Мастер класс. Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.

  • Исследовательские работы
  • pptx
  • 14.04.2017
Публикация в СМИ для учителей

Публикация в СМИ для учителей

Бесплатное участие. Свидетельство СМИ сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Публикация является частью публикации:

Иконка файла материала Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге.pptx

Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге

Проект эше укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.
Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару.

Проект эшчәнлегенең түбәндәге этапларын аерып күрсәтергә мөмкин.

Проект эшен сайлау.
Оештыру, эш бүленеше.
Эшне башкару.
Эш нәтиҗәләрен анализлау һәм матур итеп туплап кую (презентацияләр, чыгышлар)
Алынган нәтиҗәләр буенча фикер алышу (рефлексия)

Әйләнә-тирә дәресе, 3 нче класс


« Кеше организмы ничек төзелгән?»

Дидактик максат:

Проект эшчәнлеге кысаларында яңа белем күнекмәләре алу өчен шартлар булдыру

Максатлар:


Кеше организмы төзелешен, органнарның эшчәнлеген өйрәнү;
үз фикереңне исбатлап күрсәтә белергә өйрәтү:
Үзеңнең нәтиҗәләреңне башкаларга да җиткерү;
-үз организмың белән гармониядә яшәргә кирәклеген һәркемгә җиткерү.

Сез көчле, дәртле, энергияле булырга телисезме?

Сез күзләрегезнең балкып торуын, тирегезнең – чиста, тавышыгызның яңгырап торуын, йөрешегезнең ышанычлы булып күренүен телисезме?

Бирем №1. Кеше организмында нинди органнар бар?

Бирем №2. Ни өчен кеше үз организмының төзелешен һәм эшчәнлеген белергә тиеш?

Бирем №3. Сезнең организм дөрес үсеш алганмы һәм сезнең авырлыгыгыз буегызга туры киләме.

1 нче төркем өчен инструкция : 1. Кеше төзелеше рәсемен карагыз. Аерым органнарны күрсәтегез, алар кайда урнашуы турында сөйләгез. 2.Куелган сорауга ничек җавап бирерсез . 3.Бер чыгыш ясаучыны әзерләгез.

2 нче төркем өчен инструкция: 1. Өстәлдәге өстәмә материал белән танышыгыз. 2. Куелган сорауга ничек җавап бирергә кирәклеген уйлагыз. 3. Бер чыгыш ясаучы әзерләгез.

3 нче төркем өчен инструкция: 1. Буегызны үлчәгез. 2.Үлчәүгә басыгыз һәм ничә килограмм авырлыкта булуыгызны ачыклагыз. 3. Авырлыгыгызның санын озынлыгыгызның дециметрына бүлегез. 4. Сорау буенча чыгыш ясарга берегез әзерләнегез.

9. Рефлексия.

Сәламәт булу – ул зур бәхет.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Йомгаклау Башлангыч сыйныф укучылары өчен проект эшчәнлеге кирәкле һәм мөһим эшчәнлек; иҗади проект методын укытуның башка актив методлары белән беррәттән уңышлы кулланылырга мөмкин