Рабочая программа кружковой деятельности Изучаем татарский

  • docx
  • 29.01.2025
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала Рабочая программа кружковой деятельности Изучаем татарский.docx

“Аксубай муниципаль районының

балалар һәм яшүсмерләр өчен “Мечта” социаль приюты” дәүләт казна учреждениясе”

 

 

                     Кабул ителде:                                                                           “Раслыйм”:

“Аксубай муниципаль                                                                     “Аксубай муниципаль

районындагы балалар һәм яшүсмерләр                                         районындагы балалар һәм яшүсмерләр

өчен “Мечта” социаль приюты” дәүләт                                        өчен “Мечта” социаль приюты” дәүләт

казна учреждениясе" педагоглар советында                                казна учреждениясе" директоры

Протокол №     .08.2024ел                                                               ___________            Старшинина Л.М.

                                                                                                          Приказ №    .08.2024 ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Изучаем татарский”

(“Татарча ойрәнәбез”)

 эш программасы.

Үтәлү вакыты 1ел.

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче: Гатауллина Р.Н.

 

 

 

I. Максатчан бүлек

1.1.Аңлатма язуы

Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Мечта” социаль приютында татар теленә өйрәтү программасы (алга таба Программа). Программа 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләренең эчтәлеген чагылдыра. Программа тәлап иткән барлык метод hәм алымнар балаларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә. 

            Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

            Төп бурыч: иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

             Балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан  тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

             Балалар, нинди дә булса сүзне, тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Балаларны татар теленә өйрәтү буенча эш программасы өч бүлектән тора: максатчан бүлек, эчтәлекле бүлек, оештыру бүлеге.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен ѳйрәтү аларның билгеле бер күләмдә сүз байлыгын булдырудан, аралашудан башлана. Ѳйрәнелә торган материаллар – күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар, мультфильмнар, тәрҗемә яки тѳрле хәрәкәтләр ярдәмендә аңлатыла. Балалар тормышында уен зур урын тота. Шуна күрә программада күп тѳрле уеннар (сүзле, дидактик, сюжетлы, рольле, хәрәкәтле) тәкъдим ителә. Балаларның татар телендә сѳйләшү күнекмәләре башка дәресләрдә дә, режим процессларында, экскурсияләр вакытында, бәйрәм иртәләрендә, спектакльләр караганда, музыка тынлаганда, тѳрле уеннар уйнаганда ныгыта барыла.

Мәктәпкәчә яштәге балаларны татарчага өйрәтү: “Минем өем”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проектына нигезләнеп алып барыла.

 

1.2 Педагогик эшчәнлекнең максаты һәм бурычлары

“Минем өем” проекты өчен:

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты өчен:

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты өчен:

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:

1.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Моннан тыш, балаларны татар балалар әдәбияты hәм халык авыз иҗаты, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру турында төшенчә бирү бурычы да куела.

 

1.3.Программа принциплары

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү.

Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзенчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм үстерү, иҗади сәнгать, физик үсеш.

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.  Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм  алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы - гадидән катлаулыга таба бару.

Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

Түгәрәк эшчәнлеге 20 минуттан 25 минутка кадәр дәвам итә. Эшчәнлек барлык балалар белән бергә оештырыла. Ул кабатлау, үткәннәрне ныгыту, төрле уеннар, яисә мультфильм карау рәвешендә узарга мөмкин. Темалар бер-берсенә бәйләнешле итеп сайланган. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән. Планга индивидуаль эш тә кертелә. Өйрәнелгән сүзләр, сүзтезмәләр, диалоглар эшчәнлектән тыш уен вакытларында активлаштырыла һәм ныгытыла, көндәлек аралашуда кулланыла. Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне, ситуацияләрне балалар аңламаган очракта, тәрбияче рус телендә сөйли. Бала татар телендә сүзне дөрес әйтмәгән очракта, тәрбияче баланы тыңлап сүзнең дөрес үрнәген бирә.  Балалардан авазларның дөрес әйтелешен катгый таләп итмәскә кирәк. Тәрбияче сөйләмендә акцент, җирле диалект, аваз кимчелекләре булмаска тиеш. Тәрбияче  сүзлек белән эшләгәндә татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таяна ала. Тәрбияче үзенең эшенә иҗади якын килергә, төрле алымнар, чаралар эзләп, аларны кулланырга тиеш. Укыту-методик комплекты кысаларында, лексик минимумны үзләштергән очракта, эшчәнлектә планлаштырылган уеннарның эчтәлеген үзгәртү, яңа алымнар кертү, баету хуплана. Түгәрәк эшчәнлегендэ балаларның һәм  тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим булырга тиеш. Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, режим моментларында, уен эшчәнлеге аша (ситуатив күнегүләр, сюжетлы-рольле уеннар, үстерелешле диалоглар, сәхнәләштерү һ. б.) ныгытыла. Балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар приюты коллективы бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.

Приютта балаларның милли составы үзгәреп тора.

 

1.4.Көтелгән нәтиҗәләр

Уртанчылар төркеме балалары барлыгы 62 сүз үзләштерә. Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш (49 сүз). Пассив сүзләр: утырыгыз, бу кем?, кем юк?, син кем?, кем анда?, басыгыз, ал, ничә? нинди? (13 сүз). Уртанчылар төркемендә балалар  үзлектән сорау куймыйлар, сорауларны тәрбияче бирә, бары Хәлләр ничек? Дигән сорауны гына бирәләр, ел ахырында алар бер-берсен сыйлый белергә тиешләр.

