Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр
Р.Фәхреддин
МБОУ "Гимназия №184 им. М. И. Махмутова" г. Казань Зиганшина Л.Н.
Теманың актуальлеге Бүгенге җәмгыятькә Туган ил язмышы өчен җаваплы, халыкара мөнәсәбәтләр корырга әзер, конструктив һәм хәрәкәтчән, мобиль булуы белән аерылып торучы, хезмәттәшлеккә сәләтле, мөстәкыйль рәвештә сайлау карары бирә белүче, эшмәкәр, әхлаклы һәм заманча белемле кешеләр кирәк. Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә.
МБОУ "Гимназия №184 им. М. И. Махмутова" г. Казань Зиганшина Л.Н.
Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә
Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу мөмкинлеге бирә. Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә
Укытучы интернет аша татар әдипләренең әсәрләре һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән укучыларны таныштырып бара ала.
Компьютер үткән материалны актуальләштерүдә, укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкинлек бирә.
инновацион технологияләрне үзләштереп, дәресләрендә уңышлы кулланучы
тәҗрибәдән “акыл” алучы, белеменәрен системага салучы
укытуда үз алымнарын булдырып, проблемаларны урынында чишүче
мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрүче
төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп табып, информацияне сайлап ала белүче
үз тәҗрибәсе белән даими уртаклашып баручы ул
Заман укытучысы
Дәресне планлаштырганда иң мөһим бурычлар:
укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату хисе тәрбияләү;
телнең кешелек дөньясында аралашу, белем алу чарасы булуын, рухи кыйммәтен аңлату, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре формалаштыру.
Заманча технологияләрне татар телен чит тел буларак укытканда уен алымы кызыксыну уята торган, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко максатчан юнәлеш буенча:
дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.);
тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.);
үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү;
социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.
Тәнкыйди фикерләү – үз позицияңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.
Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең төп максаты: укучыны мөстәкыйль рәвештә белемнәрне үзләштерергә һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү тора.
Бурычлары:
укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;
укучыны актив эшчәнлеккә тарту;
белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.
Синквейн
1 юл-тема
2 юл- ике сыйфат
3 юл- өч фигыль
4 юл- теманын төп мәгънәсен ачыклаучы фраза
5 юл-темага синоним
Кар
Ап-ак, йомшак
Ява, уйный, каплый
Яз килгәч ул эрер.
Аклык
Н. Думави
“Беренче кар”, 4 нче класста уку дәресе
Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.
Тасвирла / Опиши (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык, атап чык);
Куллан / Примени (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе);
Чагыштыр / Сравни (аермалы якларын тап);
Иҗат ит / Придумай (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);
Бәя бир / Оцени (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер, исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).
“Шакмак” алымын рус төркемнәрендә диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә үткәрү кулай. Чөнки бу алым ярдәмендә укучыларның алдагы дәресләрдә үтелгән лексика һәм грамматиканы ни дәрәҗәдә үзләштерүләре тикшерелә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә интернет ресурлар
http://www.tatknigafund.ru/
http://www.belem.ru/
http://www.openclass.ru/
http://www.tatarlar.narod.ru/Татарский интернет портал
http://www.kitap.net.ru/Татарская электрон китапханәсе.
http://www.adiplar.ru/Татар әдипләре.
http: // www.nowa.cc/showthread.ru/php татар теле өйрәнүчеләргә
http://www.forum.ru/виртуаль дәресләр.
http: forum.tatar.info/index.php…Татар телен уку-укыту сайты.
Укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә торган бурычлар:
телебезне саклап калу;
рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү.
Информацион коммуникацион технологияләрне укыту - тәрбия эшендә уңышлы файдалану, укыту – методик комплектлар төзү, аларны тиешле дәрәҗәдә куллану - укыту сыйфатын күтәрүгә зур ярдәм итә.
Профессор Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, А.Ш. Нурмөхәммәтова, З. Ш. Ризванованың татар теле дәреслеге буенча, укыту – методик комплекты төзедем. Дәреслек 32 сәгатькә исәпләнгән.
Укыту- методик комплект:
календарь - тематик план;
дәрес эшкәртмәләре;
модельләр;
контроль эшләр;
матур язу күнекмәләре;
презентацияләр;
кулланылган әдәбият бүлекләреннән тора.
Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет, мультимедия материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. PREZI, Power Point, Publisher программалары белән эшләнгән презентацияләремне, иҗади эшләремне, төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибә материалларымны мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге персональ сайтка куеп барам.
“Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кешенең генә киләчәге өметле була”.
Р.Фәхреддин
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.