Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Оценка
4.7
Фаттахова Райханя
Фаттахова Райханя
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Оценка
4.7
Лекции
doc
экология
3 кл
26.03.2017
Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “ курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур. Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.
Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.doc
Текстом
Картинками
Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия. Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнәтирә дөнья һәм ТИН “ курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур. Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.Моны гамәлгә ашыру өчен түбәндәге мәсьәләне хәл итәргә кирәк: табигатьтәге бар нәрсә дә үзара бәйле икәнлеген дәлилләү; укучыларга ни өчен табигать бәйләнешләрен белергә кирәклеген ; бәйләнешләрне бозуның табигать өчен дә, кеше өчен дә начар нәтиҗәләргә китерүен; бәйләнешләрне белгән кешенең табигатьтән аңлы файдалана белүен төшендерү; балаларда шушы бәйләнешләрне белү нигезендә табигатьтә үзүзләрен дөрес тоту күнекмәләрен үстерү; Җир йөзендә яшәүче организмнар белән терек булмаган табигать арасында кызыклы бәйләнеш бар. Терек табигатьнең үз эчендә дә экологик бәйләнеш күп төрле. Гөмбәләр, үсемлекләр, хайваннар арасындагы бәйлелек бик үзенчәлекле. Укучыларга табигать һәм кеше арасындагы бәйләнешне аңлату хәзерге көндә бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте искиткеч зур. Кеше үзе дә табигатькә йогынты ясый. Ул уңай яисә кире тәэсир булырга мөмкин.Уңай тәэсир: табигатьне саклау, агачлар утырту, хайваннар үрчетү һ.б. Кире тәэсир: һаваны пычрату, урманнарны кисү, үсемлекләрне, хайваннарны юк итү. Элекэлектән үк авылда яшәүче һәр кеше укыйяза белмәгән очракта да, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган. Халкыбыз борынгыдан табигать белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да калуын теләп эш иткән. Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләребез юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә дә игътибар кимеде, ә бу исә табигатькә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде. Әбибабаларыбыз табигатьне ничек саклаган соң? Милли мирасның бер өлешен тәшкил иткән халык экологиясен без төрле дәресләребездә файдаланырга тырышабыз һәм балалар белән махсус альбом башлап җибәрер өчен материаллар җыя башладык һәм алар байтак күп булды инде. Альбом берничә өлештән торачак. Беренчесе ”Табигать һәм халык авыз иҗаты” дип аталыр. Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан.Әкият, мәкаль,әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә. Дәресләрдә халык авыз иҗатының бар төре булган табышмакларны еш кулланабыз. Аларның күбесе еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган(“Ак яулыгым төшеп калды”), яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында( “Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”). Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, дәресне җанландыра, укучыларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә.Табышмакларны теләсә кайсы дәреснең уңайлы моментын табып файдаланырга була.Аларны кулланып кроссвордлар ,филвордлар төзергә була. Халык авыз иҗатының икенче бер төре мәкаль. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән; шуңа күрә күпчелек аны “атабаба сүзе” дип йөрткән.Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән: ”Суга сусаган чишмә әрчегән”, “Агач утырткан ага булган”, ”Кул пычранса, су белән юарсың,су пычранса ни белән юарсың?” һ.б. шундый мәкальләрдән файдаланабыз Сынамышларны да шулай ук киң кулланырга була.