Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс
Оценка 4.7

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Оценка 4.7
rtf
21.01.2020
Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс
рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс.rtf

 

 

 

    Педсовет утырышында каралды

 беркетмә ____“_____”____________20____ел

 

 

 

 

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

5 нче сыйныф өчен эш программасы Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты,  МГББУ “8 нче мәктәпнең төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” н, (1 — 11 нче сыйныфлар)(төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова,

 Г.М. Әхмәтҗанова - Казан, 2018)  исәпкә алып төзелде.

Программа атнага 2 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында татар теленә каралган сәгатьләр саны 5  нче сыйныфта 70 сәг. тәшкил итә.

 

                      2. Предметны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше       кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала;  презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә;

укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;  объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;  тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив гамәлләр: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;  уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;  билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;  әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;    Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләр

Тыңлап аңлау (0,5-0,7 минут) Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;  зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү; сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү

Диалогик сөйләм (5-6 реплика) Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;  аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү; парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм (7-8 фраза). Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; һәр тема буенча ситуатив күнегүләр аша аралаша белү( 4 реплика) өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку (55-60сүз). Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку; текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү; таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү; таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

Язу (5-7 җөмлә). Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү; конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү; үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

                                                                       

 

                                                            3. Укыту предметының эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, сәгатьләр саны

Коммуникатив юнәлеш

Грамматика

1

Без мәктәптә.

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Антонимнар. Исемнәрнең ясалышы. Боерык фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман хикәя фигыль. Сан төркемчәләре. Микьдар саны, тәртип саны.

2

Мин – өйдә булышчы.

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Инфинитив. Сыйфат дәрәҗәләре. Өчен, белән, кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре. Минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, икенчедән, минем фикеремчә кереш сүзләре.

3

Дуслар белән күңелле.

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Астында, өстендә, янына, янында, артында, алдына Берл. сан I зат –ым, -ем, -м; II зат –ың, -ең, -ң;  III зат –ы, -е, -сы, -се. Күпл. сан  I зат –ыбыз, -ебез, -быз, -без; II зат –ыгыз, -егез, -гыз, -гез;  III зат –лары, -ләре Эшләргә телим, укырга телим, булышырга телим

4

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Укырга кирәк, тырышырга тиеш, язарга мөмкин, тыңларга ярый Б.к., и.к., ю.к., т.к., ч.к., у-в.к.; мин, син, ул, без, сез, аларБилгеле киләчәк заман хикәя фигылъ. Нишләячәк? Нишл мәячәк? Нишләр? Нишләмәс? сораүлары. -ыр, -ер, -ар,-әр, -яр,- р кушымчалары Нишләгән? Нишләмәгән? Сораулары.

5

Без спорт  яратабыз.

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.

Бу, шул, теге, болар, тегеләр, ул Берл. сан I зат –ым, -ем, -м; II зат –ың, -ең, -ң;  III зат –ы, -е, -сы, -се. Күпл. сан  I зат –ыбыз, -ебез, -быз, -без; II зат –ыгыз, -егез, -гыз, -гез;  III зат –лары, -чы, -че, -лык, -лек, -даш, -дәш, -таш, -тәш.

 

Календарь-тематик план

 

 

Дәрес  темасы

 

 

Төп эшчәнлек төрләре

 

 

Дәрес саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

 

 

 План

Факт

1

Яңа уку елы котлы булсын! Тема буенча лексик-грамматик материал кертү.

Әңгәмә, Схема буенча җөмләләр төзү

1

 

 

1 чирек

2

Исәнләшү кагыйдәләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Фронталь, индивидуаль, парлы, телдән һәм язма күнегүләр эшләү,

1

 

 

 

3

“Мәктәп” темасына караган лексик-грамматик материал. Исемнәрнең килеш белән

төрләнеше.

Фронталь, индивидуаль, парлы, телдән һәм язма күнегүләр эшләү Исемнәрнең килеш белән

төрләндереп, сөйләмдә куллану

1

 

 

 

4

“Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик- грамматик

материал. Антонимнар.

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү

1

 

 

 

5

Мәктәптә Белем бәйрәме. Транскрипция.  Сүзлек диктанты.

Текст өстендә эш, биремнәр үтәү. Сүзлек диктанты язу.

1

 

 

 

6

Исемнәрнең берлек санда тартым белән  төрләнеше.

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлелектән файдалана белү Үрнәк буенча парлап эшләү,

Сорауларга җавап бирү гомуми нәтиҗә чыгару

1

 

 

 

7

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә

кулланылышы.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару

1

 

 

 

8

Кереш контроль эш

Мөстәкыйль эшләү

1

 

 

 

9

Боерык фигыльләрне сөйләмгә кертү. Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эш, сәнгатьле уку, аутентив

Материал белән эшли белү

1

 

 

 

10

Әдәпле сөйләм формалары. Боерык фигыльнең зат- сан белән

төрләнеше.

Күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару Схема буенча җөмләләр төзи белү

1

 

 

 

11

Исемнәрнең ясалышы. «Китап» шигырендәге лексиканы куллану.

Таблица белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга

җавап бирү.

1

 

 

 

12

БСҮ Китап-минем дустым, киңәшчем.

Сәнгатьле уку, Х. Шабановның ”Китап” шигыре белән танышу, ситуатив күнегүләр эшләү сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару

1

 

 

 

13

Хәзерге заман хикәя фигыль.Ситуатив күнегүләр.

Таблица белән эшләү ,күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап .

1

 

 

 

14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең

барлык формасында зат –сан белән төрләнеше.

Аутентив материал белән эшләү, хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше. Балалар өчен язылган шигырьләрдән өзекләр уку

1

 

 

 

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләнешенә күнегүләр эшләү

1

 

 

 

16

Контроль эш

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш мөстәкыйль эшләү

1

 

 

 

17

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Хаталар өстендә эш

Хаталар өстендә эш Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр белән танышу. Грамматик күнегүләр эшләү Чагыштыру һәм гомумиләштерү (рус һәм татар телен)

1

 

 

 

18

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча лексик-грамматик материал.

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча

лексик-грамматик материал белән танышу, күнегүләр эшләү.

1

 

 

2 чирек

19

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә һәм язуда куллану, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап бирү

1

 

 

 

20

Изложение.“Үкенеч”

БСҮ Изложение язу.

1

 

 

 

21

Сан төркемчәләре. Хаталар өстендә эш.

 

Изложениене анализау хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре турында белешмә бирү,

1

 

 

 

22

Сан + исем төзелмәсен сөйләмгә кулланышка кертү

 

саннарны куллану күнекмәләре

өстендә эш, биремнәр үтәү

1

 

 

 

23

“Минем иртәнге режимым”темасы буенча лексик-грамматик материал.

Схема белән эшләү ,күнегүләр эшләү,

күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга

җавап бирү,

1

 

 

 

24

Сәгать ничә? конструкциясе.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү, Күнегүләр эшләү

1

 

 

 

25

Минем көндәлек режимым.

Көндәлек режим турында сөйләшү, ситуатив күнегүләр эшләү

1

 

 

 

26

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр   белән сөйләм оештыру. Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү. Көндәлек режим, йорт эшләре турында сөйләшү Чагыштыру һәм гому-

миләштерү

1

 

 

 

27

БСҮ Мин – өйдә булышчы. Яңа лексика кертү.

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, Хикәя төзү

1

 

 

 

28

Биремле күчереп язу.Табигать бизәкләре

Уку, күчереп язу. Хаталарны булдырмау өстендә эш

1

 

 

 

29

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану

Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү

1

 

 

 

30

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану

Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү ,Илнур белән Рәсимгә характеристика бирү

1

 

 

 

31

Кереш сүзләрне сөйләмгә кертү

Кереш сүзләр белән танышу, чөнки теркәгеченең мәгънәсе һәм кулланылышы турында төшенчә бирү

1

 

 

 

32

 Инфинитив + модаль сүзләр белән сөйләм оештыру  (кирәк, кирәкми, ярый,ярамый, телим)

Таблица белән эшләү, инфинитив + кирәк, кирәкми, ярый, ярамый төзелмәләренә күнегүләр эшләү, Ситуатив күнегүләр эшләү Сорау җөмлә формаларын модельләштерү

1

 

 

3 чирек

33

Ничек мактарга? Мактау сүзләре.

 Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү. Ситуатив күнегүләр

эшләү

1

 

 

 

34

Тест  “Мин - өйдә

булышчы”

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга тест

 

 

 

 

35

Хаталар өстендә эш.

БСҮ. Без әнигә булышабыз.

Таблица белән эшләү, фигыльнең инфинитив формасын өйрәнү, күнегүләр эшләү

1

 

 

 

36

“Рәсим” хикәясендәге лексик-грамматик материал өстендә эш.

 “Өйдәге хезмәт” темасына лексиканы

кабатлау, образга бәя бирү

1

 

 

 

37

Ситуатив күнегүләр эшләү.

Рәсимгә бәя бирү. Ситуатив күнегүләр эшләү Монолог төзү

1

 

 

 

38

БСҮ. Без – өйдә ярдәмчеләр.

Хикәя язу, хикәядәге сөйләм үрнәкләре

1

 

 

 

39

Өчен бәйлеген сөйләмдә куллану

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

1

 

 

 

40

Ю. Ермолаев ның “Ике пирожный”хикәясендәге лексик-

грамматик материал.

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексика белән танышу Уку, парлап һәм  төркемнәрдә эш, индивидуаль биремнәр, рәсемнәр буенча сөйләү

1

 

 

 

41

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану. Сүзлек диктанты.

