3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.
Оценка 4.9

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.

Оценка 4.9
Разработки уроков
doc
20.01.2020
3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)-«Фигыль»  темасын  кабатлау.
3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау. Максат: 1) фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау; 2) белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү; 3) белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, игътибарлылык тәрбияләү; 4) укучыларда патриотик хис уяту. Материал: дәреслек (82-91 нче битләр), «Кызыклы грамматика» китабы, дидактик материаллар, «Фигыль» таблицасы. Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы рәсемнәр. Дәрес барышы: I. Оештыру моменты. 1) психологик комфорт урнаштыру; 2) дежур укучы белән әңгәмә. II. Үткәннәрне актуальләштерү. 1) Өй эше тикшерү. 191нче күнегү. «Безнең өйдә» хикәясеннән фигыльләрне язып алу. 2) Эш дәфтәрләренә бүгенге числоны язу; дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. 3) Матур язу минуты. ( тактада түбәндәге мәкаль язып куелган) Атаң улы гына булма, Ватан улы да бул. - мәкальне үрнәк уку; -балалар хор белән укыйлар; - мәкальне укучылар аңлата; Әңгәмә уздыру. -Ни өчен Ватан улы да булырга кирәк? (укытучы сорый) Укучылар җавабы: -Чөнки без булачак солдатлар. Ә солдатның изге бурычы- Ватанны, илне саклау. -Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Хәзер шушы мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрегезгә язып куегыз. III. Кабатлау. а) -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне белдергән сүзләр әйтергә кирәк. -Без нинди сүзләр әйттек? -Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? -Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз? -Фигыльләрне. -Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез. (Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез). -Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр: 1) «Мәкальләр аланы». 2) «Барлык һәм юклык». 3) «Заманнар». 4) «Яңа сүзләр урамы». - Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы». Менә бу мәка льләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән? - Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза) -Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан) - Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма) - Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар) - Без капчыкта … .(ятмый) -Ялган сөйләсәң - …, Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың) (бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар) -Икенче тукталышыбыз – «Барлык һәм юклык». - Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза. Барлык Юклык төзәтә мактанма боза калдырма мактан ятмый егар тотылырсың котылырсың -Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә? - Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала. Өченче тукталышыбыз – «Заманнар». -Фигыль нинди заманнарда килә? - Үткән, хәзерге, киләчәк. -Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Бирелгән фигыльләрне өч заманда язарга. Дүртенче тукталышыбыз – «Яңа сүзләр урамы». Таблицадагы нокталар урынына хәрефләр куеп, фигыльләр ясарга кирәк: Ию, ою, ую, өю. Ю Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б., б) -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк. (күнегү тактада языла) Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош). Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат). Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан). Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт). в) Дәреслек белән эшләү. 191нче күнегү. « Безнең ишегалдында». - хикәядән фигыльләрне табып, язып алырга һәм фигыльләрнең заманын билгеләргә. г) Уен «Сүзләр тап». РИ ЙӨ- ЗӘ ГЕРӘ ДӘТӘ IV. Дәрескә йомгак ясау. Белемнәренә, дәрестә катнашканлыкларына карап билге кую. V. Өйгә эш бирү. -Сез нинди эт һәм мәче исемнәре беләсез, дәфтәрегезгә языгыз. 3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау. Максат: 1) фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау; 2) белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү; 3) белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, игътибарлылык тәрбияләү; 4) укучыларда патриотик хис уяту. Материал: дәреслек (82-91 нче битләр), «Кызыклы грамматика» китабы, дидактик материаллар, «Фигыль» таблицасы. Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы рәсемнәр. Дәрес барышы: I. Оештыру моменты. 1) психологик комфорт урнаштыру; 2) дежур укучы белән әңгәмә. II. Үткәннәрне актуальләштерү. 1) Өй эше тикшерү. 191нче күнегү. «Безнең өйдә» хикәясеннән фигыльләрне язып алу. 2) Эш дәфтәрләренә бүгенге числоны язу; дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. 3) Матур язу минуты. ( тактада түбәндәге мәкаль язып куелган) Атаң улы гына булма, Ватан улы да бул. - мәкальне үрнәк уку; -балалар хор белән укыйлар; - мәкальне укучылар аңлата; Әңгәмә уздыру. -Ни өчен Ватан улы да булырга кирәк? (укытучы сорый) Укучылар җавабы: -Чөнки без булачак солдатлар. Ә солдатның изге бурычы- Ватанны, илне саклау. -Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Хәзер шушы мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрегезгә язып куегыз. III. Кабатлау. а) -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне белдергән сүзләр әйтергә кирәк. -Без нинди сүзләр әйттек? -Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? -Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз? -Фигыльләрне. -Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез. (Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез). -Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр: 1) «Мәкальләр аланы». 2) «Барлык һәм юклык». 3) «Заманнар». 4) «Яңа сүзләр урамы». - Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы». Менә бу мәка льләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән? - Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза) -Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан) - Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма) - Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар) - Без капчыкта … .(ятмый) -Ялган сөйләсәң - …, Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың) (бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар) -Икенче тукталышыбыз – «Барлык һәм юклык». - Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза. Барлык Юклык төзәтә мактанма боза калдырма мактан ятмый егар тотылырсың котылырсың -Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә? - Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала. Өченче тукталышыбыз – «Заманнар». -Фигыль нинди заманнарда килә? - Үткән, хәзерге, киләчәк. -Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Бирелгән фигыльләрне өч заманда язарга. Дүртенче тукталышыбыз – «Яңа сүзләр урамы». Таблицадагы нокталар урынына хәрефләр куеп, фигыльләр ясарга кирәк: Ию, ою, ую, өю. Ю Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б., б) -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк. (күнегү тактада языла) Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош). Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат). Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан). Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт). в) Дәреслек белән эшләү. 191нче күнегү. « Безнең ишегалдында». - хикәядән фигыльләрне табып, язып алырга һәм фигыльләрнең заманын билгеләргә. г) Уен «Сүзләр тап». РИ ЙӨ- ЗӘ ГЕРӘ ДӘТӘ IV. Дәрескә йомгак ясау. Белемнәренә, дәрестә катнашканлыкларына карап билге кую. V. Өйгә эш бирү. -Сез нинди эт һәм мәче исемнәре беләсез, дәфтәрегезгә языгыз.
3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау..doc

