“Балалар бакчасында театральләшкән эшчәнлек аркылы балаларда татар милли мәдәниятенә кызыксыну уяту үзенчәлекләре”
“Балалар бакчасында театральләшкән эшчәнлек аркылы балаларда татар милли мәдәниятенә кызыксыну уяту үзенчәлекләре”
“Бала чакта алынган тәрбияне
соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”
Р. Фәхреддин
Балага милли тәрбия бирү гаиләдә башланса, балалар бакчасында милли тәрбия бирү катлаулы процесс дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балага белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли гадәтләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы гамәлгә ашыра ала.
Безнең балалар бакчасыныңтөп максаты – тормышка һәр яктан әзер, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру.
Театральләштерелгән эшчәнлек бурычары:
· Балаларны актив рәвештә уен гамәлләренә җәлеп итү юлы белән театральләшкән уенга карата кызыксыну үстерү.
· Үзеңне төрле рольләрдә сынап карау теләге тудыру.
· Һәр балага чыгыш ясарга әзерләнү, уен процессы уңаеннан үз фикерен белдерү мөмкинлеге биреп, иҗат һәм ышаныч атмосферасы тудыру.
· Үз кулларың белән ясалган атрибутларны, костюм детальләрен файдаланып, рольдә үз-үзеңне тоту сызыгын төзү.
· Импровизацияне, рольдә үзеңне иркен хис итү сәләтен тәрбияләү.
Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын: әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.
Балаларда татар милли мәдәниятенә карата хөрмәт уяту өченбалалар бакчасында һәм төркемнәрдә оештырылган тирәлек һәм шартлар тудырылган:
· “Туган як”ны өйрәнү музее.Балаларны туган як мәдәнияте белән таныштыруны музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Музей эчендә балалар белән төрле шөгыльләр үткәререлә. Кечкенәләр төркемендә музейдагы җиһазлар, аларның исеме белән таныштыру булса, зурлар төркемендә аларның тарихи эзлеклелеге, әйберләрнең тормыш шартларына бәйле рәвештә кулланылуын күрсәтелә.
· Сюжетлы-рольле һәм дидактик уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә
· лепбуклар;
· балалар татар язучыларының китаплары. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну.
· туган ягыбыз, республикабыз, шәһәребезнең истәлекле урыннары турында материал тупланган.
· татарәкият геройлары курчаклары, өстәл театры, бармак театры һәм “Тылсымлы келәм”—бу ысулларның барысыда балалар беләнтеатралльләшкән эшчәнлек барышында кулланыла. Балаларның театральләштерелгән эшчәнлегендә театрның төрле төрләрен (бибабо, бармак, банка, картинкалар, перчатка, курчак театрлары һ.б.) киң кулланыла.
· Татар телендә мультфильм, әкиятләр карау оештырыла.Балалар бакчасына айга 1 мәртәбә курчак театры төрле әкиятәр күрсәтеп китә.
· Балалар бакчасында барлык бәйрәмнәр һәм күңел ачулар татар телендә алып барыла. Балалар күп конкурсларда татар телендә катнашалар һәм призлы урынлар алалар “Сәяр”, “Нәфис сүз остасы”, “Да здравствует театар”, “Много национальный Лениногорск—радуга дружбы”, “Созвездие—йолдызлык” һ.б.
· Безнең балалр бакчасы төрле иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар китапханәсеннән татар язучыларының иҗаты һәм тормышы турындакилеп чыгыш ясыйлар, һәм әкият геройларын алап киләләр. 11 татар гимназиясенә кунакка да еш йөрибез. Укучылар безнең балалар өчен татар телендә кызыклы әкиятләр күрсәтәләр һәм бакчабызга да киләләр.
· Балалар бакчасында ел саен “Театр айлыгы” үткәрелә, тәрбиячеләр театральләштерелгән эшчәнлек буенча төрле проектлар гамәлгә ашыралар.
