Мәктәпкә хәзерлек төркемендә көзге күңел ачу кичәсе “Каз өмәсе”
Оценка 5

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә көзге күңел ачу кичәсе “Каз өмәсе”

Оценка 5
docx
18.09.2021
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә көзге күңел ачу кичәсе  “Каз өмәсе”
Каз өмәсе- Каз кнатаы.docx

 

 

Татарстан Республикасы “Лениногрск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4 нче  санлы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 

 

 

 

 

                    Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе

 

“Каз өмәсе”

 

 

 

Төзеде һәм әзерләде музыка җитәкчесе:

Гиззатуллина Р.Р.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучы балалар  татар милли киемнәреннән.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле кунаклар!

Ведущая: Здравствуйте, уважаемые гости! Приветствуем вас в нашем теплом, добром детском саду.

 

А.б.: Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Без бүген тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”нә җыелдык.. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

 

Суда йөзә, күктә оча,

Җирдә йөри,ит белән сыйлый.

Ул нәрсә? (каз)

 

Элек казларны бик күп асраганнар. Карлы ноябрь җиткәч,су өсләре боз белән каплангач, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе-авыл бизәге, көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

 

В: Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник, именуемый “Каз өмәсе”. Все большие дела у татар выполнялись всем миром. “Өмә” по-татарски означает помочь. “Каз өмәсе” проводился позней осенью, когда крепчали морозы, снегом покрывались поля и леса, реки сковывались льдом.

 

Этот праздник светлый и грустный. Грустный от того, что приходится прощаться с гусями – символами чистоты и бескорыстия. Светлый, что теперь прощательные песни гусей будут звучать в песнях девушек и парней, в мелодиях наигранных на гармонии.

 

1малай:

И авылкаем яшисен,

Дөняны туендырып.

Мәнәфәгәткә мәшәкәтне

Җай гына сыендырып.

 

 

 

Тарала авыл өстенә,

Ярсып каз каңгылдавы,

Кунакка йөрү сылтавы,

Көзге өмәләр шавы.

2 кыз:

Җыйнала кардәш җиңгиләр,

Керә күрше кызлары,

Хуҗабикә тотып, бәйләп

Бирә тора казларны.

Зурлар белгәнне белергә

Бик тә тели кыз бала,

Өлгер булу,булдыклылык,

Сынала өмәләрдә.

Күрше апа: Исәнмесез кызлар, авылыбызнын нурлары, әйдәгез рәхим итегез кызлар.(җыр көенә керәләр,урындыкларга утыралар)

 

Җыр:”Каз өмәсе”(Э.Шарифуллина.,Г.Гараева)җыры янгырый.

 

3б.Исәнмесез күрше апа,

     Йортыгызга бәрәкәт иңсен

     Өстәлләрегез сыйлы булсын,

     Эшләрегез уң булсын!

 

4б.Сез чакыргач, без килдек!

     Көттереп һич тормадык.

     Эшкә булган, уңган без

     Тапкырлар без, зирәк без!

 

К.а:Җәйләр үтте, көзләр җитте
      Бик симерде казларым
      Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
      Күрше тирә кызларым.

 

5б. Вы знаете, как гуси любят речку

     Они там плавают, резвятся и играют.

     Прогулки и водичка помогают им расти,

     Поэтому они так быстро вырастают.

 

К.а: Балалар, бу каз- үрдәкләрне ни өчен асрыйбыз сон?

6.б.Мамыгыннан йомшак мендәр,

      Ястык-түшәк сырганнар!

 

 

7.б.Каз итеннән тәмле итеп

      Пешергәннр вак бәлеш,

      Каз коймагы,тәбикмәге,

      Телеңне йотарлык, ич!

 

8.б.Авылларда туйлар узмый,

Какланган каздан башка.

Зур күчтәнәч булып барыр,

Кода-кодагыйларга.

 

К.а:Ә каз маен дару урынына да файдаланалар. Аны бит – колак өшегәндә сөртәләр.

Әйдәгез әле балалар, шушы казларны тиз генә чиста итеп йолкып алыйк әле.Ә соңыннан, күңел ачып, җырлап- биеп алырбыз. Вместе ведь и работа быстрее спорится. Усаживайтесь поудобнее и начнем.

 

Җыр: “Каз канаты”( т.х.җ.)(көйгә балалар каз йолкыйлар,җырлый- җырлый эшлиләр)

9б.Гуси ваши - просто чудо,

     Чистые, красивые,

     Перья, словно пух мягки,

     И как вата, белые.

 

К.а: Карап- карап торам да, бигрәк матур эшлисез икән. Матур итеп җырладыгыз. Кай арада йолкып та бетердегез?

