КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ
Оценка 4.7

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

Оценка 4.7
Мероприятия +1
docx
воспитательная работа +2
Детсад
23.12.2018
КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ
БАЛАЛАР БЕЛӘН ЯЗНЫ КАРШЫЛАУГА УК КҮЧМӘ КОШЛАРЫБЫЗНЫ ҖЫЛЫ КӨНЬЯКТАН КӨТЕП АЛА БАШЛЫЙБЫЗ. АЛАР КАЙТУГА НИНДИ ӘЗЕРЛЕКЛӘР БААШКАРАБЫЗ СОҢ? БУ ТУРЫДА НӘНИ ДУСЛАРЫБЫЗ ҮЗЛӘРЕ ӨЙРӘНГӘН ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ, ҖЫРЛАРДА, ШУЛАЙ УК ЯҢА ТӨРЛЕ УЕННАРДА АЧЫК КҮРСӘТӘЛӘР, ҮЗЛӘРЕ ҮК КҮЧМӘ КОШЛАР БУЛЫП КИЕНӘЛӘР АЛАР БҮГЕН
Канатлы дусларыбыз яз алып килә.docx
Динара: Әмир, ә син беләсеңме? Кошлар табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы  матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч сайраулары белән  табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр.                                                                                                                                                            Әмир:   Әйе, Динара, беләм, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген  корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар  табигать күрке.  ..............: Кошлар алып килгән яз турында матур җырыбызны бүләк итик әле яшь  дусларыбызга .  Луиза Хәйретдинованың  халык сүзләренә язылган   “Яз килә” җырын  тыңлагыз! Зәринә Ф. : Калкулыклар кардан арындылар, Язгы сулар шаулап актылар. Әкрен генә дымсу җилләр исте Күтәрелде җирдә ак томан. Ислам: Кояш нурын сибеп җиргә Исте йомшак җылы җилләре Кошлар кайта, сагындырган  Туган­үскән җирләре. Алина Л.: Көннәрен юлда үткәреп Куанышып очалар. Канатларына күтәреп Яз китерә ич алар. .........................Яз, яз җитә тәрәзәне ачыгыз!  эээхххххх, ямьле дә соң бу яз айлары!!!!  Гел җырлыйсы килеп тора. Җәүдәт Фәйзинең Фатих Кәрим сүзләренә язылган  “Яз  җитә” җырын бигрәк тә. Җырлыйк әле, бәлки дусларыбыз да кушылыр! Саескан булып киенгән бала: (Эльвина залга йөгереп керә) –  Төс­башымны сорасагыз, Мин үзем матур заттан.  Койрык­канатларым — кара, Эчем­түшем — ап­актан Урман­тауны ничә тапкыр   Очып урыймын җилеп.  Тирә­якта ни хәлләр бар:  Торам иң алдан белеп. Белгәнемне көне буе   Башкаларга таратам.  Гайбәтче дип уйламагыз,   Сер сөйләргә яратам. Мин әле дә, хәбәр төяп,   Ерактан кайтып киләм. Тәрбияче: ­ Я, саескан дус, көттермә,  нинди хәбәр китердең икән? Саескан: ­ Кара каргалар кайткан, кара каргалар! Аделина: Кышның салкын бураннары үтте. Менә кабат җиргә язлар җитте. Таллар бөре ача, кояш көлә. Кара карга җиргә тавыш бирә. (Карга тавышы ишетелә, Кара карга очып керә) Кара карга булып киенгән бала: (Раяз керә, кулында телеграмма)  ­ Килдек, килдек очып ерак җирдән  Курыкмыйча ачы салкын җилдән Яз хәбәрен сезгә китердек без,   Гафу, дуслар, озак көттердек без. Хәзер менә оя ясап, тизрәк    Бала­чага үрчетергә кирәк! Тәрбияче:  Төкле аягың белән, карга дус! Кара карга: Сезгә сыерчыктан телеграмма китердем, рәхим итеп укыгыз Фаиль:  Кигән киеме чуар,            ­Чык­чырыйк, дип чырылдар,            Борчак җыяр, кырда кунар(Чыпчык)   Гүзәл:  Кара жилет, сары күлмәк                  Кара бүреген кияр,              Бертуктаусыз: "Сип, сип”,­дия              Нәрсә сибик, кем белә?  ( Песнәк)   Винир: Җепшек бураны да бар,   Тәмле боткасы да бар, Аның карасы да бар   Хәтта аласы да бар . (карга) Риналь:  Койрыгын алса, башы ябыша,      Башын алса, койрыгы ябыша.  Аделина: Мин дә бер табышмак әйтеп карыйм әле сезгә: Сайрамый да, җырламый да  Тик кычкыра, моңлана .Ул кычкыргач, су керергә Вакыт җитә, соңлама  Эльвира: Канатлары кашың кебек,   Оялары балчыктан.   Чебен­черки тотып кайта  Балалары ачыккач  Ф.Зарина: Дусларым, минем сезгә нәни кошчыклар­ чыпчыклар турында сөйлисем  килә. Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да ,  Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт  кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында  коралар.  