Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
«Тугры дус», сыйныф сәгате
Оценка
4.7
Альмиева Гульзия
Альмиева Гульзия
«Тугры дус», сыйныф сәгате
Оценка
4.7
Мероприятия
docx
воспитательная работа
3 кл
17.10.2019
Укытучы “Дусларың булсын икән “ дигән шигырь укый: Баш өстендә болыт йөзсә, Яшәве кыен икән. Әнә шундый мизгелләрдә Дусларга сыен икән. Дуслык булсын һәр урында, Дуслык булса ил матур. Дус – туганлыкны ныгыту Һәркем өчен дә зарур. - Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(укучылар җавабын тыңлау)
Тугры дус.docx
Текстом
Картинками
“Тугры дус!” Максат:1.Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру. 2. Укучыларның фикер йөртүчәнлекләрен үстерү. 3. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары,күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык,изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү. Материал:”Мәгариф” журналлары, шигырь китаплары. Җиһазлау: сүзләр язылган плакатлар,тест “Дусларың күпме?” Дәрес барышы: I.Оештыру өлеше. Укытучы “Дусларың булсын икән “ дигән шигырь укый: Баш өстендә болыт йөзсә, Яшәве кыен икән. Әнә шундый мизгелләрдә Дусларга сыен икән. Дуслык булсын һәр урында, Дуслык булса ил матур. Дус – туганлыкны ныгыту Һәркем өчен дә зарур. Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(укучылар җавабын тыңлау) II.Тема һәм максатны хәбәр итү. Димәк,бүгенге дәрестә без дуслык турында сөйләшәчәкбез. Дөньяны матурлык коткара ,дигән бер акыл иясе. Һәм дуслык та, дип өстисе килә. Чын дуслык дөньядагы хисләрнең иң көчлесе. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Гаилә дус булса, балалар бәхетле үсә. Яныңда дустың булганда,дөнья ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тоела. Хәтта олы кайгылар да, дусларың уртаклашса кечерәеп кала. Шуңа күрә дә инде дөньядагы һәр җан иясе үзенә дуслар эзли, үзе дә яхшы дус булырга тырыша. Укучылар,хәзер әйдәгез, “Дус” шигырен тыңлап китик. Бу шигырьдән күренгәнчә, дуслар булса бар авырлыкны да җиңеп була икән. “Якын дустым” дигән темага язып килгән хикәяләрне укып китәбез. (Һәр укучы үзенең дусты турында язган язмаларын укый) Укучылар, әйтегез әле, күрше дип кемне атыйлар? Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче кеше. “Күрше” сүзе белән бәйләнешле мәкальләр әйтеп китик әле: 1. Ерак туганнан тату күрше яхшы. 2. Күрше хакы – тәңре хакы. 3. Күршесе яхшы кеше бәла – казадан курыкмый. М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен бер укучы сөйли. Димәк, күршеләр белән дус булу бик әйбәт сыйфат икән. Ә хәзер сезгә тормышта очрый торган кайбер хәлләр турында укып китәм. Сез ничек уйлыйсыз, кайсы дуслык чын дуслык? 1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан бүген математика китабын өйдә калдырган. Алар,Ләйсәннең китабын уртага куеп,мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде,үзе китапсыз калды. Укытучы Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп,аны шелтәли башлады. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде. Ә Чулпан билге алып урынына утыргач,Ләйсән аңа: Чулпан, син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде. – диде. 2. Рәмис белән Илназ бик дуслар. Икесе бер партада утыралар.Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә, чөнки Илназ аңа диктантын да күчерттерә. Контроль эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә. Хәтта рәсем ясарга да булыша. (Укучыларның җавабын тыңлау) III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Авыр минутларда барып сыенырдай дусларың бармы? Әллә син башкаларга гына булышасыңмы?Ә хәзер “Дусларың күпме?” дигән тест эшлибез. Бу тест чын дусларыңның күпме икәнен күрсәтә? 1. Син сөйләгәндә иптәш кызың(малаең) сине һәрвакыт бүлдерә: А)үпкәлим,ләкин эндәшмим Б) димәк.аның бик мөһим нәрсә әйтәсе килә В) ачуым килә 2.Дусларыңның үтенечен һәрвакыт үтисеңме? А) әйе,үпкәләмәсеннәр дип Б) иң мөһимнәрен В) үз проблемаларын үзләре чишә торган дуслар гына сайлыйм. 3. Бу төшенчәләрнең кайсысы синең күңелгә якынрак? А) күпме бирсәң,шулкадәр алырга кирәк Б) бүләк итү алуга караганда күңеллерәк В) мин беркемгә дә бер нәрсә дә бирмим һәм сорамыйм 4. Төн уртасында чакырсаң, дусларың нәрсә эшләрләр? А) билгеле, ачуланырлар Б)гаҗәпләнерләр, чөнки гадәттә мин алай эшләмим В) эшнең җитди икәнен аңлап, тыңларлар 5. Син туган көн үткәрергә булдың, ди. Иптәшләрең ничек булышыр? А)ашсу әзерләүдә ярдәм итәрләр Б)матур җырлар язылган кассеталар алып килерләр В) әзергәбәзер килеп утырырлар 6. Сиңа кыйммәтле күлмәк сатып алдылар. Дусларыңа аның чын бәясен әйтерсеңме? А) юк Б) һичшиксез В) дусларым моның белән кызыксынмыйлар А Б В 1 3 1 2 2 1 3 2 3 3 2 1 4 2 1 3 5 3 2 1 6 1 3 2 Ә хәзер балларны санап карыйк: 69 балл. Син бик яхшы һәм ышанычлы иптәш. Дусларыңа да һәрвакыт таяна аласың. 1014 балл. Син аралашырга яратасың, җиңел танышасың, танышбелешләрең бик күп. Әмма алар арасында чын дусларың аз. 1518 балл. Дусларың өчен барысына да әзер, беркайчан да ярдәмеңнән ташламыйсың.Хәтта еш кына үз мәнфәгатьләреңне дә онытып җибәрәсең. IV. Йомгаклау. Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Әйе укучылар, дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була.Тугры дус ачуланышсаң да кичерә белә. Дуслык авыр чакта сынала диләр бит. Мин сезнең барыгызның да бәхетле, чын кеше булып үсүен телим.
«Тугры дус», сыйныф сәгате
«Тугры дус», сыйныф сәгате
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
17.10.2019
Посмотрите также:
📁
Викторина на тему "Әкиятләр иленә сәяхәт" ( 3 класс)
📁
“Тугры дус!” классный час (3 класс)
📁
авторская программа "Мир в котором я живу2
📁
План работы семейного клуба "Капельки"
📁
Кружок "Секреты здоровья" (3 класс)
📁
Проект ученицы 3 класса "Герой моей семьи"
📁
О малой родине с любовью.
📁
Білім сабағы. Мен-патриотпын
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить