Презентация "Сайладым, ялгышмадым"
Оценка 4.6

Презентация "Сайладым, ялгышмадым"

Оценка 4.6
Конкурсы
ppt
воспитательная работа
Взрослым
06.01.2017
Презентация  "Сайладым, ялгышмадым"
Бу презентацияне "Ел укытучысы" конкурсына барганда әзерләгән идем. Үземнең укытучы профессиясен сайлап ялгышмавымны, балаларны чиксез яратуымны шушы эшемдә күрсәтергә тырыштым. Нигә мин сайладым укытучы эшен? Гыйлем наданның ексын дип бишен! Нигә мин сайладым укытучы эшен? Намуслы явыздан булсын дип өстен! Нигә мин сайладым укытучы эшен? Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен! Сорыйм мин ходайдан әле дә һәр көн: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!
Ел укытучысы.ppt

Балаларны яратам, аңлыйм, кичерәм

Балаларны яратам, аңлыйм, кичерәм

Балаларны
яратам,
аңлыйм,
кичерәм...

Йосыпова Гүзәлия
Индус кызы

Баланы яңа тормыш рәвешенә күнектерүдә кө чемне дә, вакытымны да кызганмыйм

Баланы яңа тормыш рәвешенә күнектерүдә кө чемне дә, вакытымны да кызганмыйм

Баланы яңа тормыш
рәвешенә күнектерүдә кө
чемне дә, вакытымны да
кызганмыйм.Билгеле,ми-
нем һөнәрем күп белем,
түземлелек, педагогик
осталык сорый.
Шуның өстенә педа-
гог әхлаклы да булыр-
га, бала җанын ярала-
мыйча гына бөтен гоме-
рен хезмәткә багышлар-
га тиеш. Мин үземдә шу-
шы сыйфатлар бар дип
уйлыйм. Бөек педагог
В. М. Сухомлинский әйт-
кәнчә:
“Йөрәгемне балаларга бирәм”.

И укучым! Синең күңлең,- Язылмаган ап-ак кәгазь

И укучым! Синең күңлең,- Язылмаган ап-ак кәгазь

И укучым! Синең күңлең,-
Язылмаган ап-ак кәгазь.
Уй – теләгең яхшылыкта,
Сеңеп бара барча вәгазь.

Күзләреңнең бу балкышын,
Белем алу теләгеңне
Сүндермичә саклый алсам,
Башка нәрсә теләрменме?

Әлифбаңны тотып кулга,
Чыктың бүген озын юлга.
Сиңа изге теләк теләп
Укытучың калган уйга.

Икенче өем кебек үк якын ул күңелемә

Икенче өем кебек үк якын ул күңелемә

Һәр көн иртән ашкынам мин яраткан мәктәбемә

Икенче өем кебек үк якын ул күңелемә.

Яңа укыту технологияләрен даими өйрәнәм һәм үз эшемдә кулланам

Яңа укыту технологияләрен даими өйрәнәм һәм үз эшемдә кулланам

Яңа укыту технологияләрен
даими өйрәнәм һәм үз эшемдә
кулланам. Дәресләремдә бала-
ларны эзләнергә, гадәти бул-
маган шартларда фикер йөр-
тергә этәрә торган биремнәр
әзерлим. Балаларның башка ке-
ше ихтыярына буйсынып эш ит
мичә, иҗади эшләүләрен телим.
Иҗади үсеш технологиясе ни-
гезендә төзелгән тестлар, тарат-ма материаллар , карточкалар
балаларны активлаштырып кына калмый,фәнгә кызыксыну да уята.
Класс коллективында һәр укучы
ның үз урынын табуны максат итеп куеп, Ә.Рәхимовның үстереш
ле укыту методикасын кулланам.
Дәресләрем укучылар белән ты-
гыз аралашу, сөйләшү, аңлашу, би
рем, мәсьәләләрне бергәләп дөрес
чишү дәресенә әверелә.

