Разработка урока по татарскому языку на тему "Зат алмашлыклары. ."

  • Разработки уроков
  • docx
  • 31.05.2017
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Максат: 1)Дидактик максат: Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнү үзенчәлеген үзләштерә белүенә шартлар тудыру; 2)Үстерелешле максат: Укучыларның уйлау (фикерләү), логик фикерләү ( гомумиләштерү ) үсеш өчен җирлек тудыру . 3) Тәрбияви максат: төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә белем күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру Предметара бәйләнеш: татар теле, инглиз теле, рус теле Җиһазлау: дәреслек 6нчы сыйныф Николай Валентинович Максимов, Мәрзия Зәки кызы Хәмидуллина.Татар теле 6нчы сыйныф .Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2015 Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу. Танып белү эшчәнлеген оештыруда кулланылган чаралар: Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен 6 нчы сыйныф өчен уку әсбабы./ Николай Валентинович Максимов, Мәрзия Зәки кызы Хәмидуллина.- Казан: 2015,электрон һәм акбур тактасы; эш дәфтәрләре; контроль үлчәү материалы (карточкаларДәрес эшкәртмәсе
Иконка файла материала алмашлык.docx
Зат   алмашлыкларының  килешләр   белән   төрләнү Тема:Зат алмашлыклары.                     Максат:   1)Дидактик   максат: үзенчәлеген үзләштерә   белүенә шартлар тудыру; 2)Үстерелешле  максат:   Укучыларның   уйлау   (фикерләү),   логик   фикерләү ( гомумиләштерү ) үсеш өчен җирлек тудыру . 3) Тәрбияви максат: төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә белем күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру  Предметара бәйләнеш: татар теле, инглиз теле, рус теле Җиһазлау: дәреслек 6нчы сыйныф Николай Валентинович Максимов, Мәрзия Зәки кызы Хәмидуллина.Татар теле 6нчы сыйныф .Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2015 Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу. Танып белү эшчәнлеген оештыруда кулланылган чаралар: Рус телендә гомуми белем   бирү   оешмалары   өчен   6   нчы   сыйныф   өчен   уку   әсбабы./   Николай Валентинович   Максимов,   Мәрзия   Зәки   кызы   Хәмидуллина.­   Казан: 2015,электрон     контроль   үлчәү материалы (карточкалар). Танып   белү   эшчәнлеген   оештыру   формасы:  фронталь,   индивидуаль, парлап, төркемнәрдә. Танып   белү   эшчәнлеген   оештыру   методы:   проблемалы   сорау   ,   тикшерүле метод.   һәм   акбур   тактасы;   эш   дәфтәрләре;   Планлаштырылган нәтиҗәлелек: Предмет нәтиҗәлеге: зат алмашлыкларының  килешләр белән төрләнү  үзенчәлеген  танып белү Метапредмет нәтиҗәлелеге: а)   регулятив     ­уку   мәсьәләсен   китереп   чыгару,   зат   алмашлыкларының үзенчәлеген  ачыклау, рефлексия  ясау, үзбәя куюда катнашу; ә)   коммуникатив–   төркемдә   эшләү   барышында,   аралашу   күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру ;бер­берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләрү;         б)  танып белү­ өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтү  һәм модельдән файдаланырга өйрәнү. Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге – социаль (иптәшләренә, үз­үзләренә матур мөнәсәбәт),   эмоциональ     (   үз   кичерешләрен   иптәшләре   кичереше   белән килештерә   белү)   үзүсеш   өчен   шартлар   тудыру;   үз   эшчәнлекләрен   адекват бәяләргә өйрәнү.I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы Дәрес барышы 1) Исәнләшү.