урок по физике “Басым. Басым берәмлекләре”.

  • docx
  • 19.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 7 кл физика басым берәмлекләре.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   7    Предмет физика      

 

Тема: “Басым.Басым берәмлекләре”.

·         Тема максаты: “Басым. басым  берәмлекләре“темасын өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларның сәләтен үстерү,кызыксынучанлыкларын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Басым. басым  берәмлекләрен  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

Математика  

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

.Балалар сез хәзер яңа гыны яуган кар өстеннән барасыз,кар шактый ук тирән.Сез ничек кар өстеннән барасыз,сезгә барырга авырмы, җиңелме?

2.Кар өстеннән баруны ничек җиңеләйтеп була?Нинди ысуллар белән?

3.Ни өчен чаңгылар кисәң карга батмыйсың,ә итек белән батасың?

Укучылар берничә җөмләне тыңлап үтегез әле:

-Әбинең кан басымы күтәрелде;

-бүген урамда атмосфера басымы төшкән;

-диңгез төбендә су басымы бик югары була;

-чик саклаучылар дошманның ясаган басымына чыдый алмадылар;

-кызлар туфлиеның ясаган басымы зур була;

-бу кешегә психологик басым ясалган

Менә шушы җөмләләр арасында нинди уртаклык бар?

Дөрес,басым,әмма аның мәгънәсе төрле очракларда төрлечә.Без бүген басымның бер очрагын карап китәчәкбез: кызлар туфлиеның ясаган басымы зур була;Чаңгы белән кардан барырга ансатрак,итек беләнгә караганда. Димәк,балалар бүгенге дәреснең темасы: “Басым.Басым берәмлекләре”.Безнең максат-?

.Укытучы ике группага ике төрле эксперимент бирә.

Беренче группа :агач шакмакның партага таяну мәйданын таба,шакмакның басым көчен динамометр белән үлчи.

Икенче группа:икенче төрле агач шакмакның пардага таяну мәйданын үлчи,шакмакның массасын үлчәү ярдәмендә үлчи,шул шакмакка тәэсир итүче авырлык көчен исәпли.

2.Проблемалы ситуация;укучылар бу ике зурлык арасында нинди бәйләнеш булыр дип уйлыйсыз.

3.укытучы укучыларның фикерләрен тыңлый:басымны табу формуласын яза

F- өслеккә перпендикуляр юнәлгән көч яки басым көче,S-таяну мәйданы

4.Басымның үлчәү берәмлеген чыгарып карыйк.Басымның үлчәү берәмлеге СИ системасында-.Француз галиме Блез

Паскаль хөрмәтенә ул паскаль(Па) дип атала.

(Презентация күрсәтелә).

5.Басымның башка төрле үлчәү берәмлекләре дә бар.Зур басымнар булганда килопаскаль һәм гектопаскаль(стендтан күрсәтелә)

6.Формула буенча басымга кайсы зурлак туры пропорциональ, кайсысы кире пропорциональ.Басымны арттыру өчен кайсы зурлыкны киметергә,басымны киметү өчен кайсы зурлыкны арттырырга кирәк.

7.Үзегез көндәлек тормышта күргән мисаллар китерегез:басымны киметү яки арттыру буенча.

 

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

                      Укучылар группаларда экспериментны дәфтәрләрдә эшлиләр:F-авырлык көче, өслеккә перпендикуляр юнәлгән,S-таяну мәйданы, m-шакмакның массасын табып язып куялар.

2.Укучылар бу сорауга җавап бирергә тырышалар.үзләренең версияләрен әйтәләр.Дәреслектән басымның билгеләмәсен укыйлар:өслеккә перпендикуляр тәэсир итүче көчнең бу өслек мәйданына чагыштырмасына тигез булган зурлык басым дип атала.

Формуланы дәфтәрләренә язып куялар.

Таяну мәйданы –м2 да,басым көче Н-нарда үлчәнә.Формулага куеп табып була: Н/м2 Дәфтәрләргә язып куела.

1 кПа = 1000 Па

1 Па = 0,001 кПа

1 МПа = 1000000 Па

1 Па = 0,000001 МПа

1 мПа = 0,001 Па

1 Па = 1000 мПа

Укучылар кайсы зурлык туры пропорциональ,кайсысы кире пропорциональ икәнне әйтергә тырышалар.

Өслек мәйданын киметергә яки арттырырга кирәк.

1.Дәреслектәге мәсьәлә укучылар белән берлектә чишелә:45 кг массалы малайның идәнгә ясаган басымын исәпләргә.Малайның аяк киеме табанының идәнгә тиеп торган мәйданы 300см2

2.12 нче күнегү №1,2,3

№1-ике группага бергә бирелә.

№2-беренче группага.

№3 –икенче группага.

Укучылар урыннарда эшлиләр.

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Группалар бергә киңәшеп №1 гә җавап бирәләр.

Беренче группа №2 не дәфтәргә эшли,эшләп бетергәч тактага чыгып яза.

Икенче группа №3 не эшли,эшләп бетергәч тактага чыгып яза һәм ике группага да аңлата.

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

 

 

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

2)      Билгеләр кую

Өй эше.  §

 

 

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чана шуганда”
Биек, биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз;
Ярышабыз, узышабыз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Тау битенә менәбез дә,
Таудан шуып төшәбез.
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.
Шәп шуалар, ашкыналар

Безнең ярсу чаналар,
Бар урамнан җыелганнар
Тау шуарга балалар.
Тау башыннан түбән таба.
Рәхәт чана шуарга.
Тик тауга менүе авыр,
Бик арыла шуңарга.
ин зур үскәч бу чанага
Мотор куярмын әле.
Рәхәтләнеп тауга каршы.
Чана шуармын әле.