Новый год
Оценка 5

Новый год

Оценка 5
Особые потребности
docx
психологическая работа +1
Детсад
09.11.2019
Новый год
В преддверие Нового года мною овладевает странное чувство, что должно случиться что-то волшебное и радостное. Повсюду атмосфера праздника, и люди готовятся к его приходу - покупают пышные ели домой, различные фрукты и сладости на стол, и конечно, подарки для своих близких. Для детей, Новый год - это настоящая сказка.
Ya_1186_A_EL_ChYRShYSY_Urt.docx
Я Ң А Е Л Ч Ы Р Ш Ы С Ы. (Уртанчылар төркеме өчен) Балалар музыка астында залга үтәләр, чыршы янында калалар. 1 бала. Как красиво в нашем зале, Мы гостей сюда позвали. Веселится весь народ, Мы встречаем Новый год! 2 бала. С новым годом, с Новым годом, С песней, елкой, хороводом. С бусами, хлопушками, Новыми игрушками. 3 бала. И сегодня в день чудесный Заведем мы хоровод. Запоём мы дружно песню, Здравствуй, здравствуй, Новый Год! “Ай-да, ёлочка” Бахутова. 4 бала. Чыршы, чыршы, без сине Көтеп алдык без сине, Син тагын да матурырак, Киенгәнсең бу юлы. 5 бала. Сәйләннәр белән чигелгән, Синең яшел күлмәгең, Матур төймәләр таккансың, Муенсалар кигәнсең. 6 бала. Яңа елның чыршысына Сокланып карыйк әле. Балкып торсын безнең чыршы, Утын яндырыйк әле. Бергә... Чыршы, чыршы кабын син, Утларыңны балкыт син! ЧЫРШЫНЫҢ УТЛАРЫ ЯНА. Җ Ы Р “Ч Ы Р Ш Ы К А Й” 7 бала. Әйдәгез, кызлар. Биибез, Ә син чыршы карап тор. Без замана балалары, Биибез тыпыр-тыпыр. Б И Ю ,, “ Т Ы П Ы Р-Т Ы П Ы Р” У Т Ы Р А Л А Р. Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә 2018 елның да санаулы көннәре генә калды. Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән! 8 бала. Яңа ел килә, яңа ел Килсен әйдә бирегә. Килсен, менсен түребезгә, Күңелле булыр безгә. Я Ң А Е Л БУЛЫП КИЕНГӘН Б А Л А ИШЕКТӘН КИЛЕП КЕРӘ, 9 бала. Мин Яңа ел, яңа ел. Әле шундый кечкенә. Сезне барыгызны алам Яңа елның иленә! әле. килеп керә. буласыз? Матур-матур, матур булсын, Мин киләсе Яңа ел. Балалар да. олылар да Көтеп алган Яңа ел! Алып баручы. Исәнме, Яңа ел! Без сине хәзер үк үзебезнең арага алабыз. Рәхим ит түребезгә! Балалар, ниндидер тавышлар ишетелә, кая барып карыйм Ишектән карый. Кискен хәрәкәтләр белән Торнакаш Торнакаш. Ишек төбендә кертми торалар. Паспорт сорыйлар. (Сакалын сыпырып) Менә минем паспортым. Алып баручы. Туктагыз, мин сезне танымыйм, сез кем Торнакаш. Мин-Торнакаш, Таныш булыйк, җан кисәкләрем, йөрәк майларым. Апа җаным мин-Торнакаш. Менә рус әкиятләрендә бар бит, теге Карабас дигән явыз, курчак театры тота торган продюсер, мин шуның кебек Татар курчаклары театры директоры. Карабасның сакал озын, Минем кашым Шамкайдан. Курчакларым юкка чыкты Качтылар театрдан. Алып баручы. Бу балаларны әллә үзеңнең артистларың дип әйтәсең киләме? минекеләр. Торнакаш. Әйтәсем килгән өчен әйтмим, ә алар точно Алып баручы. Ай-яй, ялгышасың Торнакаш. Торнакаш. Чыбыркымны шартлатуга Алар сикереп басалар. Көчле музыка