Зурлар төркеме балалары барлыгы 45 сүз үзләштерә, уртанчылар төркемендә өйрәнгән сүзләр ныгытыла. Актив сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар (38 сүз). Пассив сүзләр:  бу нәрсә?, хәерле көн, нәрсә бар? күп (7 сүз). Барлыгы: 107 сүз.2 нче уку елы ахырына балалар түбәндәге белемнәрне үзләштерергә тиешләр: Бу кем? Бу нәрсә? Нинди? Ничә? сорауларына өстәп, Кем анда? Кем юк? Син кем? Нәрсә кирәк? Нәрсә бар? сорауларына аңлап җавап бирергә; раслаучы сүзләрне: әйе, бар, инкарь итүче: юк аңлап куллана белергә; тәрбияче кушкан биремнәрне аңлап үтәргә (мә, бир, ал, утыр, сана, аша, эч, сал, ки, йокла, җырла); матур итеп исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт әйтә белергә; балалар үзләре сорау куярга, гади диалогларда үзләрен ышанычлы сизеп сөйләшә белергә; төп хәрәкәтләрне белдерүче фигыльләрне аңлый һәм куллана белергә тиешләр (сикерә, уйный, җырлый, юа, ашый, эчә, ярата, кия, сала, утыра); әйберләрнең билгесен белдерә торган сүзләрне белергә: төсләр: кызыл, сары, яшел, зәңгәр; тәм: тәмле, баллы; зурлык: зур, кечкенә, күп, әз; билге: матур, чиста, пычрак, әйбәт; унга кадәр саный белергә; предметның урынын күрсәтергә: караватта, өстәлдә, урындыкта; грамматик конструкцияләр, гади җөмләләр төзергә; дүртьюллыкларны, җырларның сүзләрен яттан өйрәнергә, сәхнәләштерүдә катнашырга.                                      

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары ел дәвамында 60 сүз үзләштерә. Шуның өстенә алар уртанчылар,  зурлар төркемендә өйрәнгән сүзләргә таянып аралашалар (62+45 сүз). Мәктәпкә киткәндә балалар барлыгы 167 сүз үзләштерергә тиеш. Актив сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, бу кем? бу нәрсә? нишли?, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең?, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың?, син нишлисең?,сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр, нәрсә яратасың?(пассив сүз).

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Хәлләр ничек? Нинди? Ничә? Нәрсә кирәк? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Син нишлисең? Кая барасың? сорауларын бер-берсенә һәм зурларга бирә белергә һәм аларга җавап бирергә; “Кибет”, “Командир”, “Дусларны сыйлыйбыз”, “Телефоннан сөйләшәбез” кебек уеннарны мөстәкыйль рәвештә оештырырга һәм уйнарга, аралашырга тиеш.

 

2. Эчтәлекле бүлек

2.1. Балага үсеш юнәлешләре буенча белем бирү (биш белем өлкәсендә)

Социаль-коммуникатив үсеш. Балаларның Татарстан Республикасы, анда яшәүче халыклар, аларның хезмәте һәм профессияләре, туган як табигате турында белемнәрен уен эшчәнлеге вакытында тирәнәйтү. Балаларда патриотизм хисләре; үзен туган шәһәре (авылы), республикасы, иленең гражданины итеп тану; шәһәр, республика, ил символикасына (флаг, герб, гимнга) хөрмәт белән карауны һәм горурлану хисе тәрбияләү. Иҗтимагый чыгышы, расасы, теле, дине, җенесе һәм яшенә карамыйча, янәшәдә яшәүчеләргә (балаларга, өлкәннәргә) уңай мөнәсәбәт, түземлек (толерантлык); башка кешеләрнең хисләре, фикерләре, теләкләренә, карашларына хөрмәт тәрбияләү, үзенең башкалар фикере белән риза булмавын дәлилли яисә үз позициясен яклый белергә өйрәтү. Башка ил, этнос халыклары белән позитив аралашуның, хезмәттәшлек итүнең мәгънәсен аңлату. Якындагы социумда үз урыны, теге яки бу төркемдәге кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булуы турында күзаллаулар формалаштыру. Гаилә тарихына (карт бабай, бабай, карт әби, әби) карата кызыксыну тәрбияләү. Гаиләң белән горурлану хисләре, гаилә әгъзаларының уңышларына сөенү, бүләкләрен игътибарсыз калдырмау күнекмәләре тәрбияләү. Идел буе халыклары уеннарын уйнау тәҗрибәсен баету.

Танып-белү үсеше. Балаларда танып белү ихтыяҗларын һәм акылны үстерү; Татарстан Республиканың төп символикасы, географик урыны, анда яшәүче халыкларның традицияләре, гореф–гадәтләре, йолалары белән таныштыру; туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтү, туган якта ешрак очрый торган үсемлек һәм хайваннарга карата кызыксынуны үстерү максатларын тормышка ашыра. Туган як тарихы, туган якның табигате белән таныштыру исәбенә балаларның күзаллауларын киңәйтү. Туган як табигате, климаты, кешеләренең тормышы белән таныштыруны дәвам итү. Үз шәһәренең (авылының) истәлекле урыннары, халык һөнәрләре, милли кухня, Татарстан Республикасы халыкларының тел культурасы белән таныштыру. Картада туган бистәсен, республикасын, башкаланы, Татарстандагы эре шәһәрләрне (Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Норлат һ. б. ны) күрсәтә һәм атый белергә өйрәтү. Авыл һәм шәһәр кешеләренең көнкүрешен чагыштырырга өйрәтү. Татар һәм рус халкының яши торган өе, йорт кирәк-яраклары, өс киемнәре үзенчәлекләренә игътибар итү. Туган бистәсендә бара торган позитив үзгәрешләрне (балалар бакчалары, спорт комплекслары һ. б. төзелү) күрә белергә өйрәтү. Туган бистәсенең, башка шәһәрләрнең символикасын өйрәнүне дәвам итү, үз халкының бер өлеше булуын аңлый белергә ярдәм итү. Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү (һәйкәлләр, обелискларга чәчәкләр кую һ. б.). Табигатьне саклау буенча балаларның белемнәрен тирәнәйтү. Республика сулыкларын чиста тотарга теләк уяту. Туган як табигатенең матурлыгына, андагы форма, ис, төс муллыгына игътибар итү. Табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.

