Выступление к 23 февраля.
Оценка 4.6

Выступление к 23 февраля.

Оценка 4.6
Культурные мероприятия
docx
классное руководство
1 кл—4 кл
23.03.2017
Выступление к 23 февраля.
Выступление учащихся начальных классов на вечере, посвященном к 23 февраля, поздравление пап и братьев с праздником . Воспитание патриотических чувств, любви к Родине, уважения к старшим, к российской армии, ознакомление с историей праздника, развитие памяти, мышления, воображения, ловкости. Организация досуга детей.
К 23 ФЕВРАЛЯ.docx
23 февраль. Ватанны саклаучылар көне белән котлау. Алып баручы. “Хәерле кич , хөрмәтле авылдашлар, әтиләр­абыйлар, әниләр­апалар, сеңелләр­энеләр, әбиләр­бабайлар.   Хәерле   кичләр,   безнең   иң   кадерле   тамашачыларыбыз.   Без   бүген бирегә барлык эшләребезне читкә куеп, тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык.  Бер бәйрәм бар февральдә Кадерле ул һәркемгә. Аны иң зур бәйрәм диеп Мөмкин хәтта әйтергә. Ул тынычлык бәйрәме  Аны һәр кеше белә. Ватанны саклаучылар. Бәйрәме дип йөртелә. Ул солдатлар бәйрәме, Без котлыйбыз аларны. Әтиләрне, абыйларны Һәм бөтен солдатларны.          23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 99 ел. 99 ел инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек,   патриотизм   һәм   мәрхәмәтлелек   бәйрәмен   билгеләп   үтә.   Нарва   һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул ­ ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.           Армия “сүзе латинчадан “коралландырылган “ диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы   белән   генә   түгел,   ә   үзенең   кыю,   батыр   солдатлары   белән   көчле.   Ә   тыныч вакытта   безнең   армия   Россиянең   унар   меңләгән   километр   коры   җир,   су   һәм   һава чикләрен саклый.  Узган буын мирас биргән кебек, Йөрәкләрдә мәңге калырлык, Сез яшисез эшегез булсын диеп, Килер буын искә алырлык. Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч! Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең  куаныч. Сез—алтын багана, гаиләдә сез –терәк, Тынычлык­иминлек сагында сез кирәк!  Сезнең тормыш юлыгызда, Очрамасын киртәләр. Гел шатлыклар, гел бәхетләр Алып килсен иртәләр. ­­Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет­куанычлар, саулык­сәламәтлек, бәхетле­шатлыклы көннәр алып килсен! ­­ Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын! ­­. Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын! ­­ Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә  күбрәк әйтелсен! ­­ Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын! Бергә:  Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын! Аделия   Бәйрәм итә ир­егетләр, Аларның зур бәйрәме. Ирләр — безнен көчле терәк, Гайләбезнең бар яме. Бәйрәм белән ир­егетләр, Тик изге бүләкләрем! Чын күңелдән сезгә булсын Миннән саф теләкләрем. Бәхет булсын йортыгызда! Тыныч булсын күгебез! Амелия     Солдат  формасы  бик  матур, Килешә егетләргә.  Ходаем түземлек бирсен, Тырышып  хезмәт  итәргә. Солдат әниләре көтә, Балаларын  минутлап. Солдатлар  уяу булганда, Без яшәрбез  тынычлап. Еллар  тыныч  булсын,  дуслар, Солдатлар  исән  кайтсын. Алдагы көннәребездә дә Тормышлар чәчәк атсын!  Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,   Угылжан  Еракта­еракта тора, Минем абый сакта тора. Әни эштә чакта тора  Әти юлда чакта тора.  Мин уйнаган чакта тора  Син йоклаган чакта тора.  Телевизор да карамый  Читкә карарга ярамый.  Чиккә генә карап тора  Дошман килеп кермәсен, ди  Безнең серне белмәсен, ди. Севинч     Солдатка киткән әтиләр Үз илен саклар өчен Ватан терәге ир ­  дигән Исәнлектә һәм саулыкта, Үтсен һәрбер көнегез! Көтеп торсын өегездә, Сезне иң­иң якыннар. Гайләгезгә һич кайчан да Кермәсеннәр салкыннар. Мәхәббәтле һәм шатлыклы Бәйрәмең котлы булсын! Бүләкләрдән,теләкләрдән Күңелеңә нур тулсын Көнегезне шатлык бизәсен. Сәламәтлек ярты бәхет диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен. Әтиләр башлаган юлны Безгә дәвам итәргә. Бар җиһанга үрнәк булып Кирәк безгә үсәргә. Ялкаулыкны бетерик, төбе ­ тамыры  белән Үссен сәләт, артсын уңганлык. Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә Оешканлык, дуслык , туганлык!  Әниләр эштә булганда,   Берүзең генә калганда   Түгел бу өйдә тору   Бу бит – илне саклап тору.   Еракта­еракта тора,    Минем абый сакта тора.    Сакта һәр­һәр чакта тора.    Әйтмим кайсы якта тора,    Син үзең дә сорап торма,    Бусы хәрби сер! Исемен саклар өчен. Әтиләр узган җирдә Шаулый игеннәр. Әтиләр йөргән җирдә      Яшәрә гөлләр.      Тыныч көннәрне бүләк итүче,      Илебез данын бөек йөртүче      Әтиләрдә бит туган ил көче.   Алар безнең ихтирамлы, Ихтибарлы кешеләр. Бездән, хатын­кызлардан да , Алар шуны көтәләр. Әтиләр  булгач яшәү рәхәт, Нишләр идек аларсыз. Әтиләр ир булып калсыннар, Ирләрсез донья жансыз Иртүк торам, юынам, Сөлге белән уынам, Ялт иттерәм тешләрне, Аннан эшлим эшләрне. Бүлмәдә тәртип хәзер. Ни кирәксә шул әзер. Солдат булу шулай ул, Өйрәнгәч бик уңай ул. Батыр hөнәр бар җирдә – Җирне, илне саклаучы. Сине, мине – hәркемне Дошманнардан яклаучы.  Генералмы, майормы, Капитанмы йә сержант – Барсының да исеме Дөньяда бер.  Ул – солдат . Илзира   Әтиләр бит ул көчле затлар, Тиеш безне сакларга. Кирәк икән җаны белән Каралыктан акларга. Әтиләр бит ул гаиләбезнең Учагын җылытучы. Өйгә салкын җилләр керсә, Җылытыр аның учы. Ильяс. Каеш будым билемә, Тасма тактым җиңемә, Йолдызлы бүрек кидем: ­Мин солдат булдым! – дидем. Иңемә мылтык астым, Әти каршына бастым: ­Килдем, иптәш командир, Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир. ­Смирно! (Алып баручы) – ди әти дә,­ Печән ашат бәтигә. Бераз утын ярырсың. Аннан…суга барырсың! ­Була! – дидем фырт кына. Шуннан китте, и китте… Мине чын солдат итте. Бетте ялкау гадәтем, Санаулы hәр сәгатем, Радмир  Күк йөзләре аяз булсын,             Кояш елмайсын безгә.                                       Үсеп җиткәч Армиягә                                         Китәрбез әле без дә.                                              Вадим                 Үз теләгем белән барачакмын Туган илне сакларга Дошман түгел, җил дә үтмәс Без тезелгән сафларга. Жыр  : “Солдат булам” Бабай да солдат булган Әти дә солдат булган, Зур абый да солдат булып Ил чикләрендә торган. Кече абый солдат булып Кайтты быел яз гына. Мин үзем дә солдат булам, Үсим генә аз гына.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.

Выступление к 23 февраля.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.03.2017