Число:
Укытучы:
Класс 5 Предмет технология
Тема: Өстәл сервировкалау. Этикет. Иртәнге, көндезге, кичке ашка, бәйрәмгә өстәл әзерләү үзенчәлеге. Аш-су приборлары һәм савыт-саба җыелмасы. Тастымалны бөкләү ысуллары. Аш-су приборларын куллану кагыйдәләре. |
||||
|
||||
Планлаштырылган нәтиҗә Өстәл сервировкалау, Этикет кагыйдәләрен белергә тиеш. |
Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү |
|||
Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру |
||||
Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау |
||||
Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү, бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау. Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.
|
||||
Пространство оештыру |
||||
Предметара: экология , физика , тарих
|
Эш формасы: Катнаш |
Ресурслар: Дәреслек ноотбук |
||
Дәрес барышы |
||||
I этап Эшкә кызыксыну тудыру |
||||
1. Исәнләшү 2. Укучыларны барлау 3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү Сынамышлар әйтү Мөче битен юса, кунак килә. Мендәр ишелсә, кунак килә. -Әйе, бу юрамалар сынап карасагыз туры килә.Без дә бүген кунуклар көттек һәм ул кунаклар килде. Кунаклар килгәч нишлиләр? Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү. Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр. |
||||
II этап Белем һәм күнекмәләрне булдыру Без дә бүген бәйрәм табыны әзерлибез. Татар халкы борын-борыннан бик кунакчыл һәм аның табын әзерләүдә бай традицияләре бар. Ул һәрбер бәрәмне, һәрбер вакыйганы зур тантана белән үткәреп килә. Һәм һәр очракта үзенчәлекле итеп табын әзерли. Ә табвн мул, ризыклары да күп төрле. Һәр милләтнең һәм халыкның үзенә генә хас, үзе яратып әзерли торган ашлары бар. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Без бу хакта үткән дәрестә сөйләшкән идек һәм өй эше итеп әниләр белән берлектә берәр ризык әзерләп килергә кушылган иде. Сез күреп торасыз, безнеү әниләребез бик уңган, нинди генә ризыклар юк. - Татар пешекчеләре бәйрәмнәрдә табынга куяр өчен, әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Мәсьәлән туй табынына бал-май, чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә куелмый калмый. -Бүген безнең өстәлдә дә бу ризыклар бармы? -Талкыш кәләвә турында ниләр беләсез? -Талкыш кәләвә элек-электән ханнар ризыгы булып саналган. Милли ризыкларыбыз арасында иң затлысы, пешерү өчен зур осталык таләп итә. -Ә чәк-чәк, икмәк белән татар халкы кунакларны каршы ала. -Соңгы елларда, милли аш традицияләре нигездә сакланса да, татар халкының туклануы билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Татар халкының тормыш хәле яхшыру һәм культура дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ризыклар барлыкка килде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш шактый зур урын алды, томат, тозлы әйберләр, салатлар кулланышка керде. Бүген без, әйткәнебезчә табын әзерләү серләре белән танышырбыз. Табын әзерләү, кунак кабул итү һәм сыйлый белү күркәм сыйфат булса, табынны матур итеп бизәү анда утыручыларга хөрмәт билгесе санала. Зәвык белән әзерләнгән табын азыкны да ләззәтлерәк итә. Ләззәтләнеп ашаган аш кына нормаль һәм файдалы аш була ала. Моңа төрле-төрле тәмле ризык пешергәндә, күңелне күтәрә торган шартлар тудырганда һәм табынны матур итеп бизәгәндә генә ирешеп була. Матур табын аппетитны яхшырта. Шуңа күрә өстәлне бәйрәм һәм тантана көннәрдә генә түгел, бәлки көн саен матур итеп әзерләргә кирәктер. -Моның өчен ниләр эшләргә кирәк соң? Табын янына килгәнче башка яулык, алъяпкыч кияргә һәм кулны юарга кирәк. -Өстәлгә яхшылап үтүкләнгән ашъяулык җәяләр. Табынның матурлыгы, һичшиксез, ашамлыкны нинди савытка бирүгә дү бәйле. Гадәттә тәмләткечләрне-тоз, борыч, горчица, соусны махсус эшләнгән савытларда бирәләр. -Болардан тыш яшелчә, тозлы кыяр, помидор, төрле салатлар, салкын кош ите чыгарып тезәләр. Салатлар матур итеп бизәлә. -Һәр урындык турысына – зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш тәлинкәсе куеялар. Өлеш тәлинкәсе өстенә матурлап алъяпма куела. Өстәлгә берничә урынга кечкенә вазаларга кәгазь салфеткалар матурлап куялар. -Тәлинкәнең сул ягына очлы ягын өскә каратып-чәнечке, уң ягына йөзен тәлинкәгә таба каратып – пычак, аның янына чокырлы ягын өскә каратып, аш кашыгы куялар. Бәйрәмгә табынны мул әзерлиләр һәм аларны табынга билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Салатлар ашаганнан соң аш тәлинкәләренә салып кайнар шулпа-токмачлы аш бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач бәлеш чыгарыла, аны өлеш тәлинкәләренә бүлеп ашыйлар. Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч кебек ризыклар икенче аш итеп бирелә. Чәй табыны соңыннан әзерләнә. Кунаклар күп булмаса, самавырны өстәлгә куярга мөмкин, ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк булып тоелачак. Ґчинаякны тәлинкә белән куялар, тәлинкәгә бал кашыгы куела. Һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе куела. Исеңдә тот: Кунакка барганда бер вакытта да буш кул белән бармыйлар, ә күчтәнәч белән.
