Сезнең игътибарга “Минем хокукларым” дигән темага
сыйныфтан тыш чара конспекты тәкъдим итәм. Чараның максаты: Балаларны «Бала хокуклары турында конвенция» нең эчтәлеге белән таныштыру; хокук нормаларын өйрәнне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату; фикерләү сәләтләрен баету, нәтиҗә ясарга, үз- үзеңе, иптәшләреңне хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Тема: “ Минем хокукларым”
Максат: Укучыларны “хокук”төшенчәсе беләнтаныштыру.
Бурычлар:
1.Хокукларга хөрмәтхисетәрбияләү;
2. Хокукларныңтөрлелегенкүрсәтү;
3.Үзхокукларыняклауһәм башка кешеләрнекенанализлаукүнекмәләренүстерү;
4. Һәркешегә карата хөрмәтхисетәрбияләү.
Җиһазлау: “Өйрәтәләрмәктәпләрдә”,
компьютер, презентация.
“ Чунгачанга” музыкальязмалары,
Класс сәгате барышы
Укытучы: Балалалр, безнең класс бүлмәбез яхшы кәеф белән тулы, әйдәгез әле киң
сулыш алып шушы яхшы кәефне эчебезгә алыйк, ә эчебездә булган начар кәефне
тышка чыгарыйк....
(Шулвакыт класс бүлмәсенә Әкият герое килеп керә)
Әкият герое:Исәннәрме сез? Нишләп утырасыз әле болай? Йә әле, малай кил әле
бире (Бармак белән берукучыны янына чакыра)
Укытучы:Яле дустым, син нигә балаларга бик сәер эндәшәсең? Аларның
һәрберсенең дә исемнәре бар.
Әкият герое:Исем? Нәрсәгәсоңулисем? Бубалаларбарысы да кечкенә,
бөтенесебертөрле .
Укытучы:Балалар, килешәсезме? Сезбертөрлеме? (Юк).
Исбатлапкүрсәтегезәлекунагыбызга. (Балаларныңҗаваплары: “Минем чәчемозын,
күзләремзәңгәр, бикхәрәкәтчән.Минем исемем Ләйсән” “Ә минем чәчемсары, күзем
кара, тынычрак. Минем исемем Эльвина” һ.б).
Укытучы:Без сине ышандыра алдыкмы, Шүрәле? Бала тугач та аңаисемкушыла.
Бала шулисемгәгомербуехокуклы. (2 слайд)
Әкият герое: Ансы нәрсә тагын? Хокук дигәнегез?!
Укытучы:Хокук ул – дәүләт тарафыннан урнаштырылган һәм үтәлүе дәүләт
көче белән тәэмин ителә торган, һәркем өчен мәҗбүри тәртип
нормалары системасы. Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк
булган шартлар. (3 слайд)
Укучы:
Һәр баланың бу дөньяга
Бар хокукы туарга.
Туганнан соң ул сабыйга
Бирелә бар шартлар да.
Яшәр йорты тыныч булсын,Атаана назласын.
Кирәкчактатабиблар
Ярдәм кулларын сузсын.
Мәктәпләрдә белем алсын,
Һичкем аны тыймасын.
Үз сүзен әйтә алсын.
Ял итсен ул, уйнасын.
Кирәк чакта үзенен
Хокукларын якласын.
Әкият герое: Ә безнең Әкиятләр илендә бармы соң ул хокук дигәненгез?
Укытучы: бар, Дустым , ләкин күп очракта сезнең илдә бу хокуклар бозыла.Карап
кара әле.
(Татар халкының “Төлке белән каз” әкияте сәхнәләштерерлә.)
Укытучы: Я, балалар, ни әйтерсез? Әкияттә каз нинди хокука ия?
Әкият герое:Мин әйтәм. Аңлый башладым бит. Бу каз Яшәү хокукына ия булып
чыга түгелме соң!
Укытучы: Әйе, Дустым. Һәр бала яшәргә хокуклы. (4 слайд)
Физкультминутка “Чунгачанга” (В.Шаинский музыкасы, Ю.Этнин сүзләре)
җырына бию күнегүләре .
Нәтиҗә : балалар ял итәргә, күңел ачып алырга хокуклы (5 слайд)
Әкият герое: Менә ичмасам, күңелле яшисез икән бит. Дәвам итәбезме?
Укытучы: Итәбез.
( Слайдта әкияттән иллюстрацияләр)
Татар халкының “Батыр әтәч” әкиятендә Куян нинди хокуктан мәхрүм
булган?
Нәтиҗә:Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы һәм сүз иреге бар.Шулай
ук,баланың шәхси тормышы, үз сере булырга хокуклы.(6 слайд)
Татар халкының “Гөлчәчәк” әкиятендә Убырлы карчык кызның нинди
хокукларын боза?
Нәтиҗә: Ул Гөлчәчәкне әтиәнисе янына кайтармый. Ә бала атаанасы белән
яшәргә хокуклы (7 слайд)
А.Алишның “Куян кызы” әкиятендә нинди хокук турында әйтелә?
Нәтиҗә:Һәр баладәвалануга хокуклы(8слайд)
Әкият герое: Бик кызыклы бит әле бу – хокуклар дигәнегез. Тагын ни диярсез?
Балалар“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” дигән җыр җырлый ( В.Шаинский музыкасы,
М.Пляцковский сүзләре)
Нәтиҗә : Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем
алуга хокуклы. (9 слайд)
Укытучы:, Укучыларым, сезне алга чакырам һәм сүзне сезгә бирәм. Рәхимитегез!1 нче укучы.
Барыбыз да инде хәзер
Хокукларны беләбезме?
Төрле очраклардан
Хокуклар саклый безне.
2 нче укучы.
Урламыйлар балаларны,
Кул да күтәрми бер кем.
Үпкәләтеп, кимсетеп,
Рәнҗетә алмый һич кем.
3 нче укучы.
Балаларны ялларсыз да
Ярамый калдырырга.
Эш белән беррәттән
Кирәк уйнап алырга.
4 нчеукучы.
Әти, әни, син һәм мин –
Була зур бер гаилә.
Гаиләдә дә бу хокуклар
Һәрчак ярдәмгә килә.
5 нчеукучы.
Белем алырга да безнең
Хокукларыбыз бар бит.
Үзхокукларыңны да бел,
Башканыкын хөрмәт ит!
Укытучы:Тәрбия сәгатен тәмамлап, кадерле кунагыбыз сиңа Бала хокуклары
турындагы Конвенцияне бүләк итәбез. Үз дусларың хокукларын яклый алсын өчен
аларны конвенциянең төп маддәләре белән таныштыр.Бала хокуклары турындагы
Конвенция 1989 елның ноябрендә – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан
кабул ителгән. Россиядә Конвенция 1990 елның 15 сентябрендә гамәлгә керде.
Конвенция, 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54
маддәдән тора.
Әкият герое: Менә әфәрин, менә рәхмәт. Дусларым, мин бүген сездән күп нәрсәгә
өйрәндем, инде үз илемә кайтыйм, дусларыма да үзебезнең хокукларыбыз турында
сөйлим.. Ә сез, үзегезнең хокукларыгыздан дөрес файдаланып, бәхетле яшәгез!