Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте.
Оценка 4.7

Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте.

Оценка 4.7
docx
13.11.2020
Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте.
татар халык уеннарының әһәмияте.docx

Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте.


Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чагарган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.

Уеннар турында төрки –татар язма истәлекләрдә дә мәгълүматлар очрый. Мәсәлән, ХI гасырда яшәгән филолог Мәхмүд Кашгарый язып калдырган “Диване лөгатет-төрек” әсәрендә “Мөгез-мөгез” дигән балалар уенының тасвирланмасы бирелә.

Балалар су янына төзелешеп утыралар. Алардан берсе: “Мөгез-мөгез”, - ди. Калганнары: “Нинди мөгез, нәрсәнең мөгезе?”, - дип сорыйлар. Ул берәм-берәм мөгезле хайваннарның исемнәрен санап әйтә. Аның артыннан балалар кабатлыйлар. Әгәр шулар арасында мөгезсез хайваннарның исеме әйтелеп, кабатланса, шул баланы суга этеп җибәрәләр.

Уйлап карасаң, ничек кызык: моннын тугыз гасыр элек уйналган уен сез хәзерге вакытта уйный торган “Очты, очты...” уенына ничек охшаган...

Әммауеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатлый икән дип уйларга ярамый. Алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, бәетләр, җырлар кебек үк, буыннан-буынга күчә-күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өчтәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең ихтибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Уен – баланың тормышка әзерләү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала тораган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар, – дип язган профессор П.Ф. Лесгафт.

Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик, уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Иң башта уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотарга тиеш.

Уенны башлаганда, йә булмаса уенны алып баручыны сайлаганда, сынамышлар кулланырга мөмкин. Сынамышлар – тәрбиячегә уен вакытында рольләр билгеләү өчен дә уңайлы чара. Уенның күңелле, җанлы, уңышлы үтүе күп очракта рольләрне дөрес билгеләүдән тора. Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Берьюлы икедән артык уен уйнарга киңәш ителми. Беренче уен күп хәрәкәтле булса, икенчесе тынычрак була, берсе – түгәрәк ясап уйналса, икенчесе – як-якка таралып уйнала.

Бер елда кечкенәләр төркемендә чама белән 10 яңа уен өйрәнелә, уртанчылар төркемендә – 12, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 14 уен өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, һәр төркемдә алдагы елларда өйрәнелгән уеннар кабатланып тора, уйнала. Нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Тәрбияче балалар белән уйный торган барлык уеннарны яхшы белергә, аларны оештыру өчен, бөтен белемен, фантазиясен, иҗади мөмкилекләрен файдаланырга тиеш.

Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертупры һәм уен фольклоры бар.

Балалар уеннары:

-       Юаткычлар;

-       Мавыктыргычлар;

-       Сүз уеннары (санамышлар, тел көрмәкләндергечләр, әйтешләр, алдавычлар һ.б.);

-       Җырлы-биюле уеннар;

-       Драма уеннары;

-       Зиһен сынамыш уеннары;

-       Хәрәкәтле уеннар һ.б.

Балалар уеннары

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Олыларга эштән бушаган вакытында күңел ачу, ял итү вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен – чын шөгелгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.

Юаткычлар

Балалар бәби вакытында ук уеннар белән очраша. Юаткычларның кулланылыш максаты бәбинең күңелен ачу, дәртләндерү, кузгату өчен була. Баланы коендырганда, мәсәлән, болай диләр:

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен,

Бүрәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен,

Балам зур үссен,

Үс-үс-үс!

Мавыктыргычлар

Бала үсә төшә сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел ярдәмендә дә мөгамәлә итү мөмкин. Ул инде төрле күңел ачуларда да зурлар белән пратнёр була ала. Баланың бу акыл һәм психологик яктан үсеше халык иҗаты әсәрләренең яңа төрләрен таләп итә. Мавыктыргычларда баланың кул бармакларына төрле рольләр биреп, алар арасында бер вакыйга сыман нәрсәләр сөйләнелә. Билгеле ки, турыдын-туры үгет-нәсыйхәт бирү балага кызык түгел, әгәр дә әйтәсе үгетне уеннар рәвешендә ирештерсәң, ул аңа игътибар итәчәк. Мавыктыргычлар шулай “уйнап кына” баланы тормыш хакыйкатенә төшендерү, элементар тормыш законнарына өйрәтү үзлегенә ияләшә.