Хәерле көн, кадерле укучылар!. Татар теле дәресен бүген мин , Гөлүсә Рәшидовна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы алып барам. 2)   Уңай   психологик   халәт   тудыру  Карагыз   әле,   балалар,   тәрәзәдә   язгы яктылык,   кояш   ничек   матур   елмая.   Әйдәгез   ,   без   дә   бер­беребезгә   шулай елмаеп   исәнләшик.   Күрегез   әле,   класс   бүлмәсе   яктырып,   җылынып   та киткәндәй булды. Серлелеге , сафлыгы,  якты кояшы белән яз хакимлек иткән март көнендә сезнең белән очрашуыма мин бик тә шатмын Мин барыбызга да уңышлар телим. Бүгенге дәресебез   эшлекле,күңелле, файдалы һәм дустанә мөнәсәбәттә узар дип ышанам. 3.) Белемнәрне тигезләү – актуальләштерү ( Тест)  Тел дигән дәрья бар,     дәрья төбендә энҗе ­ мәрҗән бар .Белгәннәр чумып алыр,белмәгәннәр коры  калыр.Татар халык мәкале) Тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле ,  хикмәтле хәзинәсе  Фикер алышу. Нәтиҗә: белем – ул байлык, шуңа күрә безгә тырышып укырга кирәк. Укучылар,   без   тел   гыйлеменең   морфология   бүлеген   өйрәнәбез. Балалар,алдагы   дәресләрдә   алмашлык   сүз   төркеме   белән   таныштыгыз. Алмашлыкларның ясалышын, төркемчәләрен беләсез.Хәзер сезгә аларны искә төшерергә     кирәк   булачак.   Әйдәгез   әле,  өйрәнгәннәрне   искә   төшереп   тест эшләп алыйк. Тестны мин пликкерс прилоежениесен  кулланып телефон аша кулларыгыздагы кодлардан төшереп,  сезнең  җавапларыгызны алам Слайд  1.Алмашлык нинди сүз төркеме? А) Мөстәкыйль сүз төркеме. Б)Бәйләгеч сүз төркеме. В)Модаль сүз төркеме . 2.Алмашлык дип нинди сүзләрне атыйлар ?А) Предметны белдергән . Б)Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвешләргә күрсәткән. В)Предметның билгесен белдергән . 2.Һәркем, беркем, һичкая ­ төзелеше ягыннан болар нинди алмашлыклар? А)Парлы алмашлыклар. Б)Ясалма алмашлыклар . В) Кушма алмашлыклар. 3.Тезмә алмашлыклар ничек языла? А)Сызыкча аша. Б)Һәр сүз аерым. В) Бергә кушып. Укучылар,   кайберләрегездә   хаталар   бар.   Әйдәгез   әле   тагын   бер   кат   искә төшереп үтик . Игътибарыгызны электрон тактага юнәлтик әле Слайд  Кем  миңа алмашлыкның төшенчәсен әйтеп үтә. Кемнәрнең хаталары булды, зинһар өчен иътибар белән тыңлап утырыгыз .Төркемчәләрен кем санап китә ? ясалышлары ягыннан нинди алмашлыкларга бүленәләр? Дәрескә   максат   һәм   бурычлар   кую.   мотивлаштыру Слайд  Укучылар,сезгә үзем иҗат иткән “ Сүзләр.. “ исемле шигыремне укып китәсем килә. Игътибар белән тыңлавыгызны ,   шигырьдә нәрсә турында сүз баруын ачыклавыгызны   һәм   кулланылган   алмашлыкларга   карап     ,бүгенге   дәреснең темасын билгеләвезне сорыйм. Сезгә әйтәм!Сүзләр дә кешеләрдәй,  Аларның да шул, була төрлесе. Яхшы, яман, гайбәт, гаделләре,  Тәмле сүзләр. Була төрткелесе. Сүз белән яралап та була,  Аның белән була дәвалап. Бер сүз җитә юкка чыгарырга, Телеңдәген әйт, син, гел уйлап!   Укучыларның   уку   эшчәнлегенШигырь нәрсә турында.  ( Сүзләр турында) Ничек уйлыйсыз шушы шигырем белән мин сезгә нәрсә әйтергә теләдем икән? ( Әйтәсе сүзне уйлап әйтергә) Бик   дөрес   ,   укучылар   Начар   сүзләр   әйтеп   кешеләрне   үпкәләтергә, рәнҗетергә   ярамый.   Һәр   әйтәсе   сүзегезне   уйлап   әйтегез.   Шигырьдә нинди алмашлыклар кулланылган? (Сезгә, аларның, аның, син  ) Слайд  Төркемчәсе ягыннан бу нинди нинди алмашлыклар ? ( Зат алмашлыклары)  Нинди сорауларга җавап бирәләр ?( Кемгә?Кемнәрнең?Кемнең? Кем?) Әйе, балалар , сорауларын дөрес билгеләдегез.  Бу нәрсә сораулары? ( килеш Димәк нинди нәтиҗә ясый алабыз ?