Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
“Ватанны саклаучылар”
Мәктәп күләмендә ачык чара.
Башкарды: Айбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең химия, биология укытучысы
Зиннәтуллина Әлфия Илһам кызы
февраль, 2022 нче ел.
Музыка яңгырый. ( Совет Армиясе маршы. С.Сәйдәшев муз.)
1 а.б. Кадерле ир- ат укытучыларыбыз, малайлар, егетләр! Сезнең барыгызны да 23 февраль Ватанны саклаучылар көне- батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Ил- көннәребез аяз булсын, һәрберегез сәламәт, көр күңелле булыгыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышларга ирешегез. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Сезне бәйрәм белән котлап 3 сыйныф укучылары җыр башкара “Три танкиста”
2 нче алып баручы. 23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 104 елдан артык, кешелекнең иң көчле яртысы- көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
1 нче алып баручы.
Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Уен: «Зарядка для ума» (укучы малайлар белән)
«Танком управляет» – танкист
«Из пушки стреляет» – артиллерист
«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик
«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.
«В разведку ходит» – разведчик.
«Границу охраняет» – пограничник.
«С парашютом прыгает» – десантник.
«На кораблях служат» – моряки
2 а.б. Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган…
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
Сезне бәйрәм белән котлап сәхнәдә 2 сыйныф укучысы Хамидуллин Зөлфәт, җыр башкара: "Солдатта булган диләр"
1 а.б. Илләр имин булып, афәт килми
Тыныч кына булсын дөньялар.
Һәр туган таң җирдә тыныч булсын
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Балкып янсын күктә йолдызлар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Елмайсыннар Җирдә сабыйлар
Чын күңелебездән сезгә
Зур теләкләр телибез.
Сез, ир-егетләребез белән
Көчле безнең илебез.
Хөрмәтле ир-егетләр, хәзер 7 сыйныф укучысы Галимов Нияз сезгә үзенең бәйрәм котлавын тәкъдим итә.
2 а.б. Ватанны саклау - ир- егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынау үтү ул. Ил, Ватан алдындагы изге бурычны һәр буын батырларча үтәгән. Мәктәбебезне тәмамлап хәрби хезмәттә булган һәм хәзергесе вакытта Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз белән без бик горурланабыз. Хәзер презентация карап китәрбез. Презентациядә безнең мәктәп укучыларының абыйлары, әтиләре, бабайлары урын алган.
1 а.б.
Солдатлар булып уйныйбыз,
Йөрибез походларга.
Чын сугышчылар шикелле
Ятабыз окопларда.
Әгәр кирәк икән, без дә
Курыкмабыз үлемнән,
Ялкын эченә керербез
Газинурлар эзеннән.
Һәм аларның батырлыгын
Һәркайсыбыз кабатлар.
Без - аларның оныклары,
Без - булачак солдатлар.
Хөрмәтле укытучы абыйлар, мәктәбебез егетләре, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезнең өчен3 сыйныф укучылары җыр башкара "Кечкенә солдатлар".
2 а.б. Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Без яшибез эшебез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
Хөрмәтле ир-атлар, егетләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет теләп, сәхнәгә 3 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Нәргизәне чакырабыз. Шигырь: ”Көтмә инде, көтмә”
1 а.б. Сорауларга «ДА» яки «НЕТ» дип җавап бирәбез!
Наша армия сильна? (Да!)
Защищает мир она? (Да!)
Мальчишки в армию пойдут? (Да!)
Девочек с собой возьмут? (нет!)
Стоит летчик на границе? (нет!)
Он летает выше птицы? (Да!)
Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)
Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?
Мир важней всего на свете? (Да!)
Знают это даже дети? (Да!)
2 а.б. Сабый бала йоклый бишектә ,
Уяна ул тавыш ишетсә.
Тыныч булсын өчен йокысы,
Матур булсын өчен тормышы
Сакта тора сизгер егетләр,
Бар да алар лачын кебекләр.
Ир-егетләр хөрмәтенә 6 сыйныф укучылары “Катюша” җырын башкара.
1 А.б. Элегрәк егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлаганнар. Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә. (Хатны укый)
2 А.б. Уен – «Өйгә хат». Солдат кеше әнисенә, апасына, дусларына ничек хат язмасын инде? Хатыңны самолёт итеп җибәр.
Егетләр хат язган вакытта кызлар «Исемен бел» биремен үтәсен эле.
*Корабльнең идәне. (Палуба.)
*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)
*Корабль баскычы.(Трап.)
*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик, каюта)
*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)
*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)
*Диңгездә көчле давыл.(Шторм.)
*Флот генералы.(Адмирал.)
*Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)
1 а. б. Хөрмәтле ир-атлар, егетләр!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 5 сыйныф укучылары башкаруында җыр: “Билгесез солдатлар”
2 а.б. Күп тә үтмәс, егетләр
Сез дә үсеп җитерсез
Ватанны саклар өчен
Армиягә китәрсез.
Әниләрне, апаларны,
Сеңелләрне якларсыз
Җирдә, күктә, туган илнең
Тынычлыгын сакларсыз.
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 8 сыйныф укучылары башкаруында скетч.
2 а.б. Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 9 сыйныф укучысы Зи ннатуллин Зөфәр җыр башкара.
1 а.б. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичәбез ахырына якынлаша. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен! Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын! Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын! Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен! Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын! Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын! Бәйрәм белән Сезне!
а.б. Элегрәк егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлаганнар. Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә.
Сәлам,
сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам любимчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш будым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары. Эшләр болай барса,
җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмлегенә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны
башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу
кадәр интекмәс
идем,
Мылтыктан да төз атсам.
Бу
кадәр интекмәс
идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын
чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзең анда ни
хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш
инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир
булып кайтыр.
Вакыт
үткәрәм диеп,
Карама
чит
– ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аныүзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә,
тыныч тор.
Илне
hәм
сине саклаучы
Булачак генерал – абзаң!
2 а.б. Ерак араларны җыр якынайта,
Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.
Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән
Һәрберебезне таный алсыннар.
Йөз мең телле моңнар арасында
Безне тыңлап хәйран калсыннар.
2 а.б.Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичебез ахырына якынлаша. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен! Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын! Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын! Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен! Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын! Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын! Бәйрәм белән Сезне!
Бәйрәмнең II булеге.
Бишәр кешедән ике команда билгеләнә. 3кешедән торган жюри сайлана. Калган кызлар-җанатарлар. Алар бәйрәм барышында үзләренә жетоннар яулыйлар һәм яраткан командаларына бүләк итәчәкләр.
1 нче уен – Визит карточкасы: команданың исеме, девизы, җыры. Командалар бер – берсен сәламлиләр.
2нче уен эстафета. «Тупны ике тез арасына куеп йөгерү».
3 нче уен – эстафета. «Капчык киеп йөгерү».
4 нче уен – Принимайте активное участие, смелее отвечайте на поставленные вопросы.
1. Геракл совершил их 12. (Подвиги)
2. Любит Родину. (Патриот.)
3. Красная ткань. (Кумач.)
5. Песня, которую слушают стоя. (Гимн.)
6. Торжественное движение войск и военных. (Парад.)
7. Военная должность В. В. Путина. (Главнокомандующий.)
8. В неё призывают и от неё косят. (Армия.)
9. Эта революция несмотря на название произошла в марте. (Февральская революция.)
10. И орденоносец, и ухажёр. (Кавалер.)
11. Аспирант в погонах. (Кадет.)
12. Утренняя команда. (Подъём.)
15. Головной убор настоящего генерала. (Папаха.)
16. Главный казак. (Атаман.)
17. На плечах военного. (Погоны.)
18. Солдатский дом. (Казарма.)
19. Три взвода. (Рота.)
20. Дверь танка. (Люк.)
21. Главный на корабле. (Капитан.)
22. Морской повар. (Кок.)
23. Гараж для самолёта. (Ангар.)
24. Самолётная лестница. (Трап.)
25. "Банзай" по-русски. (Ура.)
26. Петькина подружка. (Анька.)
27. Как называют бойца, владеющего искусством меткой стрельбы? (Снайпер).
