ишетелде. Кайтсалар, оя өстендә кара,
шыксыз олы машина туктаган да бер яшь наратны тамырлары белән йолкып
маташа. Ике кеше төз наратның каерылган ботакларын өзә.
Авыр машинаның арткы көпчәге астында оя, ә ояда
күзләре дә ачылмаган, энәләре дә
тыртаймаган биш бала… (192 сүз) (К.Кәримов буенча)
Изложение №7
Биологлар, җитди төстә, этләр
көлә белә, тик без аларны һәрвакыт
аңламыйбыз гына, дип раслыйлар.
АКШтагы хайваннарны яклау үзәкләренең берсендә
эшләүче фәнни хезмәткәр Патрисия Симонет озак
еллар буена хуҗасыз калган этләрне асрый торган йортта эшли
икән. Ул йорт этләренең хуҗаларына ияреп һавага
чыгарга хәзерләнгәндәге авазларын аудиотасмага язып
алган һәм язманы үз тәрбиясендәге
этләргә тыңлаткан.
— Алар хәтта ашауларыннан туктадылар, — дип сөйли Патрисия. —
Аннары мин тавышны көчәйтә төштем.
Нәтиҗә шаккаттырды. Этләр, йөгереп килеп, яныыма
җыелдылар. Берәр минуттан соң алар йорт этләренә
җавап биргәндәй өрә башладылар һәм
тегеләрнең тавышын төгәл кабатладылар.
Икенче көнне язманы радио аша яңгыраттык һәм язмадагы
тавышка хуҗасыз калган бездәге этләр дә шатлыклы чиный
башладылар. Тикшерүләр аша без әнә шун шатлыклы
авазларның боек этләрнең күңелен
күтәргәнен, ә борчылганнарны, ярсыганнарны
тынычландырганын белдек.
Соңгы еллардагы ачышлар галимнәрне безнең дүрт аяклы
дусларыбызның гадәтләре, үз-үзләрен тоту
серләре турында торган саен ешрак уйландыра, хайваннар физиологиясе
фәненең күп кенә битләрен яңадан карап
чыгарга мәҗбүр итә. (149 сүз) (Ә.Хәсәнов
буенча)
Изложение №8
Җил һәм Кадыйр
Кадыйр бүген чаңгыда җил белән
узышырга булды. Нигә җил белән дисезме? Чөнки авылда ул
узышмаган малай инде калмады. Җилне узу җиңел булмавын
белә Кадыйр, шуңа күрә чаңгысын яхшылап майлады,
җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән
әнисенең халатын да киеп куйды. Халат озын иде, итәге кардан
сөйрәлә. Моны күреп, җил куанды. Кадыйр болай озак
бара алмас, итәгенә абынып егылыр, дип уйлады.
Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил, малайның
әле алдына, әле артына төшеп, аяк кыздырып барды. Ярыш
башында ук узасы, бу кызыкны тиз генә бетерәсе килмәде бугай
җилнең. Кадыйр тау менгәндә калышты. Ул тау
итәгенә күтәрелгәндә, җил,
сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте. Хәзер ул ял итеп алыр,
көрткә утырыр, ә җил, аны кар белән
күмәрмен, дип уйлады, куанычыннан бөтерелеп алды.
Кадыйрның ял итәргә исәбендә дә юк
икән: тауның бер очыннан менүгә, икенче очыннан выжт
итеп төшеп тә китте. Җил аның артыннан йөгереп
тә карады, хәтта очып та карады — куып җитә алмады.
Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә
генә тигезләштеләр. Урамга барып керергә күп
калмады. Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам, дип уйлады
җил, алга ыргылды. Кадыйр шуны гына көткән икән:
халатын җәеп, җилкән ясады да беренче булып авылга
керде.
— Хәрәмләште! — дип ризасыз выжылдады җил. Мине
җилкәненә җигеп җиңде!
Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны
ишетмиләр иде инде. (208 сүз) (Н. Каштанов буенча)
Изложение №9
Җәйнең беренче
чәчәкләре күренде. Гөлҗимеш
чәчәкләре алсу утлар яндыра. Ул шомырт куаклары янында,
миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә
купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус
күрә. Кайда ышык, шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл
таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур
хуш исле чәчәкләр. Күпсанлы серкәчләр,
күпсанлы җимешләр белән туп-тулы.