Сөйләм үсеше. Әйләнә–тирәдәге кешеләрнең үзара мөгамәләсенең конструктив ысул һәм чараларын үзләштерү; балада китап укуда кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру максатларын тормышка ашыра. Балаларны матур әдәбият әсәрләре, халык әкиятләре белән таныштыру. Татар теленә карата тотрыклы кызыксыну үстерү. Мәгълүмати аралашу технологияләре, аудио- һәм видеоязмалар, гади аралашу өчен кирәк булган сөйләм берәмлекләре байлыгы булдыру. Балаларның сүз байлыгын арттыру. Төзелеше ягыннан катлаулы булмаган хикәя һәм сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту. Үзе турында, бер кеше гамәлләрен сурәтләгән ситуатив картиналар сериясе буенча, сюжетлы рәсемнәр, үз күзәтүләреннән чыгып, зур булмаган (3–5 җөмләле) хикәяләр төзи белергә өйрәтү. Татар телендә сөйләүче әңгәмәдәшенең сөйләмен тыңлый белүне формалаштыру, нәрсә турында сөйләгәнен аңларга тырышу, телне аз белүенә карамастан, аның белән әңгәмәгә кереп, аралашырга омтылышын хуплау.

Нәфис-нәфасәти үсеш. Балаларда әйләнә–тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне; балаларның музыкальлекләрен, музыканы, матур әдәбият, фольклор әсәрләрен хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыра. Милләтебезнең дини йолалары, халык авыз иҗаты, музыка сәнгате белән таныштыру балаларда туган илне ярату хисе тәрбияләргә булыша. Милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү. Республика тормышында булган истәлекле вакыйгаларны рәсемнәрдә чагылдыра белүләрен хуплау. Балаларның эшләрен бергәләп карау, нәрсә ясаганнары турында сөйли белергә өйрәтү. Идел буе халыкларының әдәби әсәрләре геройларын күзаллау юлы белән әвәли белү күнекмәләрен формалаштыру. Балаларны Г. Тукай әсәрләре һәм аның иҗатын чагылдыручы сәнгать төрләре белән таныштыруны дәвам итү. Сәнгатькә карата уңай караш формалаштыру. Аксубай музеенда булу, анда борынгыдан сакланып калган өй кирәк-яраклары: көмеш поднослар, савыт-саба, бизәк төшерелгән бакыр кувшиннар, комганнар, йорт хайваннары фигуралары формасындагы бронза йозаклар; җәмәгать биналарының интерьерларын һәм экстерьерларын бизәүче декоратив композицияләр белән таныштыру. Борынгы бизәнү әйберләрен: йөзекләр, алкалар, беләзекләр, чулпылар, яка чылбырлары, хәситәләр һ. б.ны карау. Чигелгән түбәтәйләр, хатынкызның бәрхет аяк киеме, күкрәкчәләр, калфаклар һ. б.ны карау. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Дәүләт гимннары белән таныштыру. Горурлык хисләре тәрбияләү.

Физик үсеш. Балаларның сәламәтлеген саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру; физик культура эшчәнлегенә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыра. Татар халык хәрәкәтле уеннарын, физминуткалар кулланып балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, татар халык бәйрәмнәре, халык уеннары аша балаларның физик үсешен камилләштерү. Чәй янына бирелә торган милли камыр ризыклары: гөбәдия (дөге, йөзем һәм йомырка белән), кабартма, бавырсак, талкыш-кәләвә, чәкчәк, кош теле белән таныштыру. Хәрәкәтле халык уеннарын үзгәртеп төрләндерү күнекмәләре бирү. Милли уен-ярышларда («Таяк тартыш», «Аркан тартыш», «Капчык белән сугыш» һ. б.да) катнашасы килү теләге уяту. Кеше тормышында спортның әһәмияте турында күзаллау формалаштыру. Милли спорт төре – көрәш белән таныштыру. Спорт өлкәсендәге билгеле уңыш-казанышлар белән таныштыру. Идел буе халыкларының төрле эчтәлекле уеннарын мөстәкыйль эшчәнлек вакытларында файдалана белү күнекмәләрен ныгыту. Хәрәкәтле уеннарда балаларда көч, җитезлек, кыюлык, тәвәккәллек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Уен нәтиҗәсен гадел бәяли белүләрен хуплау. Халык уеннары белән кызыксынуларын үстерү.

 

2.2. Белем бирү эшчәнлеген планлаштыру

“Минем өем” проекты 

Белем бирү эшчәнлегенең бурычлары

1.Тирә - юнь күзаллавын киңәйтә барып, иң якын кешеләре, уенчыклар, ашамлыклар хисабына сүз байлыгын арттыру.

