Викторина на тему "Әкиятләр иленә сәяхәт" ( 3 класс)

  • Мероприятия
  • docx
  • 10.10.2019
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.- Укучылар, бүген без сезнең белән “Әкиятләр иле”нә сәяхәткә чыгарбыз. - Әкиятләр, әкиятләр, Тылсымлы һәм кызыклы. Хыял диңгезенә чума Сине сөйгән укучы. 1нче бирем. “Әкиятнең исемен әйт”. - Мин сөйлим, син тыңла. Сүзне башлыйм ерактан. Карап тор да тап – Бу кайсы әкияттән? (Әкиятләрдән өзекләр уку)
Иконка файла материала Әкиятләр иленә сәяхәт.docx
Әкиятләр иленә сәяхәт (викторина) Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп  килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага  салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.  ­ Укучылар, бүген без сезнең белән “Әкиятләр иле”нә сәяхәткә чыгарбыз.  ­ Әкиятләр, әкиятләр, Тылсымлы һәм кызыклы. Хыял диңгезенә чума Сине сөйгән укучы. 1нче бирем. “Әкиятнең исемен әйт”. ­ Мин сөйлим, син тыңла. Сүзне башлыйм ерактан. Карап тор да тап – Бу кайсы әкияттән? 1) “Мин белмәгән эшкә тыгылмыйм. Сәхнәгә чыгам да бак­бак итеп бакылдап  күрсәтәм, шул җитәр, ­ дигән Үрдәк”. (Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган.) 2) “Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! – дип, шатланып чыңлап  куйган шулчак Кыңгырау чәчәк”. (Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.) 3) “Тукта, качма, качма и карак! Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак! (Г. Тукай. Су анасы.) 4) “Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый, ди. (Татар халык  әкияте. Хәйләгә каршы хәйлә.) 5) “Бүләгең ярыйсы икән, ­ дигән Аю абзый Төлкегә”. ( Ф. Яруллин. Урман әкияте.) 6) “Шөпшәне күргәч, “кар­р” диде Карга һәм икенче урыннан чукый башлады”.          (Ф. Зыятдинов. Карга белән шөпшә.) 2 нче бирем. “Табышмак әйтәм, җавабын тап”. ­ Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларындагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый? 1. Су коена инештә; Оча алса да, җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк) 2. Көлтә­көлтә койрыгым  Селки­селки барамын. Кетәкләргә кереп, мин Тавык­чеби аламын. (Төлке) 3. Җәен соры, кышын ак Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян) 4. Сорыдыр төсе, Үткендер теше. Урманда йөри, Бозаулар эзли. (Бүре) 5. Сакаллы килеш туа,Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә) 6. Мыеклы, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк, Сыйпый аны һәммәсе, Шуны ярата... (мәче) 3 нче бирем.  “Мәкальләр” ­ Мин мәкальләр укыйм. Ә сез бу мәкаль кайсы әкияткә туры килә, шуны әйтегез. 1. Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта. 2. Мактанма, каз, һөнәрең аз. 3. Бүләкнең кечкенәсе булмый. 4 нче бирем. “Иң оста әкият сөйләүче”. ­ Мин әкиятне укыйм, ә сез дәвам итегез. а) “ Борын­борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу  хатын, кызларымның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын ди­ди, көне­төне эшләгән, ди...” ә) “Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер  Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан...” 5 нче бирем. “ Әкият геройларын әйтегез” ­ Мин әкиятләрнең исемнәрен әйтәм, сез шул әкият геройларын искә төшерегез. 1. Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк. 2. Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган. 3. Татар халык әкияте. Өч кыз. 4. А. Алиш. Куян кызы. 5. Литва халык әкияте. Итагатьле мәче. Йомгаклау.