”Районыбызның күренекле шәхесләреннән үрнәк алам”
Оценка 5

”Районыбызның күренекле шәхесләреннән үрнәк алам”

Оценка 5
Библиография
docx
воспитательная работа +1
9 кл
05.01.2017
”Районыбызның күренекле шәхесләреннән үрнәк алам”
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Әйе, Казан арты –Әтнә ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз. Ләкин минем әллә ни биеклеккә күтәрелмәгән, дан-шөһрәткә ирешмәгән райондашым, авылдашым турында башкаларга да сөйлисем килә.
соч.docx

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Әйе, Казан артыӘтнә ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз.  Ләкин минем әллә ни биеклеккә күтәрелмәгән, дан-шөһрәткә ирешмәгән райондашым,авылдашым турында башкаларга да сөйлисем килә.

 "Бу дөньяда без яшибез икән, юкка түгел, юкка түгелдер... "

            Хикмәт шунда, ул яшәешне ниләр белән бизибез дә, кемнәр белән аралашабыз, нинди эзләр калдырып үтәбез? Әйшияз авылында гомер итүче, Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән Рәфкать абый Ша­киров белән очрашу күңелдә әнә шундый хисләр уятты. Әгәр дә сөйләсәң, әгәр дә язсаң - һәр­кемнең гомере үзе бер китап. Са­быр гына холык эченә, серле күз­ләр арасына күпме тормыш ва­кыйгалары яшеренгән, никадәр авыр да, шатлыклы да еллар узылган.

... 1931 сл. Мөкәрәмә белән Нигъмәтҗан гаиләсендә зур ва­кыйга - беренче балалары, ул­лары Рәфкать дөньяга аваз сала. Яшьләрнең шатлыклары эченә сыймый, әти кешенең бигрәк тә, малай бит, малай. Әлеге гаиләне яңадан бер ир малай, ике кыз бала тулыландыра. Ту­лы гаилә учагы озак дөрли ал­мый - хатын-кызнын терәге, киңәшчесе, балаларның яраткан әтиләре Бөек Ватан сугышына китә. И-и, шушы сугыш еллары, бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде, авылның терәге ха­тын-кызлар һәм дә бала-чага җилкәсенә төште. Рәфкать тә дүрт класс белем алгач, колхозда эшли башлый. Укуын дәвам итәргә кыстаучы да булмый, әйтсәләр дә бармас иде- өстенә кияргә киеме юк. Алай гынамы сон, ашарына, ягарына булмый торып, кая чабата туздырып йө­рү инде ул. Чабата димәктән, әйшиязлылар ул елларны әлеге аяк киемен эшләү белән тирә-юньгә дан казаналар. Бала-чага да читтә калмый, чабата үрәләр. Аларның кул көче җитмәгән эш­ләрне өлкәннәр тәмамлый.

Рәфкать җәй көннәрендә терлекләр көтә, урып-җыю чорында ат белән чүмәлә тарттыра.   14 яше тулгач, ат җигеп урманга бара башлый. Сугыш беткән вакытны яхшы хәтерли ул: "Ул чакта без басуда идек. Чәчү бетмәгән иде. Атка атланган бер кеше басуга килеп сугыш тәмамлануы хакында хәбәр итте. Без барлык эшебезне ташлап авылга йөгереп кайтып киттек". - дип искә алды Рәфкать абый. Сугыштан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый, гаиләнең терәге - әти кеше булмау үзен нык сиздерә. Шулай да Шакировлар гаиләсе сер бирми, Мөкәрәмә апа балаларын тәртипле, эш сөючән итеп үстерә. Шуңа да алар тормышта югалып калмыйлар.

Рәфкать абыйны бер иптәше белән 1952 елда Усадка, механизация мәктәбенә 5 айлык курсларга укырга җибәрәләр. Укып кайткач, Түбән Көек бригадасында    СТЗ "НАТИ" тракторында эшли башлый. Армиядә хезмәт итәр вакыты җиткәч, Казаннан кире борып кайтаралар үзен: янәсе, вакыт җитмәгән. Иптәшләре хезмәт итеп кайтканнан соң, 1954 елда гына китә ул. Яшь егет гаилә корып өлгерә.

1957 ел. Рәфкать абый Ватан аллыңда изге бурычын үтәп кайта. Бу вакытча беренче баласы- кызы дөньяга туган була. Алты бала тәрбияләп үстерәләр Рәфкать абый белән Әлфия апа. Өченче балалары игезәкләр. Бүгенге көндә һәркайсының  үз тормышы, үз гаиләсе. Рәфкать абый белән Әлфия апа бишенче балалары - уллары Илһам, ки­леннәре Венера белән берлектә гомер кичерәләр. Моннан тыш, 15 оныклары, 6 оныкчыклары бар аларның.