Чыпчык­кыю һәм сакланучан,тапкыр һәм үткен,аралашучан кош.Кешеләргә  мөмкин кадәр якынрак яшәргә ярата.Җылы ярата.Оясы түгәрәк.Чыпчык оясында көн  саен 1000гә якын бөҗәк юк ителә.    Чыпчык­безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара торган бердәнбер кош. Сыерчык булып киенгән бала: (Румия керә)  Ерак­ераклардан канат кагып Диңгезләрне кичеп, арып­талып Туган җиребезне сагынып кайттым. Җылы яктан сәлам алып кайттым. Ә үзегез ничек кышладыгыз? Салкын булмадымы кышларыгыз? Песнәк булып киенгән бала­Ясминә: Бик ямансу булды кышлар,  Сездән башка, якын дуслар. Әмма без тик ятмадык –   Урманнарны, бакчаларны Корткычлардан сакладык. Безнең дуслар­ балалар Безне кунак иттеләр:   Тәмле җимнәр сиптеләр. Динис: ­ Исәнмесез, кошкайлар!  Сез киләсен белдек без. Агачларга матур, матур    Өйләр ясап элдек без. Зәлия:  Хәзер инде сайрашыгыз,                 Оялар сайлашыгыз.                Җиләк­җимеш бакчасында                 Күбрәк кайнашыгыз!  (Кыз, әти, бабай сәхнәгә чыгалар­“Оя ясаганда”күренеше) Аделина: Карлар эреп , гөрләвекләр акса Кошлар кайтыр туган якларга. Бабай белән әти икәүләшеп Оя ясый алар кайтуга. Мин булышып торам яннарында Чүкеч, кадак бирәм аларга. Бабай (Ислам): “Онытма”,­дим, ручка бирәм, “Рәхим ит !­ дип,  язып куярга”. Бигрәк матур килеп чыкты оя. И сөенер инде сыерчык! Әти(Альмир) Әйдә тагын берәр оя ясыйк, Кадакларны , кызым, алып чык. Туган якка исән генә кайтсын безнең якта туган сыерчык Кыз­Аделина : Мин чакырам сезнең барыгызны  Сыерчыклар җырын тыңларга. Сыерчык: Рәхмәт сезгә ,дусларым. Сез бигрәк тә оста икәнсез. Сылу: Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә! Гөрләшеп, сайрашып Җырчы кошлар килә. Сөмбел:  Күпме кошлар килгәннәр Ерак­ерак илләрдән. Ягез әле чакырыйк, Узсыннар алар түрдән. Рәхим итегез, кошкайлар! Зәлия:  Исәнмесез, кошкайлар,   Безнең якын дускайлар­ Карлыгачлар , актүшләр,    Сандугачлар, тургайлар. Кыштан туеп беттек без.   Сезне сагнып көттек без.   Динара И. Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык.  Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән  чистартып файда китерә. Шуңадыр инде элекке заманнан ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни  йорт формасында да ясаганнар Альмир: Исәнмесез, кошкайлар, Сез киләсен белдек без Агачларга матур­матур Оялар ясап элдек без. Хәзер инде сайрашыгыз Оялар сайлашыгыз. Аккош­Зарина Г.: Без туган якка очтык Урман, кырлар аша. Кичтек зур диңгезләрне, Очтык без таулар аша. Кыр үрдәге­ Данир: Салкыннар безне өшетте, Ә кояшта без пештек. Ничек итсәк тә без иттек Туган илгә без җиттек. Кызылтүш­Айсылу: Туган илдә шундый рәхәт, Дусларыбыз көтеп торган. Агачларга безнең өчен , Матур­матур оя корган. Торна­Р.Алина : Ераклардан тезелеп, Торыйк, торыйк, торыйк дип,  Кайда оя корыйк дип, Туган җирдә торыйк дип    Аваз салып ерактан Сазлыкларга, кырларга   Очып кайттык без­ торналар. Карлыгач­ Мери : Койрык озын , ак түшем Кыска томшык мин үзем. Соңга калып киләм мин, Чебен­черки чүплим, Үз эшемне беләм мин. Күке­ Исламия: Якты яз җиткәч, Яшел урманнан Кәккүк тавышы  Яңгырый һаман: Кәккүк, кәккүк, кәккүк! Тургай­Асылъяр: Кырлар өстеннән очам, Күлдән иелеп су эчәм. Башкалар җырга кушыла Сайрап җибәрсәм әгәр.  Әмир: Дусларым, ә минем сезгә тургай турында сөйлисем килә. Тургай – очканда  сайрый торган сирәк кошларның берсе. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле  гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага  – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга  чакыра. Сыерчык­ Эльвина: Рәхмәт, дуслар, оялар һәм  Җимлекләр өчен. Бурычлы булып калмабыз Сайрарбыз иртән, кичен. Сандугач­Динара Н.: Басуларны, бакчаларны Җырга, моңга урарбыз. Зарарлы бөҗәкләр белән Балаларны сыйларбыз. (Кошлар очып чыгып китәләр)

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.12.2018