Зурлар төркемендә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" язгы күңел ачу иртәсе.
Оценка 4.9

Зурлар төркемендә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" язгы күңел ачу иртәсе.

Оценка 4.9
doc
18.09.2021
Зурлар төркемендә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" язгы күңел ачу иртәсе.
МБДОУ 4 (Хуш киләсең, Нәүрүз!).doc

Татарстан Республикасы “Лениногрск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4 нче  санлы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 

 

 

Уртанчылар төркемендә Нәүрүз бәйрәменә

багышланган күңел ачу иртәсе

 

“Хуш киләсең, Нәүрүз!”

 

 

 

                                                      

 

 

 

                                                        Төзеде: Музыка җитәкчесе Гиззатуллина Р.Р.

Бәйрәмне әзерләде тәрбияче: Муслихова Г.Ф.

                                                

 

Максат:

- Балаларны Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Аның турында күзаллау булдыру.

-  Иптәшләре алдында чыгыш ясай белүне ныгыту.

- Музыканы аңлап хәрәкәтләр ясау, сәнгатьле сөйләм, җырлау күнекмәләрен үстерү.

- Балаларда милли бәйрәмнәребезгә ярату тәрбияләү.

- Татар халык уеннары, җырлы- биюле уеннар башкару.

Бәйрәм бүлмәсе татар халык бизәлешләре белән бизәлгән.

Музыкаль материаллар:

Жыр:  “Яз җитә” (Ф.Кәрим, Җ. Фәйзи)

Җырлы-биюле уен:  “Чума үрдәк, чума каз” (Тататар халык уены)

Җыр: “Весною”( Л.Капылова)

Уен коралларында уйнау: “Оркестр” (О. Н. Восковская)

Җыр: “Гүзәл туган ягыбыз”(А.Минхаҗев,Ә.Һадиева)

Җырлы- уен: “Скворушки” (П.Кандратьева)

Җыр “Сыерчык”( Г. Лотфи, И.Шамсетдинов)

“Чәчәкләр биюе” (“Иртәнге нур”җыры көенә)

(Музыка астында балалар залга керәләр)

 

А.б. Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле тәрбиячеләр! Без бүген сезнең белән Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Нинди бәйрәм соң ул – Нәүрүз.

   Бу исем безгэ ят та, таныш та. Нэуруз - борынгы эби-бабаларыбыз уткэргэн язны каршылау бэйрэме ул.
    Элек-электән  татар халкы Яна елны март аенын 21 ендэ - кон белэн тон тигезлэшкэн вакытта каршы алган. "Нәуруз" сузе икенче төрле "Яна кон" дигән мәгънәне анлата. Борынгы бэйрэмне атна буе бәйрәм иткэннэр, бу конне яшьлэр шэкертлэр, балалар, өйдән өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хужасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, унышлар теләп йөргәннәр. Шулай йөреп, алар асылда салкын кышлар бетеп килугә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
   Хөрмәтле балалар! Сезне халкыбызнын иң изге йолаларыннан берсе - Язгы яна ел - Нәуруз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, унышлар телибез. Барлык теләгән теләкләрегез чынга ашсын! Язгы Яна ел котлы булсын! Нәүрүз котлы булсын! 

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,  Диана

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип

Куллар кулга бәйләнә

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!   Риана

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Еракларга яңгырасын

Бүген дәртле җырыбыз.

 

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Я.Камиль

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Если снег повсюду тает,   Мира З.

День становится длинней,

Если все зазеленело

И в полях звенит ручей,

Если солнцеярче светит,

Если птицам не до сна,

Если стал теплее ветер,

Значит, к нам пришла весна.

 

 Жыр:  “Яз җитә” (Ф.Кәрим, Җ. Фәйзи)

 

 Карга керә!

Карга: Исәнмесез балалар!

А.б. : Карга, кая болай ашыгып очасың?

 Карга: Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән җирләргә.

Мин Яз кызын урманда күрдем. Яз кызы Нәүрзбикә сезгә тиздән килеп җитәчәк!

 А.б. Рәхмәт карга, безгә бик яхшә хәбәр алып килгәнсең! Бездә бүген яз бәйрәм. Яз кызы килгәнче әйдәгез уйнап алыйк.

Җырлы-биюле уен:  “Чума үрдәк, чума каз” (Тататар халык уены)

(Музыка  яңгырый   Нәүрүз керә.)

 

Нәүрүз:   Исәнмесез, нәни дусларым!  Сез мине таныдыгызмы ?

 

Нәүрүзбикә:  Әйе,  мин Яз Кызы – Нәүрүзбикә.  Сезгә яз шатлыгы алып килдем ! Барыгызны  да бәйрәм белән котлыйм!

 Алып баручы:  Исәнме, Нәүрүзбикә.  Хуш килдең, әйдә, түрдән уз!  Сине – күптән без сагынып көтәбез.

Нәүрүзбикә:  Кояш сибә җылы нурын

                       Болын, кырларга

                       Без җыйналдык, язны мактап,

                       Биеп жырларга.