Татар халкының милли мәдәниятен өйрәнү өчен иң беренче шарт—ул тәрбияченең сөйләм теле. Тәрбияче—балалар өчен чын үрнәк булып тора. Безнең тәрбиячеләр балалар белән татар телендә аралашалар, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге дә тататар телендә алып барыла.
Беренче кечкенәләр төркемендә:
· Татар әкиятләре персонажлары белән аралашуда беренче тәҗрибә (курчак концерт күрсәтә), өлкән кеше белән элемтәләрне киңәйтү юлы аша театральләштерелгән уенга карата кызыксыну уяту тәрбияченең бурычы булып тора.
· Тәрбияче персонаж-уенчыклар катнашындагы уенда мөстәкыйльлек, активлык чагылдыруга булышлык итә һәм Педагогик театрның театральләштерелгән (өлкәннәр) чыгышларын системалы рәвештә аңга кабул итү өчен шартлар тудыра.
Икенче кечкенәләр төркемендә:
· Тәрбияче балаларда театральләштерелгән уенга карата кызыксыну уята, аны уздыру өчен шартлар тудыра.
· Балаларны өстәл театры курчакларын йөртү алымнары белән таныштыра.
· Хәрәкәтләрне катлаулы булмаган җыр белән тулыландырырга өйрәтә.
· Роль символлары буларак, кием элементлары (башлыклар, якалар һ.б.) һәм атрибутлар файдалану теләге уята.
· Җырларның, әкиятләрнең катлаулы булмаган сюжетларына импровизацияләү омтылышын үстерә.
· Чыгыш ясау өчен урын җиһазлап, курчаклар һәм яшьтәшләр алдында чыгыш ясау теләген уята.
Уртанчылар төркемендә:
· Катлаулыракуен сәләтләрен һәм күнекмәләрен (сәнгати образны аңга кабул итү, персонажларның үсешен һәм үзара мөнәсәбәтләрен күзәтү) үзләштерү юлы белән балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккәкарата кызыксынуын үстерүне һәм аңа булышуны дәвам итә.
· Балаларны таныш әдәби әсәрләр буенча кечерәк тамашалар уйнарга; образны гәүдәләндерү өчен мәгълүм тәэсир итү чаралары (интонация, мимика, ишарә) кулланырга өйрәтә.
· Балаларны роль, сюжет, образны гәүдәләндерү чаралары сайлауда инициатива һәм мөстәкыйльлек күрсәтүгә этәрә; бер үк образ тудыруда эксперимент ясау өчен мөмкинлекләр бирә.
· Һәр баланың башкарган рольләре исәбен һәм характерын күзәтеп бару юлы белән балаларның театральләштерелгән эшчәнлектә төрле яклап үсешенә булышла.
· Балаларны актив рәвештә уен гамәлләренә җәлеп итү юлы белән театральләшкән уенга карата кызыксыну үстерүне дәвам итә.
· Үзеңне төрле рольләрдә сынап карау теләге тудыра.
· Һәр балага чыгыш ясарга әзерләнү, уен процессы уңаеннан үз фикерен белдерү мөмкинлеге биреп, иҗат һәм ышаныч атмосферасы тудыра.
· Үз кулларың белән ясалган атрибутларны, костюм детальләрен файдаланып, рольдә үз-үзеңне тоту сызыгын төзергә өйрәтә.
· Импровизацияне, рольдә үзеңне иркен хис итү сәләтен хуплый.
· Балаларның театральләштерелгән эшчәнлегендә театрның төрле төрләрен (бибабо, бармак, банка, картинкалар, перчатка, курчак театрлары һ.б.) киң кулланла.
· Балаларга театр, театр һөнәрләре турында әңгамә.
· Театраль тәэсир итү чаралары (яктылык, грим, музыка, сүз, хореография, декорацияләр һ.б.) белән тудырылган сәнгать образларын аңлауга ирешергә өйрәтә.
Зурлар төркемендә:
Мәктәпкә әзерлек төркемендә:
Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камиль, киң карашлы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.