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күне -гүләр белән генә чикләнми

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күне -гүләр белән генә чикләнми

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күне -гүләр белән генә чикләнми.Мин үз укучыларымның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап алам. Балаларда тиешле язу күнекмәсе булдыру юнәлешендә В.А.Илюхина методикасын, тиз укырга өйрәтү максатыннан Н.А.Зайцев методын, Ф.Казыйханованың күп тапкыр кабатлау алымын эш тәҗрибәмдә даими кулланам.
Сәләтле балалар белән эшләүгә беренче сыйныфтан ук игъ- тибар итәм. Түбәндәге кулланма китаплар сәләтле балалар белән эшләгәндә минем төп ярдәмчеләрем.

Л.Г. Петерсон «Самостоятельные и контрольные работы для I класса»
Т.К.Жикалкина «Учебник –тетрадь по математике для Iкласса»(в 4-х час-
тях), Р.Н.Бунеев, Е.В.Бунеева, О.В.Пронина «Моя любимая азбука»,
В.Г.Горецкий, В.А.Кирюшкин «Дидактический материал обучения гра-

моте», Р.Н.Буне-
ев, Е.В.Бунеева
«Русский язык
в I классе».

Профессор Н. В.Виноградова җитәкчелегендә эшләнгән “XXI га- сыр башлангыч мәктәбе” программасының төп максаты – дәрес - ләрне интегральләштерү

Профессор Н. В.Виноградова җитәкчелегендә эшләнгән “XXI га- сыр башлангыч мәктәбе” программасының төп максаты – дәрес - ләрне интегральләштерү

пр

тб

Профессор Н. В.Виноградова җитәкчелегендә эшләнгән “XXI га-
сыр башлангыч мәктәбе” программасының төп максаты – дәрес -
ләрне интегральләштерү. Бу технологияне кулланып, мин дә 1
сыйныфның I, II чирекләрендә әлифба дәресләрен интегральләш-
тердем, ягъни уку һәм язу дәресләрен берләштереп үткәрдем.
нәтиҗәсе әйбәт. Бүгенге көндә укучыларым “Әлифба”ны матур гына укып төгәлләделәр һәм язарга өйрәнделәр.

Күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып , шуны әйтә алам: дәресләрдә кулла- нылган татар халык әкиятләре, мәкальләре ярдәмендә бала дөньяны акы- лы белән генә түгел, бөтен йөрәге…

Күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып , шуны әйтә алам: дәресләрдә кулла- нылган татар халык әкиятләре, мәкальләре ярдәмендә бала дөньяны акы- лы белән генә түгел, бөтен йөрәге…

Күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып , шуны әйтә алам: дәресләрдә кулла-
нылган татар халык әкиятләре, мәкальләре ярдәмендә бала дөньяны акы-
лы белән генә түгел, бөтен йөрәге белән дә танып белә. Балалар өчен язылган матур әдәбият әсәрләрен укыганны укучылар бик яраталар. Укып бетергәч бергәләп фикер алышу, төрле геройларның эш–гамәлләренә бәя бирү кебек эшләр башкарыла. Шигырь, хикәяләрне сәхнәләштерүне балалар
бик яратып башкаралар.

Саламнан, кипкән яфраклар- дан, чәчәкләрдән, орлыклардан төрле композицияләр ясыйбыз

Саламнан, кипкән яфраклар- дан, чәчәкләрдән, орлыклардан төрле композицияләр ясыйбыз

Саламнан, кипкән яфраклар-
дан, чәчәкләрдән, орлыклардан төрле композицияләр ясыйбыз. Кечкенәләр өчен оригами ысу-
лы белән эшләү дә кызыклы. Кулдан эшләнгән бүләкләрне әти-әниләргә бәйрәмнәре белән котлап бүләк итәбез.

Технология дәресләрендә табигый материаллар белән эшләү зур кызыксыну уята.