(казларны табакка җыеп ала,егетләр кергән арада ярдәмчеләр казларны көянтәләргә кидереп әзерләп тора)

 

Малайлар ишек шакый, кызлар бер якка тезелеп басалар,малайлар ишек төбендә торалар.

10.б.

Ишек ача белмиләр,

Торабыз өшеп, катып.

Ишек ялын күтәреп

Китәрбез инде кайтып.

11.б.

Бусага ялымкапчыкта,

Кердем ишек ачыкта.

Егетләрнен күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка.

 

(Күчтәнәчне бирәләр, каршыларына тезелеп басалар.)

 

Җырлы бию: “Чума үрдәк, чума каз”(т.х.җ.у.)

К.а.Әйдәгез әле балалар табышмак әйтешле уйныйбыз.

 

12.б.:Суда йөзә, бик күп илләрне гизә?

         Ул нәрсә?     (Каз-үрдәк)

 

         Соскы борын такылдык,

         Күп сөйләшә бакылдык?

         Ул нәрсә?     (үрдәк)

 

14.б. Башы тарак, койрыгы урак,

         Кычкыртып быргысын, уята барысын.

         Ул нәрсә?    (әтәч).

 

           Канаты бар – очмый,

           Аягы юк – йөзә .

           Ул нәрсә?   (балык)

 

15.б. Каз канатлары көенә,

         Безнен күңел сөенә.

         Әйдә, кызлар, биегез әле,

         Каз канаты көенә!

 

Бию: “Каз канаты белән бию”

 

 

К.а.: Канат сату кызык уен,

         Каз өмәсендә була,

        Таныштыра, дуслаштыра.

        Яшьләрне иске йола.

 

16.б.кыз.

        Канат сатам, канат сатам

        Канат сатам, Кем ала?

        Егет булсан канат ал,

        Бер алтын чыгарып сал!

 

17.б.малай: Кыйммәт икән бер алтын,

                    Канатлар сездә калсын!

 

18.б.Акча җәлләп тормасын

        Кем чын егет ,шул алсын

       Я җырласын, я биесен.

       Я шигырьләр сөйләсен.

(Я  бии,я җырлый)

 

Җырлы-биюле уен: “Куш кулым”(Т.ху.җ.)

Уен: “Йөзек салышлы” (Т.х.у)

 

Җыр: “Гармун уйныйм”  (Л.Батыр-Болгари)

К.а.:Балалар, әйдәгез әле казларыбызны елгага төшеп юып кайтыйк.(иңнәренә көянтәләргә казлар, чиләкләр асып ,егетләр белән түгәрәк урап киләләр)

 

К.А.:Иңнәрендә көянтә
         Көянтәдә казлары
         Бигрәк матур, бигрәк уңган
         Безнең өмә кызлары.

                Каз чайкыйлар безнең кызлар,

                Куллары эшкә ята.

                Мактаудан башка бер сүз юк,

                Бу кызларга карата.

 

К.а: Кайтып та җиттегез мени, кызлар. Кая казларыгызны алып куям.  Бигрәк уңган балалар булдыгыз, ап-ак итеп югансыз. Өшегәнсездер балалар ,сез кайтуга тәбикмәкләр пешереп куйдым, каз мае белән пешерелгән тәбикмәк ашасан, чирләмәссен.

( Кызлар казларны табака куялар,көянтәләрне читкә куялар, тезелеп утыралар)

Күрше апа коймак белән сыйлый.

Җыр: “Шома бас”(т.х.җ.)

 

В: Но самое интересное начиналось вечером. Переодетые в праздничные наряды девушки собирались на посиделки. Хозяйка встречала их национальными блюдами, готовила белеш из гусиных лап и крылышек, вкусный суп из челого уся.

У входа в дом самые бойкие девушки встречали гостей, предлагая выкупить у них гусинные крылья. Кто мог выкупить – тот становился желанным гостем.

К.а.:

                 Гөрләп үтте, шаулап үтте

                 Авылда каз өмәсе.

                 Бу айларны, бу көннәрне

                 Көтеп ала хәммәсе.

                 Менә шулай каз өмәсен

                 Татарда үткәргәннәр.

                 Ә яшь кызлар күңел биреп

                 Бу эшкә өйрәнгәннәр.

                 

 

                     Изге йола, изге бәйрәм,

                    Ел саен кабатлансын.

                    Хәрбер кеше бу бәйрәмдә

                    Чын күңелдән шатлансын.

Сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм иртәбез тәмам!

 


 

Татарстан Республикасы “Лениногрск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Татарстан Республикасы “Лениногрск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра

Тарала авыл өстенә, Ярсып каз каңгылдавы,

Тарала авыл өстенә, Ярсып каз каңгылдавы,

В : Но самое интересное начиналось вечером

В : Но самое интересное начиналось вечером
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021