Сүз уеннары

Бала үскән саен, аның дөньяны танып белүе дә, эстетик зәвыгы да үсеш кичерә. Ул инде үз ишләре белән аралашып, алар белән партнёр булып, бергәләп уен коралалар.

Җырлы-биюле уеннар

Җырлы-биюле уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән иллюстрацияләнә.

Җырлы-биюле уеннарны анализлау шушыны күрсәтә: алар күп гасырлар дәвамында йола бәйрәмнәре вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән һәм соңга таба нәниләр репертуарына күчкән.

Драма уеннары

Балалар уеннарының иң таралган бер төре – тамашалы (драма) уеннар. Театрлаштыру яисә шуңа омтылу балаларның күп уеннарына хас. Ул нәниләр психологиясе үзенчәлегеннән килә. Нәниләр әйләнә-тирәлектән күп тәэссирләр алсалар да, аларны сүз белән тулаем әйтеп бирә алмыйлар. Шунлыктан үзләре күргән нәрсәләрне театрлаштырырга, уйлап бирергә тырышалар.

Зиһен сынаш уеннары

Балалар репертуарында уйнаганда бигрәк тә гакыл-зиһен эшчәнлеге таләп ителгән уеннар бар. Бу уеннарны, беренче чиратта, балаларның мантыйкый фикерләвен арттыручы әһәмиятле чаралар, халык педагогикасының гүзәл үрнәкләре.

Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче чктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен – ул җитди шөгыль.

Куланылган әдәбият:

1.     Р.Ягъфәров. Татар халык уеннары. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. – К.: “Раннур” нәшрияты, 2002.

2.     Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. – К.: “Раннур” нәшрияты, 2000.

Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чагарган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.

Уеннар турында төрки –татар язма истәлекләрдә дә мәгълүматлар очрый. Мәсәлән, ХI гасырда яшәгән филолог Мәхмүд Кашгарый язып калдырган “Диване лөгатет-төрек” әсәрендә “Мөгез-мөгез” дигән балалар уенының тасвирланмасы бирелә.

Балалар су янына төзелешеп утыралар. Алардан берсе: “Мөгез-мөгез”, - ди. Калганнары: “Нинди мөгез, нәрсәнең мөгезе?”, - дип сорыйлар. Ул берәм-берәм мөгезле хайваннарның исемнәрен санап әйтә. Аның артыннан балалар кабатлыйлар. Әгәр шулар арасында мөгезсез хайваннарның исеме әйтелеп,  кабатланса, шул баланы суга этеп җибәрәләр.

Уйлап карасаң, ничек кызык: моннын тугыз гасыр элек уйналган уен сез хәзерге вакытта уйный торган “Очты, очты...” уенына ничек охшаган...

Әммауеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатлый икән дип уйларга ярамый. Алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, бәетләр, җырлар кебек үк, буыннан-буынга күчә-күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өчтәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән.

Бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар белән безнең телләр ачылган. Шулар аша әти-әнинең, әби-бабайларның, үзеңә дә сиздермичә, юаткан булып кына безне әйләнә-тирәлек белән таныштырганнар, яшәү кагыйдәләренә өйрәткәннәр, күңелеңдә дә матурлыкны күрә белү тойгысы тәрбияләгәннәр.


 

Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте

Көндәлек тормышта татар халык уеннарының һәм әкиятләрнең әһәмияте

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик, уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик, уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур

Шунлыктан үзләре күргән нәрсәләрне театрлаштырырга, уйлап бирергә тырышалар

Шунлыктан үзләре күргән нәрсәләрне театрлаштырырга, уйлап бирергә тырышалар
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.11.2020