Укучыларның танып – белү активлыкларын , кызыксынула-рын үстерү максатыннан экскур- сияләр оештырам

Укучыларның танып – белү активлыкларын , кызыксынула-рын үстерү максатыннан экскур- сияләр оештырам

Укучыларның танып – белү
активлыкларын , кызыксынула-рын үстерү максатыннан экскур-
сияләр оештырам. Олы Әтнә урта мәктәбендә оештырылган
“Мәгариф” музеенда, типогра-
фиядә, авыл китапханәсендә, мәктәбебездәге Сибгат Хәким музеенда булып укучылар күп кенә мәгълүмат туплыйлар.

Башлангыч сыйныф укучыла-
рын экскурсиягә алып бару-
ның тәрбияви ягы да бик зур.
Экскурсия алдыннан үз-үзен ни-
чек тоту, ничек аралашу турын-
да кат- кат аңлатыла һәм экс-
курсия барышында бу күзәтелә.
Транспорт белән барыла тор-
ган экскурсияләр укучыларга
бәйрәм шатлыгы да бирә.

Кояш нурлары һәркемгә ки- рәк булган кебек, һәр бала ата- ана назына, укытучының күңел җылысына мохтаҗ

Кояш нурлары һәркемгә ки- рәк булган кебек, һәр бала ата- ана назына, укытучының күңел җылысына мохтаҗ

Кояш нурлары һәркемгә ки-
рәк булган кебек, һәр бала ата-
ана назына, укытучының күңел
җылысына мохтаҗ.
Гаилә тәрбиясе тәҗрибәсен
Һәрьяклап өйрәнү, гаилә белән тыгыз , дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, ата- аналар белән һәрчак аралашу- минем күпкыр
лы эшчәнлегемнең бер юнәле- ше.

Гаиләләр белән үткәрелгән һәр
бәйрәмем ныклы әзерлек, күңел-
ләрдә җылы хисләр уятырлык
итеп оештырыла. Ә бәйрәмнәрдән
соң самовар янында чәй эчүләр ямь өстенә ямь өсти.
2008 ел - Гаилә елы. Һәр гаи-
лә бик эчтәлекле итеп стена газе- тасы чыгарды. Гаилә бәйрәме үт- кәрү өчен зур әзерлек бара.

Уку бетүгә балалар өчен иң күңел- ле вакытлар җитә

Уку бетүгә балалар өчен иң күңел- ле вакытлар җитә

Уку бетүгә балалар өчен иң күңел-
ле вакытлар җитә. Җәйге лагерь баш-
лана.«Апа , быел да Рәйсә апа белән
сез эшлисезме лагерьда ?»-дип сорый
башлыйлар балалар лагерь көннәре
алдыннан. Эшләячәкне белгәч,»Урра!»
диләр. Димәк, балалар безне ярата-
лар. Аларга күңелле, файдалы булыр
лык итеп оештырырга, ышанычларын
акларга кирәк.

Бүгенге көндә мин I , V , VII сыйныф укучыларының яраткан апалары

Бүгенге көндә мин I , V , VII сыйныф укучыларының яраткан апалары

Бүгенге көндә мин I , V , VII сыйныф укучыларының яраткан апалары. Айназның олимпиадада алган 1 урыны да, Ләйсәннең тырышып укуы да, Салават белән Илназның матур итеп җырлаулары да, Язилә, Нәзилә, Энҗе-
нең тырышып укулары да мине бик сөендерә. Алар минем белән кеч -кенә генә шатлыкларын да уртаклашалар. Шундый укучыларым белән мин
горурланам.

Укытучы–авыр хезмәт.Әмма бала- ларны яратуым,алар ирешкән аз гы- на уңышка да сөенү миңа зарланыр- га урын калдырмый

Укытучы–авыр хезмәт.Әмма бала- ларны яратуым,алар ирешкән аз гы- на уңышка да сөенү миңа зарланыр- га урын калдырмый





Укытучы–авыр хезмәт.Әмма бала-
ларны яратуым,алар ирешкән аз гы-
на уңышка да сөенү миңа зарланыр-
га урын калдырмый.
Миндәге тырышлык,төгәллек,сән-
гатьне яратуым үз балаларыма да
күчкән. Олы улым Илнурның балчык-
тан ясаган сыннарын ,үргән кәрзин-
нәрен,чиккән сөлгеләрен үзем укыт-
кан укучыларыма үрнәк итеп күр-