Рәфкать абый гомере буе колхозда тракторчы булып эш­ли. 1979 елның көзендә трак­торчылар бригадиры итеп билгелиләр үзен. Пенсиягә чыгарга бер ел кала мичче булып эшләргә туры килә аңа.

Мичче буларак бөтен Татарстанны айкап чыга ул. Башка миччеләр дә булгандыр инде . Ләкин аны пөхтәләге, чисталыгы, җиренә җиткереп эшләве бөтен Татарстанга таныта.

Беренче тапкыр мичне ул үз өендә чыгара. Әтисе сугыш кырында ятып калу сәбәпле бөтен эш аның җилкәсенә төшә. Берзаман мичкә ягарлык әмәл калмый. Ягып җибәрүгә бөтен дөньяны тутырып төтен баса. Мич җимерелә башлый.

Әнисе улына:

 - “Әйдә, улым, тырышып карыйсыңмы әллә? Икәү ничек тә башкарып чыгарбыз!”- ди. Менә шуннан башланып китә инде мич чыгару галәмәтләре. Рәфкать бик яхшылап карый-карый, сызымын сыза, рәсемен ясап бара-бара мичне сүтеп бетерә. Ахырдан шулардан карап, барлап әнисе белән мичне чыгарып та куя. Ягып карыйлар, әйбәт суыра, яхшы яна. Аның шатлыгы эченә сыймый, ләкин ул моның белән генә чикләнми – мичнең кыяфәте  ошап бетми аңа. Шуңа күрә яртылаш сүтеп, тагын чыгара. Инде чын-чынлап куана ул хезмәтенә.

Рәфкать өенә мич чыгарган дигән хәбәр яшен тизлеге белән авылга тарала. Бөтен авыл халкы карарга килә мичләрен. Бар да мактый, югары бәяли. Китә инде шушы көннән мич чыгарулар. Авылда һәр өйдә мич чыгару зәхмәте башлана. Чират торалар. Курчак кебек әкияттәге мичләр саны артканнан арта бара авылда. Шулай итеп Рәфкать абыйның даны тирә-юньгә тарала.

Рәфкать абый сөйләгәннәрдән: “Бервакыт әллә нинди машина килеп туктый капка төбенә. Куркып калдым. Шундый зур, кап-кара. Чыгарга да хәлем  калмады хәтта. Бер кеше төшеп, өйгә керде.Исәнләште. Иң беренче булып мичне карап чыкты. Тирә-юньгә мич чыгару ярамаган , алып китәләр икән дип телсез калдым. Ул шуннан өстәл чнына килеп утырды да : мичне ничә көндә чыгарасың, тәртибен сөйлә әле ? ”-ди. Соңыннан әнидән, иптәшемнән ризалык сорап, миңа җыенырга кушты. Эш коралларыңны да ал диде. Коралы аның ике кул да бер мастерок инде дигәч, алайса кирәкми, дип, бер атнага алып чыгып китә. Кая барасын да әйтми.”

Рәфкать абый төгәл әйткән вакытка кайтып төшә. Әнисе дүрт күз белән борчылып көтә. Өйдәге гаилә әгъзаларына бүләкләр, күчтәнәчләр төяп кайтарып китәләр аны. Бактың исә Байконурда бер кешегә мич чыгарырга кирәк булган икән ул.

Менә шулай мич чыгара, дөнья гизә Шакиров Рәфкать абый. Соңрак авылларда газлаштыру башлана. Монда тагын Рәфкатьсез булмый. Чират торып газ миче чыгарталар аңа. Эше булганга шатланып туя алмый ул! Кешедән күп итеп акча сорарга да кыймый Рәфкать абый. Ләкин тормыш алып бару өчен зур ярдәм була бу.

Тормыш шулай  тәгәри. Авыл газ яга. Зур мичне кирәккә санамый башлыйлар. Күп урын алып тора дип, мичләрне сүтә башлыйлар. Рәфкать Шакиров моңа бик кайгыра, эче поша. Минем хезмәтемне юкка чыгаралар дип борчыла. Авылда мич сүткән кешене ишетсә, ул көнне инде телсез кала Рәфкать абый.

Бүгенге көндә бер генә гаиләдә сакланып кала коймак миче. 84 яшен тутырса да тик тотмыйлар аны. Мунча мичләре чыгарырга чакыралар. Йомшак кына итеп “отказ”бирсә дә, эченнән генә моңа бик куана ул. Әле дә булса мин хезмәткә ярыйм бит дип шатлана Рәфкать абый Шакиров.Мин аңа сәламәтлек, тыныч тормыш, һәрвакыт хәрәкәттә булуын телим!

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр укучы, минемчә, үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

 

 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 

 

 

 

 

 

”Районыбызның күренекле шәхесләреннән үрнәк алам”

 


 

Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела

Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела

Рәфкать абый гомере буе колхозда тракторчы булып эш­ли

Рәфкать абый гомере буе колхозда тракторчы булып эш­ли

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
05.01.2017