ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ
1. Сөнгатуллина Ләйсән Рәфкать кызы, Алексеевск районының 1 нче гомуми белем муниципаль бюджет оешмасында эшләүче
I квалификацион категорияле
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
2.Захарова Альбина Алексей кызы, Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы гомуми урта мәктәбенең югары категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
3. Гобәйдуллина Фидания Рифкать кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 13 нче гомуми белем муниципаль бюджет оешмасында эшләүче югары квалификацион категорияле туган(татар) тел һәм әдәбияты укытучысы
4. Якупов Артур Рахимулла улы ,
Болгар шәһәре кадет-интернат мәктәбенең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Биектауның биек таулары юк,Биектауда биек үрләр бар.Биектауның данын биекләргәАлып менгән бөек ирләр бар.
...Халкым минем кара заманнарданКаралыплар беткән бер чорда,Агартырга теләп халык аңынМаксудилар туган Ташсуда.
Рафис Корбан
КЕРЕШ
Табышмак – халык иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрларының берсе. Исеменнән үк аңлашылганча, ул тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез бер әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Жанрның тагын йомак (яки җомак) дигән атамасы да бар. Монысы нәрсәнедер яшерү мәгънәсендә кулланылган йому фигыленнән ясалган. Элеккерәк заманнарда табышмак әйтешүне «Dомак әйтәм – җөмен тап» дигән сүзләр белән башлап җибәрү гадәте булган.
Тикшеренү объекты – Татар халык табышмакларының бирелеше.
Тикшеренү предметы – Татар һәм рус телендә табышмаклар.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып өйрәнү, чагыштыру методы сайланды. Әлеге метод үз эченә табышмаклар белән танышып, татар һәм рус табышмакларын чагыштырып эшләүдән гыйбарәт.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
Проект эшендә мәктәптә бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин.
Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: укучыларда татар халык иҗатының бер кисәге булган табышмакларга карата кызыксыну уяну.Табышмакларның килеп чыгышы, кайсы очракларда куллануы турында мәгълүмат туплау, аларның төрләрен өйрәнеп белү. Дәресләрдә оештырылган уен, бәйгеләрдә актив катнашу
Табышмак ул - предмет яки күренешне читләтеп, сүрәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләргә исәп тоткан башваткыч.”Табышмак” сүзе әлбәттә,”тап” табу тамырыннан ясалган.
Табышмаклар - фольклор әсәрләренең вак төрләреннән берсе.
Табышмак ике кисәктән тора: берсе-табышмагы әйтелү, икенчесе-чишелеше, җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып бирә. Һәр табышмак шулай табыла.
Табышмакларның эчтәлекләре ягыннан, нинди темаларны яктырта?
-Аң- белем,тел , әдәбият, уку, хат – хәбәрләшү.
- Табигать күренешләре, ел фасыллары.
- Үсемлекләр, куаклар, агачлар.
- Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.
- Яшелчә, җиләк –җимеш.
- Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек –кош.
- Йорт, каралты – кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт – саба, ашау- эчү ризыклар, кием – салым, транспорт чаралары.
- Кеше, аның әгъзалары.
- Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.
- Арифметик табышмаклар.
Татар теле дәресләрендә табышмакларны куллану (эш тәҗрибәсеннән)
Татар теле дәресләрендә табышмаклар өйрәнү бик кызыклы. Укучылар логик фикерли, уйлау сәләтен эшкә җигеп табышмакларга җаваплар эзли. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәресләребездә түбәндәге эш күнекмәләрен кулланабыз.
Агач түгел − яфраклы,Тун түгел − тегелгән.(Китап)
Иртән чыга,
Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай)
Дәрес барышында, табышмакларны өйрәнгәндә, төрле уеннар уйнатырга була. Мәсәлән: «Әйтеп бетер» уены. (Укучылар түгәрәкләнеп басалар, бер укучы уртада, кулында туп. Ул бер табышмак әйтә һәм тупны бер балага ыргыта, ә тупны алган бала табышмакның җавабын әйтеп бирергә тиеш. Дөрес әйтсә, тәңкә ала, аннары үзе, бүтән табышмак әйтеп, тупны икенче укучыга ыргыта).
- Тун түгел,...
- Кат-кат тунлы,...
“Алма!”-дисәң дә алалар.....
”Уйлап тап!” уены. Балалар табышмакларның җавапларын язып баралар. Ахырдан җаваплар тактага куела,укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Иң аз дөрес җавап биргән бала уеннан чыга.
Үзе ул бал ярата,
Кыш буе йоклап ята..
Сорыдыр төсе.
Үткендер теше ,
Урманда йөри.
Бозаулар эзли.
Йомгак
Татар халык табышмакларын укып өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдек:
-дөрестән дә, халык табышмакларны бик яратып кулланган;
-тормыш-көнкүреш, хайваннар, кеше төзелешенә караган табышмаклар бигрәк тә еш очрый.
Гомумән алганда, табышмаклар балалар өчен кызыклы, алар зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр.
Димәк, табышмакларны өйрәнү, аларны сөйләмебездә актив куллану бик урынлы булыр. Алар телебезне баетырга, тагын да камилләштерергә ярдәм итәчәк.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.