Безнең ата-бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Безнең бу мирасыбызны халкыбызга кайтару– төп бурычларыбызның берсе. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары (минталитеты), үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, йөзләгән гасырлар буе сакланып килгән гореф - гадәтләре, йолалары бар. Бүген мәктәпләрдә укыту - тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф - гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя.
Шугаепова Гөлназ Назыйф кызы
Татарстан
Республикасы
дәүләт бюджет озак вакытлы
дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен
санатор тибындагы сәламәтләндерү
гомуми белем бирү учреждениесе
“Яңа Кәшер санатор интернат мәктәбе”
“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ , БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”.
Безнең атабабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча
гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Безнең бу мирасыбызны
халкыбызга кайтару– төп бурычларыбызның берсе. Аның бер өлешен яшь
буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең
бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары (минталитеты), үзенчәлекле фикерләре,
тәрбия алымнары, йөзләгән гасырлар буе сакланып килгән гореф гадәтләре,
йолалары бар. Бүген мәктәпләрдә укыту тәрбия эшен камилләштерү максаты
белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә
килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә
сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын
итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә
кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын
тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф
гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм
тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә
алып бару бурычын куя. Буыннан буынга килгән һәм тәрбия процессында
кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә
кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар
яшь буынга белем тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Бүгенге көндә
укучыны тәрбияләү, баланы үстерү катлаулы һәм каршылыклы процесс. Ә шулбаланы шәхес итеп тәрбияләүне нәрсәдән башларга соң? Белем һәм тәрбия бирү
процессында әхлакый тәрбия бирүгә ныграк басым ясарга кирәк, дип уйлыйм
мин.
Һәр атаана баласының яхшы булуын теләсә дә, кайчакта әлеге атаана
хыялына туры килмәгән гадәтләрен күреп йөрәгебез әрни: кеше хезмәте белән
исәпләшмиләр, аны хөрмәтләмиләр. Еш кына урамда, җәмәгать урыннырында
һәм дә өйдә якыннарына карата үзләрен итагатьсез тоталар. Шушы тискәре
сыйфатларны булдырмау өчен без Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет
нәсихәт” хезмәтен тәрбия системасында юнәлеш итеп алдык.
“Адәм баласы үзенүзе тәрбияләргә һәм камилләштерегә тиеш, буй җиткән
һәр кеше үзенүзе тәрбияли ала”, –дип саный Ризаэддин Фәхреддин һәм аның
күп кенә китаплары үзүзеңне тәрбияләүгә ярдәм итү максатында язылганнар.
Әлеге фикеренә ул үз гомере буенча тугрылыклы булып кала. Нинди генә вазифа
башкарса да , нинди генә фән тармакларында шөгыльләнсә дә аның
игътибарыннан укуукыту, тәрбияәхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә
калмый. [3: 167]
Балалар белән сыйныфтан тыш чараларда, Ризаэддин Фәхреддиннең
“Тәрбияле бала”исемле китабы буенча, тәрбияле баланың нинди булырга
тиешлеген өйрәнеп үтсәк, атааналар җыелышында, әхлак тәрбиясенә кагылган
”Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”хезмәтләре белән танышабыз, фикер алышабыз.
Тәрбияле бала турында Фәхреддин “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах
нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен
тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала –дөнья байлыгына
да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас, аны һәркем
яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы
бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар я кимсетерләр генә”,
дигән. [4: 19]
Риза Фәхретдиннең гаиләдә тәрбия өлкәсендә һәркем кулланырлык, бик
үтемле холык вә гадәтләрен китереп китәсем килә. «Ата вә ана өчен тәрбиялебала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга
сәдака вә ахыйрәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына
бирелмәс вә бер мәмләкәт падишаһлыгына илә алмаштырмас. Аны һәркем
яратыр вә мактап сөйләр, булган йомышын үтәрләр. Тәрбиясез баланы бер кеше
дә яратмас, йомышын үтәмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле
бала бетмәс хәзинә булса, тәрбияле булу мөмкин эштер.Тәрбияле бала булырга
һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. Әтием һәм әнием шатлансын дип,
кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр
дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була ала» .
Гаиләнең һәм белем бирү учреждениесенең үзара эшчәнлеге проблемасын
билгеләүдә төп идея шуннан гыйбәрәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык
атааналар өстендә, ә калган барлык социаль институтлар тәрбия эшчәнлегендә
булышырга, якларга һәм юнәлеш бирегә тиеш. Балага белем һәм тәрбия бирү –
иң четерекле, иң кыен эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм шулай булачак та.
Ул – мәңгелек мәсьәлә. Мин балаларга тәрбия биргәндә түбәндәгеләргә
игътибар итәм:
Намуслы һәм чын күңелдә эш итә белү;
Ышаныч белдерү һәм ихтирам итә белү;
Изгелекләр эшләргә өйрәтү;
Балаларның сәламәтлеген саклау;
Үзүзләрен танып белергә күнектерү;
Ватаныбызның тарихы белән горурлану;
Бу кагыйдәләрне үтәгәндә, мәшһүр мәгърифәтчебезнең “Нәсихәт”,
“Тәрбияле бала” дигән хезмәтләреннән файдаланам. Ризаэддин Фәхреддин
фикеренчә, атаана бала тәрбияләүдә җәмгыять алдында зур җаваплы, гаиләнең
төп эшче көче, тоткасы, ышанычы.
Бу нисбәттән безгә, әтиәниләргә, әби бабаларыбыз кулланган әхлак
кагыйдәләрен, тәрбияви чараларын өйрәнү мөһим. Ризаэддин Фәхреддиннең
“Балаларга үгетнәсыйхәт” дигән китабыннан, атааналарга балаларынтәрбияләү буенча күп кенә әйткән гыйбарәләре бүгенге көндә дә әһәмиятле,
актуаль.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мәктәп һәм гаилә бердәм тәрбия
чараларын кулланып эшләгәндә генә, балаларны белемле, рухи яктан бай итеп
тәрбияләү зур уңышларга китерер.
Әдәбият:
1. Балаларга үгетнәсыйхәт. Төзүчеләр: Н.Ибраһимов, Ә. Мадияров,
К.Бикчәнтәев, А.Низамиев. Казан: Школа, 2002 – 9293б.
2. Зэйнуллин Җ.Г. XVIII йөз XX йөз башында татар рухани әдәбиты.
Казан: Мәгариф, 1998. – 103б.
3. Ризаэддин Фахреддин мирасын укытутәрбия процессында файдалану.
Казан, 2007. –167б.
4. Ризаэддин Фахреддин хакыйкате. Яр Чаллы: ӨПББИ. –2005 ел.