Тема урока: "Человек силен друзьями"
Оценка 4.7

Тема урока: "Человек силен друзьями"

Оценка 4.7
docx
08.06.2022
Тема урока: "Человек силен друзьями"
Дәрес.docx

Дәрес

Сыйныф 4 рус

Төркем: рус төркеме

Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Кеше дуслары белән көчле»

Максат: -дус һәм дуслык турында фикерләү сәләтен үстерү, татарча аралашуга тарту;

-гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен өйрәтү;

- укучыларда дуслык хисен ныгыту; бер- беренә карата игътибарлы булырга өндәү.

Жиһазлау: компьютер, тема буенча презентация, видеоязма «Чукмар белән Тукмар» әкияте, рәсемнәр.

Дәреслек: Р.З. Хәйдарова «Татар теле» 4нче сыйныф. (икенче кисәк),14-17 бит.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?   Мин укытучы апа. Син кем?  Без сезнең белән бүген татарча сөйләшеп бер-беребезне аңларга тырышырбыз. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишик.

 

 

д

у

с

л

а

р

 

к

у

я

н

 

 

с

у

г

а

н

 

я

ш

е

л

 

 

с

ы

й

н

ы

ф

 

 

к

ы

ш

 

1.Друзья. (Крокодил Гена белән Чебурашка кемнәр?)

2. Ул кечкенә, йомшак. Урманда яши.

3. Яшелчә. Ул бакчада үсә.Ул файдалы.

4. Чыршы һәрвакыт бер төстә.Ул нинди төс?

5. Без 4нче       ... та укыйбыз.

6.Хәзер елның кайсы фасылы?

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Дуслык сүзе.

II. Дәреснең   темасын, максатын   билгеләү.

Без бүген дәрестә дуслык турында сөйләшербез.

КОШ КАНАТЫ БЕЛӘН. КЕШЕ ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ.

ДУСЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК.

-Как вы понимаете это слово? (балалар фикере тыңлана)

-Когда возникает дружба?

 

   Көч                                                                  байлык

                                    ДУСЛЫК

 

           Сәламәтлек                  шатлык               бәхет

III.Белемнәрне  актуальләштерү: (сүзләрне искә төшерик)

А)Тәрбияле            акылсыз                         ашыйсым килә

   Батыр                      игътибарлы                            ашыйсым килми

   Ялкау                      куркак                          уйныйсым  килә

Тәрбиясез                   игътибарсыз                     уйныйсым    килми

 Тырыш                      акыллы                    

Б)Уен, Ә хәзер кем укытучы?

В) –Мин Юля белән дус.  Мин Оля белән дә дус.

  - Син кем белән дус? Без дуслар. Сез акыллы балалармы? Сез дуслармы?

Әйдәгез җырлыйбыз.

Жыр:   Мин, син, ул, без,сез, алар,

            Без акыллы балалар.

            Мин, син, ул, алар, сез, без,

            Без дуслар бөтенебез.

IV. Дәреслек белән эш.

-Укучылар  без дуслар турында хикәяләр укыдык.

-А. Алишның  “Куян кызы” хикәясен укыдык.

-Куян Кызы нинди? (Ул матур, куркак, тәрбиясез, чөнки әнисенә тыңламый ).

-“Коля” хикәясен искә төшерәбез. Абыйсы нинди малай? (Абыйсы батыр, акыллы, яхшы, тәрбияле малай, чөнки Коляны елгадан тартып чыгара).

Әйе, балалар, дуслар да төрле була икән. (яхшы – начар, батыр – куркак, саран – юмарт, тәрбияле – тәрбиясез)

Уен (ике яклы баскыч):

Минем дустым …, синең дустың ….

 

V.  Диалогик  сөйләм телен   үстерү:

Әйтегез, әле балалар:

-Синең   дустың бармы?

-Минем дустым бар.

Аның  исеме ничек?

-Аның  исеме –Владик.

 -Ул кайда яши?

-Ул шәһәрдә яши.

-Дустың ничәнче сыйныфта укый?

-Дустым дүртенче сыйныфта укый.

-Дустың нинди?

Дустым юмарт, акыллы, яхшы.

 

VI. Монолог төзү: “Минем дустым” (1 укучы дусты турында сөйли).

(бер яклы баскыч)

-Ә хәзер кем укытучы?

 

VII. Әкиятне үз тавышлырыбыз белән уку:

Сез мультфильм карарга яратасызмы? Без А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен уйнап карарбыз. (Аның кыскача эчтәлеген русча сөйләү).

(Укучыларга тавышсыз гына мультфильм күрсәтелә һәм мультфильмда катнашучы геройларның сүзләре язылган битләр таратыла. Башта укучылар әкият текстын укыйлар, тәрҗемә итәләр, рольләргә бүлеп укыйлар. Аннан соң такта янына чыгып әкиятне үз тавышлары белән укыйлар).

                            Чукмар белән Тукмар

Әби: Ике әтәчем бар. Берсе ак – Чукмар. Берсе  кара – Тукмар.

Әби: Чукмар, Тукмар. Бергә ашагыз !

Чукмар: Сиңа күп!

Тукмар: Юк, сиңа күбрәк!

Чукмар: Син дус түгел!

Тукмар: Син дус түгел!

Әби: Ай,ай,ай!

Чукмар: Тукмар тәрбиясез!

Тукмар: Чукмар да тәрбиясез!

Әби: Нишлисез сез?

Әби:  Ай,ай,ай!

Чукмар: Әби,әби, кара әле. Минем күзем авырта!

Тукмар: Әби, әби, кара әле. Минем башым авырта!

Әби: Тукмарны күршегә бирәм!

Чукмар: Миңа күңелсез. Ашыйсым килми, уйныйсым килми!

Чукмар: Әбием, матурым. Алып кайт, Тукмарны!

Тукмар:  Мин куркам... Ура әби килде!

Чукмар:  Әйдә дуслашабыз!

Тукмар:  Әйдә дуслашабыз!

Чукмар:  Син әдәпле! Син әйбәт!

Тукмар:  Син акыллы! Син юмарт!

Чукмар, Тукмар (бергә):  Дус булыйк! Тату булыйк!

VIII. Йомгаклау.

-Әкият нәрсә турында?

-Әкият дуслык турында.

-Балалар дуслык ни өчен кирәк?

-Дустың булганда күңелле, рәхәт, кызык.

-Әйе, дуслар, дусларсыз безгә күңелсез булыр иде. Дуслар булганда уйныйсы килә, җырлыйсы килә. ДУСЛЫК УЛ – ШАТЛЫК, БӘХЕТ, БАЙЛЫК ИКӘН

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Дәрес Сыйныф 4 рус Төркем: рус төркеме

Дәрес Сыйныф 4 рус Төркем: рус төркеме

Без бүген дәрестә дуслык турында сөйләшербез

Без бүген дәрестә дуслык турында сөйләшербез

Уен (ике яклы баскыч): Минем дустым …, синең дустың …

Уен (ике яклы баскыч): Минем дустым …, синең дустың …

Ике әтәчем бар. Берсе ак – Чукмар

Ике әтәчем бар. Берсе ак – Чукмар

Тема урока: "Человек силен друзьями"

Тема урока: "Человек силен друзьями"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
08.06.2022