Әбием! Дәү әнием! Сезнең хакта
Уйласам да , күңелем юана,
Безне сөеп, назлап яратырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Акыллы сүз, сабыр күз карашы
Тәмле ризык белән сыйларга,
Кайткан чакта көлеп карш алырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Балам баласы – балдан татлы дигән
Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,
Хөрмәтлеләр, әби , Дәү әниләр
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
«Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда —бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсихәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз! Ата һәм ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы — картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер», — дигән Риза Фәхреддин.
Ана күңеле кояш диләр,
Ул кояштай якты гөл.
Кайгылар туңдырган чакта
җылата бит бу күңел.
Ана күңелен иркен диләр,
Илем сыман иркен ул.
Шушы күңелдән башлана
Дөньяда бәхеткә юл.
Ак биләвең белән сабый чактан
Бәхетләргә генә төрдең бит.
Изге теләкләрең тормышымны
Чәчәкләргә генә үрдең бит.
Күңелемнең якты кояшы син,
Карашыңны айда күрәмен.
Әнием, мин синең исемеңне
Йолдызлардан күккә тезәмен.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый,
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.