БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ
Оценка 4.6

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Оценка 4.6
Культурные мероприятия +1
docx
воспитательная работа
Детсад
23.12.2018
БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ
БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА КҮП ЕЛЛАР ҮЗ ХЕЗМӘТЕН КУЙГАН ТӘРБИЯЧЕЛӘР, ПЕШЕКЧЕЛӘР, КЕЧЕ ТӘРБИЯЧЕЛӘРНЕ ӨЛКӘННӘР КӨНЕНДӘ ЧАКЫРЫП КУНАК ИТҮ, ХӨРМӘТЛӘҮ, АЛАРГА НӘНИЛӘР ТАРАФЫННАН КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ КҮРСӘТҮ - ТЕАТРАЛЬ ТАМАШАЛАР УЙНАУ КУЮ БЕЗНЕҢ БАКЧАБЫЗДА МАТУР БЕР ГАДӘТКӘ ӘВЕРЕЛДЕ. ӘЛЕГЕ СЦЕНАРИЙ КОНСПЕКТЫ ШУЛ БӘЙРӘМ КАЙТАВАЗЫ.
БАКЧА ӨЛКӘННӘРЕН КОТЛАУ.docx
Кем куллары өйне, җирне ямли, Изгелеге үлчәү тапкысыз. Ул , әлбәттә, яшәү чыганагы- Тормыш яме- әнкәй, әбкәй, хатын-кыз! 3.а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче ӨЛКӘННӘРЕБЕЗ! Бәйрәм белән сезне! Һәр ел саен шушылай җыйнаулашып бирегә- хезмәттәшләрегезне, сабыйларны күрергә дип киләсез. Бу үзенчә безнең нәни генә йолабызга әйләнде инде. Сез –өлкәннәр көнен, без исә сезне сөендерәчәк шушы көнне ел башыннан ук әзерлек белән көтә башлыйбыз. Мери: Матур итеп киендек, Бүген бәйрәмгә килдек Сезне күргәч кунаклар Әй шатландык сөендек. Эльвина: Безнең күк нәни булгансыз, сез бакчага килгәндә. Кара ничек зур үскәнсез сөенәбез күргәндә. Без дә сезнең кебек үсеп җитәрбез әле. Матур кыз , батыр малайлар булып китәрбез әле. Белүегезчә безнең нәниләребез русча да өйрәнә. Рус телендә дә үзенең әбекәе турында шигырь өйрәнгән шигырьләрне тыңлап үтик әле. Динара И. Нету бабушек чедесней Хорошо нам с ними вместе И смеемся и играем, На ночь сказку прочитаем. Бабушки из сказки Дарят мир, тепло, и ласки, Вместе: Будьте всегда веселыми И счастливыми, и здоровыми Зәлиябез дә рус телендә өйрәнгән шигырен бүләк итә кадерлеләребез сезгә Интернет ресурстан: Ходят наша бабушка, палочкой стуча... Аделина: Күзлексез күрмәсә дә , таяксыз йөрмәсә дә, 70 яше тулса да , бик картайган булса да , Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә, Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. Җылы оек бияләй, бәйли безгә көз җиткәч, Без дә аңар бүләкләр алырбыз үсеп җиткәч. Өйдә аны һәммәбез яратабыз ,сөябез, Син бик кадерле безгә озак яшә диябез. Ф.Зарина: Өйгә кайтсам ,өй балкыган ,өйгә нур иңгән. Ерак җирне якын итеп әбием килгән . Әбиемнең җылы кулы чәчләремне сыйпады, Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны. Әмир шигыре Әбиемә нәрсә бүләк итим бәйрәм көненә Бүләк итеп шигырь сөйлим аңа туган телемдә. Әбиемә минем бүләк бик тә охшаган икән. Ул үзе дә бүләк бирде- бәрхет түбәтәй, чиккән. Серле булды бу түбәтәй, тылсымлы булды әллә? Тәртиплегә әйләнәм мин, башыма кигән мәлдә. Әниемне дә тыңлыймын, шаярмыйм, йөгермим. Энемне дә елатмыймын, елап кеше көлдермим. Түбәтәйле башым белән, сугышып йөриммени? Түбәтәйле башым белән буялып кериммени? Ләкин менә кайчакта, кияргә гел онытам, кәҗәләнәм, сугышам, ватам, бозам, ыргытам. Тик даруын даа беләм, дәвасы үзем белән, Каплап куям башымны чккән түбәтәй белән. Аннары инде минем, түбәтәйле башыма, усаллык та кирелек, керми чаба- ашыга. Мин яңадан әйләнәмен тәртиплегә, әйбәткә. Әби биргән түбәтәйнең тылсымлы бу , әлбәттә. Инде беләм бабайның да, ник тәртипле икәнен. Бабаем бит беркайчан да салмый бит түбәтәен. (Йолдыз) 2 а. б. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган . Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә шундый нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала. Үзебезчә бик зур көч түгеп, без дә сезгә бәйрәм бүләге итеп театр әзерләдек. Балаларның сәхнәләштерү осталыкларын да карап китегез әле, хөрмәтле өлкәннәребез. Өй. Өй янында әби чеп- чеп , дип эзләнеп йөри. Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата. Әбинең кесә телефоны шалтырый. -Алло, әбием, исәнме! -Әлү Адилә , кызым, синмени? -Әйе, әбием, ни хәлләрең бар? -Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч ,бераз ямансу булып тора, әллә килергә уйладыңмы, кызым? -Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы? -Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез , кайчан киләсез соң? -Хәзер үк юлга чыгабыз. -Килегез ,көтәм балам. Румия балалар янына барып: дусларым, әбием янына кунакка барасызмы? , ди . Ишегалдындагылар, әйе, барабыз, дип җаваплыйлар. Румия белән Асылъяр йорт кошларын, җәнлекләрен ияртеп чыга. Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Асылъяр, Әмир, Мери, Ислам, Винир, Эльвина, чыга: -Дуслар, кая барасыз? -Әбиләргә барабыз. -Анда нигә барасыз? -Без кунакка барабыз. -Әби сезгә ни дияр? - Оныклар диеп сөяр. -Әби сезгә ни бирер? -Күчтәнәчләр ул бирер. -Аны кая куярсыз? -Бергәләшеп ашарбыз. - Без дә барыйк әле? -Әйдәгез.!!! Румия белән Асылъяр йорт кошларын, җәнлекләрен ияртеп чыга. Әкиятче-Динара И.: Борын борын заманда, гади генә авылда Булган хикмәт тамаша, тамашада катнаша: Әби, белән кыз, эт песи, кәҗә, сарык, Сыер , әтәч һәм тавык.Әкиятне башладык. Ишегалды күренеше. Йорт хайваннары ял итә. Уйный. Кыз керә. Кыз-Румия: Исәнмесез, саумысез, дусларым, малкайларым? Тамакларыгыз тукмы, моң зарларыгыз юкмы? Сыер-Сылу:: Рәхмәт сезгә, тамак тук, борчылырга сәбәп юк. Кәҗә- Л.Алина: уйныйбыз, сикерәбез, рәхәт гомер сөрәбез. Сарык- Н.Динара: Тәмле ризык белән сыйлый, безне әби көн саен. Песи-Ясминә: Аны да бер сыйлар өчен, табарга иде җаен. Кыз-Асылъяр: Бүген өлкәннәр көне бит, сез белмисездер инде, Шушы бәйрәм белән котлап, сөендерик әбине. Песи-Ясминә: Гөлчирә әби ял итсен, ә без бәлеш пешерик. Бәлешкә нәрсәләр кирәк, шуны искә төшерик. Кыз-Румия : камырга каймак, сөт, күкәй, тоз, сода, он бер иләк. Эчлегенә татлы җиләк., май, чиста дөге кирәк. Үрдәк-Гүзәл: шулар булса бәлешкә, керешик дуслар, эшкә. Кыз-Асылъяр: Әби бик еш пешеренә, тартмалар бушап беткән, кирәк әйберләр җитешми, каян алырбыз икән? Эт-Винир: яннарыңда без булганда, хафаланма , дускаем, Песи-Исламия: бергә уйлап карабыз да, табарбыз әле җаен. Түгәрәк уены. Уен хәрәкәтләре: Чеби- Сөмбел: Тәмле бәлеш пешерергә шактый әйберләр кирәк. Кемнәр нәрсә алып килә, киңәшик әле тизрәк. Ат -Ислам: Каймак, күкәй, җиләк, май , тоз, һәммәсен дә табарбыз. Бик тәмле бәлеш пешереп, матур бәйрәм ясарбыз. Эт- Винир: бәлеш пешерү серләрен, без дә беләбез аны, Песи -*Ясминә, Исламия бергә: Көзге кебек ялтырытып, чистартыйк без табаны (кыз савыт-саба әзерли. эт белән песи таба чистарта. Йорт хайваннары керә.) Сарык- Н.Динара :Тау итәкләрендә пешкән Җир җиләген киптердем, Әбиемнең бәлешенә Мин шуларны китердем Сыер-Әмир: Алдымда тәмле тоз тора, Ашыйм гел печән, чәчкә, Атланмай китердем менә, Әбигә кучтәнәчкә. Әтәч-Эльвина: Үтмәде вакыт әрәмгә, Бардым мин тегермәнгә, Бәлешкә бит он кирәк, Алып кайттым тизрәк. Тавык-Мери: Кунак сыенда яшибез Ун тавык һәм бер әтәч, Бу йомыркалар әбигә Булсын бездән күчтәнәч. Кызлар-Румия, Асылъяр: Бәлешкә бары да әзер, Эшкә тотыныйк хәзер. Бер-беребезгә булышыйк, Сынатмаска тырышыйк. Үрдәк-Гүзәл: Барыбыз бергә җыелып, Эчлек ясыйк тәмле итеп, Тышын бизик сырлап,бөреп, Торсын табынга ямь биреп. Тавык-Мери: Бәлеш пешкәч, без әбине Кунакка чакырырбыз. Әтәч- Эльвина : Бергәләшеп уйнап-колеп, Күңел ачып алырбыз. Кәҗә- Л.Алина: Эш беткәч уйнарга ярый, Дигән бит Тукай агай. Чакырыйк инде әбине Бәлеш тә пеште бугай. Сыер-Сылу: Эт бик җитез,тиз чаба, Бу эшне кушыйк аңа. Эт-Винир: Ярар,мин тиз элдерәм, Хәзер үк алып киләм (эт әбине алып килә) Әби: Нәрсә булды?Ник дәштегез? Көттермәгез,әйтегез! Барысы бергә: Чын күңелдән бәйрәм белән Без сезне тәбриклибез, Көтелмәгән куанычлар, Зур бәхетләр телибез. Песи-Ясминә: Сәламәт бул,озак яшә- Шул бездән изге теләк. Бүләккә бәлеш пешердек. Җыелышып,бергәләп. Әби: Хуш исләр бөркелеп тора, Тәмле пешкән бу бәлеш. Дуслык,бердәмлек хакына Һәркемгә тияр өлеш. Алып баручы: Әби бүген синең белән Шундый рәхәт куңелле, Әллә хикмәт табындагы Шушы бәлештә инде. Әби:Бу хакыйкать,үрнәк,өлге, Олыга һәм кечегә, Изгелек иткән иң элек Үзе шатлык кичерә. Кыз- РУМИЯ: Дуслык, тырышлык, зур теләк Һәрчак өсти көч,куәт. Тик аларны акыл белән Дөрес куллану кирәк. Әкиятче-Динара И.:Әкият ул-бер хикмәт, Анда үгет-нәсыйхәт, Әкият укыгыз, дуслар Бетмәс могҗиза анда. Таңнар аткан чакта теләк телә, сүнми типсен диеп йөрәгең. Исәнлектән аермасын ходай, кабул булсын һәрбер теләгең. Теләкләрне кабул була диләр, чын йөрәктән алар әйтелсә, Ал таңнарны сөенеп каршы алыйк , булыр барсы... Ходай теләсә. Сәламәтлек булса, бар да булыр, үз аягың белән йөргәндә. Оныкларның тәпи китүләрен үз күзләрең белән күргәндә. Илләребез имин, тыныч булсын, якты, матур булсын киләчәк. Бәйрәмнәрне бергә каршы алыйк, безнең йөрәк “Сез” дип тибәчәк!

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

БАКЧАБЫЗДА- ӨЛКӘННӘР КӨНЕ
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.12.2018