Сценарий праздника "Выпускной бал" на татарском языке

  • docx
  • 01.06.2022
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала разработка внеклассного мероприятия.docx

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесы

Коралачык төп белем бирү мәктәбе”

 

 

 

Чыгарылыш кичәсе 

 

 

 Әзерләде:  9 сыйныф  җитәкчесе

                   Гайсина Дифнә Васыйх

кызы

(Музыка яңгырый)

Алып баручы. Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге.

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Вальс бииләр9 сыйныфлар.

Алып баручы. Хәерле көн,  хөрмәтле әти-әниләр,кадерле укытучылар, укучылар! Әле кайчан гына бу укучылар  беренче тапкыр  белем иленең ишекләрен ачтылар. Бу вакыйгалардан соң бик күп еллар үтте, балалар күз алдында үсеп җиттеләр.

Алар бүген чыгарылыш сыйныф укучылары. Бүген кулларына өлгергәнлек аттестаты алачаклар. Аларның шатлыклары  белән  уртаклашырга без бүген чыгарылыш кичәсенә җыелдык. Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары – алар ниндиләр соң?

1. Вахитов Винер барлык чараларда   актив катнашучы, кыю, спорт яратучы, яхшы билгеләренә генә өлгәшүче укучы.

Винер,

Хыялларын чынга ашсын

Эшең булсын гел уңай.

Теләкләрең үтәлерлек

Исәнлек бирсен Ходай.

Кайгылары урап үтсен,

 Авырлыклар җиңелсен.

 Юкка-барга баш иярлек

 Егет түгел инде син.

2. Субхангулова Алина   ярдәмчел,ихлас,аралашырга яратучан .Кызыклы хәлләр сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә, татулыкны ярата. Йомшак күңелле,тыныч холыклы,мөләем,һәркем белән итәгатле.

Алина,

Шатлык белән яшә ,хәсрәт күрмә

Тыныч булсын һәрчак күңелең

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Гөлләр елмаюы һич бервакыт

Югалмасын синең йөзеңнән.

Тормыш дәрте,яшәүгә ихтирам

Балкып торсын һәрчак йөзеңнән.

3. Садыкова Ләйсән, безнең мәктәпнең данын төрле конкурсларда катнашып,җиңү яулап, республика,  Россия куләмендә яклаган кыз. Ләйсән шат күңелле , ярдәмчел, оста биюче, мәктәптә үткән барлык чараларда да актив катнашучы укучы булды.

Ләйсән,

Йөзеңдәге елмаю

йолдыз кебек балкысын.

Теләкләрнең  мин телимен

 изгесен, иң яхшысын.

Озак яшә ,шатлык кичер

Омтыл максатыңа, кыю бул

Намус белән яшә Һәрвакытта,

Уңыш чыганагы шунда ул.

Менә алар матур ,белемле,эшчән,тырыш чыгарылыш сыйныф укучылары. Аларга киләчәктә бәхет,шатлык ,сәламәтлек теләп калабыз.

Алып баручы. Хөрмәтле укучылар!

Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән сез бүген зал түрендә торасыз. Сез - алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу сезгә, чөнки күптәннән көткән, әмма сезнен өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга озата. Хөрмәтле укытучыларыбыз, укучылар, әти-әниләр. Менә чыгарылыш кичәсенең иң тантаналы минуты житте. Сүзне белем иленең хуҗасына – мәктәп директоры Хайбуллина Сөмбел Раффак кызына бирәбез. Рәхим итегез!

Директор сөйли. Аттестат тапшыру.

Алып баручы. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә чыгарылыш сыйныф укучыларының әйтәсе сүзләре бар. Хәзер сүзне аларга бирәбез, рәхим итегез!

1 нче укучы. Винер.

Җир йөзендә иң матур теләкләрне теләп,

Сорасалар “Багышларга кемгә?” -  диеп.

Бик күп йөрәкләрне үзенә әсир иткән

Укытучыма дияр идем, башым иеп.

2 нче укучы. Ләйсән.

Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле,

Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә.

Сез бик кирәк барлык кешеләргә,

Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!

3 укучы. Алина

Чәчәк  тотып  әле  бүген  генә

Килгән  кебек  сиңа,  мәктәбем.

Инде  менә  сезгә,  укытучылар,

Сау  булыгыз,  диеп  әйтәмен.

Ләйсән. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сез сабыр, тырышл, авыр чакта ярдэм кулын сузарга эзер, безнен очен янып яшэуче , олы йорэкле кешелэр! Алны-ялны белми, безгэ белеем бирергэ тырышуыгыз очен, чын кеше булып усеп, безне олы юлга эзерлэвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! 

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынып-сагынып  сезгә килербез.

Озын юллар үтеп, онытмыйча,

Сезнең хәлегезне белербез.

 (Укытучылар өчен жыр башкарыла.)

ЖЫР. «Рэхмэт сезгэ, укытучым, рэхмэт, сыйныфташларым”

Алып баручы. Укучылар! Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык–кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти-әниләрегез.

Алина. Кадерле әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Сез безне кирәк чакта юатасыз, файдалы киңәшлэр  бирэсез.