Әйтем һәм сынамышларны балаларның хәтеренә сеңдерү өчен бу эшне экологик лото рәвешендә дә оештырабыз. Төен атыш уеннары да уйныйбыз. Мәкаль, әйтем , сынамыш ике өлешкә бүленә(Мәсәлән: беренчесе – “урман утырткан”, икенчесе – “ачлык күрмәс”) һәр өлеш аерым карточкага теркәлә,укытучы кушуы буенча, укучылар мәгънә ягыннан туры килүче өлешләрне эзлиләр. Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән. Мондый әйтем бар : ”Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр”. Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Балачагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар.Монда да әбибабаларыбыз кисәтә.”Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала”. Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың. Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган.”Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер”. Абау, каты куркыта! Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырлыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар?” Максат –сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Ә кисәтүне күрегез.Кырт кисә.Сулыкларны саклау буенча тагын бер тыю: ”Ташландык дип, коега төкермә”. Әйе, яңадан да шушы коеның суын эчүең ихтимал Халык экологиясе буенча төзеләчәк альбомның икенчесе “Үсемлекләрне көнкүрештә куллану” дип аталачак. Андагы беренче тема “Чәчкәләр сәгате” булачак.Чөнки безнең бабаларыбыз, күләгә һәм чәчәкләргә карап, вакытны гаять төгәл билгели алганнар. Икенче тема “Дару үләннәре”.Татарстан җирендә халык медицинасында 80 гә якын төр үлән кулланыла, ләкин бары 20 ләбенең генә җитәрлек запасы бар. Башлангыч сыйныфларда дару үләннәре турында мәгълүмат җыю 2 максатны күздә тотып оештырыла: беренчедән, дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; икенчедән,үсемлекләр дөньясына сак караш тәрбияләү. Өченче тема“Табигый буяулар”. Хәзерге чорда химия өстенлек алса да, бу тема буенча эш алып бару табигатьнең тагын бер серле ягын ачарга ярдәм итәр.Халкыбызның милли бизәкләрен алып карасак, аларда күбрәк ачык төсләр өстенлек иткәнен күрербез.Кайдан алынган соң бу төсләр?Әбиләребезбабаларыбыз җепләр,тукымалар, тире буяу өчен төрле үсемлекләр файдаланганнар: яшел буяу ясау өчен каен яфраклары, сөт үләне яфраклары; сары буяу ясаргасуган кабыгы, эт тигәнәге тамыры; зәңгәр буяугазәңгәр бүрәнкә чәчәк, күкчәчәк чәчәге; шәмәхә буяуга –кара бөрлегән җиләге(ежевика); кызыл буяугасары мәтрүшкә чәчәге; көрән буяу өчен –зирек кабыгы кулланылган. Буяу алу өчен, вакланган үсемлекне, суга салып.куе утырым калганчы кайнатканнар.Табигый буяулар төсләре уңмау белән аерылып торганнар. Дүртенче тема“Ашарга яраклы үсемлекләр”. Өченче альбомны «Кызыл китапсагыш төсе» дип атарга була. Әби бабаларыбызның ядкарен кадерләп саклый белсәк, альбомга яңа темалар өстәргә мөмкинлек булыр. Һәрбер төбәкнең табигый көчләргә баш ию, йолабәйрәмнәр үткәрү буенча үзенчәлекле горефгадәтләре бар. Мәсәлән, авылыбызда яңгыр сорау йоласы хәзер дә сакланып калган. “Карга боткасының” да үзгәртелгән варианты –“Яңгыр боткасы”яшәп килә. “Сөмбелә” бәйрәменең дә рәвеше үзгәртелгән хәзер.Ул “Уңыш бәйрәме” итеп ел саен уздырыла. Яз саен “Кошлар көне” уздырыла. Буыннардан буыннарга җитәрлек матур бәйрәмнәр бу. Кызганычка каршы хәзерге иске һәм яңа йолалар белән бергә начарлары да туып килә. Яз саен безгә каен бөресе, нарат бөресе җыю планы килә.Ә бу агачка зыян китермичә генә башкарыла торган эш түгел. Бөрене бит агач башында утырып җыеп булмый. Аның өчен каен ботагын сындырырга кирәк.Бигрәк тә яшь каеннар зыян күрә. Чөнки аларның бөреләре эрерәк тә, күбрәк тә була. Бер яктан агач та кызганыч, икенче яктан план да үтәргә кирәк. Печәнгә төшү вакытын алыйк.Хәзер авыл кешеләре печәнгә төшкәндә әле үләннәр чәчәк тә атмаган, тамырлары да ныгымаган була. Яшь, сусыл үлән кипкәндә бөтенләй азаеп кала. Ә чәчәк атып, орлык коймагач, бу урыннарда печән елданел юкара төшә. Шуның белән кеше үзенә дә, табигатькә дә зыян сала. Аннары тагын бер нәрсә: хәзер болыннарга печән чабарга тракторлар белән чыгалар. Алар бик күп кошкортның, хайваннарның югалуына китерә. Чөнки болынны чапканда тракторист күп вакыт әйләнә, ягъни периметр буенча чаба.