                       3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)

Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.

Максат: 1)   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;

2)   белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;

3)   белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътибарлылык  тәрбияләү;

4)   укучыларда  патриотик  хис  уяту.

Материал:   дәреслек (82-91 нче  битләр),                                            «Кызыклы  грамматика» китабы, дидактик  материаллар,                                                                 «Фигыль» таблицасы.

Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы  рәсемнәр.

Дәрес  барышы:

I.    Оештыру  моменты.

   1) психологик  комфорт  урнаштыру;

   2) дежур  укучы  белән  әңгәмә.

II. Үткәннәрне  актуальләштерү.

1)   Өй  эше  тикшерү.

      191нче  күнегү. «Безнең  өйдә»  хикәясеннән   фигыльләрне  язып  алу.

2)   Эш  дәфтәрләренә  бүгенге числоны  язу;

дәреснең  темасы  һәм максаты  белән  таныштыру.

3)   Матур язу  минуты.

( тактада  түбәндәге  мәкаль  язып  куелган)                                    Атаң  улы  гына  булма,  Ватан  улы  да  бул.

- мәкальне  үрнәк  уку;

-балалар  хор  белән  укыйлар;

- мәкальне   укучылар  аңлата;

Әңгәмә  уздыру.

-Ни  өчен  Ватан  улы  да  булырга  кирәк?    (укытучы  сорый)

Укучылар  җавабы:

-Чөнки   без  булачак  солдатлар. Ә  солдатның  изге  бурычы- Ватанны,  илне  саклау.

-Әйе, укучылар,  бик  дөрес  әйттегез. Хәзер  шушы мәкальне   матур  һәм  дөрес  итеп  дәфтәрегезгә   язып  куегыз.

III. Кабатлау.

 а)   -Укучылар, хәзер   без сүзләр  дөньясына  сәяхәткә  чыгарбыз. Сәяхәткә  чыгу  өчен  безгә бу  рәсемнәр  буенча  хәрәкәтне, эшне

белдергән  сүзләр  әйтергә  кирәк.

