«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»
Оценка 5

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

Оценка 5
Культурные мероприятия
docx
классное руководство
5 кл
14.03.2017
«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»
Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, укучылар, кунаклар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез һәм алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Әтиләр, гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә – хезмәттә үтә. Бүген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт. - Безнең бүгенге чара «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дип атала. Бүген без уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз
23 февраль әтиләр бәйр 2016.docx
«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»  Плакатлар:     «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар»     «Әтинең сузе – акылның үзе» ­ Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, укучылар, кунаклар! Бүген без сезнең белән Ватанны   саклаучылар   көненә   багышланган   кичәгә   җыелдык.   Кадерле әтиләребез   һәм   алмашка   үсүче   малайларыбыз!   Без   сезнең   барыгызны   да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар,   корычтай   нык   сәламәтлек,   озын   гомер   телибез.   Әтиләр,   гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә – хезмәттә үтә. Бүген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт. ­   Безнең бүгенге чара «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дип атала. Бүген без уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз. Жыр­Бәйрәм бүген                      Бүген бәйрәм конендә                      Әтиләрне котлыйбыз                     Шатлык, бәхет, сәламәтлек                     Һәммәгезгә телибез.                     Бәйрәмегез котлы булсын. Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез,­ Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы. Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез, Иминлеге илнең, гаилә куанычы. Әти­әни, сездән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле! Кояш сыман әнием якын булса, Әтием дә шундый кадерле. Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җил ­ яңгырдан саклаучы, мал – мөлкәт табучы, акыл иясе,  җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше ул. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала   әтинең   җылы,ягымлы   карашын   тоеп,   таләпчән   ныклы   сүзен   ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.     Картәниләр, Картәтиләр  безне, оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар.. Без  аларга бик рәхмәтле. Яшәгез сез, мәңге яшь булып, Туган йортыбызга ямь биреп. Сез булсагыз таза­сәламәт, Оныкларга булыр бик рәхәт.         Малайларны ,булачак солдатларны да үткән бәйрәм белән котлап исәнлек­ саулык белән ,якшы укып ныклы белем алып ,киләчәктә безне яклаучылар һәм саклаучылар, әтиләргә ышанычлы ,өметле алмаш булып үсүләрен телибез. ­              Бер бәйрәм бар февральдә                Кадерле ул һәркемгә                Аны иң зур бәйрәм дип                Мөмкин хәтта әйтергә                 Ул – тынычлык бәйрәме                Аны һәр кеше белә                Ватанны саклаучылар                 Бәйрәме дип йөртелә.                  Ул­ солдатлар бәйрәме.                 Без котлыйбыз аларны.                 Әтиләрне, абыйларны                 Һәм бөтен малайларны 4. Жыр  Солдатлар” 1. Бабай да солдат булган, Әти дә солдат булган, Зур абыйда солдат булып Ил чикләрендә торган. 2. Кече абый солдат булып Китте быел яз гына Мин үзем дә солдат булам Үсим генә  аз гына Ә   хәзер   бәйгене   башлыйбыз.   Өстәлдән   номерлар   алып   командаларга бүленәбез. 1,. Укучылар очен сорау: ∙        Чын ир­егет нинди булырга тиеш? ∙        Сәламәт, акыллы, көчле, киң жилкәле, батыр, кыю һ.б. Бик дөрес фикерләр әйттегез. Нәкъ   менә   шундый   сыйфатлар   сезнең   этиләрегезгә   дә   хас.   Алар   гаиләнең башлыгы, сезне киендерүче, ашатуы, саклаучы һэм яклаучы.. Сез алар белән горурлана аласыз. 2. Әтиләргә сүз. Кыска гына кем әтисе, кайда хезмәт иттегез, малайларга теләкләрегезне әйтеп китсәгез бик рәхмәтле булыр идек. Жыр: Папа  может. 3,Армияда бер солдат та ашамыйча хезмәт итә алмый. Киләсе бәйге Кашевары дип атала. Безгә солдат борщы пешерегә кирәк. Башлап кәстрүлгә нәрсә салабыз. (күз)  Алъяпкыч киеп,яулык бәйләп  1малай­Бәрәңге әрчи 2­кишер кыра 3­суган әрчи  4­кәстрүлгә сала һәм алъяпкыч,яулыгын төреп куя. Әтиләргә:(   мясо,   картошка,   капуста,   фасоль,   свекла,   морковь,   лук, соль, сахар, уксус, перец, вермишель.? Карточкадагы бирелгән нинди азыклар белән борщ пешерерсез. 