Алар — гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның
ата-бабасы, чөнки бу мәшһүр чәчәкләр
шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кешенең
алтын кулы гөлҗимешнең алты мең төрен уйлап
чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар.
Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара
чәчкәләр — һәммәсе дә
күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип,
юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр… Таң калам,
аерыла алмыйм алардан. Әре һәм якты чыкка чылануларын яратам.
Гүя яшь аралаш елмаеп торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре.
Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин
һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке.
Кагылсаң — үкенерсең дигән күк искәртеп
торалар. Димәк, ботакның ботарланасы килмәгән… Матур да
булсын ул, үз кадерен үзе белмәсен — алай булмый,
күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул
назлы чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга
уйлаган. Алар май уртасында күренә, июльгә тикле күзне
иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.
Әгәр шул үткен энәләре булмаса, һәм
үткән-барган өзә башласа? Әйе, табигать
моңа үзе ирек бирмәгән. (198 сүз) (Г.
Хәсәнов)
Изложение №10
Зирәк карга
Көннәр
җәйгә авышкач, күлләвекләр кибеп,
тирә-юнь яшеллеккә күмелгәч, кешеләр ишегалдында
тәртип урнаштырдылар. Себерделәр, казыдылар, яңа
үлән чәчтеләр. Чүп савытларының да
тирәлеген чистартып, өсләренә ныклап япкач, кошларга
ризык табу тагын авырлашты.
Бүген безнең таныш ала каргага исә жай чыкты: тирәк
агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән
сохариен онытып калдырган. Карга шуны, чукый-чукый, җиргә
төшерде, ләкин сохари һич кителми — чукыган саен катылана
гына бара кебек иде. Озаграк азапланырга туры килгәнлектән,
зирәк карга бәхетенә башкаларның да күзе
төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу, китте
төрткәләш, тарткалаш.
Безнең зирәк каргага бу хәл ошамады. Ул горур гына
читкә тайпылды. Читтән генә күзәтергә
булды. Карга дуслар нихәтле сохарины шакылдатсалар да, томшык авыртудан
битәр һич нәтиҗәгә ирешә алмыйлар
иде. Каты ризык, һич кимемичә, элекке хәлендә кала
бирде. Сабыр гына көткән зирәк каргада соңыннан гына
өмет чаткысы кабынды. Гаугалашып арыган каргалар, томшыклары сызлаганчы
интеккәч һәм бернинди уңышка ирешмичә таралышкач,
читтәрәк торган карга инде беркемне кызыктыра алмаган сохарины сулы
савытка салып куйды. Тиз арада йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп
көндезге ашын үткәрде. Бүтән каргалар бу вакытта
тагын кайдадыр тарткалаша, төрткәләшә, чукыша иде
бугай. (175 сүз) (Ә.Баян буенча )
Изложение №11
Керәшә
«Лачын кошка һава кадерле». Бары тик лачын кошка гынамы? Зурмы, йә кечкенәме ул, агачта яки җирдә оя корамы, күчмәме, әллә китми кала торганмы — күк йөзе һәрбер канатлыга кадерле. «Кош» сүзе зәңгәр күкне искә төшерә. Андагы чиксезлек… Кош анда шундый ирекле… Кеше иреклелек төшенчәсен кошка бәйләп сөйләүчән. Димәк, кош үзе нинди генә булмасын, күк аңа шушы чиксезлеге өчен кадерле, һәр иреклегә иреклелек кадерле!
Әгәр дә инде кош җиргә бөтенләй төшеп йөрмәсә… Йөзү яки йөгерүне белмәсә? Һава андыйга икеләтә кадерле. Ә бит арада шундый кош та бар! Ул кара керәшә дип атала. Чем-кара «костюм», шундый ук «күлмәк» булыр аның өстендә. Үзе еш кына карлыгачлар белән күкне гизүчән. Шуңамы, аны карлыгачлар белән бутыйлар, һәм «кара» сүзен шушы дусларына тагалар. Әйтерсең астан ап-ак «күлмәкләре» күренми. Ә кара керәшә дип, беркем җырламый.