-Без  нинди  сүзләр  әйттек?

-Алар  нинди  сорауларга  җавап  бирәләр?

-Димәк, нинди  сүзләрне  кабатларбыз?

-Фигыльләрне.

-Әйдәгез, фигыльнең  билгеләмәсен  искә  төшерәбез.

(Укучылар  билгеләмәне  әйтәләр; таблица  буенча  да  укып  китәбез).

-Укучылар,  бүген  сәяхәттә  түбәндәге  тукталышлар   булыр:

     1)  «Мәкальләр  аланы».

     2)  «Барлык  һәм  юклык».

     3)  «Заманнар».

     4)  «Яңа  сүзләр  урамы».

- Беренче  тукталышыбыз –   «Мәкальләр  аланы».

Менә  бу мәка льләрне  игътибар  белән  укып  карыйк   әле. Нинди  фигыльләр  җитми  икән?

- Эш   кешене  …,  ялкаулык  … .( төзәтә, боза)

-Сүзең  белән  … - эшең  белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге  эшне  иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге  юан   берне  … , белеме  юан  меңне  … .(егар)

- Без  капчыкта   … .(ятмый)

-Ялган  сөйләсәң - …,

Дөресен  сөйләсәң  … (тотылырсың,  котылырсың)

   (бу   мәкальләр  тактада  язылган  була; укучылар  фигыльләрне  рәт  буенча  тактага  чыгып   язалар)

-Икенче  тукталышыбыз – «Барлык  һәм  юклык».

- Алда  язган   мәкальләрдән   барлык  һәм  юклык  формасында  килгән  фигыльләрне  баганалап  язабыз. Бер  укучы  барлыкта , ә икенче  укучы  юклыкта  яза.     

 Барлык                                       Юклык

төзәтә                                          мактанма

боза                                             калдырма

мактан                                         ятмый

егар

тотылырсың

котылырсың

-Шулай  итеп, фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала  һәм  нәрсә  белдерә?

- Фигыльнең  юклык   формасы эшнең  үтәлмәвен  белдерә  һәм     -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.

 

Өченче  тукталышыбыз – «Заманнар».

-Фигыль   нинди  заманнарда  килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

-Хәзер  мин  сезгә  перфокарталар  таратам. Бирелгән   фигыльләрне   өч  заманда   язарга.

Дүртенче  тукталышыбыз – «Яңа  сүзләр   урамы».

Таблицадагы  нокталар  урынына  хәрефләр  куеп,  фигыльләр  ясарга  кирәк:   

 

                                   Ию, ою, ую, өю.

                       Ю       Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,

 

б) -Ә  хәзер  бер  күнегү  эшләп   алырбыз. Бу күнегүдә  бирелгән  фигыльләр  буенча  исемне  белдерүче  сүзләрне  табарга  кирәк.

    (күнегү   тактада  языла)

Оча, куна, сайрый, корт  чүпли, оя  ясый,  бала  чыгара  … (кош).

Чаба, кешни,  узыша,  йөк  ташый  … (ат).

Шуыша, чага, урала, ысылдый  …  (елан).

Йөзә, саклый,  ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

в)   Дәреслек  белән  эшләү.

 191нче  күнегү. « Безнең  ишегалдында».

- хикәядән  фигыльләрне  табып, язып  алырга  һәм  фигыльләрнең  заманын  билгеләргә.

 

г)  Уен  «Сүзләр  тап».

                  

                   РИ

        ЙӨ-   ЗӘ

                  ГЕРӘ

                  ДӘТӘ

IV. Дәрескә  йомгак  ясау.

     Белемнәренә, дәрестә  катнашканлыкларына   карап  билге  кую.

V. Өйгә  эш  бирү.

  -Сез  нинди  эт  һәм  мәче  исемнәре  беләсез,   дәфтәрегезгә  языгыз.

 

 

 

                           

 

 

 

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)-«Фигыль»  темасын  кабатлау.

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)-«Фигыль»  темасын  кабатлау.

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)-«Фигыль»  темасын  кабатлау.

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)-«Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)-«Фигыль»  темасын  кабатлау.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
20.01.2020