4,бәйге  Ухажер   дип атала. Армияда егетләргә увольнение бигәлиләр. Алар кызлар белән дә таныша алалар.Кызлар ихтибар ярата. Аны кинога чакырыбыз.   Вакыт   аз   гына   Тиз   генә   киндереп   кинога   алып   барырга кирәк 1­польто 2­шапка 3­шарф 4­бейәләй   кидереп   чәчкә   бирә   .Кем   тиз   урынына   басып   бетә   шул команда жиңә. Жыр Эх сез матур кызлар.  Әтиләр  бәйләнгән күз булән,чәчләрен ,кулын тотып карап үз баласын таба. 5 Авиоконструкторлар бәйгесе Кәгәзьдән самолет ясап очыртырга.2шәр кеше   Частушки кызлар башкарыуында    6  Рәссамнәр бәйгесе  Һәрбер командага рәсем төшерергә  Армияда нинди войскалар була! Бәйләнгән   күзләр   б­н   самолет,   вертолет,   ракета,   танк,   подводная   лодка ясарга.  . 7Тапкырлар, зирәклэр бәйгесе.    Әтиләр өчен ∙        Суда нинди таш булмый? (Коры). ∙        Нинди   сорауга   бервакытта   да   «әйе»   дип   җавап   биреп   булмый? (Йоклыйсыңмы?). ∙        Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына охшаган). ∙        Кешегә иң якын әйбер? (Күлмәк). ∙        Борынгы заман сәгате? (Әтәч). ∙        Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе бар). ∙        Ат нигә улак янына килә? (Улак үзе килмәгәнгә).           Нәрсә өстән аска таба үсә? ( сакал)  Кара мәче нинди ишектән керә? ( ачык)  Бер гаиләдә ике ата. Ике ул бар. Гаиләдә ничә кеше? ( 3) Каенда 8 алма бар иде, 5 сен ашадылар. Ничә алма калды? Солдат тормышының  тагын бер күңелле мизгелен сынап карыйк әле.  Мин сораулар бирәм ә сез бер сүз белән генә аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш   буласыз.   Беренче   командадан   башлыйбыз   .   җюрига   игтибарлы булырга кирәк .  8“Кем? Нәрсә?” 1нче  командага: 1.Габдулла Тукай(шагыйрь) 2.Чия (җимеш) 3.Агыйдел(елга) 4.Нарат(агач) 5.Камаз(машина) 6.Чаллы(шәһәр) 7.Бишле(билге) 8.Сыер(хайван) 9.Айсылу(кыз) 10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы) Ə  2нче  командага: 1. лмәт(шәһәр) 2.Карга(кош) 3.Унөч(сан) 4.Дүртле(билге) 5.Гүзәлия(кыз) 6.Чөгендер(яшелчә) 7.Муса Җәлил(шагыйрь) 8.Яңа ел(бәйрәм) 9. Салават Фәтхетдинов (җырчы) 10.Яр Чаллы(шәһәр) 9 Шоферлар бәйгесе Армия да хәрби шоферлар бар . без машинада йөрү осталыгын күрсәтеп үтәрбез.(     жепнең   бер   очы   уенчык   машинага,берсе   карандашка бәйләнгән,шуны урап тиз генә финишка килергә. Жыр Шофер булам 10. Вакытка корал  жыю бәйгесе. Мясорубка(ит чыгаргычны тиз генә  берсе  сүтә, икенчесе  кора.)­2шәр тапкыр. 11.Егет   кешегә   70   төрле   һөнәр   дә   әз.   Булдыклы,   житез,кыю икәнлегегезне   күрсәттегез.Хәзер   жыр  биюгә  осталыкны   да   күрсәтеп үтик.  3әрле 6 ултыргыч 2 шәр кеше һәр командадан 3 утыргыч тирәли биеп, музыка туктау б­н утырабыз . Кем кала уеннан чыга. Азак әтиләр бии. 12. Строевые упражнения.Тезелү күнекмәләре. 1/ ­по росту становись. ­по весу становись ­по возрасту становись 2/налево ,направо, кругом. 3/на месте шагом марш , песню запевай Солдатушки.Бравые солдаты. 13.Санитарлар бәйгесе Яраланган   солдатларга   ярдәм   күрсәтергә   кирәк   Һәр   командадан яраланган кулны тиз генә бәйләргә кирәк.      Әтиләргә бирем архитекторлар  . Алар үзләрен армиядан көтеп алган кызга һәйкәл салалар.Бәйгегә 2 әтине чакырабыз. Туалет бумагасы б­н эш.                     Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, егетләр! Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән   горурланабыз.   Сез   безне   һәм   туган   илебезне   күз   карасыдай якларга   һәм   сакларга   һәрвакыт   әзер.   Ләкин   безгә   афәтләр   күрергә язмасын   иде,   ә   балалар   белән   гаиләдә   куанышып   яшәргә   язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер­берегезне аңлап гомер итегез. Кадерле әтиләребез! Дөньядагы һәрбер яхшылыктан Өлеш чыксын сезгә мул гына. Без телибез сезгә ак бәхетләр Шатлыкларга илткән юл гына. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык­ куаныч, зур бәхетләр Юлдаш булсын сезгә гомер­ гомергә Гомер юлларыгыз озын булсын Тигез тормыш аны бизәсен Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен. Хушлашырга вакыт җитте Тәмамланды бәйгебез. Мондый ярышлар еш булыр Сез бик теләп килсәгез. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле Күңелләрдә калсын уелып Соңгы кабат булмас, язган булса, Гөрләшербез кабат җыелып. Жыр Әтинең туган көне

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»

«Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!»
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
14.03.2017