Әйе, чын мәгънәсе белән һава кошы ул: очканда су да коена, тамак та чылата, җимне дә күктә таба. Алай гынамы — сөйгәне белән күктә кавыша, һәм аның белән бүтән аерылмый да. Җәенке кыска томшыгы, нәп-нәни юан муены, уч тикле тыгыз гәүдәсе — болар һәммәсе очар өчен яраклашкан. Озын вә кыйгач канатларын да өстәсәң… Әйе, чын һава океаны кошы ул! (184 сүз) (Г. Хәсәнов буенча)
Изложение №12
Умарталыкта
Әлфия,
Дамирга ияреп, умарталыкка бик еш бара башлады. Барган саен кортлар турында
күбрәк белде. Күбрәк белгән саен, аларга
мәхәббәте артты. Ә беркөнне хәтта ул Дамир
белән Гыйлемдар бабайга корт күче җыешты. Ул көнне
берьюлы берничә корт аерды. Берсе бик биек агачка сарган иде. Шуңа
күрә Гыйлемдар бабай:
— Агач башына сез менәрсез, балалар, — дип әйтеп куйды.
Әлфия белән Дамир берсүзсез риза булдылар. Алар битлек киеп җибәрделәр, төтен өрдергечне алып, тал башына үрмәләделәр. Бабай киңәше буенча, башта корт анасын тотып алдылар. Шуңа күч тиз генә җыелып та бетте. Җәй буе балалар бабайга шулай ярдәм иттеләр. Эш-мәшәкать белән каникул сизелми үтеп тә китте.
Мәктәптә укулар башланыр вакыт җитте. Әлфия белән Дамир умарталык һәм таллар белән саубуллашып йөрделәр. Кайвакыт Әлфия үзен шушы авылда туып үскән итеп тоя башлады. Әйтерсең лә ул Дамир белән Гыйлемдар бабайны гомере буе белгән, алар өянкесендә кечкенәдән атынган. (137 сүз) (Фәнис Яруллиннан)
Изложение №15
Җәй көне
Ниязның әтисе күрше авылда эшли. Малай аны бик сагынды һәм әтисе янына барырга уйлады. Ул күрше малайлары Рафаэль белән Илдусны да ияртергә булды. Көн кояшлы, матур иде. Барлык халык болынга печән җыярга киткән.
Менә Ниязлар юлга чыкты. Әтисе эшли торган авыл ерак түгел, урманны чыккач күренеп тора. Тик Нияз урман аша туры юлны белми, шуңа малайлар бер тирәдә әйләнә башладылар, бик арыдылар. Шул арада кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады.
Яшен яшьни, күк күкри, шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары төшә башлады. Рафаэль белән Илдус ялгыз имән төбенә утырдылар. Нияз аларны куерып үскән куак төбенә алып китте. Шул арада яшен ялтырап китте, нәрсәдер чатыр-чотыр килде һәм имән урталай сынып төште. Ул башка агачлардан биегрәк һәм ялгызы гына ачык җирдә үскән иде. (130 сүз) (Ләбибә Ихсановадан)
Микротемалар:
Изложение №16
Чишмә тынып калды
…Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп, чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән карарга килгәннәр.
Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән, күзләремне яшьләр каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.
Шул вакытта чишмә тынып калды, аңа җан бирүче булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләре безне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр.
Изложение №17
Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты инде, егетләр. Әйткәнемчә, артистлар аз, кайберәүләр икешәр роль уйный. Ә пьесаны әзерли башлагач күрәбез: китап текстында, урыны-урыны белән, әллә ниткән Пауза да очрый бит, әй. Аптырашта калдык. Безгә шунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Рауза шикеллерәк. Берәр түтиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе? Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Аны да гаепләрлек түгел, бөтен гыйлеме шул газета-журналдан укыганы гына. Шулай да безгә төпле киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк та, вәссәлам, диде. Кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде…
Өченче пәрдәнең буеннан- буена залда көлеш бер дә тынмады, кайчагында тәрәзә пыялалары “зың!” итеп куя иде… Һәрхәлдә, без, авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең осталыкта түгел, башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй булып күрсәткән, икенче юлысында кулак Гаптеринең олы кызы аяк өстендә ничек йоклаганны…
Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты. (А. Тимергалиннан)
Микротемалар:
Изложение №18
К + М = 100 % мәхәббәт
Мин
сине ничек яраттым!
Мәктәп еллары белә…
( Р.Фәйзуллин)
Әлеге серле язулар кайларда гына юк ! Ак кар өстендә дә, класстагы кара тактада да, өстәл-парталарда да… Кем ул К? М дигәне кайсысы? Камил белән Миләүшәме? Әллә Кадрия, Мансурмы?