2.Өлкәннәр кушкан катлаулы булмаган биремнәрне аңлап, үти белүләренә ирешү.

3.Тәрбияче әйткән сүзләрне, кыска фразаларны кабатлап әйтә белүләренә ирешү.

4.Үз исемен дөрес әйтә, исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт әйтә белү күнекмәләрен үстерү.

5.Куелган сорауларны аңлап, сөйләмдә 2-3 сүз белән җавап кайтару күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге

 “Минем өем” проекты темалары (“Гаилә”,“Ашамлыклар”,“Уенчыклар”,“Саннар”) буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Аларның тирә-юнь күзаллавын киңәйтә бару, югарыда күрсәтелгән темага караган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү, аларда татар телендә сөйләшә башлау теләге уяту.

Актив үзләштерүләренә ирешү өчен әйбер исемнәренең мәгънәсен аңлату һәм аларны дөрес әйтү күнегүләре эшләү. Иң якын кешеләр  (әти, әни, бабай, әби, малай, кыз), яраткан уенчыклар (туп, машина, курчак, эт, песи куян, аю), ашамлыклар  (алма, ипи, сөт, чәй) һәм саннар (бер, ике, өч, дүрт, биш) хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру. Өйрәнгән сүзләрне аерым, күмәк, тәрбияче ярдәмендә кабатлый белү күнекмәләрен булдыру. Алма бир. Мә, алма.

Бу кем? Бу нәрсә? сорауларын аңлап җавап бирергә өйрәтү.

-Бу кем? – Бу әти.

-Бу нәрсә? – Бу туп.

Нинди? соравын аңларга, дөрес җавап бирергә өйрәтү.

-Туп нинди? – Кечкенә.

-Машина нинди? – Матур.

Әйбернең билгесен ачыклау максаты белән куела торган сорауларны аңларга һәм сөйләмдә җавап кайтарырга өйрәтү. (Зур, матур, кечкенә, чиста, әйбәт, пычрак, тәмле).

-Бу нәрсә? – Бу туп.

-Туп нинди? – Туп пычрак (зур, матур, кечкенә, чиста, әйбәт).

Тәрбияче әйткән сүзләрне, кыска фразаларны балаларның кабатлап әйтә белүләренә ирешү өстендә эшләү. Аларның өлкәннәр кушкан катлаулы булмаган биремнәрне аңлап, үти белүләренә ирешү (мә, бир, утыр, аша, эч, уйна, ю, ал).

-Мә, куян. – Бир куян.

Тәрбияче әйткән билге буенча предметны табу, күрсәтә белергә өйрәтү.

Зур машина ал. Тәмле алма бир.

Үз исемен дөрес әйтә, исәнләшә, саубуллаша белергә өйрәтү, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

Исәнме. – Исәнмесез. Сау бул. – Сау булыгыз. Мин кыз. - Мин Оля. Мин малай - Мин Коля.

Таныш предметларның исемнәрен ныгыту, куелган сорауга раслаучы, инкарь итүче сүзләрне (әйе, юк) дөрес кулланырга өйрәтү

Син Коля? – Әйе.

Син кыз? – Юк, мин малай.

Мин, син алмашлыкларын аңларга һәм урынлы кулланырга өйрәтү.

Син кем? – Мин Коля.

Кечкенә күләмле шигырьләр, җырлар өйрәтү.

Белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәләре

Ирешелгән нәтиҗәләр:

Бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп аңлап куллана белә, сөйләм күнекмәләре бар.

Татар телендә сөйләшү теләге бар.

Әйбер исемнәренең мәгънәсен аңлый һәм аларны дөрес әйтә белә.

Гаилә, уенчыклар,  ашамлыклар һәм саннар хисабына сүз байлыгы бар.

Өйрәнгән сүзләрне аерым, күмәк, тәрбияче ярдәмендә кабатлый белә.

Бу кем? Бу нәрсә? сорауларын аңлап, җавап бирә.

Әйбернең билгесен ачыклау максаты белән куела торган сорауны  аңлый һәм сөйләмдә җавап кайтара белә.

Тәрбияче әйткән сүзләрне, кыска фразаларны  кабатлап әйтә. Ѳлкәннәр кушкан катлаулы булмаган биремнәрне аңлап үти.

Тәрбияче әйткән билге буенча предметны таба, күрсәтә белә.

Үз исемен дөрес әйтә, исәнләшә, саубуллаша белә, сүзләрне дөрес, урынлы куллана.

Куелган сорауга раслаучы, инкарь итүче сүзләрне дөрес кулланана белә.

Мин, син алмашлыкларын аңлый һәм урынлы куллана.

Кечкенә күләмле шигырьләр, җырлар белә.

 

“Уйный – уйный үсәбез” проекты

Белем бирү эшчәнлегенең бурычлары

1. Тирә- юнь күзаллавын киңәйтә барып, яшелчәләр, савыт-сабалар, киемнәр, ѳй җиһазлары, ашамлыклар темасына кергән сүзләр  хисабына сүз байлыгын арттыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белүләренә ирешү.

3.Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгуларына ирешү.

4.Сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә

камилләштерү.

5.Боерык фигыльләрне сөйләмдә аңлап дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге

“Уйный-уйный үсәбез” проекты темалары (“Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Яңа сүзләр хисабына баланың сөйләмен баету, тулыландыру. (Кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә, аш, ботка, кашык, тәлинкә,чынаяк, күлмәк, чалбар, бит, кул, өстәл урындык, карават, баллы, ничә, нинди, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, нәрсә кирәк, юа, ки, сал, йокла, хәерле көн, яратам, бар).