5 нче уен – эстафета. «Кеглялар аудару». (Туп тәгэрәтеп).
6 нчы уен – эстафета. «Бант бәйләү». Ике таякка алтышар лента эленә. Һәр кеше бер бант ясый. Кайсы команда матур һәм җитез бәйли, шуңа очко бирелә.
7нче уен – «Өйгә хат».
Укытучы: Солдат кеше әнисенә,апасына,дусларына ничек хат язмасын инде?
Команда членнары хат язалар.Бу вакытта җанатарлар «Исеменбел»биремен үтиләр.
*Корабльнең идәне. (Палуба.)
*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)
*Корабль баскычы.(Трап.)
*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик.)
*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)
*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)
*Диңгездә көчле давыл.(Шторм.)
*Флот генералы.(Адмирал.)
*Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)
Командалар язган хатларын укыйлар.
8нче уен Хатыңны самолёт итеп җибәр»
Малайлар кәгазь битеннән самолёт ясап җибәрәләр. Кайсы команданың самолёты ераграк оча,шул җиңүче була.
9нче уен – эстафета «Марш бросок». Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса – баса, билгеләнгән урынга барып житәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшенә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. Ин беренче тәмамлаган команда – жиңүче.
10 нчы уен Бу портретта кем сурәтләнгән?
11нче уен Какие воинские звания существуют в современной армии?
(Рядовой, ефрейтор, младший сержант, сержант, прапорщик, старший прапорщик, младший лейтенант, лейтенант, старший лейтенант, капитан, майор, подполковник, полковник, генерал, генерал-майор, генерал-лейтенант, генерал-полковник, генерал армии, маршал).
Уеннар тәмамланганнан сон, жюри жиңүчеләрне билгели, аларга бүләкләр тапшырыла.
Уен: «Зарядка для ума» (балалар белән)
«Танком управляет» – танкист
«Из пушки стреляет» – артиллерист
«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик
«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.
«В разведку ходит» – разведчик.
«Границу охраняет» – пограничник.
«С парашютом прыгает» – десантник.
«На кораблях служат» – моряки
“Кем? Нәрсә?”
1.Габдулла Тукай(шагыйрь)
2.Чия (җимеш)
3.Агыйдел(елга)
4.Нарат(агач)
5.Камаз(машина)
6.Чаллы(шәһәр)
7.Бишле(билге)
8.Сыер(хайван)
9.Айсылу(кыз)
10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)
1.Əлмәт(шәһәр)
2.Карга(кош)
3.Унөч(сан)
4.Дүртле(билге)
5.Гүзәлия(кыз)
6.Чөгендер(яшелчә)
7.Муса Җәлил(шагыйрь)
8.Яңа ел(бәйрәм)
9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)
10.Яр Чаллы(шәһәр)
уен – эстафета. «Кеглялар аудару». (Туп тәгэрәтеп).
Безнен белэн ярышыргаЖитез этилэр кирэк.
Кемнэр ярышырга эзер,
Чыгып басыгыз тизрэк!!!
Первый цвет «ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫЙ». Каждый воин должен быть внимательным и смекалистым. ВОПРОСЫ ДЛЯ ДЕТЕЙ.
На вопросы отвечаем «ДА» или «НЕТ».Я проверю, какие Вы внимательные!
Наша армия сильна? (Да!)
Защищает мир она? (Да!)
Мальчишки в армию пойдут? (Да!)
Девочек с собой возьмут? (нет!)
Стоит летчик на границе? (нет!)
Он летает выше птицы? (Да!)
Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)
Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?
Мир важней всего на свете? (Да!)
Знают это даже дети? (Да!)
