5 класс өчен математикадан "Натураль саннарны кушу һәм алу" темасы буенча контроль эш.

  • Контроль знаний
  • docx
  • 24.04.2017
Публикация в СМИ для учителей

Публикация в СМИ для учителей

Бесплатное участие. Свидетельство СМИ сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

5 класс өчен математикадан "Натураль саннарны кушу һәм алу" темасы буенча контроль эш 6 биремне үз эченә ала. Укучыларның исәпләү мөмкинлекләрен, үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Биремнәр укучыларның үзләштерү дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелгән.6 нчы биремне үтәү ирекле. Үтәлмәгән очракта укучының билгесе үзгәрми.
Иконка файла материала 5 класс. Контрол эш..docx
5 класс. Контроль эш  «Натураль саннарны кушу һәм алу» 1.Гамәлләрне башкарыгыз а) 7632547 + 48399645;        б) 48665247 – 9958296; 2.  Кызыл тартмадагы  уенчыклар саны  яшел һәм ак тартмадагы  уенчыкларның икесендәге  кадәр.  Яшел тартмада 45 уенчык.  Яшел  тартмадагы уенчыклар саны ак тартмадагыга  караганда 18 уенчыкка күбрәк  булса, өч тартмада  ничә уенчык бар? 3.    48234 саны 42459 саныннан ничәгә зуррак, ә 58954 саныннан  ничәгә  кечерәк? 4.  АВС   өчпочмагының  периметры  59 см.  АВ ягы 24 см.  га  тигез,  ВС ягы  АВ ягыннан  6 см. га  кечерәк  АС  ягын табарга. 5.Уңайлы ысул белән исәпләргә: а) 354 + 867 + 646;    б) 182+371+218+429; 6.   *  Туры сызык буйлап  10 куак  утыртылган.  Куаклар арасы бертигез.   Беренче һәм соңгы утыртылган куак  арасы 90 дм булса, ике  куак  арасын  табарга.