Внеклассное мероприятие "Әбиемнем күңел сандыгы"
Оценка 4.9

Внеклассное мероприятие "Әбиемнем күңел сандыгы"

Оценка 4.9
doc
05.05.2024
Внеклассное мероприятие "Әбиемнем күңел сандыгы"
Әбиемнең күңел сандгы Зиганшина.doc

                     Тема: Әбиемнең күңел сандыгы

                                                       Зиганшина Лариса Наил кызы,

                                                  Татарстан Республикасы Совет  районы муниципаль бюджет гомуми

                                 белем  бирү учреждениесе   «М.И. Мәхмүтов исемендәге

                                                              184  нче гимназия»сенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Кичә авыл өе итеп җиһазландырылган мәктәпнең актлар залында үткәрелә. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Кыз чыга һәм шигырь сөйли:

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде,ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

1 Кыз (шигырьне укыганнан соң иптәш кызын чакыра). Кер әле, кер.

2 Кыз (керә). Нигә чакырдың?

1 Кыз : Әти-әни өйдә юк. Ә әбием әхирәтләренә утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар чакырабыз!

2 Кыз: Әйдә. Кемнәрне чакырыйк икән?

1 Кыз: Үзебезнең урам кызларының барысын да чакырыйк. Бар, син аларга әйтә тор, мин өйне җыештырам.

Бераздан, кул эшләре тотып, кызлар керә башлый-барысы да милли киемнән: Магнитофон язмасында “Галиябану”, ”Авыл көе” уйнатыла. Кызлар кул эше эшләп утыралар).

Әби(кайтып керә). Нинди моңлы көй ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән.

1 Кыз. Әбием, кайтып та җиттеңмени? Ахирәтләреңә утырмага барам дигән идең бит? Зинһар, ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

Әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачуламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар...Без дә шулай өйгә җыела торган идек. Егетләр килеп, күңел күтәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..Исәбе-хисабы юк иде.

3 кыз: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

(Ерактан гармун тавышы ишетелә).

Әби. Гармун тавышы түгелме соң бу? Ходаем,егетләрегез килә бугай. (Кызлар, урыннарыннан сикереп торып, төзәтенәләр. Егетләр җырлап керәләр,исәнләшәләр).

-Исәнлек-саулыкмы. кызлар?Әссәламегаләйкем, әби!

Кызлар, әби - Вәгаләйкемәссәлам!

4 нче Кыз Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле (“Ал чия төпләрендә” көенә) Егетләр килгән, егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк,җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

Егетләр. Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә ,

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

Сандугачның балалары,

 Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр

Бигрәк уңганнар икән.

Әби. И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Сезгэ кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтим эле.

(Чума үрдәк,чума каз”уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата,Тирән күлне ярата шул, ярата,

Айдар үзенә иптәш эзли,Белмим, кемне ошата?

Алияне ошата шул, ошата,Алияне ошата шул, ошата. (Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

Кыз: Әби, әйдә, тагын берәр уен өйрәт эле.

Әби: Тагын уен дисезме? Әйдәгез, “Кәрия зәкәрия” уенын уйныйбыз.

татар халык җыры “Кәрия -Зәкәрия”

Ул - бик яхшы укучы,

Ул - бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

 

Кушымта:

Кәрия-Зәкәрия коммая,

Кәрия-Зәкәрия коммая.

Кәри кемгэ, Зәкәр кемгэ,

Зәкәрия коммая.

Кәри кемгэ, Зәкәр кемгэ,

Зәкәрия коммая.

          Ул - бик яхшы җырлаучы,

          Ул - бик яхшы җырлаучы.

          Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

          Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Ул - бик яхшы биюче,

Ул - бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

 

  Әби. Безнең заманда аулак өйләр, күңел ачу кичәләре генә түгел иде, сандыкка бирнәләр әзерли идек. Менэ минем дэ сандыгым бар.

2 нче Кыз: - Әбиләрнең сандыгында

           Сакланмый ниләр генә.

           Әйдәгез, сорыйк үзеннән

           Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: - Сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез алайса, бергәләп ачып карыйк, нәрсәләр бар икән анда. (Әби сандыктан сөлге чыгара). Бу беләсезме Казан сөлгесе. Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!

1 малай: - Сөртенсәң - сөлге кирәк,

            Көрәшсәң - сөлге кирәк,

            Батырларга Сабан туйда

            Бирелгән сөлге бүләк!

Әби: - Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Аны «Кызыл башлы» сөлге дип йөртәләр.

2 малай:- Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Кыз: Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән.

 

 “Сөлге чигәм” җыры яңгырый.-(Ф.Әхмәтов музыкасы, Х.Җәләлов сүзләре)

Җыр: “Сөлге чигәм”

Сөлге чигәм асыл җепләр белән.
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.

             Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
             Уртасында чәчәк-гөл генә.
             Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
             Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.

Әби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

3 нче Кыз: Ак альяпкыч челтәрле,

Кукрәкчәсе бизәкле.

Каплавычы бизәкле,

Кырыйлатып чигуле,

чигуләре бик ямьле

 

4 нче Кыз: Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

Әби: Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит- ят күзләрдән саклый.

 5 нче кыз. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз.

Әби. Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәтүнең чын осталары булганнар.

6 нчы Кыз: Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

7 нче кыз.  Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме? Сез бии идегезме?