ВОПРОСЫ ДЛЯ ПАП НА СМЕКАЛКУ
Ветеран — это старый, опытный воин? (Да)
Повар в армии — это кок? (Нет)
Майор — старше по званию, чем капитан? (Да)
Всякий пистолет — это револьвер? (Нет)
Руль в самолете и на корабле называется штурвал? (Да)
Компас — это прибор для измерения расстояния? (Нет)
Быть на посту — значит, находиться в дозоре? (Да)
Внеочередной парад — это повышение по службе? (Нет)
Госпиталь — это больница для военных? (Да)
«Катюша» — автомобиль, назван в честь всех девушек по имени Катя? (Нет)
В мирное время солдат служит в армии раз в год (Да)
«Папаха» — это головной убор всех пап? (Нет)
1 нче уен. «Дорес эйт» дип атала(берничэ этинен кузлэре бэйлэнэ, хэм хэр эти узенен кызын, яки улын табарга тиеш)
ГОНКИ
Игрушечные машины привязать к карандашу верёвочками одинаковой длины. Кто скорее накрутит веревку на карандаш, то есть «приедет» к финишу, тот победил.
4нче уен « Ин тоз атучы» снайперлар уены
(корзинага бомбаларны ташлап, обезвредить итэргэ кирэк)
1 конкурс: «Связисты». На кубах – ориентирах стоят игрушечные телефоны. По сигналу папа и ребёнок, держась за концы веревки (шнур), бегут «змейкой» к своему телефону, обегают ориентир, папа поднимает трубку, говорит: «Первый, первый – я второй…» и бегут обратно, передают верёвку (шнур) следующей паре.
ПРИНЕСИ ПОГОНЫУчастникам кладутся спичечные коробки на плечи. Они должны их пронести, не уронив, и передать следующему участнику эстафеты.
Конкурс «Добрые слова о папе»
Дети называют слово и вставляют спичку в яблоко. В конце каждая команда представляет своего «ежика».
Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен.
Ватан терәге -ир, дигән.
Илемне саклар өчен.
Мәктәбебезне тәмамлап, хәзергесе вакытта Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз белән без бик горурланабыз. Шакиров Фәнүс, Хөснетдинов Илфат, Вәлиев Рамисларларның хезмәт вакытларын тутырып туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Ватанны саклау - ир- егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынау үтү ул.
Ил, Ватан алдындагы изге бурычны һәр буын батырларча үтәгән.
Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет.
Россия армиясе – дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Көз дә җитте, кошлар очып китте,
Китте алар җылы якларга.
Армиягә китә егетләр дә
Туган җирне, илне сакларга.
Тик бер генә елга китә егет,
Бик тиз үтеп китәр бу вакыт.
Ата-ана өчен ун ел кебек,
Алар көтәр улын сагынып.
Тыныч булсын берүк илебез,
Яхшы хезмәт телик аларга.
Ир-егетнең изге бурычы бу
Туган җирне, илне сакларга.
Татар егетләре һәрчак сынатмады,
Реклама
Сез дә, шөкер, шуны акларсыз.
Яшь егетләр сынау, чыныгу алып
Чын егетләр булып кайтырсыз.
Туган җирнең саф һавасын сагынып,
Чишмәләрен искә алырсыз.
Төрле чагы булыр - авырлыгы...
"Яхшы", - диеп хатлар язарсыз.
Гармун тавышы, җырлар, елашулар...
Китә егет илен сакларга.
Хезмәт итеп, исән кайтсаң иде -
Шушы теләк егет балага.
Армиядә хезмәт итүче егетләребез белән горурланабыз
Чишмәбаш авылының биш асыл егете бүгенге көндә Рәсәйнең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Рамазан Әхмәтшин– Воронеж өлкәсе, Богучар шәһәрендә, танкларга каршы артиллерия дивизионында. Зиннур Билалов - Дзержинский шәһәрендә, автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә. КамАЗ машинасында Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләренә командировкаларга йөри. Рифнур Галимуллин– Сочи шәһәрендә, һава гаскәрләрендә, Инсаф Корбанов– Мәскәү астында, Алмаз Нәҗметдинов исә Чиләбедә, хәзерге вакытта хәрби укуда.
Безнең егетләр кайсы якларда гына хезмәт итсәләр дә, сынатмыйлар, Кукмара данын югары тоталар. Ә без – укытучылар, үзебезнең укучыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, алар белән хәбәрләшеп торабыз. Газиз әниләренә сабырлык, әтиләргә түземлек телибез. Егетләрнең изге бурычларын үтәп, туган якларга исән – имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.