Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"
Оценка 4.7

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Оценка 4.7
Контроль знаний
docx
чтение
7 кл
16.02.2018
Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"
Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.Муса Джалиль
Муса Җәлил на сайт.docx
Зал   бәйрәмчә   бизәлгән.Сәхнәдә   стена   газеталары,   Муса   Җәлилнең   портреты,яшәгән еллары, эпиграф эленгән. Ләйсән:       Муса   Җәлил   ­ бу   исемне   телгә   алуга,   күз   алдына   ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә,  илнең азатлыгы  өчен курку  белмәс  көрәшче  дә,  үлемне ирләрчә  батыр каршылаган каһарман да. Газизова Диана 6 класс “Җырларым”.   Эльвира: Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.  6 класс кызлары башкаруында җыр “Сәгать”.     Тимур:   Муса   Оренбургта   «Хөсәения»   мәдрәсәсендә   укый.   Җәйне   туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.     Муса   10­11   яшьләрендә   шигырьләр   дә   язып   карый.   Ләкин   алар   югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре  басыла. 1922   елда   ул   Казанга   килә   һәм   1923­1925   елларда   Казан   педагогия институтының   рабфагында   укый.   1925   елда   Җәлилнең   «Барабыз»   исемле беренче   китабы   чыга.   «Иптәшкә»   дигән   шигырь   җыентыгы   аның   шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.  Хайруллина Алина 11 класс “Дару”   Элина: Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939   елда   Җәлилне   Татарстан   Язучылар   берлегенең   җитәкчесе   итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.  Нугуманова Ильзира 11 класс “Ышанма”. 7 класс кызлары “Кызыл Ромашка шигырен сәхнәләштерү.   Ләйсән: Бөек   Ватан   сугышы   башлану   белән,   ул   үзен   фронтка   җибәрүләрен   сорый.  Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән   лагерьдан   качу   һәм   партизаннарга   барып   кушылу   ниятен   тормышка ашырырга уйлый.   Мухтасимов Данил 7 класс “Дуска”. Маннанова Лениза 6 класс “ Шагыйрь”.   Эльвира:  Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны   үзе   ясаган   кечкенә   дәфтәрләргә   теркәп   бара.   Җәлилнең   әсирлектә язган   шигырьләре   бөтен   дөньяга   билгеле.   Татарстанга   аның   ике   дәфтәре кайтты.   Аларны   бөтен   дөньяда   «Моабит   дәфтәрләре»   дигән   исем   белән беләләр.   Минигалиев Рөстәм 6 класс “Тик булса иде ирек”.  Сагидуллина Диана 9 класс “ Имән”.   Тимур:   Беренче   дәфтәренә   Җәлилнең   алтмыш   шигыре   теркәлгән   һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:        «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда   гаепләнеп   кулга   алынды,   төрмәгә   ябылды.   Бәлкем,   аны   үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер,   сакла   һәм   сугыштан   соң,   Казанга   хәбәр   итеп,   улгән   шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. 1943, декабрь».  Галиахметова Алсу 7 класс “Бүреләр”.   Элина:   Бу   дәфтәрне   1944   елның   февралендә   Тегель   төрмәсеннән   Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул  Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә. Нургалиев Элмир 7 класс “Кошчык”.     Ләйсән: Икенче дәфтәрне   Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска   биргән.   Әлеге   намуслы   кеше   1947   нче   елда   аларны   безнең илебезгә җибәрә. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.    Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәренә кергән   шигырьләрен тыңлап узыйк.   Кононваленко Марина 11 класс “Вәхшәт”.                        Эльвира:   Аның   исемен   халкыбыз   мәңгеләштерде.   Казандагы   Татар   дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Хайретдинова Илгизә 7 класс “Бер үгет”.  Тимур: Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын  аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. “Салют сиңа,Муса Җәлил!” җыры.

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"

Внеклассное мероприятие по татарской литературе "Муса Җәлил-патриот шагыйрь"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.02.2018