Санау күнекмәләрен ныгыту, сөйләмдә камилләштерү.

Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белергә өйрәтү.

Раслаучы һәм инкарь итүче сүзләрне  ныгыту, урынлы куллану.  (Әйе, юк) 

Исем + сыйфат конструкциясен сөйләмдә активлаштыру.

- Бу кызыл тәлинкә.

“Минем өем” проекты буенча өйрәнелгән боерык фигыльләрне ныгыту (аша, эч, утыр, ю, уйна, йокла), яңа боерык фигыльләрне (ки, сал) сөйләмдә аңлап дөрес куллана белергә өйрәтү, активлаштыру.

Алган белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә камилләштерү.

Белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәләре

Ирешелгән нәтиҗәләр:

“Уйный-уйный үсәбез” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”,       “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белә, сөйләм күнекмәләре бар.

Яңа сүзләр хисабына  сүз байлыгы бар.

Санау күнекмәләре бар, сөйләмдә куллана белә.

Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә.

 Раслаучы һәм инкарь итүче сүзләрне аңлый, урынлы куллана. 

Исем + сыйфат конструкциясен сөйләмдә дѳрес куллана.

 Боерык фигыльләрнесөйләмдә аңлап дөрес куллана белә.

Алган белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә куллана белә.

 

Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”проекты

Белем бирү эшчәнлегенең бурычлары

1. Ашамлыклар, кыргый  хайваннар, кошлар, мәктәп темасына кергән сүзләр хисабына баланың сөйләмен баету, тулыландыру.

2.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.  

3. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

4. Мөстәкыйль  рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белергә  күнектерү.

Белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге

“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”, “Танышу”, “Тату гаилә”, “Дусларны сыйлыйбыз”, “Кунак килде”, “Кафега барабыз”, “Күңелле уеннар”, “Без циркта”, “Безнең дуслар”, “Чана шуабыз”, “Без биибез”, “Күңелле сәяхәт”, “Мәктәп”, “Без әкият яратабыз”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (танып – белү, уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Яңа сүзләр хисабына баланың сөйләмен баету, тулыландыру: син кем, хәерле көн, тычкан, бу кем, бу нәрсә, нишли, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың, син нишлисең, сикер-сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер-йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла-җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр.

Бу кем? Бу нәрсә? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Нишли? Син нишлисең? Кая барасың? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белергә өйрәтү.

Алган белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә камилләштерү. Монологик сөйләмне үстерү.

Белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләре

Ирешелгән нәтиҗәләр:

“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”, “Танышу”, “Тату гаилә”, “Дусларны сыйлыйбыз”, “Кунак килде”, “Кафега барабыз”, “Күңелле уеннар”, “Без циркта”, “Безнең дуслар”, “Чана шуабыз”, “Без биибез”, “Күңелле сәяхәт”, “Мәктәп”, “Без әкият яратабыз”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (танып – белү, уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белә, сөйләм күнекмәләрен бар.

Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгы бар.

Бу кем? Бу нәрсә? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Нишли? Син нишлисең? Кая барасың? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белә.

Фигыльләрне урынлы куллана.

Җырлар, шигырьләр белә.

 

 

 

Балаларга татар теле өйрәтүгә комплекслы - тематик план

№ т/б

Ай

Тема һәм лексик доза

Эшчәнлек саны

Баларнын яшь торкеме

1

сентябрь

“Минем гаиләм”

Актив сүзләр: әти, әни, исәнмесез, сау булыгыз.

Дидактик уен: “Бу кем?”

Аз хәрәкәтле уен: “Кил монда!”

1

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар

2

 

“Малай, кыз”

Актив сүзләр: малай, кыз, бу кем? кем юк? исәнме.

Дидактик уен: “Кем юк?”

Аз хәрәкәтле уен: “Өйдә кем яши?”, “Үз өеңне тап”

1

 

3

 

“Минем туганнарым”

Актив сүзләр: әти, әни, малай, кыз, исәнмесез, сау булыгыз.

Дидактик уен: “Кем юк?”

Сүзле хәрәкәтле уен: “Бу кем?” 

1

 

4

 

“Әйдәгез, танышыйк”

Актив сүзләр: мин ..., сау булыгыз, син кем? исәнмесез.

Сүзле хәрәкәтле уен: “Син кем?” 

Пальчиковая игра. Образец: Бу әни, бу әти...

Исәнме әни, исәнме әти...

1

 

5

октябрь

“Тату гаилә”

Актив сүзләр: исәнме, сау бул.

Сүзле уен: “Дустың белән исәнләш”

Хәрәкәтле - сүзле уен: “Кем юк?”

1

 

6

 

Минем дуслар

Актив сүзләр: эт, песи, кем анда?, кил монда.

Уен ситуациясе: “Кем анда?”

Уен: “Син кем?”

1

 

7

 

“Әйе - юк”

Актив сүзләр: эйе, юк, сау бул

Уен: “Әйе – юк”

Уен: “Хатаны төзәт”

1

 

8

 

“Кунак килгән”

Актив сүзләр: әби, бабай

Уен ситуацясе:  “Әби белән бабай кунакка килгән”

Аз хәрәкәтле уен: “Кил монда”

1

 

9

ноябрь

“Безнең кунаклар”

Актив сүзләр: Хәлләр ничек?

Уен ситуациясе: “Хәлләр ничек?”

Хәрәкәтле уен: “Кем юк?”