Әби. Биедек, кызым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп биеп китә торган идек.

8 нче Кыз. Без дә сиңа биеп күрсәтик әле.

Бию: “Шома бас”

3 нче малай: - Әби, синең монда кызлар өчен генә. Ә малайлар өчен бернәрсә дә юкмыни?

Әби: - Бар, бар, улым. Менә бу нәрсә, балалар, - түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар

3 нче малай: - Уңган хатын-кызларыбыз

                Түбәтәй дә теккәннәр.

                Кич утырып, җырлар җырлап

                Оста чигү чиккәннәр.

Әби: (бер малайның башына кидерә) Карагыз әле, ничек килешә.

йдәгез әле, “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,    Түп-түп түбәтәй,

 Бик ераклардан кунакка килгәнсең.   Төбәтәең укалы.

Төскә матурлыгың белән                         Чиккән матур түбәтәең

Шаккаттырыйм дигәнсең.                 Менә кемдә тукталды.

 

(Түбәтәй кемдә туктала, шул бала җәза үти- мәкаль әйтә)

Әби:- Бу нэрсэ, балалар, - калфак.

Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чиктем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул.

 

Җыр: “Кәләпүшем- калфагым” (1А кл: Ләйсән , Самир, Азалия)
Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Булгари көе.
1 КЫЗ:Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә

МАЛАЙ:Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә Дәү әтием
Кәләпүш алы килгән
Кушымта:ИКӘҮ:Кләпүшем калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
КЫЗ:Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
МАЛАЙ:Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән

2 КЫЗ:Калфагының матурлыгын
Һәммәседә күрсеннәр
Энҗе калфак кигән кыз ул
Татар кыз дисеннәр

МАЛАЙ:Кәләпүшемне кидем
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем

 

4 нче малай:

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

 

5 нче малай:

 Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

3 кыз. Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар!

 

Әби. Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

 

Әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә хатын – кызларга күз тими. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

 

Әби: Бер табышмак эйтим эле. Башы- мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар)- И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде

Әби: (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала.) Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

7 нче кыз: Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

Әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез. (Йөзек сала) Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уйнаучылар. Йөзек – Лилиядә. Нишләтәбез Лилияне? Икенче төрккем җавап бирэ

Уйнаучылар. “Биетик!”, “Җырлатыйк!” диешәләр.

8 нче кыз:  Мин шигырь сөйләр идем.

Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә куңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык буе оныклары.

 

Йозек салыш дэвам итэ. Йозек бер малайга чыга. Барысы: нишлэтэбез. Мэзэк сойлэсен.

6 нчы Малай: Юк, мин табышмак эйтэм.

Сырлы-сырлы, сырлы ул. Безнен белэн жырлый ул, биетэ дэ, жырлата да,

Кунелле ул, монлы ул. Я, нэрсэ ул, эйтеп карагыз.

Барысы: гармун

Әби: (сандыктан тальян гармун ала) Бусы бабагыз истәлеге. Сугышка киткәндә: ”Мин кайтканчы берәүгә дә бирмә, саклап тот”, - дигән иде. Үзе генә әйләнеп кайта алмады шул.

1нче кыз: Рэхмэт,Әбием! Серле сандыгында бик куп эйберлэр бар икэн.

Әби: - Әйе, балалар, сандыкның серләре күп әле. Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык-биедек. Бергәләп күңел ачтык. Мәңге сүнмәс безнең Милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

Җыр «Матур булсын»

Син дә җырла, матур егет,

 Син дә җырла, матур кыз!

 Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый

Якты булып көн саен;

Якты булсын, якты булсын,

 Якты булсын көн саен!

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар;

 Тыныч булсын, тыныч булсын

Тыныч булсын, тыныч булсын дөньялар

Алып баручы:

Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Йөрәкләрне җилкеттегез.

Әби: -Әй, балакайларым, күпме гомерләр узган, сулар аккан. Ә халкыбызның гореф-гадәтләре,  йолалары буыннан-буынга тапшырылып мәңге онытылмый, халкыбыз яшәешендә, күңелләрендә урын ала.

Алып баручы:

-Хәтерләрдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

-Шуның белән “Әбиемнең күңел сандыгы” буйлап сәяхәт тәмам. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” дигән әйтем бар. Туган телебезне, халкыбызның гореф – гадәтләрен, милли сәнгатьне яратыгыз һәм саклагыз. Татар халкының киләчәге сезнең кулларда.

 


Тема: Әбиемнең күңел сандыгы

Тема: Әбиемнең күңел сандыгы

Кызлар, әби - Вәгаләйкемәссәлам! 4 нче

Кызлар, әби - Вәгаләйкемәссәлам! 4 нче

Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге! 1 малай : -

Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге! 1 малай : -

Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме?

Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме?

Татар кыз дисеннәр МАЛАЙ :Кәләпүшемне кидем

Татар кыз дисеннәр МАЛАЙ :Кәләпүшемне кидем

Бусы бабагыз истәлеге. Сугышка киткәндә: ”Мин кайтканчы берәүгә дә бирмә, саклап тот”, - дигән иде

Бусы бабагыз истәлеге. Сугышка киткәндә: ”Мин кайтканчы берәүгә дә бирмә, саклап тот”, - дигән иде
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
05.05.2024