Кереш сүзләрне актив кулланылышка кертү. Күнегәләр эшләү

1

 

 

 

42

Күчереп язу «Кунак апа”

БСҮ. Матур язу өстендә эш.

1

 

 

 

43

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану. Хаталар өстендә эш

Әңгәмә,Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Грамматик

күнегүләр эшләү. язма тикшерү

1

 

 

 

44

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

әкиятендәге  лексик- грамматик

материал.

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге

лексика белән танышу, уку, парлап һәм  төркемнәрдә эш,

1

 

 

 

45

“Без әкиятләр язабыз.” Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Иҗади эшчәнлек, хикәя төзү. Таблица белән эш.

1

 

 

 

46

Билгесез үткән заман хикәя

фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Үрнәк буенча эшләү, сорауларга җавап бирү,

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Грамматик күнегүләр эшләү

1

 

 

 

47

БСҮ. “Хезмәт турында мәкальләр”

Фронталь әңгәмә, Тема буенча өйрәнгән лексиканы кабатлау. Татарча-русча мәкальләр.

1

 

 

 

48

“Минем дусларым”темасы буенча лексик- грамматик материал.

“Минем дусларым” темасы буенча лексика

белән танышу. Күнегүләр эшләү

1

 

 

 

49

БСҮ  “Минем дустым”

Дустыңа бәя бирү, хикәя төзү

1

 

 

 

50

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш.

Алган белемнәрне куллануны тикшерү,

аны куллануга контроль эш

1

 

 

 

51

Сыйфат.  Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы.Хаталар өстендә эш

Сыйфатны искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү.

1

 

 

 

52

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә

кулланылышы

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану,

күнегүләр эшләү.

1

 

 

4 чирек

53

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик- грамматик материал

“Язгы каникул”хикәясе буенча лексика белән

танышу. Фигыль формаларын кабатлау. Таблица

белән эшләү

1

 

 

 

54

 “Чын дуслар”  хикәясе

Ситуациядән чыгып, “Язгы каникул”

хикәясен үзгәртеп сөйләү. Иҗади эш

1

 

 

 

55

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләр,

ситуатив күнегүләр эшләү

1

 

 

 

56

Без матур сөйләшәбез.  Телефоннан сөйләшү этикеты.

Контроль эштә җибәрелгән хаталар өстендә эш. Әдәпле сөйләм үрнәкләре белән эшләү.

1

 

 

 

57

Татар халык ашлары.

БСҮ  Минем яраткан ризыгым

Татар халык ашлары белән танышу. Яраткан ризыклар турында сөйләм күнекмәләре булдыру, күнегүләр эшләү

1

 

 

 

58

Туган көн – иң күңелле бәйрәм.

  Туган көнгә чакыру язу.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү. Парларда эшләү “Туган көн – иң күңелле бәйрәм” хикәясе өстендә эш.

1

 

 

 

59

“Алсуның туган көне”. Биремле

күчереп язу.

Биремле диктант. Сүзләр белән эшләү, тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру

1

 

 

 

60

БСҮ “Туган көн - күңелле

бәйрәм”. Бәйлек сүзләр

Туган көн темасына

караган лексика белән эш, иҗади эш .Бәйлек сүзләр белән эшләү.

1

 

 

 

61

Дүрт аяклы дусларыбыз,аларның

гадәтләре. Яңа лексика кертү.

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган

лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү

1

 

 

 

62

Дүрт аяклы дусларыбыз,

Аларның кыяфәтләре, токымнары. Сүзлек диктанты

Тема буенча яңа сүзләр белән танышу,

төркемнәрдә эшләү. Сүзлек диктанты.

1

 

 

 

63

“Минем этем”тексты өстендә эш. Кереш сүзләр.

Үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, язу 

 

 

 

 

64

Мөстәкыйль эш. “Минем дүрт аяклы дустым”

Тема буенча лексиканы кабатлау.

 

 

 

 

65

Мин,син зат алмашлыкларынын килешләр белән төрләнеше.

Сөйләм үрнәкләре буенча җөмләләр төзү. Мин, син зат алмашлыклары

1

 

 

 

66

Без спорт яратабыз. Темага караган лексика.Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эш. Тән әгъзаларының исенәрен кабатлау.

1

 

 

 

67

БСҮ Сәламәт булыйк.

Тән әгъзалары исемнәрен сөйләмдә куллану.Төркемнәрдә эшләү

1

 

 

 

68

Йомгаклау тесты.

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш мөстәкыйль эшләү.

1

 

 

 

69

Мин табибта. Диалогик сөйләм. Хаталар өстендә эш.

Мин – табибта.Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

 

 

 

70

БСҮ Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли уеннары. Йомгаклау

Сабантуй бәйрәме, Сабантуй уеннары турында  сөйләшү Фигыльләрне искә төшерү.

1

 

 

 

 

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 5 класс
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.01.2020