Яз якынлашкан саен, тамгалы язулар күбәя. Нигә икән? Ярату ничек була? Күңелгә ни өчен берәү генә якын, кадерле? Кызлар, малайлар, әйдәгез, серләшәбез. Әлбәттә инде, кызлар, малайлар турында.
Ни өчен кызлар язын мөлаемрак, назлырак күренәләр соң? Ә малайларны танып та булмый. Әллә нишләп уйчанланып калалар. Өс-башларына, кызларга игътибар итә башлыйлар.
Синең, классташ кызыңны уйлап, төн йокыларың кача. Ә ул – горур, салкын. Күрми дә, сизми дә. Йөрәгенә ничек ачкыч табарга соң? Бәлки, чәчәкләр булышыр? Уйла әле…
… Малайлар! Беләсезме, кызларга нинди егетләр ошый? Аз сүзле, тыйнак, кайгыртучан, горур, эшчән, белемле, төрле өлкәләрдә мәгълүматлы… Әнә никадәр сыйфатлар кирәк икән чын егеткә! Мин барысын да санамадым әле…
Яз килә. Агачлар, куаклар, чәчәкләр белән бергә матур хисләр дә бөреләнә. Югалтмыйк аларны! Тапламыйк! Вакламыйк!
Изложение №20
Кинәт бөтен урман-кырларны ату тавышы яңгыратты. Тәлгать сискәнеп китте. «Пошилар… пошиларны аттылар» дигән хәвефле уй Тәлгатьнең күңелен тырнап узды. Ул ашыга-ашыга борылды һәм, кулларын еш-еш бутап, кире урманга таба шуып китте. Тәлгатьнең сулышы капты. Керфекләре, ирен читләре салкын бәс бөртеге белән капланды. Ә башында һаман да «пошилар» дигән уй бөтерелде.
Пошилар әле бу яктагы урманнарда берничә ай элек кенә күренә башлаганнар иде. Бу турыда Чыршылы авылында Тәлгатьтән башка белүче дә юктыр. Бүген дә аның пошиларга печән илтеп кайтып килеше иде. Тәлгать Акмөгез дип исем биргән, тармакланып торган зур аксыл мөгезле, киң күкрәкле ата поши аннан бүген бөтенләй ятсынмады.
Тәлгать аланда пошиларның утлыгы янында канлы эзләрне күрде. Кем булыр бу, кем булыр? Тәлгатьләр авылында андый явыз кешеләр дә юк бугай ич. Тәлгать, авыр уйларга бирелеп басып торганнан соң, канлы эзләр буенча ап-ак үр өстенә — яшәреп утырган усаклыкка таба юнәлде. Урман ешлыгыннан яктыга килеп чыккач, башта берни күрә алмый торды. Аннары күзенә кара шәүләләр чалынды. Урмандагы киң аланнан чыгып килгән пошиларны таныгач, Тәлгатьнең йөрәге кысылып куйды. Ана поши аксабрак чаба. Ләкин Акмөгез аны ташлап китми. Әледән-әле туктап көтеп тора. (177 сүз) (Фаил Шәфигуллин)
Изложение №21
Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нчы сыйныф укучылары моңаеп калдылар. Аларга эш бетте. Элек Рәбига әбигә утын кисәләр, су китерәләр, ишегалларын җыештыралар иде. Рәбига әбинең җиз самавырында чәй кайный, табасында коймак чыжылдый башлый иде. Бу яңа йортта бер эш юк. Су торбадан агып тора. Газ кергән. Идәннәре шома. Тәрәзәләре зур. Тик Рәбига әби генә боегып калды. Укучылар аптырадылар:
— Рәбига әби, әллә өйне яратмыйсыңмы? Хәзер син бик моңсу, — диделәр.
— Өйне бик яраттым, балалар. Иске өемдә минем яшьлегем калды, — дип җавап бирде әби.
Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Көз көне балалар шул миләшне әбинең яңа өе каршына күчереп утырттылар. Әти-әниләре дә булышты. Тәрәзәсе каршында яшьлегендә үзе үстергән миләшне күргәч, Рәбига әби чынлап яшәреп китте. Элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады. Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, башын күккә борып, аяк очларына баса-баса, язны күзәтә. (153 сүз) (Фәнис Ярулиннан)
Микротемалар (мәгънәви кисәкләр):
* 2016 нчы елгы демонстрацион варианттан алынды.
Изложение №22
Әни җыры
Безнең якта кешенең кешелеген аның хатын-кызга булган мөнәсәбәтенә карап билгелиләр. Мин дә шулай уйлыйм.