 

(Әти-әниләр исеменнән сүз бер укучының әти-әнисенә бирелә. Әти-әниләргә рәхмәт әйтелә. Җыр башкарыла.) Җыр “Әниемэ”

 

Алып баручы. Укучылар өчен «Кызыклы имтихан» оештырыла.

Үрнәк сорау һәм биремнәр.

1. Син мәктәпкә килгән беренче көнеңне хәтерлисеңме? Ул синең хәтереңдә нинди булып истә калган? Сине мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

2. Син кем булырга хыялланасың һәм ни өчен?

3. Нинди сорауга «әйе» дип жавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы?) Ашханәгә кайсыгыз иң беренче булып керә иде, хәтерлисеңме?

4. Йомык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин? (Төш.) Дәресләрдә еш йокларга туры килә идеме?

5. Өч лампочка янып тора, аларның берсен сүндерделәр. Ничә лампочка кала? (Өч.) Әти-әниеңнән көндәлекне качырырга туры килгән чаклар күп булдымы?

6. Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар? (Өй эшләрен.) Көндәлектәге икелеләрне төзәткәнең булгаладымы?

Алып баручы. Бик яхшы, сез имтиханны уңышлы тапшырдыгыз. 

Укытучылар да «имтихан» тапшырсын әле.

Үрнәк сорау һәм биремнәр.

1. Сезгә хәзеге мода ошыймы?

2. Сез ничек ял итәргә яратасыз?

3. Үзегез белән укучылар арасында килеп чыккан кызыклы хәл турында сөйләгез.

4. Җирнең уртасында ни бар? («И» хәрефе.)

 5. Алты «н» язсаң нәрсә була? (Алтын.)

6. Нинди кыңгырау чылтырамый? (Чәчәк.)

7. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итсә дә, бер почмакта кала. (Марка.)

8. Елның кайсы айлары 28 көнне үз эченә ала? (Барысы да.)

9. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый. (Сәгатъ.)

10. Иртә белән чыга, кичен югала, аның урынына иптәше кала. (Кояш, ай.)

Алып баручы. Ә хәзер хөрмәтле укытучыларга сүз бирик. Чыгарылыш сыйныф укучыларына сезнең теләкләрегез.

Алып баручы. Кадерле әти-әниләр, 9  ел буе кадерләп үстергән балаларыгыз турында сорауларга җавап биреп карагыз әле .Сорауларга бик тиз җавап бирергә кирәк.

Сорау-җавап уенын башлыйбыз.

Балагыз кайчан укырга керде?

Хәзер балагызга ничә яшь?

Математика фәнен кем укытты?

Класс җитәкчесенең отчествосы?

Балагызның яраткан фәне?

Күзе нинди төстә?

Ничәнче размер аяк киеме кия?

Яраткан шөгыле?

Кем булырга хыяллана?

Ничә тапкыр ата-аналар җыелышына килдегез?

Татар теле фәнен кем укыта?

Балагызның росты?

Ничә сәгать дәрес хәзерли?

Мәктәпнең телефон номеры.

Балагызның туган көне?

Китап укырга яратамы?

Яраткан ризыгы.

 Сезнең балагыз укырга теләк белән йөри идеме, әллә инде… (бар, үзең укы, туйдым, бармыйм )

Алып баручы.

Әти-әниләр, рәхмәт, сорауларга бик матур җавап бирдегез.

Алып баручы. Хөрмәтле 2021 елның чыгарылыш сыйныф укучылары! Яна тормыш бусагасында иптәшләрегез , әти-әниләрегез һәм укытучылар алдында ант итү вакыты җитте:

- гомерең буе сине укытканнарны һәм синең белән укыганнарны онытмаска; Сүз бирәбез!

- кадерле мәктәбеңне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә; Сүз бирәбез!

- иптәшләрең, классташларың, укытучыларың белән биш елга бер булса да очрашуга килергә; Сүз бирәбез!

- киләчәктә балаларыңны шушы мәктәпкә укырга бирергә; Сүз бирәбез!

- һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәчел, ихлас һәм гадел булып калырга; Сүз бирәбез!

- бер урында тукталып калмаска, ирешкән уңышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә. Сүз бирәбез!

Алып баручы.

Вакыт килеп җиткән түгелме соң

Ялгыз калып уйга калырга?

Киләчәктә безне ниләр көтә?

Кем булырга? Кая барырга?

Сорауларга җавап табармынмы?

Тормыш мең сорамас, бер сорар.

Балачактан моңсу аваз булып,

Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

Хуш, мәктәбем, дуслар, укытучым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт!

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлаша.

Хөрмәтле дуслар! Сезнең игтибарга чыгарылыш сыйныф укучыларының балачакларыннан, мәктәп елларыннан  уникаль кадрлар белән видеофильм тәкдим итәбез. Сыйныф артыннан сыйныф,укытучылар артыннан укытучылар алышынган. Тик ни генә дисәң дә, мәктәп тормышында  матур мизгелләр, истә кала торган хәтирәләр күп булган чираттагы кадрлар шул турыда.

Видеофильм карау.