Ал мәчет — Казанның тарихи мәчете. Яңа Татар бистәсендә урнаша.
Мәчет 1808 елда күренекле Казан сәүдәгәрләре Апанаевлар нәселеннән Муса Апанаевның (1794-1862) акчасына аның яшьли үлгән кызы Зөбәйдәнең ядкаренә (истәлегенә) багышланып төзелә. 1905 елда сәүдәгәр Садыйк Галикеев иске бинаны тулысынча яңадан төзи (яки иске бина урынына яңасын төзетә). Мәчетнең диварлары ал төскә нәкъ шушы вакытта буяла. Мәчет янында мәдрәсә төзелә.
Совет чорында мәчет бинасы тулай торак итеп кулланыла. 1991 елда бина мөселманнарга кире кайтарылып, яңадан мәчет булып эшли башлый.
Кабан арты мәчете (рус. Закабанная мечеть) — Казанда урнашкан мәчет. 1922-23 елларда Болгар дәүләтендәисламның кабул ителүенә 1000 ел тулу уңаеннан төзелгән. Шул сәбәпле шулай ук Исламны кабул итүнең 1000-еллыгы мәчете дигән исем астында да билгеле.Презентация
БОЛГАР
МӘЧЕТЕ
болгар мәчете —
Казанда урнашкан
мәчет. Мәчет имамы
— Илдус Фәиз
Мәчетнең кирпеч
бинасы 1991 — 1993
елларда
архитекторлар
В.П.Логинов һәм
Е.И.Прокофьев
проекты буенча
төзелә.[1]
АЛ МӘЧЕТ
Ал мәчет — Казанның тарихи
мәчете. Яңа Татар бистәсендә
урнаша.
Мәчет 1808 елда күренекле
Казан сәүдәгәрләре Апанаевлар
нәселеннән Муса Апанаевның (
1794-1862) акчасына аның яшьли
үлгән кызы Зөбәйдәнең ядкаренә
(истәлегенә) багышланып
төзелә. 1905 елда сәүдәгәр
Садыйк Галикеев иске бинаны
тулысынча яңадан төзи (яки иске
бина урынына яңасын төзетә).
Мәчетнең диварлары ал төскә
нәкъ шушы вакытта буяла. Мәчет
янында мәдрәсә төзелә.
Совет чорында мәчет бинасы
тулай торак итеп кулланыла.
1991 елда бина мөселманнарга
кире кайтарылып, яңадан мәчет
булып эшли башлый.
ПАНАЙ МӘЧЕТЕ
панай мәчете (Икенче
җәмигъ, Байлар, Тау тишеге) — Казандагы
мәчет, татар дини архитектурасы
һәйкәле. Бу бинада урыс бароккосы һәм
татар декоратив сәнгате элементлары
бар. Архитекторы билгесез. Апанай
мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан.
Ул Екатерина II Казанда патшабикә
Анна Иоанновна боерыгы буенча
җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына,
яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч,
татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның
ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез
кырлы манаралы була. 1872 елда мигъмар
П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә
төньяктан ике этажлы өстәмә бина
кушыла, ул беренчел бина белән бер үк
стильдә төзелә. 1882 елда мәчет
тирәсендә кирпичтән койма эшләнә, анда
бер этажлы лавка төзелә.
Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының
1930 елның 6 февральдәге карары
нигезендә ябыла. Совет чорында манара,
мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә,
ә эчке як өч этажга бүленә. Декоратив
элементларның күбесе юк ителә. Бинада
балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда
ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә
тапшырыла, реставрация эше башлана.
Бүгенге көндә манара һәм эчке бүленеш
төзәтелгән. Мәчетнең имам-хатыйбы
БОРНАЙ
МӘЧЕТЕ
Борнай
мәчете (элек Өченче
җәмигъ мәчете) — Казанда
урнашкан мәчет. 1872 елда
мигъмар П.И. Романов
проекты буенча төзелә
башлый. 1895 елда мәчет
төзелеп бетә[1]. Төзелеш
буенча чыгымнарны үз
өстенә сәүдәгәр
Мөхәммәтсадыйк
Корбангали улы Борнаев (
1826–1898) ала. Манарасы
Ф.Н. Малиновский һәм
Л.К. Хрощонович проекты
ЗӘҢГӘР
МӘЧЕТ
Зәңгәр мәчет — Казанның
Иске татар бистәсендә урнашкан
тарихи мәчет. Андый атама мәчеткә
диварларның төсенә карап бирелгән.
1815—1819 елларда Казан сәүдәгәре
Әхмәт Аитов-Заманов акчаларына
төзелә.
Гыйбадәтханә архитектураның
классицизм юнәлешенә карый.