1

 

10

 

“Әби күчтәнәче”

Актив сүзләр: ипи, рәхмәт, мә

Уен ситуациясе: “Әби күчтәнәче”

Сүзле уен: “Песине сыйла”

1

 

11

 

“Бабай күчтәнәче”

Актив сүзләр: алма, рәхмәт, мә.

Уен ситуациясе: “Бабай күчтәнәче”

Сүзле уен “Акбайны сыйла”

1

 

12

 

“Сөт, чәй”

Актив сүз: чәй, сөт

Уен ситуациясе: “Мияу Акбайда кунакта”

Сүзле уен: “Мияу, мә, сөт (чәй)”

1

 

13

декабрь

“Рәхмәт әйт”

Актив сүзләр: мә, рәхмәт.

Уен ситуациясе: “Акбай белән Мияу балаларны сыйлыйлар”

Сүзле уен: “Рәхмәт әйт”.

1

 

14

 

“Кунак сыйлау”

Актив сүзләр: тәмле, кил монда, утыр, аша, эч.

Уен ситуациясе: “Акбайны утырт”

Сюжетлы- рольле уен: «Кунакны сыйла”

1

 

15

 

“Уенчыклар”

Актив сүзләр: бир, туп, бу нәрсә?

Дидактик уен: “Серле тартма”

Сүзле уен: “Мә - бир, туп”

1

 

16

 

“Зур – кечкенә”

Актив сүзләр: зур, кечкенә, сикер.

Уен ситуациясе: “Зур песигә - зур туп, кечкенә песигә - кечкенә туп бир”

Сүзле-хәрәкәтле уен: “Зур, кечкенә”

1

 

17

январь

“Курчак кунакка килгән”

Актив сүзләр: матур, курчак

Дидактик уен: “Бу нәрсә?”

Сүзле уен: “Курчак белән танышу”

1

 

18

 

“Уйныйбыз”

Актив сүзләр: матур,  аю,   курчак,туп,зур, кечкенә, бир, куян.

Дидактик уен: “Нәрсә юк?”

Сүзле уен “Бу уенчык нинди?”

1

 

19

 

“Без уйнарга яратабыз”

Актив сүзләр: матур,  аю курчак,туп,зур, кечкенә, бир, куян.

Дидактик уен: “Нәрсә зур, нәрсә кечкенә?”

Сюжетлы рольле уен: “ Уенчыклар кибетендә”.

1

 

20

 

“Мияуга бүләк”

Актив сүзләр: матур, курчак,туп,зур, кечкенә, бир, куян, аю, хәлләр ничек?

Уен ситуациясе: “Мияуны чакыр”

Үстерешле диалог:  “Мияуга уенчык бүләк ит!”

1

 

21

февраль

“Уенчыклар юабыз”

Актив сүзләр: пычрак, чиста, ю.

Дидактик уен: “Бу нәрсә? Нинди?”

Уен: “Эйе – юк”

1

 

22

 

“Саннар”

Актив сүзләр: бер, ике, өч, дүрт, биш, ничә?

Дидактик уен: “Тылсымлы тартма”

Дидактик уен: “Ничә?”

1

 

23

 

“Ягымлы сүзләр”

Актив сүзләр: исәнме- исәнмесез, сау бул- сау булыгыз, рәхмәт.

Ситуатив күнегүләр: “Куян аюга кунакка килә”

Дидактик уен “Бармак уены”.

1

 

24

 

“Боерыкны аңлау”.

Актив сүзләр: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна.

Сүзле уен: “Мин әйтәм, син эшлә”

Дидактик уен: “Әйе,юк”

1

 

25

март

“Кызыклы уеннар”

Дидактик уен “Кәрзиндә нәрсә бар- нәрсә юк?”, “Өйдә кем бар-кем юк?”

Мультфильм карау “Чукмар белән Тукмар”

1

 

26

 

“Шалкан әкияте”

Актив сүзләр: Шалкан, әти, әни, кыз, эт, малай, песи, әби, бабай.

Дидактик уен “Өйдә кем яши?”

Уен ситуациясе “Кем анда?”

1

 

27

 

“Баллы кишер”

Актив сүзләр: баллы, баллы кишер,  баллы алма,

зур кишер, тәмле кишер.

Сүзле уен “Мə, кишер”
Дидактик уен “Нинди кишер?”

1

 

28

 

“Бар матур бакча”

Актив сүзләр: баллы кишер, зур, тәмле кишер, бәрәңге, суган, кыяр.

Уен ситуациясе “Сорап ал”

Җырлы- биюле уен “Бар матур бакча”

1

 

29

апрель

“Уйный-уйный эшлибез”

Актив сүзләр: кыяр, суган, кәбестә, бәрәңге, кишер.

Дидактик уеннар: “Бу нәрсә?”, “Нәрсә юк?”, “Нәрсә бар?”

Җырлы-биюле уен  “Бар безнең бакча”

1

 

30

 

“Төсле туплар”

Актив сүзләр: кызыл, сары, сикер, туп.

Үстерешле диалог “Төсле туплар”

Хәрәкәтле уен “Туп”

1

 

31

 

“Юл маҗаралары”

Актив сүзләр: кызыл, сары, сикер, яшел.

Уен ситуациясе “Кемдә нинди машина, ничә?”

Хәрәкәтле уен “Төсле машиналар”

1

 

32

 

“Яшелчәләр кибете”

Актив сүзләр: Нәрсә бар? Нәрсә  кирәк? Нинди? Ничә?

Уен ситуациясе  “Яшелчә юабыз”.

Сюжетлы-рольле уен “Яшелчәләр кибете”.