( Зат алмашлыклары килеш белән төрләнә) Дәресебезнең   темасы   нинди   булыр   дип   уйлыйсыз?(  Зат   алмашлыкларының үзенчәлекләре. Килеш белән төрләнеше) Темадан чыгып үзебезгә нинди максат куябыз инде? МАКСАТЫБЫЗ:  Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белергә өйрәнергә. Куйган максатыбызга ирешер өчен нәрсәләр эшләрбез икән укучылар ? (Күнегүләр, биремнәр эшләрбез) Бик дөрес, бүгенге дәрестә без –зат алмашлыкларының үзенчәлекләре белән танышырбыз,аларның   җөмләдә   кулланылышын   карарбыз,   сүзлек   составын баетырбыз. Слайд  Проблемалы сорау!   Укучылар без ничә зат алмашлыгы беләбез. Кулларыгызны күтәреп җавап бирәбез.Татар телендә зат алмашлыкларының лексик составы  зур түгел, алар барысы алты   сүздән   тора.Балалар   зат   алмамшлыкларының   парлашып   килүен   ничек аңлыйсыз? Мин­без Син­ сез Ул­ алар  Берлек һүм күплек санда. Слайд   Эйдәгез әле , зат алмашлыкларын рус , инглиз телләренә тәрҗемә итик әле Эйдәгез әле, төркемнәрдәт эшләп алыйк   Беренче төркем мин алмашлыгын кулланып үзе турында ике җөмлә төзи. Икенче   төркем   син   алмашлыгын   кулланып   дустына   һәм   таныш   булмаган кешегә мөрәҗәгать итә.  Өченче төркем Гөлназ сүзен тиешле алмашлыклар белән алыштыра.  Тикшерәбез.һәр алмашлыкка анализ бирэбез. Нәтиҗә чыгарабыз. . Слайд . Гөлназ­   акыллы   һәм   тәртипле   укучы,   бик   яхшы   укый.   Гөлназ   дәресләргә һәрчак әзерлек белән килә. Гөлназны сыйныфташлары да ярата, укытучылары да мактый. Гөлназ яхшы дус та, Гөлназ һәрчак ярдәмгә әзер Әйдәгез тикшерәбез Димәк нәтиҗә чыгарабыз :Син алмашлыгы урынына  сез алмашлыгы нинди очракларда кулланабыз ? ) Олы кешегә мөрәҗәгать иткәндә. б) Белмәгән кешегә эндәшкәндә. в) Берничә кеше белән сөйләшкәндә. г) Ихтирам йөзеннән Мин алмашлыгын һәр җөмләдә дә куллансак . Җөмләләребез ничек чыга? ( мактану төсмерендә) Алмашлыклар сөйләмне кабатлаудан коткаралар, аны матур һәм яңгырашлы итәләр.Укучылар , ничек уйлыйсыз зат алмашлыкларының мәгънәсе нинди икән , алар нәрсә белдерә?( Мәгънәсе­ сөйләшүдә  катнашучы затларны белдерәләр) Һәм   зат   алмашлыкларының   мәгънәсе   нинди   дигән   сорауга   җавап табарга   тырыша  Сөйләшүдә   катнашучы   затларны   белдерүче   сүзләр   ,   зат алмашлыклары дип атала Слайд  Кайсы зат сөйләүче? Тыңлаучы зат кем? Сөйләмдә катнашмый? Сөйләүче зат кайсысы? (мин, без  ) Тыңлаучы затны әйтегез. ( син , сез)  Сөйләмдә катнашмый?(ул, алар) Слайд  Әйдәгез әле, китаптан мөрәҗәгать итик әле. Билгеләмәне кем укый? Укучылар зат алмашлыклары сөйләмдә нинди кайсы сүз төркемен ачыклап килә дидек әле? ( исемне) Укучылар нинди сүз төркеме килешләр белән төрләнде?(Исем) Башта килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм ниндиләр? Әйдәгез әле укучы сүзен килешләр белән төрләндерик әле. Слайд  Балалар,   эшебезне   парларда   башкарырбыз.   Әлеге   биремне   интернет челтәрендәге   леарнинг   апс   орт   интерактив   биремнәр   конструкторы   аша башкарырбыз.   “   Зат   алмашлыклары     “   дип   аталган   биремнәр   җыелмасына Беренче  төркем  мин  алмашлыгын, икенче  төркем  син  алмашлыгын, өченче төркем ул алмашлыгын төрләдерә. Эшебезне  парларда башкарганга күрә бер – берегез белән  киңәшеп , уйлашып эшләгез. Уңышлар сезгә, балалар ! Зат алмашлыкларының үзенчәлекләрен ачыклау. Таблицага карап, бергәләп нәтиҗә чыгарыйк Б.к. кем? мин син ул И.к.кемнең? минем синең аның Ю.к. кемгә? миңа сиңа аңаТ.к. кемне? мине сине аны Ч.к. кемнән? миннән синнән аннан У­в.