Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку
Оценка 5

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Оценка 5
Образовательные программы
doc
родителям +1
Взрослым
01.04.2017
Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән 1-4 нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на һәм “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теленнән башлангыч гомуми белем бирү стандарты” на нигезләнеп төзелгән программа фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Программаның эчтәлеген әдәбият буенча мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр ята.План работы дополнительных занятий в начальной школе
татар теленнән өстәмә дәресләр.doc
Аңлатма язуы Татарстан   Республикасы   Мәгариф   һәм   Фән   министрлыгы   тарафыннан   расланган   һәм   тәкъдим   ителгән   1­4   нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на  һәм “Рус   мәктәпләрендә   укучы   татар   балаларына   ана   теленнән  башлангыч   гомуми   белем   бирү   стандарты”  на нигезләнеп   төзелгән   программа   фән   нигезләре   буенча   мәҗбүри   нәтиҗәлеккә   ирешүне   күздә   тотып   төзелде. Программаның   эчтәлеген   әдәбият   буенча   мәктәптә   үзләштерелергә,   камилләштерелергә   тиешле   махсус   белем   һәм күнекмәләр ята. 1­4 нче  сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя: 1.Укучыларда   ана   телен   өйрәнүгә   кызыксыну,   омтылыш,   эзләнүгә   теләк   уяту,   үз   милләтеңә,   телеңә   мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.   2.Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру: а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат  бирү; б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү. 3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру. 5. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү. Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым­ аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге булмый. Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә. Татар телен өйрәнүнең  метод  һәм  алымнары    күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль,   күзәтү,   әңгәмә,   эксперимент   методларын   файдалану   телгә   өйрәтүдә   максатка   ярашлы.   Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар бирелде.        Татар теле укытучысы рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләргә, аларны истә тотарга бурычлы. Ул ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтеп барырга тиеш.        Укучыларда   татар   сөйләме   күнекмәләренә   башлангыч   сыйныфта   нигез   салына.   Татар   теленең   аваз   төзелешен өйрәткәндә төп игътибар авазларны ишетә һәм аера, аларны дөрес итеп әйтә белү күнекмәләре булдыруга юнәлтелә. Бу бик әһәмиятле, чөнки күп кенә балаларның сөйләм аппараты инде рус орфоэпиясе ярдәмендә формалашкан, сузык авазлар ( а, о, ы, ө, ү, ә) өлкәсендә шактый зур аерма булуын искә алып эш итәргә кирәк.  Тартыклардан  бигрәк тә тирән тел артында ясала  торган авазлар  къ, гъ, өрелмәле ч, җ, шулай ук ң һәм в(w) авазларының дөрес әйтелешенә әһәмият бирү таләп ителә. Татар һәм рус телләрендәге басым, интонация аерымлыкларын да игътибардан читтә калмаска тиеш. Татар теле дәресләрендә ике тел өчен уртак сүзләргә таянып эш итү отышлы. Программа рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын укыту өчен төзелгәнлектән, балаларның рус теле дәресләрендә алган белемнәре дә истә тотылды.                Сөйләм үстерү өчен темалар Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт! Көзге табигать.Кышкы матурлык.Кышкы көндә.Урманда.Язның бер көне ел  туйдыра.Яшелчә кибетендә.Татарстан елгалары.Минем сабакташым.Яраткан китабым.Көзге урман.Яраткан  язучым.Татарстан­ минем Ватаным.Яраткан фәнем.Кышкы каникулда.Тау шуганда.Ашханәдә.Физкультура  дәресендә.Сыйныфны җыештыру. Хуш мәктәбем, алда каникуллар! № Тема План Факт Сәгать саны Кереш дәрес. Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Иҗек калыплары. Исем Фигыль 1. 2. 3. 4 5 6 7     БСҮ.”Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!” 8 9. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия б/н хәбәр. Сыйфат. 10 Сүз турында гомуми мәгьлүмат. Лексикология. 11. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгьнәләре. 12 Антонимнар 13. Сүзнең мәгьнәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. 14 Кушымчалар ялгау үзенчәлеге. 35. Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары. 16. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 17. Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше. 18. Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы. 19 Фигыльләрнең заман белән төрләнүе . 20. Сан. Саналмыш. 21. Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. 22. Хикәя җөмлә.  23.  Сорау җөмлә. 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1 1

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку

Рабочая программа для дополнительных занятий по татарскому языку
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.04.2017