"Исәнме алтын көз!" Зурлар төркемендә көзге күңел ачу иртәсе
Оценка 4.7

"Исәнме алтын көз!" Зурлар төркемендә көзге күңел ачу иртәсе

Оценка 4.7
docx
18.09.2021
"Исәнме алтын көз!"  Зурлар төркемендә көзге күңел ачу иртәсе
Көз бәйрәме Зур.гр.docx

Исәнме алтын көз!

 

 Максат: уеннар, җырлар аша балаларны яшелчәләр, җиләк- җимешләр белән якыннан таныштыру. Иптәшләре арасында үз- үзләрен тота белүләрен ныгыту. Сәнгатьле сөйләм, күзәтүчәнлекләрен, иптәшләрен тыңлый белү күнекмәләрен үстерү. Табигатькә, хезмәткә ярату, хөрмәт тәрбияләү.

         Материал: яшелчә, җиләк-җимеш маскалары, кәрзиннәр, руль, урман җәнлекләре маскалары, сары яфраклар.

         Бәйрәм барышы:

Балалар залга сары яфраклар тотып керәләр, ярым түгәрәк булып басалар.

 

        А.б.    Ни арада җәй үтте,

                   Матур көз килеп җитте.

                   Шатлык тулы бу бәйрәмне,

                   Балалар күптән көтте.

 

                   1б.  Бик күңелле урамда-

                           Алтын сары бар дөнья.

                           Җил яфраклар биетә,

                           Көз шатлана , туй итә.

 

                   2б.   Әйе, бүген көз бәйрәме!

                           Яфракларны күр әле:

                           Алтын төскә кергәннәр,

                           Бар дөньяны күмгәннәр!

 

                  3б.   Җил чыкканда шаулашалар,

                         Оча-оча уйнашалар,

                         Һавада әйләнәләр

                         Һәм җиргә сибеләләр.

 

                    4б. Үтте китте, матур җәйләр

                          Көзләр килеп җиттеләр.

                          Ак каенның яфраклары

                          Саргаешып беттеләр.

 

 5 б. Көн ап-аяз, ә нигә соң?

      Чуп-чуар булган һава.

      Агачлардан тирә-якка

      Алтын яфраклар ява.

 

6 б. Оча яфрак, уйный яфрак

       Һаваларда әйләнеп,

       Бүген, бүген, бүген,бүген

       Яфракларның бәйрәме.

 

Җыр: “Яфраклар бәйрәме”

 

А.б. Ниндидер тавыш ишетелә. Кемдер бу якка килә. Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә , залга яңгыр  керә.

Яңгыр : Мин менә яңгыр булам

              Җиргә күп итеп явам

             Телим икән сезне дә мин

             Суым белән чылатам

(зал буйлап йөгереп уза балалар яңгырдан качалар)

 

“Яңгыр” биюе  башкарыла.

 

7б. Яңгыр, яңгыр ни өчен

      Җирнең битен юасың?

      Җирнең битен юа-юа

    Агартмакчы буласың?

Яңгыр:  Явам, явам гөлчәчәкләр

                Гөрләшеп үссеннәр дип,

                Алма,чия, сливалар,

                Кызарып пешсеннәр дип.

 

А.б.  Әйе, бик дөрес әйттең яңгыркай, синсез безнең бакчаларыбызда яшелчә, җиләк-җимешләр дә үсмәс иде. Безнең балалар да җәй буе бакчада бик тырышып эшләделәр,  яшелчәләр турында шигырләр дә өйрәнделәр

 

8б. Безнең бакча балалары,

      Яшелчәләр үстерде.

      Кыяр, кабак, помидор,

      Тик җыеп кына өлгер.

6б.                      Мин булам кәбестә,

                           Үзем яшькелт төстә.

                           Ашларда да пешәм мин,

                           Салатка да төшәм мин
                           Чөнки мине балалар

                           Көндә көтеп алалар.

 

7б. Җиләк –җимеш , яшелчәләр,

      Өлгерә көзләр җиткәч.

      Тып-тып  алма коела,

      Көзге җил исеп киткәч.

 

8б.    Мин булам кишер

        Теләсәң болай пешер,

        Теләсәң ашка тура.

         Мине яраткан бала

         Озын гомерле була.

 

9.б. Карагыз әле бер генә,

        Менә миңа кабакка.

        Турап куйсагыз мин сыймыйм,

        Хәттә тугыз табакка.

 

 

 


 

Ис әнме алтын көз! Максат : уеннар, җырлар аша балаларны яшелчәләр, җиләк- җимешләр белән якыннан таныштыру

Ис әнме алтын көз! Максат : уеннар, җырлар аша балаларны яшелчәләр, җиләк- җимешләр белән якыннан таныштыру

Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп,

Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп,

Тып-тып алма коела,

Тып-тып алма коела,
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021