“Тугры дус!” классный час (3 класс)
Оценка 4.6

“Тугры дус!” классный час (3 класс)

Оценка 4.6
Мероприятия
docx
воспитательная работа
3 кл
17.10.2019
“Тугры дус!” классный час (3 класс)
Укытучы “Дусларың булсын икән “ дигән шигырь укый: Баш өстендә болыт йөзсә, Яшәве кыен икән. Әнә шундый мизгелләрдә Дусларга сыен икән. Дуслык булсын һәр урында, Дуслык булса ил матур. Дус – туганлыкны ныгыту Һәркем өчен дә зарур. - Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(укучылар җавабын тыңлау)
Тугры дус.docx
“Тугры дус!”       Максат:1.Кешеләр   арасындагы   үзара   мөнәсәбәтләрдә   дуслыкның   иң   мөһим   сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру. 2.   Укучыларның   фикер   йөртүчәнлекләрен   үстерү.   3.   Матур   яшәү   өчен   дуслаша   белү сыйфатлары,күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык,изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.     Материал:”Мәгариф” журналлары, шигырь китаплары.     Җиһазлау: сүзләр язылган плакатлар,тест “Дусларың күпме?” Дәрес барышы: I.Оештыру өлеше.    Укытучы “Дусларың булсын икән “ дигән шигырь укый: Баш өстендә болыт йөзсә, Яшәве кыен икән. Әнә шундый мизгелләрдә Дусларга сыен икән.     Дуслык булсын һәр урында,    Дуслык булса ил матур.    Дус – туганлыкны ныгыту    Һәркем өчен дә зарур. ­ Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(укучылар җавабын тыңлау) II.Тема һәм максатны хәбәр итү. ­Димәк,бүгенге дәрестә без  дуслык  турында сөйләшәчәкбез.     Дөньяны матурлык коткара ,дигән бер акыл иясе. Һәм дуслык та, дип өстисе килә. Чын дуслык дөньядагы хисләрнең иң көчлесе. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Гаилә дус булса,   балалар   бәхетле   үсә.   Яныңда   дустың   булганда,дөнья   ямьлерәк,   ашлар   тәмлерәк тоела. Хәтта олы кайгылар да, дусларың уртаклашса кечерәеп кала. Шуңа күрә дә инде дөньядагы һәр җан иясе үзенә дуслар эзли, үзе дә яхшы дус булырга тырыша.  ­ Укучылар,хәзер әйдәгез, “Дус” шигырен тыңлап китик. Бу шигырьдән күренгәнчә, дуслар булса бар авырлыкны да җиңеп була икән. ­ “Якын дустым” дигән темага язып килгән хикәяләрне укып китәбез. (Һәр укучы үзенең дусты турында язган язмаларын укый) ­ Укучылар, әйтегез әле, күрше дип кемне атыйлар?  ­ Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче кеше.  “Күрше” сүзе белән бәйләнешле мәкальләр әйтеп китик әле: 1. Ерак туганнан тату күрше яхшы. 2. Күрше хакы – тәңре хакы. 3. Күршесе яхшы кеше бәла – казадан курыкмый. ­ М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен бер укучы сөйли. ­ Димәк, күршеләр белән дус булу   бик әйбәт сыйфат икән. ­ Ә хәзер сезгә тормышта очрый торган кайбер хәлләр турында укып китәм. Сез ничек уйлыйсыз, кайсы дуслык чын дуслык? 1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан бүген математика китабын өйдә калдырган. Алар,Ләйсәннең китабын уртага куеп,мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде,үзе китапсыз калды. Укытучы Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп,аны шелтәли   башлады.   Ләйсән   бер   сүз   дә   дәшмәде.   Ә   Чулпан   билге   алып   урынына утыргач,Ләйсән аңа: Чулпан, син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде. – диде. 2. Рәмис белән Илназ бик дуслар. Икесе бер партада утыралар.Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт   итә,   чөнки   Илназ   аңа   диктантын   да   күчерттерә.   Контроль   эш   вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә. Хәтта рәсем ясарга да булыша. (Укучыларның җавабын тыңлау) III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту ­Авыр   минутларда   барып   сыенырдай   дусларың   бармы?   Әллә   син   башкаларга   гына булышасыңмы?Ә хәзер “Дусларың күпме?” дигән тест эшлибез. Бу тест чын дусларыңның күпме икәнен күрсәтә? 1. Син сөйләгәндә иптәш кызың(малаең) сине һәрвакыт бүлдерә: А)үпкәлим,ләкин эндәшмим Б) димәк.аның бик мөһим нәрсә әйтәсе килә В) ачуым килә 2.Дусларыңның үтенечен һәрвакыт үтисеңме? А) әйе,үпкәләмәсеннәр дип Б) иң мөһимнәрен В) үз проблемаларын үзләре чишә торган дуслар гына сайлыйм. 3. Бу төшенчәләрнең  кайсысы синең күңелгә якынрак? А) күпме бирсәң,шулкадәр алырга кирәк Б) бүләк итү алуга караганда күңеллерәк В) мин беркемгә дә бер нәрсә дә бирмим һәм сорамыйм 4. Төн уртасында чакырсаң, дусларың нәрсә эшләрләр? А) билгеле, ачуланырлар Б)гаҗәпләнерләр, чөнки гадәттә мин алай эшләмим В) эшнең җитди икәнен аңлап, тыңларлар 5. Син туган көн үткәрергә булдың, ди. Иптәшләрең ничек булышыр? А)аш­су әзерләүдә ярдәм итәрләр Б)матур җырлар язылган кассеталар алып килерләр В) әзергә­бәзер килеп утырырлар 6. Сиңа кыйммәтле күлмәк сатып алдылар. Дусларыңа аның чын бәясен әйтерсеңме? А) юк Б) һичшиксез В) дусларым моның белән кызыксынмыйлар А Б В 1 3 1 2 2 1 3 2 3 3 2 1 4 2 1 3 5 3 2 1 6 1 3 2   Ә хәзер балларны санап карыйк: 6­9 балл. Син бик яхшы һәм ышанычлы иптәш. Дусларыңа да һәрвакыт таяна аласың. 10­14   балл.   Син   аралашырга   яратасың,   җиңел   танышасың,   таныш­белешләрең   бик   күп. Әмма алар арасында чын дусларың аз. 15­18   балл.   Дусларың   өчен   барысына   да   әзер,   беркайчан   да   ярдәмеңнән ташламыйсың.Хәтта еш кына үз мәнфәгатьләреңне дә онытып җибәрәсең. IV. Йомгаклау. ­Бүгенге   дәрестә   нәрсә   турында   сөйләштек?   (Укучыларның   җавапларын   тыңлау)   Әйе укучылар, дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була.Тугры дус ачуланышсаң да кичерә белә. Дуслык авыр чакта сынала диләр бит. Мин сезнең барыгызның да бәхетле, чын кеше булып үсүен телим.

“Тугры дус!” классный час (3 класс)

“Тугры дус!” классный час (3 класс)

“Тугры дус!” классный час (3 класс)

“Тугры дус!” классный час (3 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.10.2019