Архитекторы билгесез. Бина ике
катлы, ике заллы. Түбәсендә өч
яруслы манара урнаша.
Мәчет 1815—1819 елларда төзелә.
1864 елда Казан сәүдәгәре Г.
Мостакыймов үзенең җирен бүлеп
биреп, мәчетне киңәйтә. 1907 елда
сәүдәгәр Г. Ишмуратов акчаларына
михраб өлеше киңәйтелә. 1932 елның
10 мартында мәчет ябыла, 1930 нчы
елларда манара сүтелә. Совет
чорында мәчет яшәү урыны булып
кулланылган. 1993 елдан мәчет
торгызыла.2009 елда аның манарасы
кире кайтарыла.
ИСКЕ ТАШ
МӘЧЕТ
иске Таш мәчет (Тугызынчы
мәчет) — Казанның тарихи
мәчетләренең берсе. Яңа
Татар бистәсендә урнаша.
Риваятьләргә күрә мәчет 1552
елда Казанны рус
гаскәрләреннән яклап һәлак
булган көрәшчеләр каберендә
төзелгән. Кабер зур иске таш
белән билгеләнгән булган.
Мәчет 1802 елда сәүдәгәр
Габдулла Үтәмешев акчасына
төзелә. 1830 елда Александр
Шмидт проекты буенча
реконструкция үтә. Мәчет 1930
елларда ябыла. Совет чорында
ул мәктәп һәм склад булып
кулланылган. 1994 елдан янә
мәчет булып кулланыла
КАБАН АРТЫ
МӘЧЕТЕ
Кабан арты мәчете (рус. Закабанная
мечеть) — Казанда урнашкан мәчет.
1922-23 елларда Болгар дәүләтендә
исламның кабул ителүенә 1000 ел тулу
уңаеннан төзелгән. Шул сәбәпле шулай
ук Исламны кабул итүнең 1000-еллыгы
мәчете дигән исем астында да билгеле.
Мәчет 1922-23 елларда[1] Болгар
дәүләтендә исламның рәсим рәвештә
кабул ителүенә 1000 ел тулу уңаеннан
төзелгән. Төзелеш халык акчасына
мөһәндис-мигъмар А.Е.Печников
тарафыннан 1914 елда эшләнгән проекты
буенча алып барыла.
Мәчет 1930 елның 6 февралендә ТатЦИК
Президиумы карары буенча ябыла. 1991
елда мөселманнарга кире кайтарыла.
1991-2007 еллардагы имамы —
Исхак-хәзрәт Лотфуллин. Мәчет
каршында Ислам дине кабул итүнең 1000
еллыгы исемендәге югары мәдрәсә эшли.
ӘЛ-ИХЛАС»
МӘЧЕТЕ
Әл-Ихлас» мәчете — Казан
шәһәре мәчете. Татарстан Диния
нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенә
керә.
Мәчет атамасы Коръәннең
Әл-Ихлас дип аталган 112 сүрәдән
алынган. Еш кына аны «Иманны
чистарту» дип тәрҗемә итәләр.
Мәчет имамнары
Миргазыян хәзрәт Салаватов (2004
— 2006 елның 23 июне).
Инсульттан вафат була.
Әсгар хәзрәт Вәлиуллин (2006 —
2008).
Рөстәм хәзрәт Сафин (2008 —
хәзерге вакыт).
БАРУДИ БИСТӘСЕ БЕРЕНЧЕ
МӘЧЕТЕ
Баруди бистәсенең беренче җәмигъ
мәчете, лат. тат. Barudiə) — Казанда
агачтан төзелгән мәчет, дини
архитектура корылмасы. 1837 елда
Дары бистәсендә (Киров районы)
татар бизәү сәнгате өлгеләре белән
классицизм стилендә
төзелгән. Баруди гәрәп телендә дары
тигәнне аңлата. Мәчет бүгенге көнгә
сакланмаган.СССР вакытында балалар
бакчасы урнашкан була. 1973 елда
сүтелә.
ГАЛИЕВ МӘЧЕТЕ (БИШЕНЧЕ
ҖАМИГЪ МӘЧЕТ, МУСА
БАЙ МӘЧЕТЕ
— Казанның тарихи мәчетләреннән берсе, татар архитектурасы
үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнашкан. Ике катлы,
ике заллы җамигъ мәчет.
Мәчет 1798—1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына
төзелә. Архитектураның башлангыч классицизмюнәлешендә. 1882
һәм 1897 елларда сәүдәгәр И. Уразаев, М. Галиева һәм И.
Иманкуловлар акчасына мәчет төньяк һәм көньяктан киңәйтелә,
бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.
1930 елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып
кулланыла башлый. 1992 елдан янә мәчет булып кулланыла. Хәзерге
урнашу урыны: Тукай урамы, 40 нчы йорт.