XVII–XIX гасырларда географик ачышлар (Евразия (шул исәптән Россия территориясен),Австралия, Океания, Антарктида территорияләрен ачу һәм өйрәнү ).XVII–XIX гасырларда географик ачышлар (Евразия (шул исәптән Россия территориясен),Австралия, Океания, Антарктида территорияләрен ачу һәм өйрәнү ).

  • docx
  • 19.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 5 класс коньяк материкны ачу 09.01.19.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   5    Предмет география      

 

Тема: XVII–XIX гасырларда географик ачышлар

(Евразия (шул исәптән Россия территориясен),Австралия, Океания, Антарктида территорияләрен  ачу һәм өйрәнү ).

Тема максаты: Сәяхәтләр һәм ачышларның географик белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын аңлатырга;

-Борынгы кешеләрнең Тын океан буйлап озак сәяхәт иткәннәрен ачыкларга.

- Тур Хейердалның “Кон-Тики”да сәяхәтенең әһәмиятен аңлата алырга һәм моның белән ул нәрсә дәлилләгәнен белергә.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Сәяхәтләр һәм ачышларның  географик  белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын   аңлатырга;

-Ни өчен Австралия озак вакыт Билгесез Көньяк җир булып торган .

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Төп төшенчәләр:  глобус,  географик карта, урынның планы, аэрофоторәсем, космик  сүрәт

Пространство оештыру

Предметара:

тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Чыгышымны бер борынгы халык мәкале белән башласам, урынлы булыр.

"Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын,

кызыксындыр -өйрәнермен".

 

 

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

 Укучылар Бөек географик ачышлар нәрсә ул һәм кайчан башланганын искә төшереп үтик әле.

(Кешенең җир турындагы карашы үзгәрү чоры дип 15 гасыр азагыннан 17 гасырның беренче яртысына кадәрге вакыт арасын саныйлар).

Бик әйбәт. Ә хәзер укучылар әйтегез әле бу саннар нәрсәне аңлата?

1519, 5, 234

(Фернан Магеллан җитәкчелегендә беренче дөнья тирәли сәяхәт. 1519 елда 234 кешедән торган экипаж белән 5 корабль).

1522, 1, 18

(Хуан Себастьн Элькан җиәкчелегендәге дөнья тирә сәяхәтнең тәмамлануы. 1 корабль 18 кеше кире кайта).

Ягез әле тагын шушы елларда сәяхәт иткән сәяхәтчене искә төшереп алыйк. Ул кем булыр икән.

( Америка материгын ачкан Хистофор Колумб).

Искә төшерик әле сәяхәтчеләр нинди җирләрне ачканнар иде.

(Азия, Африка, Америка).

 

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Чынлап та укучылар Бөек географик ачыш еллары Европалыларның күзаллауларын тагында зурайтты.

  Укучылар мин сезне  тагын бер мавыктыргыч сәяхәткә чакырам. Билгесез Көньяк Җиргә. Укучылар Сез ничек уйлыйсыз кайсы материк турында сүз барыр икән. Һәм бүгенге темабызның исеме ничек аталыр.

(Австралия. Антарктида дип тә әйтергә мөмкиннәр. Ул очракта тагын сорау бирәбез.)

Укучылар Сез бу материк турында нәрсә дә булса беләсезме? Шулай ук материк турында белергә телисезме? (Ни өчен күп вакыт Австралия танылмаган булып калган? Кем Австралия материгын ачкан һәм кемнәр яши анда)

Менә бүген без сөйләшә торган җирне испаннар, голландиялеләр, англичаннар эзләгәннәр.

 Укучылар әйдәгез әле, башта үзебез,  бу таныш булмаган җирләргә барып кайту өчен, юл салыйк. Контурлы карталарны ачабыз, кызыл карандаш алып юл салабыз.  Ә юлны каян нинди урыннан яки ноктадан башлыйбыз. (Европадан, чөнки бөтен Бөек географик ачышлар европалыларга туры килә. Эшләп бетергәч эшләрен аңлатып күрсәтәләр.)

Көньяк җирләр турында күптән риваятьләр йөри. Бу җиргә исем дә бирелгән.

— Terra Australis Incognita.

Дәреслектәге темадан шушы сүзне табыгыз әле. Бу сүзләр нәрсәне аңлата.

Билгесез Көньяк җирләре.

 ( Terra – Земля, Australis – Южная, Incognita – Неизвестна). 

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

 

Укучылар Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен голландиялеләр бу яңа ачылган җирләрне беркемгә дә әйтмәгәннәр, сер итеп саклаганнар. (Укучылар фикере) (Дәреслектән җавап табабыз. Голландия материк һәм аның байлыкларын үзе генә биләргә тели).

Укучылар дәреслектәге текстан бу нинди хайван һәм ана ни өчен шундый исем бирелгән икәнен табыйк әле.

(Көнгерә. Җирле халыктан бу хайван ничек аталуын сорагач, тегеләр үз телендә “кангаро” –анламыйм дисәләр дә. Кук бу хайванның исеме шулай дип уйлый).

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Үзегезнең контурлы карталарыгызга карагыз әле. Сезнең маршрутларыгыз берәр сәяхәтченеке белән туры килмиме?

Нинди нәтиҗә ясап була?  (Австралиягә Европадан бары тик ике юл белән генә барып була.)

Дәрес темасында очраган географик объектларны картага төшерергә.

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:  

1.П 15 укырга, 1-3 сорауларга җавап.

Булдыра алам дип санаган укучыларга:

2. Сәяхәтче Вильям Янцезы турында өстәмә мәгълумат укырга .