өстәлгә ризыклар урнаштыру
Тәлинкәләр урнаштыру. 1. Иң беренче бездә - салкын кабымлыклар куела. 2. Кайнар кабымлыклар . 3. Шулпа . 4. Кайнар ашлар . 5. Десерт . 6. Чәй. Пычаклар
Чәнечкеләр Зур аш чәнечкесе - ит ризыклары өчен: Кечкенә чәнечке - салкын ашлар өчен; Балык чәнечкесе; Җиләк җимеш, дисерт өчен. кашыклар
Салфеткалар төзү Матур итеп бөкләп, салфеткаларны өстәлгә, төрлечә урнаштырырга мөмкин. Салфеткалар
|
||||
III этап. Күнекмәләрне ныгыту. Практик эш. Һәр укучы алдында кулдан әзерләнгән тәлинкә, пычак, чәнечке, калак. Үз алларына ашау приборларын дөрес итеп куялар. -Салкын ашамлыкларны өлеш тәлинкәсенә һәр кеше үзе салып ала, шуңа күрә һәр ашамлык янына аерым кашык һәм чәнечке дә куярга кирәк. Өстәлнең берничә урынына ваза белән чәчәк утыртырга киңәш ителәЮ ул табынны тагын да бизи. -Шул рәвешле әзерләнгәннән соң, өстәлнең өстен кунаклар килгәнче каплап торалар. Практик эш. Ике төрле өстәл әзерләнгән,укучылар өстәлләргә анализ ясарга тиеш. 1нче өстәл- дөрес итеп әзерләнгән. 2нче өстәл- кимчелекле: өстәл җәймәсе юк, борычка махсус савыт юк, калаклар дөрес куелмаган, һ.б. -Табын әзерләү серләренә өйрәндегез. Кунаклар килгәндә әниләрегезгә ярдәм итә аласыз. -Табында салфеткалар матур итеп куелган булса тагын да тәмлерәк була. Без бүген салфетканы матур итеп куюның бер төрен өйрәнәбез. Практик эш. Таблицада бирелгән үрнәк буенча салфетканы бөкләү тәртибе белән таныша бару һәм эшли бару. Әзер салфеткалар белән табынны бизәү.
|
||||
III этап Физкультминутка 5)Физминутка. - Ә хәзер ял итеп алабыз. (рифмовка) Без чәчәбез яшелчә Кишер, кыяр, кәбестә. Су сибәбез, су сибәбез Алар үсә дә үсә. Күктә кояш елмая, Җылы яңгырлар ява, Рәхәт кенә җил исә, Яшелчәлә зур үсә. |
|
|||
IV этап Белем һәм күнекмәләрне булдыру. |
||||
Укучы шакмакны ата. Шакмакның кайсы ягына төшүенә карап укучыларга яңа үтелгән тема буенча сораулар бирергә. Калганнар сорауларга җавап бирә. |
||||
V этап Физкультминутка |
||||
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү |
||||
ТИМБИЛДИНГ Сингапур алымы кулланыла: Төркемләп эшләү алымын куллану. Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле.
|
||||
VII этап Йомгаклау. 1) Нәтиҗә ясау. Өй эше. Чакыру. Безнең халык кунакчыл: “Якты чырай, такта чәй,”-дип,…. |
||||
|
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.