сәтәм. Ул ясаган рәсемнәрне дәресемдә күрсәтмәлелек итеп файдаланам. Кече улым Рамил дә бик тырышып укып мәктәп-
не көмеш медаль белән тәмам-лады. Ә кызым мине үзенең кул эшләре белән сөендерә.
Ул бәйләргә дә, тегәргә дә, чи-гәргә дә оста. Аның чиккән кулъ
яулыкларын да дәресләремдә
кулланам.

Минем уңышларым. 2005 нче елның августында ра- йон мәгариф бүлегенең, 2005-2006 уку елында мәктәпнең, 2006- 2007 нче уку елында район мәга- риф бүлегенең

Минем уңышларым. 2005 нче елның августында ра- йон мәгариф бүлегенең, 2005-2006 уку елында мәктәпнең, 2006- 2007 нче уку елында район мәга- риф бүлегенең

22222222

2006г.

2007г

2

2005г,август

Минем уңышларым.
2005 нче елның августында ра- йон мәгариф бүлегенең, 2005-2006 уку елында мәктәпнең, 2006- 2007 нче уку елында район мәга-
риф бүлегенең Мактау грамота –лары һәм истәлекле бүләкләре бе лән бүләкләндем. (Ике ел рәттән
районда үткәрелгән“Ел класс җи-
тәкчесе”конкурсларында катнаш-
тым).
2007нче елның ноябрь санын-
да “Тәрбия” газетасында Аналар көненә багышлап үткәрелгән бәй- рәмнең эшкәртмәсе басылып чык- ты.
2006 -2007 уку елында “День рождения нашей организации» конкурсында «Эзтабарлар бул –дык без дә” дигән бәйрәмнең эшкәртмәсе 3нче урынны, шәф -катьлелеккә багышланган дәрес эшкәртмәсе районда призлы урынны алды.

Күп еллар дәвамында куст методик берләшмә җитәкчесе булып эшлим

Күп еллар дәвамында куст методик берләшмә җитәкчесе булып эшлим

Күп еллар дәвамында куст методик берләшмә җитәкчесе булып
эшлим. Хезмәтем мәктәп дирекциясе тарафыннан да, башлангыч
сыйныф укытучыларының август киңәшмәсендә дә уңай яктан
гына телгә алынды.
Соңгы ике елда профсоюз рәисе булып эшләдем. 2006–2007
нче уку елында “Иң яхшы профсоюз оешмасы” конкурсы үткә-
релде. Безнең профсоюз оешмасы 3 нче урынга лаек булды
һәм 2 мең акча белән бүләкләнде.

Барлык яшәешем мәктәп белән

Барлык яшәешем мәктәп белән

Барлык яшәешем мәктәп белән. Әгәр тор- мышымны яңадан башларга мөмкинлек булса, мин аны барыбер балалар белән бәйләр идем.
Мин һәр балага шәхес итеп карыйм, һәрбер- сенә җылы итеп эндәшергә,игътибарлы булыр- га, һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга тыры-шам.Укучыларымның кечкенә генә уңышларын
күреп аны үстерергә омтылам.
Хәзерге заманча җиһазланган, бай лабора -торияле, зәвык белән бизәлгән кабинетларда укыту ныклы белем бирү өчен бөтен мөмкин-лекләрне тудыра; дәресләрдә яңа педагогик технологияләр куллану фәнне тирәнтен үзләш- терүдә зур этәргеч булып тора.

Сайладым, ялгышмадым. Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сайладым, ялгышмадым. Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сайладым, ялгышмадым.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Сынарга үземдә сабырлык көчен!
Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Гыйлем наданның ексын дип бишен!
Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Намуслы явыздан булсын дип өстен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!
Сорыйм мин ходайдан әле дә һәр көн:
“Бир тагын ходай, сабырлык көчен!

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017