Мастер класс в доу на татарском языке
Оценка 4.8

Мастер класс в доу на татарском языке

Оценка 4.8
Документация
docx
воспитательная работа
Детсад
27.03.2019
Мастер класс в доу на татарском языке
Мастер- класс « Үрнәк гаилә!» Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә мәктәпкәчә балалар бакчасы учреждениясендэ эшләучеләрнең хезмәтен игътибарын җәлеп итү. Бурычлар: төп әхлакый кыйммәтләрне аңларга;булышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча педагогларның күзаллауларын киңәйтү һәм педагогик осталыгын баету ;педагогларны балаларга әхлакый тәрбия бирүнең уңышлары һәм кыенлыклары турында фикер алышырга җәлеп итү; эчтәлекле һәм конструктив фикерләү тәҗрибәсен алырга ярдәм итү.
Мастер класс2018.docx

Мастер- класс

« Үрнәк гаилә!»

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә мәктәпкәчә  балалар бакчасы учреждениясендэ эшләучеләрнең хезмәтен   игътибарын җәлеп итү.

Бурычлар: төп әхлакый кыйммәтләрне аңларга;булышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча педагогларның күзаллауларын киңәйтү һәм педагогик осталыгын баету ;педагогларны балаларга әхлакый тәрбия бирүнең уңышлары һәм кыенлыклары турында фикер алышырга җәлеп итү; эчтәлекле һәм конструктив фикерләү тәҗрибәсен алырга ярдәм итү.

Җиһазлау: балалар, әти-әни, әби-бабай сурәтләнгән медаль; ак һәм кызыл кәгазь,гофр кәгазе, чупа-чупс, жеп, ташландык  материаллар  һәм наклейкалардан, бизәгеч предметлар, төрле-төстә тозлар.

Үткәрү планы

1.     Кереш сүз

2.     “Аулак өй”

3.     Педагогик ситуацияләр

4.     Йомгаклау

Чараның барышы

Кереш суз.

Патриотизм - ул үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт саклау.

Тәрбияче. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хыялланырга  бик яраталар сәяхәтләргә йөрүне бигрәк тә үз итәләр. Бүген без дә сезнең белән вертуаль сәяхәткә барабыз.  Ата - бабаларыбыз яшәгән дөньяны күз алдына китерегез әле. Шәһәрдә,югары йортлар да , машиналар да, Электрларда юк. Яшәгән йортларда  зур  мич тора. Кичләрен зур өстәл артында бөтен гаилә җыелган.

Буген без дә сезнең белән  олы һәм дус гаилә булып җыелдык.

"Өч бәхетсезлек кешедә бар: үлем,картлык һәм начар балалар. Картлык-мәшәкатьсез. Үлем акылсыз. Әлеге бәхетсезлекләр алдында үз йортының ишекләрен беркем дә яба алмый. Ә Начар балалардан һәм бәла-казадан да саклап калырга мөмкин".

 Хәзер мин сездән гаилә әти-әни турында мәкальләр әйтүвегезне сорар идем .

 

 

Гаилә турында  мәкальләр.

* Өйнең яме  ана белән.

* Ана – шәфкать диңгезе.

*Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

*Анаңдай ана булмас.

*Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

* Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

* Баланың моңын ана белер.

*Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

* Ата йөрәге – таудан өлкән,

*Ана йөрәге – диңгездән тирән.

* Әткәй шикәр - әнкәй бал.

*Ана куены туннан җылырак.  

 *Ата һөнәре - балага мирас.

 *Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.  

* Гаилә - гомер чишмәсе.

 

Ә хәзер инде медаль алган кешеләрне мин өстәл янына чакырам.

 “Балалар”- Әниемә бүләк открытка

      “ Әти-әниләр”- Гофр кәгазьдән  әнигә (күрше өстәлдә утыручы әбигә) чәчәк ясау

        “Әби-бабай”- ташландык материалдан ваза ясау

 

Элек балаларны өч яштән  һөнәр дөньясына керткәннәр . Малайларны  әтисе атка утырткан, булачак ир-ат өчен хәрби эшкә, ауга, һөнәр үзләштерелә башлаган. Кызны шул яшьтән үк кул эшләре белән шөгыльләнергә, хуҗалык алып барырга өйрәткән булган.Безнең гаиләдә дә бик кечкенәдән балалар һөнәргә өйрәнә.

 

 

Залдагыларга: Хөрмәтле коллегалар, гаилә үз шөгыльләре  белән мәшгуль вакытта, сезнең белән эшчәнлегебезне дәвам итик әле.

Бала үстереп, гаиләнең барлык әгъзалары аннан лаеклы кеше үстерергә өметләнә. Һәркем үзенең баласы белән горурланырга тели, ул гомерне яндыручы түгел, ә иҗатчы булып үссен дип теләк тели.

 Әйдәгез, бер мизгелгә күз алдыгызга китерегез әле: менә бу пыяла савыт  кечкенә баланы аңлата.Шул  баланың  җанын туган илен ярата торган бай, рухи дөньяны сурәтләгән төрле төстәге ком белән тулыландырыйк. Комны  сипкәндә бала күңелен тулыландырырга теләгән сыйфат  атарга кирәк.

Мәсәлән: Үз илеңә мәхәббәт,тугрылык....

Рәхмәт менә безнең матур савытыбыз да тулды. Димәк, әгәрдә без баланың куңелендә эчке дөньясында менә бу атаган сыйфатларны булдыра алсак без узебезнең максатыбызга ирешкән дип уйларга мөмкин.

Ә хәзер сузне өстәлләргә биргәнче, минем якынлашып килүче бәйрәм әниләр турында бер ничә сүз әйтеп үтәсем килә: 1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә, һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителәчәк. Һәр хатын-кызны котлый торган 8 Марттан аермалы буларак, 24 ноябрьдә әниләр хатын-кызлар тәбрик ителәләр.

Күп илләрдә бу олуг бәйрәм 12 майда билгеләп узыла. Ләкин бу тәртиптән чыгарылмалар да бар. Әйтик, бу көн Әрмәннәрдә – 7 апрельдә, Грузиядә – 14 мартта, Казахстанда 16 сентябрьдә билгеләнеп үтелә.

 

Ә Бөекбританиядә Әниләр бәйрәме - 3 апрельдә. Инглизләрнең бу көнгә карата үз гореф-гадәтләре бар. Бу көнне әниләрне өйдәге эштән азат кылалар, торт ише төрле тәм-том белән сыйлыйлар. Иң мөһиме – бу көнне балалары һәм якыннары тарафыннан әниләргә игътибарлы булу, аларның янына барып, хәлен белү.

Менә бүген безнең өстәл артында утыручылар да әниләргә балалар ясардай кечкенә бүләкләр ясадылар. Хәзер сүзне аларга бирик:

Йомгаклау: Һәр гаиләдә проблемалар бар, һәм бу котылгысыз, әмма аларга күз йоммыйча, бергәләп хәл итү мөһим. Калдырмагыз аны соңгы чиккә ,тынычланып кына калмагыз бала әле кечкенә, ул әле аңламый дип уйламагыз. Гаиләдә җыйналып бугенге гаиләбез кебек бердәм шөгыльләр башкарыгыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә!


 

Мастер- класс « Үрнәк гаилә!»

Мастер- класс « Үрнәк гаилә!»

Гаилә турында мәкальләр. * Өйнең яме ана белән

Гаилә турында мәкальләр. * Өйнең яме ана белән

Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче

Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.03.2019