Министерство культуры Республики Татарстан
Муниципальное бюджетное учреждение
дополнительного образования «Муслюмовская детская школа искусств»
Сценарий музыкально-литературного вечера, посвященного 100-летию композитора
Анвара Закировича Бакирова
преподавателя фортепианного отделения
Латыповой А.М.
Муслюмово, 2020
Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.
А.Б. Аңлавыгызча, әлеге шигырь юллары туган җиребезнең гүзәллеге, бар матурлыгы, күп кенә иҗади шәхесләребезгә илһам һәм моң бүләк иткән Ык елгасы турында. Танылган татар композиторы, Татарстанның халык артисты Әнвәр Бакиров иҗатында бик популяр урын алган “Ык сулары” җыры сүзләре бу. Кем соң ул Әнвәр Бакиров? Аның тормыш юлы нидән гыйбарәт? Татар мәдәниятен үстерүгә ул үзеннән нинди өлеш керткән? Әнвәр Бакировның 100-еллыгы истәлегенә оештырылучы бүгенге музыкаль кичәбездә әлеге сорауларга җавап табылыр дип уйлыйм.
1. Ә хәзер сәхнәбез түрендә җыр сәнгате бүлеге укытучысы, Мөслимебез сандугачы Гүзәл Галиева.
(“Әйткән идең...” Х. Туфан сүзләре, Ә. Бакиров көе җыры яңгырый)
А.Б. Әйе, өлкәннәр генә түгел, бүгенге яшь җырчылар да яратып башкаручы әлеге җыр да Әнвәр ага Бакиров репертуарыннан. Гомумән, татар дөньясына ул 200гә якын җыр бүләк иткән. Аларның һәркайсы үзенчәлекле гармония, колакка ятышлы музыкаль линия, адәм баласының бар хис-тойгыларын әйтеп бирә алырдай музыкага бай. Ләкин әлеге җырлар өчен генә татар музыкасы нигез салучы исемен күтәреп булмыйдыр. Мин сезне үзем белән бергәләп аның тормыш һәм иҗат юлын җентекәп өйрәнергә, легендар әсәрләре белән якыннан танышырга чакырам. Моның өчен игътибарыгызга шушындый кечкенә күргәзмә тәкъдим итәм. Биредә Әнвәр Закировичның гаиләсе, эш юнәлешләре, иҗади мирасы белән бәйле предметлар урын алган.
Беренче фотопортретны кем белер икән? Әйе, бу Гөлсем Болгарская – татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты, 1891-1968). Әнвәр Бакиров белән аларны нәрсә бәйли соң?
БИОГРАФИЯДӘН КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ:
“Әнвәр Закир улы Бакиров моннан нәкъ 100 ел элек, ягъни 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Казан музыка училищесында белем алган, 1940 елда хәрби хезмәткә алынган яшь егет, сугыштан соң Казан дәүләт консерваториясен төгәлли. Казан музыка училищесында укыта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли, Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра, Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә. Үзе дә иҗат кешесе булганлыктан микән, ул чорда ук республика халкы өчен бик таныш булган гаиләдә үскән бер кызга гашыйк була героебыз. Ул - татар сәхнәсенең күренекле остасы Гөлсем Болгарскаяның кызы Фирдәвес Болгарская. Тумыштан ук театр артистлары белән бер гаиләдә үсеп, легендар сәнгать ияләренең тәрбиясен алган Фирдәвес яшь Әнвәрнең күңелендә мәңгелек урын ала. Алар пар аккошлардай, бер-беренә терәк булып тигез гомер кичерәләр.
2. Чираттагы музыкаль тукталышыбыз Әнвәр Бакировның тормыш иптәше Фирдәвес Болгарскаяга багышланлан “Фирдәүсә” җыры булыр.
(“Фирдәүсә” җыры записе)
А.Б. Икенче фотопортретка күчәбез. Кем таный әлеге героебызны? Бу Хәмит Колмәмәт – Фирдәвес Болгарская, ягъни Әнвәр Бакировның тормыш иптәшенең әтисе. Иҗат гомере бик иртә өзелүгә карамастан, Х. Колмәмәт үзеннән соң шактый бай мәдәни мирас калдыра. Ул башкарган рольләр арасында татар, урыс, дөнья классикасы әсәрләрендә уйналганнары аеруча уңышлылардан санала. Иҗат эшчәнлеген беренче татар профессионал драма труппасы «Сәйяр»дә ук башлап җибәргәннәрнең берсе. Гөлсем Болгарская белән алар эш урынында, ягъни “Сәйяәр” труппасында танышып, 1918 гаилә коралар. Тик 1942 елны Хәмит Колмәмәт ялган гаепләү буенча Сталин репрессияләренә дучар булып, хәбәрсез югала.
3. Бу урында мин сезгә Әнвәр Бакировның “Иртәнге серенада” әсәрен тыңлап узарга тәкъдим итәм.
“Иртәнге серенада” (рояль+ домра)
А.Б. Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Без караган видеоязмада аның әлеге легендар әсәрен кызы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнар Бакирова башкара. Әйе, Әнвәр ага белән Фирдәвес апа балаларына да хезмәткә мәхәббәт, тырышлык орлыклары салган. Кызлары Гөлнар кече яшеннән үк фортепианода уйнау осталыгы белән аерылып торган. Уллары Бакиров Наиль, сәнгать юлыннан китмәсә дә, үз тормышында педагог, филолог, язучы, филология фәннәре кандидаты, Казан педагогия институты доценты дигән исемнәргә лаек булган.
Адәм баласының бу дөньяга килү белән үз өстенә алган төп бурычы – үзеннән соң мирас калдыру, ди халык. Әнвәр ага Бакиров бу бурычын намуслы башкарган дип санала. УЛ халык үз иткән 200дән артык җыр авторы, «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы» балеты (1971 ел) иҗат иткән шәхес. Бу әсәрләр иң популяр татар балетларының берсе булып тора. Балет М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш алалар. 1973 елда авторы һәм башкаручылары Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр. Ә. Бакиров шулай ук музыкаль комедияләргә, опералар һәм оркестрлар өчен музыка иҗат итә. Соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә ул. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), «КамАЗ» увертюрасы (1974)”. Бүгенге буынга мирас итеп калдырган җыентыклары да бик күп. Шуларның берсе (1987 елда басылган) “Болшевская тетрадь” дип атала. Нәни пианистлар өчен 6 әсәрдән торган бу дәфтәр Әнвәр аганың оныгы Иля исемле кызган багышлап язылган.
4. Балалар өчен язылган инструменталь әсәрләрен укучыларыбыз да яратып башкара. Сезнең игътибарга фортепиано бүлегенең Румия Деникаева сыйныфында белем алучы 7 класс укучысы Язилә Кыямова башкаруында “Бию көе”н тәкъдим итәбез.
Язилә Кыямова “Бию көе” фортепиано
Бүген Әнвәр Закир улы Бакиров исемен мәңгәлештереп, Алабуга шәһәрендә ул нигез салган музыка мәктәбе эшләп килә. Үзе исән вакытта да, Әнвәр аганы республика хөкүмәте күптапкырлар зурлап, хөрмәт иткән. Интернет челтәрләрендә Әнвәр аганың 75, 80-еллык юбилей кичәләреннән видеоязмалар бар. Сез экраннарда күргән әлеге видеоязма Әнвәр аганың соңгы күренешләре дип санала. 2000 елны героебыз үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы ала һәм 2001 елны бакыйлыкка күчә.
(ВИДЕО ЮБИЛЕЙ 80 ЯШЬ)
Скачано с www.znanio.ru
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.