Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ
Оценка 4.6

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Оценка 4.6
Домашняя работа +1
doc
классное руководство +1
Взрослым
13.02.2017
Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ
Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !
кәҗә белән сарык дәрес планы.doc
Габулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык”әкияте. Максат: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү;                 әдәби әсәр геойларының сыйфат һәм гамәлләрен анализлау                күнекмәләрен камилләштерү;              тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль                        фикергә килү күнекмәләре булдыру.. Материал : А. Яхин “Әдәбият. 4 класс”дәреслеге, компьютер, проектор,  Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкияте. Дәрес барышы: I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. 1.Оештыру, уңай  психологик халәт тудыру. 2. Өй эшен тикшерү.       ­ Узган дәрестә без Габулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык”әкияте белән таныштык.        ­ Нинди өй эше бирелгән иде? ( Тулысынча эчтәлеген сөйләргә)        ­Әйдәгез , кайсыгыз башлый?  (Тулысынча эчтәлек  сөйлиләр.1,2,3,4,5,6,7)         Слайд буенча эчтәлек сөйләнә.       II.   Уку мәсьәләсен кую.       ­Бу әсәр нинди жанрда язылган? ( Әкият жанрында.)        ­ Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?( Чөнки хайваннар сөйләшә.)      ­ Балалар , кәҗә белән сарык тормышта нинди хайваннар?Сезнең авылда  әби­ бабайларыгызда сарыклар да, кәҗәләр дә бардыр.Алар нинди? Алар   куккак, акылсыз.      ­Тормышта  сарык белән кәҗә бик куркак, ә әкият ахырында алар  җиңүче    булып чыгалар. Менә шушыны белү өчен без әкияткә анализ  ясарбыз.  Бүгенге дәресебезнең  максаты  : әкияткә анализ ясап авторның әйтәсе  теләген ачыкларбыз. III .Актуальләштерү. ­ Әсәргә анализ бирү тәртибен искә төшерәбез.  8 нчы слайдта алгоритм.      Авторның теләген белү өчен әкиятне өлешләргә, вакыйгаларга   бүлергә кирәк.  (Тактада бер бала тәртипләп  яза бара.) ­ Һәр кисәкнең иң  мөһим урынын табып  укыгыз. 1 (4  юллап кына 1әр  куплет укырга мөмкин.) 1­Ир белән хатын һәм аларның Кәҗә белән Сарыгы.Слайд 9.  2. Кәҗә белән Сарыкның урманга китүе.Слайд 10.                ­ Ни өчен урманга чыгып китәләр?(Хуҗалары җибәрә.)                ­Ни өчен чыгарып җибәрәләр?( Үзләренә дә ашарга булмый.) 3.Бүре башы табу. Слайд 11. 4.Бүреләрне очрату. Слайд 12. 5.Бәладән котылу юлын эзләп табу яки җиңү. Слайд 13.  IV.  Уку  мәсьәләсен  чишү. 1)­ Катнашучыларны санап китегез.      ­Төп геройлар кемнәр?  Кәҗә белән Сарык ,  Бүреләр. 2) Аларның гамәлләре аша сыйфатларын билгелибез.(Тактада язып  барырга.) ­ Алар нинди ? Әкияттән табып   хис белән укып күрсәтегез. Кәҗә белән Сарык куркак, мескен, акылсыз, көчсез,һ.б.. Бүреләр  көчлеләр, явызлар,  усаллар,һ.б.. 3)  Охшаш өлешләрен берләштереп әсәрнең планын  ике өлешкә генә  калдырырга  мөмкин. 1­Ир белән хатын һәм аларның Кәҗә белән Сарыгы. 2. Кәҗә белән Сарыкның урманга китүе.. 3.Бүре башы табу. 4.Бүреләрне очрату. 5.Батыраю, җиңү. I­ Курку (1,2,3,4) II­Батыраю,җиңү(5) 4) Ике өлеш арасында бәйләнешне ачыклау.   ­Ни өчен алар куркалар?Сәбәбе нәрсәдә? Куркалар, чөнки Сарык белән  кәҗәнең боткага ит буласылары килми. Котылу юлын уйлап табарга  кирәк. ­Кем акыллырак булып чыкты? Сарык. ­Ул нәрсә уйлап таба? Хәйлә . 2 ­Нинди хәйлә? Табып укыгыз. ­Сарык арттыру алымын куллана. Табып укыгыз.  ­Димәк , нәтиҗәдә  алар бүреләрне алдап ,хәйләләп җиңәләр. Монда сәбәп – нәтиҗә бәйләнеше.  Слайд. I ­Курку (1,2,3,4) II­Батыраю, җиңү(5)  Сәбәбе ­­­­­­­Бүреләр Сәбәбе­­­­­­ Яшисе килү  теләге.  Нәтиҗәсе­­­­Хәйлә корып җиңү теләге. Нәтиҗәсе­­­­Бүреләр куркып                                               качалар. Кәҗә белән сарыкның көчләре юк, димәк башны эшләтергә кирәк.Яшисе  килә. Шуңа күрә хәйлә коралар. 5)Бу бәйләнеш аша авторның әйтергә теләгән теләген   табу. ­ Автор нәрсә әйтергә теләгән? Автор теләге: Тормыш юлында кешеләргә авырлыклар, үтә алмаслык  булып тоелган , каршылыклар, киртәләр, сынаулар күп очрый. Бу  авырлыклар каршында куркып калмаска өйрәтә. Куркуны җиңәр өчен акыл көче кирәк. Сарык белән Кәҗә дә акылларын  җигеп башта куркуларын, аннан бүреләрне җиңгәннәр. V.Рефлексия ­ бәяләү этабы.   ­  Нәрсә белергә теләгән идек? (Авторның теләген , безгә әйтәсе сүзен.) ­  Әсәрнең эчтәлеген сөйләдек; ­ Өлешләргә бүлдек; ­ Бәйләнешләрне таптык; ­ Нәтиҗә ясадык. Нәтиҗә: Тормыш юлында  авырлыклар, үтә алмаслык булып тоелган,  каршылыклар, киртәләр, сынаулар каршында куркып калмаска, акыл  белән эш итәргә кирәк. Үзбәя. Өй эше.89 биттәге рәсем буенча хикәя язып килергә. Язарга керешкәнче,  ике өлештән торган план төзегез. Сәбәп­ нәтиҗә бәйләнешен ачыклагыз. 3

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ

Раздаточный материал по татарскому языку по тема СКАЗКИ
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.02.2017