к. кемдә? миндә синдә анда. Укучылар   ,   әйдәгез   әле   акыллы   белем   чыганагы   китапка   мөрҗәгать   итеп эшебезнең дөреслеген тикшерик.  Зат алмашлыклары төрләнеше белән исемнәрнең төрләнеше арасында аерма бармы? (Иялек һәм юнәлеш килешендә Укучылар , игътибар итегез әле, мин. Син алмашлыкларының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар? ( Иялек килешендә минем, юнәлеш килешендә миңа, сиңа) Юнәлеш һәм төшем килешләрендә фонетик үзгәреш барлыкка килә: Мин+га     миңа Син+га      сиңа Мин+не     мине Син+не     сине Иялек   кушымчасы   –ем   (   минем)тартым   кушымчасына   аналогия   рәвешендә үзгәргән дип санала Ул алмашлыгының борынгы тамыры   (   ­әп/   ­ин)формасында   булган   .   (Сравнительная   грамматика   тюркских языков :Региональные реконструкции , 2002:319)Килеш белән төрләнгәндә  III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә Укучылар, еш кына сөйләмдә миңга, сиңга, миндән, синдән дип сөйләшүләр очрый. Бу хаталарны булдырмас өчен, безгә килеш белән төрләнешне яхшы белергә кирәк­  Ул алмашлыгының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар? (Ул алмашлыгының борынгы тамыры   (   ­әп/   ­ин)формасында   булган   .   (Сравнительная   грамматика   тюркских языков :Региональные реконструкции , 2002:319)Килеш белән төрләнгәндә  III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә тамырдан үзгәрә) Аңга, андан, аңарга, аңардан, аңарда хаталарын кисәтү. Модельга игътибар итик әле Слайд  Физкультминутка  Мин, син, ул.Без , сез , алар. Б а р ы б ы з  да  Д У С Л А Р!!! Слайд  Дәреслек белән эш. 259 нчы күнегү Җәяләр   эчендәге   алмашлыкларны   тиешле   килешләргә   куеп   күчереп языгыз.Алмашлыкларның санын күрсәтегез?? I төркем Сез еракта,  ләкин (мин) күңелем һәрвакыт (сез) белән . II төркем Мин (сез) бервакытта да телемнән төшермим. III төркем  Мин ( сез) сагынам , юксынам. (И. Гази) Ял минуты.  Мин(укучы   ике   кулының   да   баш   бармагы   белән   үзенә   күрсәтә.)    Син күрсәтә.)  Ул күрсәтә.)    Бердәм як­якка алга белән сузып, (имән (ике кулын бармаклары         итү             2. Модельләштерү ­ ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү.  III. Рефлексия, бәя этабы. Балалар, төркемнәрдә сөйләшеп , түбәндәге сорауларга җавап әзерләгез әле.  нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);  ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);   нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.  2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.Балалар,   дәрестә   эшләвегезне   үзегез   бәяләрсез   кем   дә   кем   шушы модельга карап куллана ала үзенә 3 куя, кем модельга карамыйча сүзләрне куллана ала 4 куя, кемнәр модельга карамыйча җөмлә төзи ала 5 куя.  Кемнәр үзенә 5куйды, кемнәр 4, кемнәр 3.? 5­? 4­ ? 3­? Рәхмәт . Үзбәя бик гадел булды 3. Өйгә эш алу. Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә: Репродуктив     эшчәнлеккә­  169   нчы   бит   ,   259   нчы   күнегү   (   2нче­4   нче җөмләләр) Конструктив   эшчәнлеккә­   нокталар   урынына   алмашлыклар   куеп, сүзтезмәләрне күчереп язарга ...яратам.  ... горурланабыз. ... бардыгыз. ... балкып тора. ... яшәгәннәр. ... сөйләдең. Иҗади эшчәнлеккә­ зат алмашлыкларын кулланып, кроссворд, ребус төзергә. Бүген   дәрестә   әйбәт   эшләгән   укучыларга   5ле   билгесе     куям.Дәресемне Р.Фәхреддин сүзләре бедән тәмамлыйсым килә. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”. Тәрбияле булып үсегез, балалар. Сау булыгыз! -