бирегез, Юкса алар качалар. (Балалар басалар) Әйбәт, әйбәт, шәп күренә. Театр артистлары. Ягез бию күрсәтегез, Сөйкемле курчакларым. К У Р Ч А К Л А Р Б И Ю Е. Торнакаш. Яхшы, җиңел биедегез, Матурларым,, курчаклар. Һич аңламыйм сездә нинди, Бәйрәм бүген балалар? Бала. Чыршы тора залыбызда, Ул кыш бабай бүләге. Бакчабызда гөрләп бара Яшел чыршы бәйрәме. Мин, директор, дигән булып. Мактаныплар торасың. Яңа ел килә, Яңа ел, Шуны да аңламыйсың. Алып баручы. Торнакаш, менә аңладыңмы? Бездә чыршы бәйрәме. Без Кыш бабай белән Кар кызын көтәбез. Торнакаш.. Юк, юк, бик шәп биеделәр Болар минем курчаклар. Кыш бабай, усал бабай? Әллә ул шаян бабай? Сезнең белән җырлыймы? ЮК ЭЙЕ Әйе Күрсәтегез үзегезне, Кая минем солдатлар. Бер ике, өч! Миндә күәт,. Сездә көч! С О Л Д А Т Л А Р Б И Ю Е. Торнакаш. Да!. да-да-да! Күрәм, чынлап та болар минекеләр түгел. Ә мин Кыш бабай булсам, сезгә ярыймы? (Балалар җавабы). Юк!?. Ә мин хәзер сезне тикшерәм, сез Кыш бабайның кем икәнен беләсез микән? Мин сезгә сораулар бирәм, сез Әйе, Юк, дип кенә җавап бирегез. Кәнфит-прәннек ашыймы? Чыршы утын яндырамы? Юк! Әйе Диңгезләрдә коенамы? Күчтәнәчләр өләшәме? Усал итеп сөйләшәме? Башына яулык ябамы? Балаларны яратамы? Алып баручы. Торнакаш, син борчылма, әйдә безнең Юк! ӘЙЕ! ӘЙЕ! белән уйна. Менә сиңа ике кәрзин. Син шуларны тотып тор. Без балалар белән аларны кар йомарламнары белән тутырабыз. Кайсы команда тизрәк тутырыр.. Ә кар йомарламнары безнең чыршы артында гына. У Е Н “ К А Р Й О М А Р Л А М Н А Р Ы Җ Ы Ю” Торнакаш.Шундый күңелле уен. Шулай да миңа китәргә кирәк, бәлки. Минем качкан артистларым, театрга кайтып мине көтеп утыра торганнардыр. Т О Р Н А К А Ш К И Т Ә. Алып бар. Балалар, ә без бәйрәмне дәвам итәбез, Кыш бабайны чакырабыз. Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай! Кыш бабай (ишек артыннан). Килә алмыйм. Сезгә килә идем, яңгыр яуды. Һава торышы бозылып китте. Эредем мин, эредем. Алып баручы. Кыш бабай, без сиңа ярдәм итә Кыш бабай. Кызым сезгә китте берәр нәрсә хәл итегез. Кар кызы керә. Исәнмесез, балалар! сез нигә болай Алып баручы. Кар кызы, Кыш бабай яңгырга эләккән бит. Аңа ничек ярдәм итә алабыз? Кар кызы.. Ай-яй-яй! Кыш бабайга тизрәк ярдәм итәргә алабызмы? күңелсез? кирәк. Чыгыгыз, кар бөртекләрем. Минем җитез сеңелләрем. Энҗе карлар яудырыйк, Кыш бабайны коткарыйк. К А Р Б Ө Р Т Е К Л Ә Р Е Б И Ю Е. КАр бөртекләре. Яусын карлар, яусын карлар! Чыксын, чыксын бураннар. Кыш бабайга, КЫш бабайга, Ачылсын кышкы юллар. Алып баручы. Кыш бабай. Карлар яудымы, без сиңа Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт, Бар да яхшы. Мин сезгә булыштыкмы? киләм. К Ы Ш Б А Б А Й К Е Р Ә. Кыш бабай. Урманнар, кырлар буеннан, Олы юл, сукмаклардан. Бераз гына көттердем, Барыбер килеп җиттем. Исәнмесез, балалар, Кечкенәләр һәм зурлар. Исәнмесез, әтиләр, Исәнмесез, әниләр! Бер ел элек булган идем. Бүген дә бик сөенеп килдем. Чыгыгыз чыршы янына, Бергәләп күңел ачыйк. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, Яңа елны каршылыйк! К Ы Ш Б А Б А Й Т У Р Ы Н Д А Җ Ы Р. Кыш бабай. Ай, минем турыда бигрәк матур җырладыгыз. Кар кызы. Кыш бабай, Без әле хәзер синең белән уйныйбыз. Малайлар синең белән, кызлар минем белән. Музыкага биибез дә, музыка туктауга тезелеп басабыз. Кемнең командасы беренче баса? У Е Н “ К Е М Б Е Р Е Н Ч Е Б А С А.” Кар кызы. Ә хәзер һәркем үз пары белән баса. БАЛАЛАР ПАРЛАШЫП БАСАЛАР. Алып баручы. Кыш бабай, син безгә шундый ошадың. Без сине чыгармыйбыз. У Е Н Н А Р “ ЧЫГАРМЫЙБЫЗ”, Т У Ң Д Ы Р У, ПАРЛЫ БИЮ, УТЫРАЛАР. ШИГЫРЬЛӘР. Шаяннар чыршы артына качалар. Төчкерәләр. Алып баручы. Кыш бабай, балаларга салкын тидердең бит. Әнә ютәллиләр, төчкерәләр. Кыш бабай. Булмас, булмас, мин бүген бик күңелле бабай, Бер кемне дә туңдырмыйм. (Чыршы артындагы бауны күреп), Ә бу нинди бау? Нишләп монда ята? (Бауны тарта, аңа ияреп шаяннар чыгалар). Ә менә кемнәр шаяра Кыш бабай белән. Шаяннар-наяннар. Минем белән уйныйсыгыз килдеме? Әйдә. чыгыгыз, кыю булыгыз. Шаяннар. Без шаяннар, шаяннар, Кулыбызда бубеннар. Бергә-бергә биибез, Без дус, тату йөрибез. Ш А Я Н Н А Р Б И Ю Е. Кыш бабай. Балалар, сезнең белән шундый рәхәт. Китәсе дә килми. Тик китәргә кирәк. Кар кызы. Кыш бабай, бүләкләрне тагын онытасың инде. Кыш бабай. Юк, онытмадым, әнә алар чыршы астында. Сандыкта. Алып килеп бир әле, кызым. Кыш бабай сандыкны ачам дигәндә Мәрфуга килеп керә. Тун кигән, шәлгә төренгән. Мәрфуга. Кая монда кыш бабай? Кыш бабай. Бу нәрсә инде, бернәрсә дә аңламыйм. Мәрфуга. Синме Кыш бабай? Кыш бабай. Мин булсам нәрсә әйтерсең? Мәрфуга. Син, Кыш бабай, минем белән теш арасыннан сөйләшмә. Кая миңа әзерләгән Казан ислемайлары, Арча читекләре, Кукмара курткалары, алтын алкалар, көмеш беләзекләр? Кая дим? Кыш бабай. Балалар,бу кем? Сез бу кызны беләсезме? Балалар. Юк! Мәрфуга. Ничек инде юк? Мин Мәрфуга-Җанкисәккәй. Кар кызын әги кызны син үзеңә алдың. Киендердең, карадың. Лапландиядән ипотекага квартира алып бирдең. Ә минем белән коры гына сөйләшеп котылмакчы буласыңмы? Юк, не пройдет этот номер. Кыш бабай. Чү-чү. Кар кызы бит ул эшчән, ягымлы, әйбәт кыз. Мәрфуга. Ә мин чем хуже? Давай миңа бу сандык белән бүләкләрне, аннары мин сине яратырмын. (башыннан сыйпый). Кыш бабай. Әстәгыфирулла, син нишлисең?. Бирәм, бирәм, сиңа да бүләкләрем бар. Мәрфугага икенче сандык бирә. Мәрфуга шунда ук ача. Елан килеп чыга. “Әнекәәәй” дип йөгереп чыгып китә. Кыш бабай.Уф.котылдык, үзең нинди, бүләге шундый. Кызым. Әйдә бу күчтәнәчләрне балаларга өләшик. К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү. Балалар Кыш бабай белән Кар кызы саубуллашып китәләр. Алып баручы Яңа ел белән котлый, Бәйрәмне рәхмәт әйтәләр. төгәлли.

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год

Новый год
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.11.2019