1

 

33

май

“Ашханә”

Актив сүзләр:аш, ботка, аша, эч.

Ситуатив уен “Иптәшеңне сыйла”.

Сюжетлы- рольле уен “Ашханә”

1

 

34

 

“Кибеттә”

Актив сүзләр: саннар, төсләр, яшелчәләр

Үстерешле уен: “Нәрсә? Нинди? Ничә?”

Сюжетлы-рольле уен: “Кибет”

1

 

35

 

“Өстәл театры “Кем нәрсә ярата?”

Актив сүзләр: яратам

Уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

Сүзле уен: “Тыңла, күрсәт, кабатла”.

1

 

36

 

“Курчак Алиягә булыш!”

Актив сүзләр: тәлинкә, кашык.

Уен ситуациясе “Савыт-саба ю”.

Дидактик уен “Курчак Алиягә булыш”.

1

 

 

 

“Минем өем” проекты.

Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт.

 

“Уйный – уйный үсәбез” проекты.

Актив сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар (38 сүз)

 

 “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты.

Актив сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, бу кем? бу нәрсә? нишли?, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең?, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың?, син нишлисең?,сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр, нәрсә яратасың?(пассив сүз)

 

 

2.3. Программаны тормышка ашыруда

төрле технологияләр, формалар, алымнар, методлар һәм чаралар.

 

Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар:

1.Эшчәнлек эшкәртмәләре.

2.Тавышлы күрсәтмәлелек (аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).

3.Картиналы һәм картиналы - дидактик күрсәтмәлелек (таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар).

4.Символик, график күрсәтмәлелек.

5.Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)

6.Интерактив уеннар.

 

Эш төрләре һәм формалары:

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1.Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2.Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

3.Сюжетлы-рольле уеннар;

4.Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5.Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү.

6.Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.

7.Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8.Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9.Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10.Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11.Мультфильмнар карау.

 

Яңа сүзләр өйрәтү технологиясе

Балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү билгеле бер күләмдәге сүз байлыгы булдырудан башлана. Яңа сүзләр үзләштерү процессында махсус сайлап алынган күнегүләр төп чара булып тора. Юнәлеше һәм характеры ягыннан  лексик  күнегүләрне икегә бүлеп карыйлар: әзерлек күнегүләре һәм сөйләм күнегүләре. Әзерлек күнегүләре балаларны яңа сүзләрне файдаланып сөйләргә әзерли. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр. Сөйләм күнегүләре лексик күнегүләрнең бер төре буларак, үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр. Яңа сүз өйрәтү төп методик алымнарның берсе булып тора:

-яңа сүз тәрбияче тарафыннан ачык, төгәл итеп күрсәтмә рәсем ярдәмендә әйтелә;

-аудиоязмадан тыңлатыла, кабатлатыла;

-ишеткән сүзне бала рәсемннән табып  күрсәтә һәм әйтә;

-сүзләр тизрәк истә калсын өчен сүз кат-кат әйттерелә, аңлашылмаган очракта, аның русча тәрҗемәсе бирелә;

-төрле эш формаларында (пышылдап, күмәкләп, төркемнәргә бүленеп, хәрәкәтләнеп әйтеп) өйрәтелә;

-уеннар кулланып (“Ватык телефон”, “Кайтаваз”...) ныгытыла;

-яңа сүз, таныш булган сүзләр белән грамматик конструкцияләрдә ныгытыла, мәсәлән: зур туп, чиста туп;

-аралашуда кулланыла (бала өйрәнгән яңа сүзләрне, конструкцияләрне бары аралашуда аңлап куллана);

-бала теге яки бу сүзне аның төгәл мәгънәсен аңлап үзләштереп калсын өчен телдән инкарь итү яисә раслау күнегүләре үткәрергә мөмкин;

-өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була: “Исемен әйтсәң бирәм”, “Мин күрсәтәм, син әйт”, “Сорап ал”, “Серле кәрзин” һ.б.

            Баланың сөйләмен оештыру өчен исемнең алмашлык (мин, син, бу), сан (1 дән 10 га), сыйфат (тәм, күләм, төс, эчке сыйфатлар) һәм фигыль белән бәйләү грамматик конструкцияләре кулланыла. Фигыль белән таныштыру боерык фигыльләрдән башлана (бар, сикер, аша һ.б.). Уртанчылар төркемендә балаларга боерык фигыльләрне аңлап үтәүләрен тәлап ителә.

 

Диалогик сөйләм

Программаның төп асылы булып аралашуга чыгу тора.  Аралашуга чыгу өчен диалогик сөйләмнең әһәмияте бик зур. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принципка таянып эшләү кулай. Диалогик сөйләмдә иң отышлы алым – сорау-җавап  рәвешендә (сорау-информация алу берәмлеге) һәм  теләк белдерә торган: теләк, үтенү, тәкъдим итү, ризасызлык төсмере булырга мөмкин. Еш кына сораудан соң, әңгәмәдәшнең җавап репликасы килә, раслау яисә инкарь рәвешендә булырга мөмкин. Реплика-җавап сорау рәвешендә дә булырга мөмкин: Нинди әти? Бу вакытта әңгәмәдәшнең җавабы тулы да, ким дә булырга мөмкин: Матур әти; яисә: Матур.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ситуатив - тематик принцип нигезендә, диалогик сөйләмне үстерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

- уен ситуацияләрендә катнашу;

- тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;

- тематик диалоглар төзү; 

- сәхнәләштерүдә катнашу;

- рольләргә бүлеп сөйләү.

            Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Тәрбияче аларның балалар сөйләменә керерлек кирәкле формаларын эшләргә һәм төрле шартларда куллану мөмкинлеген исәпкә алырга тиеш. Тәрбияче, сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәү өчен, төрле формаларны кулланырга; эш эчтәлегенә туры килә торган интонация, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга һ.б. өйрәтергә тиеш. Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алу дип кенә уйларга ярамый. Балаларны диалогик сөйләмгә хас булган башка (сорау һәм җаваплардан тыш) ситуацияләр, репликалар, көндәлек аралашу формаларына да өйрәтергә кирәк.

           

Төрле эшчәнлекләрдә белем бирү формалары

Хәрәкәт

Уен

Хезмәт

Танып-белү

Аралашу

-уен

-хәрәкәт элементларын кулланып әңгәмә үткүрү

-физминуткалар

 

-күзәтү

-уку

-уен

-әңгәмә

-күмәк уен (тәрбияче; балалар белән)

-сюжетлы-рольле уен

-кагыйдәле уен

-экскурсия

-бәйрәм

-күмәк эшчәнлек

-әңгәмә

-карау

-уен

-дежур тору

-күзәтү

-сюжетлы-рольле уен

-хикәя

-үстерүле уен

-әңгәмә

-ситуатив сөйләшү

-уку

-уку

-хикәя

-әңгәмә

-өстәл театры

-балалар белән

аралашу

-шигыр ятлау

-уен

-табышмакларга җавап табу

-текстлы хәрәкәтле уен

-тәрбияче белән

аралашу

Матур әдәбият, фольклорны кабул итү

Рәсем

Музыка

Төзү

-карау

-уен

-бизәү

-күргәзмәләр

-ясау

-музыка

тыңлау

-җырлы-биюле

уен

-җырлау

-уен

-күзәтү

-карау

-уку

-әңгәмә

-хикәя

-уен

-викторина

-инсценирование

 

3.Оештыру бүлеге

3.1.Предметлы-үстерелешле мохитне оештыру үзенчәлекләре

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Тәрбиячегә татар телен өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне ясалма тудырылган тел мохитендә үзләштерүләрен онытмаска кирәк. Тәрбиячедә РФ һәм ТР дәүләт символлары, туган бистә, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, татар, рус, чуваш һ.б. халыкларның декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сүрәтләнгән альбомнар, үстерешле уеннар, татар халык әкиятләренең геройлары, уенчыклар: куян, аю, песи, эт, төрле төстәге һәм төрле зурлыктагы туплар, төрле төстәге күлмәкләрдән курчаклар, дидактик һәм таратма материаллар, кирәкле мәгълүматларны истә калдырырга ярдәм итә торган схемалар, балалар өчен матур әдәбият, методик кулланмалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары һ.б. бар.

1. РФ и ТР символикасы (герб, флаг).

2. РФ и ТР президентларының фотографияләре.

3.Татар, рус милли киеменнәре фотографияләре.

4. ТР башкаласы Казан шәһәре турында информацион һәм күрсәтмә

материал (альбомнар, китаплар, открыткалар, иллюстрацияләр).

5. ТР турында информацион һәм күрсәтмә материал (шәһәрләр, аларның истәлекле урыннары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы).

6. Татарстан, Россия, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Мари-Эл, Мордовия турында информацион һәм күрсәтмә материал (папкалар, дидактик, хәрәкәтле уеннар).

7. Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең портретлары һәм әсәрләре.

8. Татар халык әкиятләре.

9.Татар милли орнаментларының үрнәкләре (7 элемент):

лалә, яфрак, кыңгырау, канәфер чәчәге, өч яфрак, чалмабаш, гөлҗимеш.

10. Татар милли орнаментлары белән таныштыру өчен дидактикуеннар:

1. «Бизәкне төзе»;

2. «Парын тап»;

3. «Тап һәм ата»;

4. «Киемне бизә» (түбәтәй, калфак, читек, камзул һ.б.).

11. Яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары.

12.Уенчыклар: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, савыт-саба, җиһаз, предметлы уенчыклар.

13. Дидактик уеннар:«Бер hәм күп», «Кем нәрсә эшли»,  «Курчакны киендер», «Яшелчәләр», «Жиләк-жимешләр», «Кечкенә рәсемнәрнетаратып сал», “Кәрзиндә нәрсә бар?”, “Төсе буенча тап”, “Бу кем?”, “Бу нәрсә?” һ.б.

14.Документация: планнар: перспектив һәм календарь, еллык

 

Файдаланылган әдәбият:

1.       Закирова К.В..  Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия   Балачак аланы. − Казан, 2011.

2.       Закирова К.В. , Муртазина Л.Р. “Балачак – уйнап  - көлеп үсәр чак”.- Казан, 2012.

3.       Закирова К.В., Муртазина Л.Р. Әй, уйныйбыз, уйныйбыз.- Казан, 2013

4.       Зарипова З.М., Исаева Р.С. «Үстерешле уен».- Казан, 2013.

5.       Зарипова З.М. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү программасы. «Идел-Пресс», 2013.

6.       Зарипова З.М “Татарча сөйләшәбез”. 4-5 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, «Хәтер», 2011

7.       Зарипова З.М. “Татарча сөйләшәбез”. 5-6 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, «Хәтер», 2012

8.       Зарипова З.М. “Татарча сөйләшәбез”. 6-7 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, «Татарстан китап нәшрияты», 2012

9.       Закирова К.В. «Балачак аланы». Хрестоматия для воспитателей и родителей.