“Җиңү алып килгән яз” Зурлар төркемендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе
Оценка 4.6

“Җиңү алып килгән яз” Зурлар төркемендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

Оценка 4.6
docx
18.09.2021
“Җиңү алып килгән яз” Зурлар төркемендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе
Бөек Җинугә дан.docx

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 

 

 

 

“Җиңү алып килгән яз”

Зурлар төркемендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: Югары категорияле  музыка җитәкчесе

 Гиззатуллина Регина Ригель кызы

 

 

 

 

 

 

2020 ел.

 

Тема: “Җиңү алып килгән яз!”

Максат:

- Балаларны Ватан сугышында җиңүнең асылына төшендерү;

- аларда бәйрәм рухы тудыру,

- җырларны бер-берсен тыңлап җырлауны, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүне ныгыту,

-балаларда туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү,

- җырлар, биюләр, шигырләр аша, Бөек Ватан сугышы ветераннарын олылау, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Материаллар: Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән, ясалма һәйкал тора, солдат киемнәре, уен атрибутлары, музыкаль үзәк.


Музыкаль материаллар:

“Күңелле балачак” ( И.Шамсетдинов м., Г.Латыйп с.)

“Әссәләмәгәләйкем” (М.Газетдинов м.,С.Шарипов с.)

“Солдатта булган диләр” (Г.Нигматҗанов м, Ш.Маннапов с.)

“Һәрвакыт булсын кояш” (А.Островский м., Л.Ошанин с.)

“Кояшлы ил”(Ә.Һадиева м., А.Минһаҗев с.)

“Куш кулым”(Татар халык җырлы уены)

“Чума үрдәк, чума каз” (Татар халык җырлы уены)

 

Кулланылган шигырьләр:

“Солдат даны” ( Дамир Ахметзянов)

“Ветеран” (Нур Ахунов)



Бәйрәм барышы:

( Балалар “Күңелле балачак” музыкасына залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.)

 

Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле кон хөрмәтле балалар һәм килгән кунакклар! Бүген без бакчабызда Җиңү көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бөек Ватан сугышында немец фашистларына каршы безнен бабаларыбыз, безнен тынычлык, күңелле балачак, аяз күк йөзе өчен көрәшеп, Җиңү яуладылар. Илебез күгенең 75 ел буена аяз булуы белән без бабаларыбызга бурычлыбыз! Рәхмәт безнен тыл һәм сугыш ветераннарына!Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да! Бүгенге бәйрәм җырларыбыз, шигырьләребез аларга бәйрәм котлавы булып барып ирешсен иде.


1.б.

 – “Исәнмесез”, - диеп, башлыйм әле,

Исәнләшү шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга,

Күңелебез шундый шатлана.

2.б. Хәерле көн телим сезгә,

Олыгызга, кечегезгә

Зур бәхетләр, елмаюлар,

Һәммәбезгә, һәммәгезгә!


 

Җыр: “Әссәләмәгәләйкем”


А.б.: Матурлыгы өчен бу көннәрнең

          Кемнәр генә корбан булмаган.

          Исемнәрен тарих безгә үзе

          Саклап килә ерак еллардан!

  Туган ил хакына, Туган җир хакына

  Якташлар башын салдылар.

  Безнең гомер өчен алар,

  Мәңгегә чит илдә калдылар!




3.б. Автоматын кысып күкрәгенә,
Тугры калып хәрби антына
“Илем”, – диеп сакта тора солдат,
Иминлек теләп газиз халкына.

Күпме яулар үтте, Ватан кырын,
Яман янгыннарга уратып
Тик солдатлар кире чигенмәде,
 

 

4.б. Киселсә дә газиз гомерләре,
Аусалар да сугыш кырында,
Соңгы сулыш алганчыга кадәр
Ватан булды алар уенда.

Еллар үтеп кайбер “акыллылар”,
Бозып язмакчы сугыш тарихын
Киртә булып шакшы сәясәткә,
Саклыйк данын Бөек халкымның!


Җыр: “Солдатта булган диләр”

 

А.б.: Безнең тынычлыгыбыз өчен үзләрен корбан иткән  меңләгән солдатларыбызны зур хөрмәт һәм бер минут тынлык белән искә алыйк.

(Бер минут тынлык)

 


5.б. Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны!?-

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

 

6.б.Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә

Җырлый алар акыртын гына.

Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!


( балалар ясалма һәйкәлгә чәчәкләр куялар.)

 

А.б. Балалар, Бөек Ватан сугышы 1418 көн барган. Милионлаган корбаннар белән 1945 елда Җиңү таңы аткан. Кемнәрнеңдер туганнары, әти- абыйлары яу кырында яраланып, ятып калганнар.

 


5.б. Ул елларны ничек онытасың

Ил язмышы – кылыч өстендә.

Ир- егетләр китә яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

 

6.б.Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык,

Тели сезгә кыз һәм улларың!



7.б.

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

8.б.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.


 


9.б.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

 

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!



10.б. Бәйрәменең тагын да

Матуры, олысы

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта,

Кан коеп алганы.

Зур җиңү бәйрәме,

Дигәне бар әле!

11.б.Кирәкми кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк- якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

 

 

 


 

Җыр: “Күңелле балачак”

 

А.б.: Безнең әби -бабаларыбызның яшьлеген сугыш урлаган. Колхоз эшеннән кайткач, алар җыелышып су буена кичке уеннарга йөргәннәр, күңел ачканнар. Әйдәгез, без дә бергәләп бер уйнап алыйк әле.

 

Җырлы- уен: “Куш кулым”

 

12.б. Якын дуслар җыелганнар

Шул уңай белән хәзер

Уенның иң матурын

Уйнамый мөмкин түгел.

 

Уен:  “Төз ат”

Җырлы уен : “Чума үрдәк, чума каз!”

 

А.б.:Күктә кояш елмаймаса,

Гөлләр чәчәчк атмас иде.

Шундый матур, якты бәйрәм,

Җир йөзендә булмас иде.

 

 Бүген без – сугыш ветераны балалары,оныклары ,оныкчыклары Бөек Җиңү китергән якыннарыбыз, кардәшләребез алдында баш иябез.

Һәм чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез!!! Без сезнең белән горурланабыз!

Кайда яшәсәк тә, дөнья матур!
Матурлыкның беләм телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга
Халыкара Бәхет телимен!

 

Җыр: “Кояшлы ил!”

 

Шушының белән, безнен Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм иртәбез тәмам! Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!

 


 

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль бер әмлеге

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль бер әмлеге

Тема: “Җиңү алып килгән яз!”

Тема: “Җиңү алып килгән яз!”

Ав томатын кысып күкрәгенә, Тугры калып хәрби антына “Илем”, – диеп сакта тора солдат,

Ав томатын кысып күкрәгенә, Тугры калып хәрби антына “Илем”, – диеп сакта тора солдат,

Бәйрәменең тагын да Матуры, олысы

Бәйрәменең тагын да Матуры, олысы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021