– Илнең бөеклеген хатын-кызның хәленә карап билгеләргә кирәк. Хатын-кыз күз яше аккан җирдә тормыш шәп түгел, ә хатын-кыз җырлаган җир – бәхетле җир, – дип әйтер идем. Минем дөньяда иң беренче күргән, иң беренче тойган нәрсәм – әниемнең йөзе, аның җыры.
Әни җыры – дөньядагы иң бөек җыр. Калган бөтен җырлар да шуннан башлана. Әгәр дә бишек җыры булмаса, мөгаен, бүтән җырлар да тумас иде. Ул вакытта, бәлки, дөньяда бәхет тә, шатлык та байтакка кайтышрак булыр иде. Без әни җырын, дистә еллар үткәч тә, тормышыбызның иң авыр һәм иң бәхетле сәгатьләрендә искә төшерәбез.
Тау халкы юньсез кеше турында: “Бишектә ятканда, әнисе, мөган, аңа җыр җырламагандыр”, – ди. Валентина Терешкова – хатын-кызлардан беренче космонавт – җиһаннан әйләнеп кайткач, чит ил хәбәрчесе тарафыннан бирелгән “Яраткан кешегезнең исеме ничек?” – дигән сорауга: ”Әни”, – дип җавап биргән. (Р.Гамзатовтан)
** Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча.
Изложение №23
Бигрәк тәмле бәрәңге
Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган иде. Тиз-тиз генә кулларымны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.
— Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.
Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды һәм тизрәк өстәл янына узды.
Бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.
— Алдакчы, тәмле дигән була тагы, — дип, кире диванга барып ятты.
— Ашыйсың килмәсә, улым, — диде аңа әни, — сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Шуны гына тутырып керсәң иде…
Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем, теләр-теләмәс кенә, урыныннан кузгалды.
Кисмәккә аз дигәндә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем аны тутырып бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:
— Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер…
Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:
— Аша, улым, аша, — диде, — эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул. (172 сүз) (Фарсель Зыятдиновтан)
Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)
Изложение №24
Әниләр
Әниләр! Дөньяда алардан да кадерлерәк, алардан да якынрак кеше бармы икән? Юктыр! Бүгенге матур яшәешебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз әниләребезгә бурычлы. Бу бурыч тиеннәр, сумнар белән генә түгел, ә безнең иң кадерде нәрсәбез – гомеребез белән бәяләнә.
Бәла-казага юлыксак та, шатлык килсә дә, аны уртаклашырга без газиз әниләребез янына ашыгабыз. Алар белән сөйләшсәк, күңелләребез сафланып, тынычланып киткәндәй була. Җир йөзендә иң кадерле кеше булганга, күпме җырлар, шигырьләр, дастаннар, романнар багышланган аларга. Ана хәтере җир йөзендә һәйкәл булып мәңгеләштерелгән. Аларның исемнәре ташка алтын хәрефләр белән уелган.
Әйе, кем генә булсак та, нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әниләребезне һәрчак истә тотабыз. Һәркайсыбыз үзебезнең мәрхәмәтле, олы җанлы, һәрчак ягымлы әниләребезне мактап сөйлибез. Аларның изге теләкләрен күңел түрендә йөртәбез. Бу шулай булырга тиеш тә. (124 сүз) (Г.Рәхмәтуллинадан)
Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)
Изложение№ 25***
Мин тормышка гашыйк
Мин тормышка гашыйкмын. Тып-тып тамган тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган гөрләвекләрне яратам. Кошлар җырын тыңлап, җир йөзенең шау чәчәк белән күмеләчәгенә ышандырып, умырзая керфекләрен ачуга, күңел җырлый башлый. Ә бөреләр! Күргән саен мин аларны беренче генә күрәм кебек. Берничә көн үтүгә, алар – яфрак. Мин аларга өр-яңадан гашыйк булам.
Зәңгәр биеклектә кыр казлары, торналар оча. Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сүзләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм. Җәй җитсә, кырлар өстендә дулкыннар уйный. Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам.
Яратуым чиксез. Биттән сөеп искән талгын җилләрне генә түгел, тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән көчле җилләрне, яшенне дә яратам. Дөньяны ут алыр кебек. Тирәкләр кырылып бетәр кебек. Тик күңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет – яшәү терәге! (134 сүз) (К.Шәфыйковадан)
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.