Туган тел
Оценка 5

Туган тел

Оценка 5
Культурные мероприятия
doc
классное руководство
4 кл
04.05.2017
Туган тел
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле “әти”, “әни” сүзләрен иң башлап туган телебездә әйтәбез. Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без, ата-анабызга рәхмәтле булырга тиешбез.
туган тел.doc
“Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” (21 февраль­Туган тел көненә багышлана) 1   а.б.  Хәерле   көн,   хөрмәтле   укытучылар,   балалар   бакчасы хезмәткәрләре,  укучылар, нәниләр!     Бүген – Туган тел көне. Берләшкән милләтләр оешмасы  2000 нче елда 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итте.  Туган   тел!   Һәркем   өчен   дә   газиз   бу   сүз,   чөнки   берни   белән   дә алыштыргысыз,   иң   кадерле   “әти”,   “әни”   сүзләрен   иң   башлап   туган телебездә   әйтәбез.   Туган   йортыбызның,   авылыбызның   кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз.  Туган   телне өйрәткән өчен без, ата­анабызга рәхмәтле булырга тиешбез. Бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр.  Безнең туган телебез­татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар сөйләшкән татар телебез дөньядагы иң дәрәҗәле әлеге 14 тел исәбенә кергән.   Безнең телебез – матур, бөек тел. Ә аның матурлыгы халык җырла  ­рында, әдипләребез иҗатында чагыла. Туган телем күп еллардан бирле Чәчәк ата йөрәк түрендә. “Әнкәй” дигән иң беренче сүзне Мин әйткәнмен татар телендә. (ә хәзер укучыларыбыз туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр) № 1 а.б.  Һәр кеше беренче чиратта  үз ана телен яратырга, сакларга  тиеш.  2 а.б.   Кара әле, Илзирә, син шулай дип әйтәсең дә бит, хәзерге вакытта   бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың? 1 а.б.  Мин­мин инде ул, ә менә башкалар ничек уйлый икән?                                            (Җаваплар тыңлана) 2   а.б.     Мин   андыйларга   Садри   Максуди     сүзләре   белән   җавап бирер идем: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып   тора   алырбыз,   әгәр   телебезне   саклый   алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.    1 а.б.   Үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да,  телебезне  чит илләрдән  килеп  махсус өйрәнүчеләр  дә шактый икән бит. Менә шушы дәлилләр татар теле нигә кирәк  диючеләргә җавап булып ирешсен иде! Ә хәзер әйдәгез туган телдә бер җыр тыңлап китик.  № Җыр: “Зәкәрия” 2 а.б. Халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Тел турында мәкальләр,   әйтемнәр,   табышмаклар,   мәзәкләр     уйлап   чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә хәзер мәзәкләргә нигезләнгән скетч тәкъдим итәбез. Ике малай сөйләшә.   1   нче   малай.    Минем   бабай   кичә   ике   рус   кешесенә   күрше   авылга   юл өйрәткән.   2   нче   малай.  Кит   аннан!   Башта   туры   барасы,   аннан   соң   уңга   борыласы дигәнне әйтә алгандыр инде, зират яныннан үтәсе дигәнне ничек аңлаткан?   1нче малай.  “Прямо пойдешь, потом направо повернешь, потом умрешь,”  – дигән. Рус кешесе (бабайга) Как проехать в соседнюю деревню? Бабай. Тут прямо, тут пошел. Рус кешесе. Чего? Чего? Бабай. Чаба­чаба баралмассың, әле анда тау менәсе бар. Бер карт белән карчык ашханәгә керәләр. Карчыкның ашыннан лавр яфрагы  килеп чыккан. Карчык (официант кызны чакырып китерә) Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән? Официант: Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист!  Карчык (картына): Нәрсә дип әйтте ул миңа?  Карт (ачуланып) Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде. Аңла, балам... Илләр, телләр, диннәр алмашына – Ниләр көтә адәм баласын? Аңла, балам, сине үзең итеп Туган телең саклап каласын.                         Куштым сиңа сайлап матур исем –                         Җисемеңә туры килсен ул.                         Милләтеңнең бер мирасы итеп,                         Әткәң ­ әнкәң биргән исем ул.        Вакыт белән бергә үзгәрә бел        Телләр өйрән, балам, дөнья күр.        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:        Бу – Ватанны сату белән бер.                       Син тугач та, ана сөте белән                       Иренеңә тамган туган тел.                       Туган телең җуйсаң, әнкәеңне                       Онытуың булыр, балам, бел!                                                            (С. Әхмәтҗанова.) 1 а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.  Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга  да армый­талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.    2 а.б. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле  кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә,  гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы –  телебезне саклау ул.

Туган тел

Туган тел

Туган тел

Туган тел

Туган тел

Туган тел

Туган тел

Туган тел
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
04.05.2017