Ә бу печән эчендәге хайваннарның куркакурка уртага җыелуына китерә. Алар, ахыр чиктә, чыгып качарга куркып, чапкыч астына килеп эләгәләр.Мондый хәл булмасын өчен болынны аркылыгабуйга чабарга кирәк. Әхлакый экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте бик зур.Башлангыч сыйныфлар өчен уку китапларына табигатьне саклауга багышланган бай материал тупланган.Мәсәлән, Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясен укыгач, һәр укучыда кошлар өчен җимлекләр ясау теләге туды һәм яхшымы , яманмы барысы да җимлекләр ясап куйдылар. Татар теле, рус теле дәресләрендә дә тел кагыйдәләрен, грамматик материалны өйрәткәндә дә экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре зур. Грамматик материалны аерым бер темага сөйләм материалына бәйләп аңлату.Мондый дәресләрдә укучыларга ике тема хәбәр ителә.Мәсәлән: 1.Калын һәм нечкә к авазлары. 2.Кыш һәм кошлар. Бу дәрестә тел арты һәм кече тел тартык авазларын дөрес әйтүне ныгыту максаты һәм кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү максат итеп куелды. Кышкы урманга сәяхәт итеп, балалар күп нәрсә өйрәнделәр. Кышкы йокыга талган җәнлекләр, салкыннан курыкмыйча бала чыгарган батыр кош –чукыр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар.Өйрәнгән авзлар сөйләм материалында ныгытылды. Диктант, изложение, уку күнекмәләрен тикшерү өчен үсемлекләр, җәнлекләр яки табигатьне саклауга багышланган текстлар сайлап була. Табигать кочагында үз үзеңне тота белү кагыйдәләре н үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү макстыннан экологик диктант тәкъдим итәбез. “Без яз башында урманга бардык. Галия үзе белән транзистор алды, ә Илдар этен ияртте. Урман куелыгында уйнап аргач, коры ботакларны сындырып учак яктык. Илгиз, каен тузын пычак белән юнып, суын агызырга кереште. Алсу кырмыска оясы тапкан икән таяк белән болгатып туздырып ташладык. Кызлар күп итеп чәчәк җыйдылар, әнә шулай матур итеп ял иттек.” Укучылар нинди хаталар җибәрелгәнне атарга, дәлилләп җавап бирергә тиешләр. Математикадан экологик темаларга күп төрле мәсьәлә чишәргә була.Мәсәлән: “Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?” Агачларның бик яхшы фильтр икәнлеген «тузан йотканлыгын беләбез. Ләкин күпме? Бу темага да күп мәсьәләләр чишәргә була. Предприятиеләрнең, машиналарның һаваны пычратуы буенча мәгълүматлар бар. Алар буенча да мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән: “Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими.Хәзер һавага күпме сөрем чыга?” Йомгаклап әйткәндә экологик тәрбия бирерлек моментларны күп дәресләрдә төрлечә кулланырга,файдаланырга була.Һәм алар буенча аерым папкаларда материаллар җитәрлек. Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: халык мәкалендәгечә,”Үзе утырган ботакка балта чапмый торган” , табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:” Үрнәк иң яхшы тәрбия”, дип әйткән әбибабаларыбыз, атааналарыбыз.
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Башлангыч сыйныфта экологик тэрбия доклад
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
26.03.2017
Посмотрите также:
📁
Опыт работы начальной школы. Модуль в начальной школе (итоговый) 3 класс Тема: «Экологическая троп
...
📁
Классный час для учащихся 3 класса по теме: «Свет в нашей жизни».
📁
Конспект занятия с презентацией " Огонек здоровья"( 3 класс)
📁
Отчет по внеурочной деятельности «Юные друзья природы» (Младший школьный возраст) 3 класс 2015-2016
...
📁
«Жас Эколог» факультатив
📁
ПО ТРАНИЦАМ КРАНОЙ КНИГИ КАЗАХТАНА
📁
Конспект открытого занятия «Птицы»
📁
"Животные красной книги Бурятии - Снежный Барс"
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы