Экологик тегермән
Оценка 4.8

Экологик тегермән

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
Междисциплинарный 3
Взрослым
21.01.2018
Экологик тегермән
Кичәне табигать фәннәре атналыкларында класстан тыш чара буларак файдаланырга була. 8 - 11 класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Экологик уен рәвешендә үткәрелә. Укучылар ике командага бүленеп ярышалар һәм көнкүрештә химик матдәләрне дөрес куллану, табигатьтә үзеңне дөрес тоту буенча белемнәрен сыныйлар.Кичәне табигать фәннәре атналыкларында класстан тыш чара буларак файдаланырга була. 8 - 11 класс укучылары өчен тәкъдим ителә.
экологик тегермән.docx
Экологик тегермән (Уен – конкурс) Уенның   максаты:   һәр   кешенең   экологик   хәлаткә   йогынтысы,   тәэсире   бар икәнлеген   һәм   табигатьтә   экологик   проблемаларның   мөһимлеген   күрсәтү; көнкүрештә   химик   матдәләрне   (чараларны)   дөрес   кулланырга,   табигатьтә үзеңне дөрес тотарга һәм аңа ярдәм итәргә өйрәтү. Җиһазлау: 5 канатлы катыргыдан ясалган тегермән, реклама өчен продукция (дезодорант, буяу, теш пастасы һ.б), чүп савытлары, очколар язу өчен табло, бүләкләр. Катнашалар: 6­7 кешедән торучы ике команда, ике алып баручы, Убырлы, укучы. Уен барышы I.Кереш өлеш Залны   бизәү   өчен   “Әйләнә­тирәдәге   табигать”   темасына   фотокүргәзмә, экологик  темага  рәсемнәр  конкурсы, “Калдыкларга  икенче  тормыш” дигән баш астында кул эшләре күргәзмәсе оештырырга мөмкин. 1 алып баручы: “Нәрсә ул “экология” һәм ни өчен хәзерге көндә бу сүз бик актуаль?”   дигән   сорауга,   һичшиксез,   һәрберебез   җавап   табарбыз.   Без, үзебезнең   гомеребез   белән   Җир­Анабызга   рәхмәтле,   әмма...   әмма   бүгенге көндә ул коточкыч авыртудан интегә... Бу авыртуның нинди авырту, ничек, ни рәвешле барлыкка килгәнен белсәк тә, без аңа ярдәм кулы сузарга бик үк . белми, алар – глобаль. 2 алып баручы: танылган французязучысы Антуан де Сент­Экзюпери болай дигән: “Без барыбыз да бер корабның пассаңирлары, ә корабыбыз – Җир”. Әйе,   корабыбыз   –   Җир   һәм   икенче   корабка   күчү   мөмкинлеге   бездә   юк. Бүгенге көндә  кеше бернинди хан да, патша да түгел, ул ­  гади кеше. Әмма аңа “гади кеше” диеп кенә карарга кирәкми, аның акылына таң калып, без табигатькә карата да шундый фикердә булырга өйрәнергә тиешбез. һ Разминка 1   а.б.  Без   сезгә   бер   уен   үткәреп   алырга   тәкъдим   итәбез,   бу   уен   сезгә табигатькә икенче күзлектән карарга   мәҗбүр итәр дип ышанабыз. Ә хәзер безнең уенда катнашучы укучыларыбызны каршы алыйк (командалар чыга). 2 а.б. Беренче бирем – разминка. Димәк, һәр команда үзенә исем сайларга һәм исемен якларга тиеш. Әмма шунысын искәртеп үтәбез: исемнәрегез бүгенге уенның темасына туры килергә тиеш.                             Тамашачылар белән уен. 1 а.б. командаларыбыз исем сайлаган арада, без сезгә уен  тәкъдим итәбез. Сез безнең сорауларыбызга җавап бирергә тиешсез. Һәр дөрес җавап өчен – 1 очко. Ә уеныбызның ахырында без иң актив уенчыбызны билгеләрбез.  Сораулар. 1. Элекке заманнарда Урал тауларын ничек атаганнар? (Таш пояс) 2. Күп кошлар сайраулары белән дан тоталар. Беренче урында – сандугач, ә икенчедә   ­ кем? (миләш чыпчыгы) 3. Кайсы   хайванның   баласы   анасының   сөтен   су   астында   да   имә   ала? (нутрия) 4. Фаунаның иң зур вәкиле? (зубр) 5. Кызыл китап ничәнче елда бастырыла башлады? (1963) 6. Төкерә алучы елан? (Кобра) 7. Чикерткәнең  колагы кайда? (аягында) 8. Иң биек үлән? (Бамбук)                                     Командалар сүзе. 2 а.б. Хәзер без командаларыбыз үзләренә нинди исем сайлаганнарын белербез. Сүз командаларга бирелә.  II.  Турлар буенча конкурслар I тур – интеллектуаль тур 1 а.б. Ә хәзер төп конкурсларга күчик. Интеллектуаль турдан башлыйк. Командалар,     уйлап   тормыйча,   “әйе”   яки   “юк”   дип   җавап   бирергә тиеш.Дөрес җавап өчен 1 очко бирелә. 1. Крокодиллар агачларга менә алалармы?  2. Еланнар  ике метр биеклектәге сикерүләр ясарга мөмкиннәрме?  һ 3. Яр карлыгачлары очканда йоклый аламы?  4. Зәңгәр розалар Кытайда гына үсәләрме? 5. Яшел бәрәңгенең агуы кечкенә сабыйны үтерә аламы? 6. Зебраларда аклы­каралы бетләр бармы? 7. Орхидеяларны туңдырма ясаганда кулланалармы? 8. Күбәләкләр бер генә көн яшиләрме?                         II тур – хуҗалык белгечен билгеләү                                 2 а.б.  Алдагы турда сезнең  интеллектуаль яктан ни дәрәҗәдә белемле булуыгызны   тикшерсәк,   икенче   турыбыз   ярдәмендә   хуҗалык   эшләрендәге тәҗрибә   һәм   белемнәрегезне   сынарбыз.  (Шау­шу,   тавыш   ишетелә;   Убырлы керә)                 Убырлы: исәнмесез, минем кадерлеләрем! Бүген сездә бәйрәм дип ишеткән идем, чыннан да шулай икән. Ә нигә мине чакырмадыгыз? Бәйрәм бит минеке! Ничекме? Ә менә болай: бәйрәмегез табигатьне cаклауга багышланган, ә мин кем? Мин – табигать, димәк, бәйрәм – минеке! Ярый, мин сезгә үпкәләмим. Мин бит сезнең янга киңәш сорап килдем. Менә үземнең тавык аяклы өемдә генераль   җыештыру   оештырырга   булдым,  күп   кенә   химик   матдәләр   сатып алдым... әмма шунысын белмим мин аларны дөрес кулландым микән? Әйдәгез, болай   итик:   мин   нәрсәләр   эшләгәнемне   сөйләп   барырмын,   ә   сез,   үз чиратыгызда,   ялгыш   эшләгән   булсам,   мине   төзәтерсез.   (Командалар Убырлының хаталарын табып, төзәтеп барырга тиешләр) Убырлы   сөйли:  иртән   мин   мичне   буярга   уйладым,   шул   ук   буяу   белән эскәмиямне   дә   буяп   куйдым,   аның   өчен   ПФ   –   223   эмален   файдаландым (исемендә   беренче   саны   2   булган   буяуны   өй   эчендә   кулланырга   ярамый). Мичне буягач, мин урман буйлап йөреп килергә уйладым. Суыграк иде, шуңа мин өр­яңа ап­ак йон свитерымны кидем. Өйгә кайткач, куркыныч әкиятләрем язылган   китаплар   торган   киштәмне   лаклап   алырга   булдым.   Әмма   соңгы катламны лаклаганда, НЦ – 223 лагының ике тамчысы йон свитерыма тамды. Мин ул тапларны “КОМЕТА” дигән нәрсә белән бетердем (“КОМЕТА” тап бетерү   өчен   кулланылмый).   Бу   “КОМЕТА”   дигәннәре   тапларны   бетереп ташлаган,   әмма   бераз   гына   сары   тап   калдырган.   Мин   аптырамадым,   йон һ свитерымны “БЕЛИЗНА” ярдәме белән агарттым (“БЕЛИЗНА” җитен һәм мамык   тукымалар   өчен   генә   кулланыла).   Шуннан   соң   мин   свитерымны шкафка тыгып куярга уйладым. Көя күбәләкләре тишмәсен дип, “РАПТОР” сөрттем әле (“РАПТОР” – таракан агуы). Шкафны ачкан килеш дип, бөтен итәк­күлмәкләремә “КРА” сиптердем (“КРА” – дихлофос). Шкафның ишеген япканда,   мин   шәмдәлемне   төшереп   җибәрдем.   Ә   аны   миңа   Змей   Горыныч бүләк иткән иде, шуңа мин аны гел түрдә тота идем. Ә ул, тора­бара, күгәреп беткән; мин аны “ДОСЯ” белән чистартырга уйладым (савыт­саба юа торган матдә).                            Шул ук  вакытта   нигәдер   минем  ботинкаларымны  да чистартасым килеп китте. Иң шәп ысул: “АНТИРАЙД” (көядән кулланалар). Ә инде туфлиләремне ялтырату өчен “ЖЕМЧУГ” дигән әйбер сөрттем (теш пастасы). Миңа китәргә дә вакыт җиткән икән бит инде. Ярый, киттем мин, ә сез   монда,   дөрес   эшләгәнменме   мин,   юкмы,   шуны   уйлый   торыгыз,   яме. Саубулыгыз!.. (Убырлы итә; һәр дөрес җавап өчен – 1 очко) 1а.б. Менә бит, сез химия өлкәсендә дә күп, бик күп әйберләрне беләсез икән. Ике конкурстан соң нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: сез бик төпле фикерле, белемле икәнсез. Димәк, ике конкурстан соң счёт ... III тур: реклама туры 1. Реклама өчен товар сайлау. 2 а.б. Без сезгә реклама турын тәкъдим итәбез. 5 минут эчендә сез үзегез сайлаган товарга реклама проекты эшләргә, аны якларга тиешсез. Әмма шуны искәртеп   үтәм:   төп   игътибар   аның   экологик   яктан   чиста   булуына   бирелә (командалар товар сайлый)  1 а.б. Кадерел тамашачылар, сезнең өчен тагын сораулар. 2. Викторина сораулары: 1. Кайсы хайваннар иң агулы? (Еланнар) 2. Дөньядагы иң туймас җәнлек? (Сукыр тычкан) һ 3. Ни   өчен   көндезге   лампаларны   (лампы   дневного   освещения)   чыгарып ташларга ярамый? (Аларда терекөмеш булганга) 4. Ни   өчен   кәрәзле   телефоннар   зарарлы?   (Алардагы   нурланыш   кеше организмына тискәре йогынты ясый) 5. Нәрсә ул “лукоморье”?  6. Нәрсә   ул   “Гринпис”?   (Табигатьне   саклау   буенча   халыкара   бәйсез организация) 7. Зур шәһәрләрдә яшәүче кешенең гомере (уртача) ничә елга кыскара? (10­12 елга) 8. Бер кеше бер көнгә уртача күпме чүп­чар чыгарып ташлый? (2,5 кг) 3. Рекламалар күрсәтү.  2 а.б. Командалар, сез әзерме? Әйдәгез, рекламаларны карап үтик. Каршы алыгыз, безнең командалар экологик чиста продукцияне пропагандалыйлар.  (Рекламалар күрсәтү бара)    IV тур: экологик тур. 1 а.б. Тамашачылар, безгә тагын бер кунак килде бит әле; ул – башлангыч сыйныф   укучысы.   Якшәмбе   көнне   ул   үзенең   классташлары   белән   урманга барган. Ул моның турыда үзе ук сөйләп китәр, ә сез аның дөрес булмаган эшләрен төзәтеп барыгыз. Һәр дөрес җавап өчен – 1 очко. (Укучы чыга һәм хикәя укый) Укучының хикәясе. Урманга   без   музыка   белән   килеп   кердек.   (Каты   тавыш   кошларны, җәнлекләрне куркыта) Көннәр коры, эссе булса да, урманда алай ук сизелми иде.   Таныш   сукмак   безне   кошлыкка   алып   килде.   Юл   буенда   безгә   төрле гөмбәләр очрады. Кемдер аларны кисеп, кемдер йолкып алды; ә очраган һәр таныш булмаган гөмбәне без   ватып бардык. (Алай ярамый гөмбәлек юкка чыгачак).  Ял  итәргэ   утырдык.   Тиз   генә   учак   ягып   җибәрдек;   ул  сунмәсен өчен , агач ботакларын сыйдырып өстәп тордык ( учак өчен коры агач кирәк, коры көнне учак ягу кинәш ителми ). Чәй кайнатып эчтек һәм кузгалдык . Китәр   алдынннан   Илдар   консерва   банкаларын   һәм   полиэтилен   шешәләрне ташларга   кушты,   “аларны   баребер   микроблар   юкка   чыгарачаклар”   диде һ (полиэтилен   һәм   металл   җирдә   100­200   елга   кадәр   саклана   ).   Учакның кумерләре безнең  белән       саубуллашкан кебек  җем ­ җем килеп калдылар (учакны сундерергә кирәк). Куаклыкта без ниндидер кош оясы таптык. Аның зәнгәрсу     йомыркаларын   тотып   карадык   та   ,  кире   урынына   куйдык   (  кош ояларына килергә,  йомыркаларын тотып карау рөхсәт  ителми). Кояш һаман өскә кутәрелә. Көн эсселәнә бара. Урман аланында без керпе таптык. Аны әнисе ташлагандыр дип уйлап ,мәктәпкә алып кайтырга булдык (җәнлекләрне өйгә алып кайту тыела ). Без инде арган идек. Урманда кырмыска оялары бик куп икән . Илдар безгә кырмыска кислотасының ничек табылуын курсәтергә теләде. Ул бер таяк алды да аны кырмыска оясына тыгып куйды (кырмыска ояларын   ватарга   ярамый).   Без   кояшны   болытлар   каплап   алуын   сиздек   . Яшенле яңгыр башланды.   Без ялгызы гына үсеп утырган агач астына качарга өлгердек (яшен вакытында ялгыз агач астына качу тыела). Бер кочак чәчәк белән   без   станция   ягына   юнәлдек   (чәчәкләрне   тикмәгә   күпләп   җыярга ярамый). Көн бик кызык үтте.  V тур: табигатькә ярдәм 2 а.б. Менә соңгы турга да килеп җиттек. Сер түгел, урман, парк буйлап йөргәндә, без үзебез артыннан бик күп чүп калдырабыз, хәтта чүп савытлары якында   гына   булса   да.   Менә   хәзер   үзебезнең   хаталарны   төзәтеп,   өемдәге чүпләрне(кәгазь   йомарламнары,   консерва   банкалары,   пыяла   һәм   пластик шешәләр) кәрзиннәргә дөрес итеп аерырга кирәк. III . Нәтиҗәләр ясау. Кичә өчен сценарийны әзерләде : Арча районы Г Камал исемендәге  Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең  география­биология укытучысы Ч.Р.Сәгыйдуллина   һ

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән

Экологик тегермән
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.01.2018