Җыр: “Весною”( Л.Капылова)                       

Нәүрүзбикә : Балалар мин сезгә бик матур уеннар алып килдем, әйдәгез бергәләп уйнап күңел ачып алыйк әле.                     

Уен коралларында уйнау: “Оркестр” (О. Н. Восковская)

Музыка янгырый . Ишектән  Кыш бабай керә.

Кыш бабай:   Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем урыныма  хуҗа булмакчы ?

 Алып баручы:   Кыш бабай, юкка ачуланма.  Урыныңны яз кызына – Нәүрүзбикәгә  тапшырыр вакыт житте бит инде. Күз сал тәрәзәгә,тышта шаулап – гөрләп яз килә.

Кыш бабай:  Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча,  тартышмыйча  Язга - Нәүрүзбикәгә  урынымны  бирү-юк !

Нәүрүзбикә:   Бөтен шартларыңа да риза.

 

Кыш бабай: Әйдә, җитезлеккә сынашып карыйк.

 

Уен: “Таяк тартышу”(Ике малай капма-каршы утырып таякны тарталар, кем егыла, шул җиңелә)

 

Кыш бабай:    Булмады бу.  Инде  Нәүрүзбикә, синең белән бию ярышы   игълан итәм. (Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бии)

Нәүрүзбикә:    Мин риза, Кыш бабай.    (бииләр, Кыш бабай егыла)

Кыш бабай:  Уф, арыдым, эрим, агам, ярдәм итик. (Балалар бабайга торырга булышалар)

А.б.: Кыш бабай, син ачуланма инде, хәзер бит тышта яз, әллә син белмисеңме? Балалар яз турында бик матур җыр һәм шигырьләр  беләләр. Тыңлап кара әле.

Тып-тып тама тамчылар     Ралина

Җырлап бәйрәм көенә

Бәйрәм бүген, диеп хәтта

Тамчылар да сөенә.

Март аенда, кар өстендә     Султан

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

К нам весна шагает        София

Быстрыми шагами,

И сугробы тают под ее ногами.

Черные проталины

На полях видны,

Видно оченҗ теплые ноги у нее.

 

Җыр: “Гүзәл туган ягыбыз”(А.Минхаҗев,Ә.Һадиева)

Кыш бабай:      Кызым, Нәүрүзбикә, бик булдыклы, зирәк, уңган   икәнсәң. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнен  тәхетемне калдырып китәм.  Имин яшәгез, бәхетле  булыгыз, балалар! Сау булыгыз! (чыгып китә)

А.б.Кошлар табигатьнең күрке, яме.Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары. үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр.

Яз килә, яз килә       А.Камиль        Милый скворушка- скворец,   Айлис

Сыерчыклар килә                               Прилетай же наконец!

Гөрләшеп, сайрашып                          Для тебя я дом построил-                     

Җырчы кошлар килә.                          Не скворечник, а дворец.

Җырлы- уен: “Скворушки” (П.Кандратьева)

Нәүрүзбикә: балалар, ә сез кышлый торган һәм күчмә кошларны аера беләсезме?

Дидактик -уен: “Кошларыбыз” (балалар күчмә һәм кышлаучы кошларны аерып тезәләр)

А.б.  Әйдәгез әле, табышмакларга да җавап эзләп карыйк

А.б.   Бигрәк гүзәл инде бу яз!

Күрегез кошлар кайта.

Шушы матурлыкны күреп,

Җанда сөенеч арта.

 Җыр “Сыерчык”( Г. Лотфи, И.Шамсетдинов)

Нәүрүз:   Бигрәк күп уеннар, җырлар беләсез икән.

 

Нәүрүзбикә:  Балалар рәхмәт сезгә, бик матур бәйрәм иттек. Ләкин миңа китергә кирәк, урманны язга әзерлисем бар, саубулыгыз балалар! (чыгып китә).

 Алып баручы:

                           Язлар, җәйләр имин килсен,

                           Күк йөзе аяз булсын

                           Барчабызга сәләмәтлек

                           Бәхетләр алып килсен !

Бию: “Чәчәкләр биюе”(“Иртәнге нур” җыры көенә)

Алып баручы: Шуның белән бәйрәм иртәбез тәмам! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!

 

Бәйрәм иртәсеннән фотомизгелләр

 

 


Татарстан Республикасы “Лениногрск муни ципаль районы ” муниципаль бер ә млеге

Татарстан Республикасы “Лениногрск муни ципаль районы ” муниципаль бер ә млеге

Максат: - Балаларны Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру

Максат: - Балаларны Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру

Шулай йөреп, алар асылда салкын кышлар бетеп килугә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар

Шулай йөреп, алар асылда салкын кышлар бетеп килугә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар

Мин Яз кызын урманда күрдем. Яз кызы

Мин Яз кызын урманда күрдем. Яз кызы

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да риза

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да риза

А.б .Кошлар табигатьнең күрке, яме

А.б .Кошлар табигатьнең күрке, яме

Бәхетләр алып килсен ! Бию: “Чәчәкләр биюе”(“Иртәнге нур” җыры көенә)

Бәхетләр алып килсен ! Бию: “Чәчәкләр биюе”(“Иртәнге нур” җыры көенә)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021