Имән
Юл чатында ялгыз гына Үсеп утыра бер карт имән. Тирә-ягы яшел чирәм, Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер Җилфердәтә яфракларын. Имән җырлый, искә төшереп, Шаулап үткән яшь чакларын.
Мең ел элек кемдер мондаҖир казыган, тир тамызган. Һәм беренче кат имәннең Яшәү иртәсен кабызган.
Кем дә белми ул кешене, Игенчеме, бакчачымы, Яшеллек һәм хәят сөйгән Батыр хезмәт патшасымы?
Кем булса да, туфрагында Җир саклаган аның тирен.Һәм карт имән гомре белән Бүләкләгән бу эш ирен.
Һәр көн юлдан дистәләгән Юлчы уза, тузан туза. Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы –Имән җырын тыңлап уза.
Җилле көнне юлчыларны Имән саклый җил~яңгырдан. Җылы биреп җил-су үтмәс Яшел чуклы юрганыннан.
Күләгәсе ял иттерә Кырда эшләп арганнарны, Кавыштыра айлы кичтә Яшерен утта янганнарны.
Юл күрсәтә адашканга Имән кышкы бураннарда. Җәен татлы дымын эчерә Кырда урак урганнарга.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.